Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер яктан караганда –шатлыклы, икенче яктан авыр хәл»: Кенәр авылы бөтен Рәсәйгә танылды

Арчаның Яңа Кенәр авылын «Беренче канал»дан күрсәттеләр. Анда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар истәлегенә һәйкәл ачылды. «Интертат» Кенәргә юлга кузгалды.

news_top_970_100
«Бер яктан караганда –шатлыклы, икенче яктан авыр хәл»: Кенәр авылы бөтен Рәсәйгә танылды

Арча районы Яңа Кенәр авылының авыл советы, урта мәктәп һәм мәдәният йорты янында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янына «бурычларын намус белән үтәгән локаль сугышларда катнашучы, сугыш хәрәкәтләре һәм хәрби конфликтлар ветераннарына» дигән һәйкәл ачылды.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Һәйкәлнең кырыенда автомат һәм штык-пычак зур итеп ясап куелган.

«...сайлап алмый солдат сугышны.

Үтәдең син соңгы сулышкача,

Ил алдында куйган бурычны» дигән шигъри юллар язылган һәйкәл ташында вертолет һәм БТР-80 сурәтләнгән. Кызганыч, шигырьдә өтерләрне генә дөрес урыннарга куймаганнар.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Федераль канал: «Бездә андый авыллар, шәһәрләр, кешеләр күп»

Кенәрдә ачылган һәйкәл турында «Первый канал»да туры эфирда журналист Артем Шейнин да сөйләгән. Митингта катнашучы, тумышы белән Мәмсә авылыннан булган, хәзерге көндә Мәскәүдә яшәүче десантчы Ильяс Фазылҗанов белән Артем Шейнин Әфганстанда 56 нчы гвардия десант-штурм бригадасында бергә хезмәт иткән булганнар.

«Хәзер мобилизация буенча бик күп борчылулар бар. Мин аңлыйм, төрле кешеләрнең хисләре дә төрле. Бүген миңа полкташым Татарстаннан – Арча районындагы Яңа Кенәр авылыннан фото җибәрде. Яңа Кенәр – бик күп Советлар Союзы Геройлары чыккан Мәмсә авылы янында...

(Бу – дөрес мәгълүмат түгел, бу авылдан Советлар Союзы Геройлары чыкмаган. Мәмсә авылыннан чыккан күренекле шәхесләр барысы да – бик тыныч профессияләрдән. Инсур Вәлиев (1949 елда туган) – ТАССРның атказанган механизаторы, Татарстан Республикасының һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре; Ихсан Мәмсәви (1821–1871) – дин белгече, мәгърифәтче; Сабирҗан Мәмсәви (1866–1920) – дин эшлеклесе, педагог. – Интертат)

...Анда локаль сугышлар һәм хәрби конфликтлар ветераннарына һәйкәл ачканнар. Аны җирле халык күбесенчә үз акчасына төзегән.

Анда авылның ветераннары җыелган. Берничә кешедән кала, әлеге фотодагы кешеләрнең барысы да – шул 2 000– 2500 кешелек авылда яшәүчеләр. Болар – әфганчылар, Чечня, Таҗикстанда, Сириядә булганнар. Менә анда иң кечкенәсе, ябыгы, минем «кабартма» полкташым Ильяс тора. Бу кешеләр шул сугышларда катнашканнар.

Мин аңа: «Илюх, ничек сезнең анда мобилизация?» – дим. Ул: «Безнең 4-5 кеше бүген-иртәгә китәргә тора, барысы да нормаль», – ди. Һәм, иң мөһиме, бу авылның ир-атлары: «Без дә ныклы әле, без дә барыр идек», – диләр.

Менә бу, дусларым, менә бу – безнең Россия. Менә бу – безнең ил! Һәм мин бездә андый авыллар, шәһәрләр, кешеләр күп булуына ышанам. Һәм без җиңәчәкбез! Барыбыз бергә! Эшлибез, туганнар!» – дип сөйли Артем Шейнин федераль каналдан.

 

Фото: © видеодан скриншот

«Күңелгә авыр...»

Без Арчаның Яңа Кенәр авылына юл тоттык.

Һәйкәлне ачу идеясе белән янып йөрүче кеше – әфганчы Рашат Салихҗанов. Төш вакытында унбиш минутка ашарга менгән җиреннән тотып алдым Рашат абыйны. Үзмәшгуль булып, агач эшләнмәләре ясый икән. Шул көнне бергә эшли торган иптәшен хәрби операциягә чакыртып алганнар, бер минут та буш вакыты юк.

«Бергә эшли торган иптәшемне алып киттеләр. 58 яшьтә, лейтенант, военкомат чакыртып алды менә. Күңелгә авыр булды. Кичә генә җырлап утырган, шушы эшнең башыннан ахырына кадәр йөргән Надил Шакирҗановны алып киттеләр. Ул һәйкәлне кирпечтән күтәрде, брусчаткаларын җәйде, соңгы көнгә кадәр шушында кайнады», – дип сөйләп китте Рашат абый.

 

Фото: © чыганак

Рашат абыйның капкасында «Бу йортта Әфган сугышы ветераны яши» дигән элмә такта тора. Ул 1982 елның языннан 1984 елның язына кадәр Әфганстанның Шинданд шәһәрендәге 371 нче мотоукчылар полкында хезмәт итә. 82 нче елның көзендә Әфганга төнлә белән алып китәләр аларны. Хәзер Рашат абый Кенәр җирлегенә караган авылларда яшәүче әфганчыларны бер учта тота.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

25 ел стажлары булган әфганчыларга «Хезмәт ветераны» исемен алыша. «СССР заманындагы льгота таныклыкларын яшь түрәләр танымый», – дип, Оборона министрлыгы аша әфганчыларга «сугыш хәрәкәтләре ветераны» дигән исем алырга ярдәм итә. Арчада әфганчылар белән митинглар оештыра Рашат абый.

Кукмараның Ядегәр авылында бергә хезмәт иткән дусты сугыш хәрәкәтләре ветераннары истәлегенә һәйкәл ясата. «Без дә әфганчылар белән сөйләшеп, «Боевое братство» җитәкчеләре белән киңәштек. Акчаларын табып, шушы һәйкәлне эшләргә уйладык. Август башында тотындык һәм тантаналы рәвештә ачтык та», – дип сөйләде Рашат абый.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Безне беркем белми»

Һәйкәл ачылышында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллин, Арчаның «Боевое братство» җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, ике тапкыр Әфган сугышында булган КГБ полковнигы Камил Тямаев катнаша. Баулы, Кукмара, Казан, Ульяновск, Чувашиядән сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар җыела.

«Бик күңелле шартларда, җырлар-биюләр белән барды. Кичке сигездә Артем Шейнин «Беренче канал»дан безнең хакта ике минутлык сюжет күрсәтте. Кенәребезне бөтен Рәсәйгә танытты», – ди Рашат Салихҗанов.

 

Фото: © чыганак

Әфганчылар гына түгел, Чечня конфликтында, Сирия, Таҗикстанда булган егетләрне дә берләштерә һәйкәл. «Безне беркем белми. Чечня, Таҗикстаннарны – бөтенләй дә», – ди Рашат Салихҗанов, борчылып.

Бездә һәр әфганчының йортына «бу йортта Әфган сугышы ветераны яши» дигән элмә такталар куйдык. Быел 15 февральгә мәдәният йорты каршысына, ветераннарның фотоларын куеп, баннер ясаттык.

Чечняларны беркем белми. Кем икәннәрен дә белмиләр. Әле безне әзрәк кенә булса да беләләр. Сирия белән Таҗикстанны да белмиләр. Халык белергә тиешле бит боларны. Бездә патриоизм юк. Шуңа күрә безнең ил артка калды. Мин моны гади авыл кешесе буларак кына әйтәм. Мин сәясәтче дә, икътисадчы да түгел, – дип сөйләде Рашат Салихҗанов.

Һәйкәлне, Артем Шейнин әйткәнчә, җирле халык һәм меценантлар акчасына салганнар. «Күпме акча киткәнен мин генә беләм, чөнки мин ул акчаны бөртекләп җыйдым», – диде Рашат абый.

Хөкүмәттән, администрациядән дә бер тиен акча алмадык без. Эшмәкәрләр, үзебезнең Кенәр егетләре, Әфганстанда булганнар матди ярдәм дә күрсәтте, килеп эшләп тә булыштылар.

Штык-пычакның клиногын Ильяс Фазылҗанов Мәскәүдән ясап алып кайтты. Тоткычын Түбән Новгородта ике әфганчы эшләде, икесе дә десантчылар. Икесенең дә балалары Украинада. Берсенеке Донбасста һәлак булган, икенчесенең әле дә булса шунда сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Алар моны бушка эшләп бирделәр.

 

Фото: © чыганак

«Мин – сугыш күргән кеше, бик авыр нәрсә...»

Һәйкәл 22 сентябрьдә – Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителүнең икенче көнендә ачылган.

«Күңелгә бик авыр булды. Шул көнне исемлек тә чыкты, повесткалар да килде бит. Җырлары да сугыш турында, күңелгә тия торган», – диде авыл советында эшләүче апа.

Урамнан үтеп-сүтеп киткән әби-апалар да борчылуларын яшермәделәр. «Кирәк әйбер инде. Туры килүен генә әйтегез. Их, исән-сау кайтсыннар инде балалар», – диештеләр.

 

Фото: © чыганак

Мәдәният йорты янында мәктәп балаларының цирктан чыгуларын мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен интернат-мәктәптә музыка укытучысы Ирек абый көтеп тора иде.

– Бик яхшы. Яшьләр өчен дә, балалар өчен дә. Мәктәп янында булуы – бигрәк тә. Балалар гел яныннан үтеп китәләр, белеп торалар. Патриотик тәрбия кирәк, бик көчле йогынты ясый ул, ансыз булмый. Балалар хәзер, үзегез беләсез, гел телефоннарда.

Митингта да кеше күп иде. Мәктәптән дә, интернаттан да балалар чыкты. Бик матур концерт әзерләгәннәр иде. Беркемдә дә кире караш юк. Бөтен кеше дә шундый әйберләр ачылып торганга шат кына. Чын күңелдән эшләнелгән кирәкле эш бу, – дип сөйләде ул.

Федераль каналдан исеме яңгыраган Ильяс Фазылҗановның номерын җыйдым. Күрше Мәмсә авылында гына булса да, вакыт табып, күрешеп булмады. «Киеренкелек сизелдеме?» – дигән соравыма ул: «Бу – намус эше», – дип җавап бирде. Әйткәнемчә, Ильяс Фазылҗанов Әфганстанда Артем Шейнин белән бергә хезмәт иткән.

Бернинди киеренкелек юк. Киеренкелек нәрсәнең нәрсә икәнен аңламаган кешеләрдә бар. Нормаль ир-атлар моны тиеш әйбер кебек кабул итә. Безнең буын: «Нигә яшьләр анда, ә без – монда», – диләр. Күпләр шулай дип әйтә.

Бу – намус эше. Чын ир-ат шулай эшләргә тиеш. Чакыру килә икән, димәк, барырга кирәк. Кемдер курка, паникага бирелә, чөнки эшнең мәгънәсен аңламый, – диде Ильяс Фазылҗанов.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Бер яктан караганда күңелле, шатлыклы хәл, икенче яктан – авыр вазгыять», – диде сугыш хәрәкәтләрен үз күзләре белән күргән Рашат Салихҗанов.

Без Әфганда булганда, безнең илебез бердәм бер йодрыкта иде. Ул вакытта «патриотик тәрбия» дигән әйбер бар иде, хәзер ул бетте. Халык икегә бүленде, чыннан да. Берсе «бу сугыш нәрсәгә кирәк» дип әйтә, икенчесе «фашизмга каршы дөрес эшли Рәсәй» ди. Мин – үзебезнең сәясәт яклы, чөнки күреп торабыз бит инде. Бәлки, дөрес исәпләнеп кенә бетелмәгәндер...

Мин хәзер олы кеше. Безнең улларыбыз, кияүләребез бар. Шунда китеп исән-сау кайтсалар бик әйбәт була, әлбәттә. Үзем сугыш хәрәкәтләре күргән кеше, сугыш – бик авыр нәрсә. Иң беренче әти-әни борчыла. Анда киткән бала бик борчылмый. Ул куркырга мөмкин. Ә монда калган кешегә бик читен, – ди Рашат абый Салихҗанов.

Хәрби конфликтлар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар истәлегенә ачылган һәйкәлне үткән-сүткән кешеләр дә, мәктәптән чыгучы балалар да игътибар белән күзәтә, фотога төшерә.

Һәйкәл ташында язылганча, «сайлап алмый солдат сугышны». Белик һәм хәтерлик...

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

 

Фото: © чыганак

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100