Яңа Кенәрдән Зөлфәт махсус операциядә һәлак булган - «Моңлы тавышы белән истә калыр...»
Арча районы Яңа Кенәр авылында махсус операциядә һәлак булган Фәйзрахманов Зөлфәт Наил улын соңгы юлга озатканнар.
«2024 елның 8 ноябрь көне, бик моңсу, авыр вакыйга – авылдашыбыз Фәйзрахманов Зөлфәт Наил улын җир куенына салган көн булып исләребездә калыр. Зөлфәт махсус хәрби операция барышында геройларча бурычларны үтәгәндә һәлак булган. Фәйзрахманов Зөлфәт гаиләсенең, барлык туганнарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз! Ул тугры, намуслы солдат үрнәге булып, мәңге истә калыр! Йөрәктәге җәрәхәтне сүзләр белән дәвалап булмый. Ләкин якташыбызның намуслы, фидакарь, изге гамәле үлемнән көчлерәк. Зөлфәт безнең хәтеребездә көләч йөзе, искиткеч кабатланмас моңлы тавышы белән истә калыр…» – диелгән Яңа Кенәр авылы мәдәният йорты аккаунтында.
Зөлфәт Фәйзрахманов 1983 елның 25 сентябрендә туган. Җәй контракт буенча киткән. 12 октябрьдә һәлак булган. Аның улы булган.
Зөлфәтнең яхшы күңелле, тырыш кеше булуын искә төшерәләр. Зөлфәт Фәйзрахмановның кечкенәдән концертларда чыгыш ясаган моңлы җырчы булуын да язалар.
«Безнең җырчыбыз Зөлфәтнең урыны оҗмахта булсын»;
«Авыр туфрагың җиңел булсын»;
«Авыр туфракларың җиңел, караңгы гүрләрең якты булсын, белеп һәм белми кылган гөнаһларыңны Аллаһ гафу итсен»;
«Бик авыр кайгы, бала кайгысыннан да яман кайгы булмас. Әти-әнисенә сабырлык бирсен Ходай», – дип язалар.
Аның «Салкын чәй» җыры социаль челтәрләргә куелган.