Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күңеле сизгән кебек иде»: Яңа Кенәр егете Рөстәм Әхмәтханов махсус операциядә һәлак

news_top_970_100
«Күңеле сизгән кебек иде»: Яңа Кенәр егете Рөстәм Әхмәтханов махсус операциядә һәлак
социаль челтәрләр

Бүген Арча районы Яңа Кенәр авылы халкы тагын җан өшеткеч хәбәр алды. Аларның авылдашлары, типсә тимер өзәрлек егет Рөстәм Әхмәтханов махсус операциядә һәлак булган. Рөстәм махсус операциягә узган ел, үз теләге белән киткән булган.

«Интертат» элемтәгә кергәндә, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллинның администрация һәм военкомат вәкилләре белән Рөстәмнең әнисенә әлеге авыр хәбәрне җиткерергә дип кайтып барышы иде.

«Рөстәмнең һәлак булуы турында үзебез дә яңа гына ишеттек. Рөстәм махсус операциягә узган елның 24 октябрендә китеп барды. «Әгъзам абый, военкоматта гаризалар язып чыктым, китәргә булдым», – дип кереп әйтте. «Уйлап бетердеңме, Рөстәм?» – дидем шул вакытта. «Ныклап уйладым, Әгъзам абый», – диде. Юлга гел акчасыз чыгарып җибәреп булмый дип, оешмалар белән дә сөйләшеп, китәр алдыннан кулыбыздан килгән кадәр ярдәм иттек. Казанга кадәр дә шәхсән үзем илтеп куйган идем.

Рөстәм соңгы елларда әнисе янәшәсендә авылда яшәсә дә, чит җирләргә китеп эшләп йөрде. Бик яхшы эретеп ябыштыру остасы булуын беләм. Кулыннан эш килгәч, гел чакырып торалар иде үзен. Юлда: «Украина якларына эшкә барганым бар инде минем. Ул якларны беләм», – дип сөйләп барган иде.

Рөстәм атлар бик ярата иде. Аның әтисе дә гомер буе ат асрады, ат җикте. Әтисе Кенәр Сабантуйларына һәрвакыт бизәлгән ат җигеп, матур итеп килә торган иде. Атлар ярату әтисеннән Рөстәмгә дә күчкән. Әтисе дә күптән түгел генә мәрхүм булган иде. Апаларына, әнисенә бу кайгыларны җиңеп чыгарга көч һәм сабырлык кирәк инде хәзер.

Кызганыч, соңгы вакытта безгә мондый хәбәрләрне егетләрнең якыннарына бик еш җиткерергә туры килә. Безнең авыл җирлегенә 10 авыл керә. Махсус операция зонасында 40ка якын егетебез хезмәт итә. Шуларның 9ы арабыздан китте инде», – дип сөйләде безгә Әгъзам абый.

Смслар аша гына булса да, Рөстәмнең бертуган апасы Алия ханым белән дә элемтәгә керә алдык. Кайгыдан сөйләшерлек хәле булмаса да, Алия апа Рөстәм белән соңгы тапкыр сөйләшүен искә алды.

«Сугышка кереп китәр алдыннан, 15 октябрьдә сөйләштек. Минем 16 октябрьдә туган көнем иде. «Апай, мин иртәгә кая буласымны да, исән буламмы-юкмы икәнлегемне дә белмим. Сине алдан ук туган көнең белән котлап куям», – дип, күңеле сизгән кебек, туган көннем белән тәбрикләп кереп киткән иде ут эченә. Шуннан соң хәбәре булмады инде. Ут эченнән чыга алмады туганыбыз», – диде ул.

«Иң авыры әнигә инде. Ул баласын югалтты. Бала югалту – иң авыр хәсрәт инде ул, башыннан кичергән белә торгандыр. Әти үлгәннән соң, «Алия апай, әти үлгәннән соң кайгыбызны уртаклашкан барлык авыл халкына рәхмәт сүзләре язарсың әле» дигән иде. Менә хәзер үзе өчен дә язам инде», – диде Алия ханым.

Фото: © социаль челтәрләр

Әфганчы, Яңа Кенәрдә хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә гуманитар ярдәм җыючы Рашат Салихҗанов сүзләренчә, Рөстәм авылда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар истәлегенә ачылган һәйкәлгә үз өлешен кертеп киткән.

«Рөстәм белән ул махсус операциядә вакытта элемтәдә тору мөмкинлеге булмады. Гуманитар ярдәм белән ул хәзмәт иткән җирләргә үк барып җитә алмадык. 2022 елда, мобилизация башланыр алдыннан, ветераннар хөрмәтенә һәйкәл ачтык. Рөстәм шул һәйкәлгә бер дусты белән брусчатка җәйде. Соңгы күрешүебез дә шунда булды. Рөстәм әлеге һәйкәлгә үз өлешен кертеп китте.

Рөстәмгә быел 6 сентябрьдә 50 яшь тулды. Яралангач та отпускка кайтармадылар дип беләм. Артык якын аралашмасак та, Рөстәм турында, нык характерлы егет иде, дип әйтергә була. Себерләргә кадәр китеп эшләп йөри иде. Берәүгә дә бәйле түгел. Мотивацияләре дә булгандыр инде. Шундый көчле егетләр генә китә ул 50 яшьтә сугышка», – диде Рашат Закирҗанов безгә.

Бүген авыл төркемнәрендә дә Рөстәм турындагы якты истәлекләрне барлыйлар. «Ат җене кагылган иде, әтисе кебек үк атлар бик ярата, кечкенәдән җигә, йөртә белә иде», – дип язалар. Балачак дуслары: «Кечкенә чагында аның белән сәпит артына себерке бәйләп өстерәп йөргән идек, тузан чыксын, мотоцикл дип уйласыннар өчен», – дип, Рөстәмнең балачакларын да искә алалар.

Рөстәм Әхмәтхановның якыннары, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз! Якын кешегезнең урыннары оҗмах түрләрендә булсын.

«Интертат» Рөстәм Әхмәтхановның күршесе, шулай ук махсус операциядә һәлак булган Зөлфәт Фәйзрахманов турында да язган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100