Бал кортлары үлгән умартачы агрофирма белән судлаша: «21 оя умартамны югалттым»
Тукай районы Таулар авылы умартачысы Фирдәвес Мәхмүтов ҖЧҖ «Рус» агрофирмасы белән судлаша. Узган ел аграрий рапс кырларын махсус пестицидлар белән эшкәрткәннән соң, аның 21 оя умартасы үлгән. Тукай район судында узган утырыштан «Интертат» репортажы.

«Чын фаҗига булды»
Фирдәвес абый Мәхмүтов умартачылык белән 1981 елдан бирле шөгыльләнә. Бал кортларының шулай күпләп үлүе – үз гомерендә беренче очрак. Тәгәрәшеп яткан үле кортларны умарталар алдыннан көрәкләп тутырып алырга туры килгән.
Умартачы, аграрий рапс чәчелгән басу-кырларны эшкәртү өчен ярамаган пестицид – фипронил кулланган, дип саный. Агрофирманың рапс басулары умартачы хуҗалыгына километр – километр ярым ераклыкта гына урнашканнар. «Ә кортлар алар 5-6 чакрым ераклыкка да очалар», – ди тәҗрибәле умартачы.
Үзенә һәм гаиләсенә килгән зыянны Фирдәвес абый һәм аның яклаучылары 1 млн 700 мең сумга бәяли. Әмма, умартачы сүзләренчә, матди зыян монда икенче планда. Җаны кебек кадерле бал кортларының берничә көн эчендә «юк булуы» Фирдәвес абыйга бик нык тәэсир иткән. «Нечкә бил»ләрен кызганып, еламаган гына….
21 оя умартамны югалттым бит. Менә җир тулы. Кара җир булгач күренә, үлән арасы булса күренмәс иде, – дип, узган елгы видеоларны күрсәтә ул миңа.
Мин – нәселебездәге өченче буын умартачы. Үземне белә-белгәннән бирле кортлар янында. Аңлата торган әйбер түгел бу. Бик авыр кичердем…
Яңа умарталар сатып алырга туры килде. Чөнки мин алардан башка яши алмыйм. Керем чыганагы булган өчен генә дә түгел. Умартачылык – ул минем геннарда инде. Җан рәхәтлеге бит ул. Умарталарым булмаганда, бакчага да чыгасым килмәде. Менә шулай барысының үлеп бетүе чын фаҗига булды, – ди ул.
Фирдәвес абый, бу хәлләрдән соң, агрофирманы судка бирергә, үз хокуклары өчен көрәшергә карар кыла. Аңа «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы ярдәм итә. Фирдәвес абый үзе дә шушы оешмада тора. Сүз уңаеннан, әлеге оешма ярдәме белән, моннан 2 ел элек судта Арча районы Шекә авылы умартачысы Нурулла Закиров та кортларына зыян салган агрофирманы откан иде.

Фото: © «Татар-информ» архивы
«Авылда шөпшә белән чебен дә калмады»
Гомумән, Тукай районында рапс кырларын агуланганнан соң бал кортлары күпләп үлгән умартачылар аз түгел икән. Аларның кайберләре суд утырышына Фирдәвес абыйга теләктәшлек белдереп һәм процессның ничегрәк үтүен карау өчен килгәннәр иде. Мәсәлән, Туера авылы умартачысы Рәзим абый Гыйльметдиновның 31 оя умартасы әрәм булган.
1989 елда бабай үлеп китте дә, аның умарталарын тоту минем өстә калды. Узган ел, кырларны агулаганнан соң, минем кортларым да үлеп бетте. Исерек кеше сыман әйләнәләр дә төшәләр, әйләнәләр дә төшәләр. Авылда шөпшә белән чебенгә хәтле калмады. Бик кызганыч булды. Ана кортларына хәтле кешегә тараттым. Чөнки бик яхшы нәсел иде. Җыелган кадәр балы да ачып бетте, – дип сөйли умартачы.
Рәзим абый әлегә яңа умарталар алмаган. «Боларны «угомонить» итмичә, алырга уйламыйм да… Судта җиңеп чыгалар икән, күзгә карап агулаячаклар. Мин дә экпертиза ясадым. Агрофирманы судка бирергә җыенам. Әлегә тыңлыйк, ни сөйләрләр икән, дип килдем бу судка», – ди ул.
Адвокатлар гаепләнүче якның умартачыга килгән зыянны каплавын таләп итә
Фирдәвес абый Мәхмүтовның хокукларын судта 2 адвокат яклады. Шуларның берсе Борис Маслов сүзләренчә, экспертиза үткәрү өчен, районда Россельхознадзор, авыл хуҗалыгы министрлыгы, ветеринария идарәсе вәкилләре кергән махсус комиссия төзелгән. Алар үлгән бал кортлары һәм яшел массаны махсус лабораторияләргә тикшерергә җибәргәннәр. Кирәкле дәлилләр озак көттермәгән: үткәрелгән экспертиза нәтиҗәсендә бал кортларында да, кырлардан алынган яшел массада да тыелган матдә – фипронилның югары концентрациясе табылган.
Икенче адвокат Валерий Гаража сүзләренчә, фипронил авыл хуҗалыгы продукциясен җитештергәндә еш кулланыла. «Әлеге матдә басу-кырларны эшкәртү өчен рөхсәт ителгән пестицидлар исемлегендә йөри. Әмма бер нюанс бар – пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану буенча дәүләт каталогында фипронилны рапс чәчүлекләрендә куллану катгый тыела», – дип билгеләп үтте ул.
Адвокатлар гаепләнүче якның умартачыга килгән зыянны каплавын таләп итә. Чөнки, кортлар агуланганнан соң, Фирдәвес абыйның барлык бал продуктлары, кәрәзләр, балавызларга хәтле юк ителергә тиеш.
Валерий Гаража, закон буенча, агрофирманың пестицид кулланыр алдыннан бу хакта рәсми массакүләм мәгълүмат чарасы – ягъни район газетасы аша кисәтү ясарга тиеш булуын, әмма ясамавын да әйтеп үтте. Алдан әйтелгән очракта, умартачы бал кортларын изоляцияләргә, башка урынга күчерергә җитешкән булыр иде.
Гаепләнүче як: «Умартачылык эше законлы нигездә алып барылмый, дип саныйбыз»
Гаепләнүче як та җавапсыз калмады, әлбәттә. Судта ҖЧҖ «Рус» агрофирмасының генераль директоры Илдар Гыймадиев үзе дә катнашты. Ул агрофирманың барлык куелган таләпләр кысаларында эшләвен билгеләп үтте. Ә менә Фирдәвес Мәхмүтовның умарталык паспорты һәм бал продукциясен реализацияләү өчен сыйфат сертификаты булмавына басым ясады.
Аның сүзләренчә, авыл җирлеге башлыгыннан алынган белешмә генә Фирдәвес Мәхмүтовның умарталык паспорты бар дип әйтү мөмкинлеге бирми.
«Тукай районыннан документлар сорадык. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, умарталык ветеринар берләшмәдә теркәлмәгән. Авыл хуҗалыгы продукциясен реализацияләү белән шөгыльләнүче теләсә кайсы кеше үз продукциясе өчен җаваплы булырга тиеш. Бүгенге көндә әлеге умартачының продукциясе сыйфатлы булуын раслый торган бер генә документы да юк. Без, мәсәлән, төрле культуралар җитештерәбез. Продукцияне реализацияләгәнче, безне ветеринария-санитария нормаларына туры килә торган продукция сыйфаты сертификаты алырга мәҗбүр итәләр. Безне гаепләүченең андый документларын күрмәдек. Умартачылык эше законлы нигездә алып барылмый, дип саныйбыз. Гомумән, кырларның көндез эшкәртелүен күрәләр дә компенсация алмакчы булалар. Шундый тенденция китте», – ди ул.
Өстәвенә, Илдар Гыймадиев «экспертиза дөрес үткәрелмәгән» дип тә саный. Аның сүзләренчә, анализны «Россельхознадзор» ясарга тиеш булган. Алар ясый алмагач, пробаларны башка шәһәргә җибәрергә мәҗбүр булганнар. «Конвертлар алдан ачылган, тикшерү бөтенләй ят лабораториядә ясалган», – дигән сүзләрне дә җиткерде ул.
Илдар Гыймадиев судта әйткәнчә, алар кулланган препаратлар составында фипронил булмаган. Ә инде гомуми рәвештә алсаң, хәзер бөтен җирдә, шул исәптән, колорада кортына каршы сиптерелә торган препаратлар составында да фипронил бар икән.
Агрофирма гербицидлар һәм пестицидлар куллану нормаларын бозмады. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге финанс хәлләре болай да мактанырлык түгел. Шуңа күрә без үз хокукларыбызны яклаячакбыз, – дип белдерде җитәкче.
Нәтиҗәдә, дәлилләр җитәрлек булмау һәм өстәмә документлар кирәк булу сәбәпле, суд утырышы башка вакытка күчерелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агрофирма җитәкчесе массакүләм мәглумат чараларына комментарий бирүдән баш тартты.
«Агрофирмаларның сүзләре – буш куык»
Фирдәвес абыйның төп ярдәмчесе – «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы пресс-секретаре Ләлә Шакирова. Ул әлеге җәмәгатьчелек эшенә моннан 2 ел элек әтисе – умартачы Нурулла Закиров нәкъ шундый ук хәлгә юлыккач, аның белән бергә суд юлларында йөргәндә керешеп киткән.
Безнең оешмада торучы, Фирдәвес абый кебек авыр хәлдә калган умартачыларга булышу йөзеннән башланып китте минем әлеге эшем. Алар безнең 400дән артык. Төп максатыбыз – берләшеп, бер-беребезгә ярдәм итү. Мин Татарстандагы бал кортлары үлгән умартачылар янына шәхсән киләм. Комиссиянең дөрес составта җыелуын, актларның дөрес тутырылуын, пробаларның дөрес алынуын контрольдә тотам һәм эшне судка алып барып җиткергәнче, барысын да үзем эшлим. Эше бик күп: лабораторияләр табарга, экпертизаларны җибәрергә, адвокатлар ялларга кирәк», – дип сөйли Ләлә Нурулла кызы.

Фото: © «Татар-информ» архивы
«Бүгенге судтан нинди фикердә калдыгыз? Ниндидер яңа моментлар калкып чыгуы сезнең өчен көтелмәгән булмадымы?» – дип кызыксынам аннан.
Бүгенге судта бернинди дә яңалык күрмәдем. Агрофирмаларның сүзләре – буш куык аларның. Юк сәбәпләрне бар итеп, дәшми утырмау өчен генә нәрсә дә булса сөйлиләр. Имеш, сейф пакетлар ачылган булган, дигән версия чыгардылар. Юк, актларда сейф пакетларның ачылмаганлыгы язылган. Бер лаборатория дә ачылган сейф пакетны кабул итми. Алар үзләренең сейф пакетларына алалар пробаларны, пакетны ветеринария вәкиле яба, һәм шул рәвештә ул лабораториягә барып җитә. Әгәр дә мин үзем үлгән кортларны, яшел массаны пакетка салып алып барсам, минем белән анда сөйләшеп тә тормаячаклар.
Суд утырышының күчерелүенә мин гаҗәпләнмәдем. Әти белән йөргән вакытта, безнең Арчада 5 утырыш, Казан югары судында 2 утырыш булды. Ярты елдан артык вакытыбыз китте.
Фирдәвес абый очрагында тагын да сузылыр шикелле. Чөнки агрофирма җитәкчесенең судларда йөрү буенча тәҗрибәсе зур, – диде ул.
«Интертат» әлеге теманы алга таба да күзәтүен һәм яктыртуын дәвам итәчәк.