Илнатның юбилей концерты: ак күлмәкнең сафлыгы, тормышны үзгәрткән «пичәт» турында
Бу көннәрдә Казанда һәм Чаллыда Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллинның 35 яшьлек юбилей концертлары гөрләде. Өйләнгән җырчының буйдак егетләргә әйткән серләре, арт һәм ал белән керү турындагы тамашаны «Интертат» хәбәрчеләре дә карады.
Илнат Фәрхуллин – татар эстрадасында үз урынын булдырган җырчы. Аны «фишкага» әверелгән «Күбәләк»не сузып җибәрүеннән үк таныйбыз бугай, чөнки тавышы үзгә, аерылып тора. Илнат Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә икешәр көн тулы залларга концерт бирде. Әле декабрь аенда Казанда өстәмә концерт та алган. «Тамашачылар сорады», – дип аңлатты җырчының концерт директоры.
Концерт программасының режиссеры – Марсель Мәхмүтов. Татар артистларының, тенденцияләрдән калышмыйча, режиссура белгечләренә мөрәҗәгать итүләре мактауга лаек. Мәхмүтов та – үз эшенең остасы. Тамаша дәвамында видеоконтент булуын да ассызыклап үтик. Күз утка, сыйфатлы видеоконтентка, төрле утлар уйнаган экраннарга ияләшкән инде хәзер. Бары тик бер генә тәкъдим димме, шелтә димме. Хата эзләп утырудан да түгел инде ул, әмма күзгә чалынгач, язмыйча да булмый. Экранда җырларның сүзләре караоке стилендә язылып барды. Хаталар күренгәләде. Мәсәлән, «гомер» сүзе «ө» хәрефе аша язылган. Башка хаталар да бар иде, игътибарлы булыйк.
Юбилей туры! Илнат Фәрхуллинга – 35, ә аерым проект буларак иҗат итүенә 5 ел икән быел. Әмма Илнатнын бүгенге казанышлары, җиңүләре 5 елда гына тупланган «мал» түгел. Бүгенге көндә популярлар рәтендә булу өчен, Илнатка тормыш юлының һәр этабын үтәргә кирәк булган. Айдар Фәйзрахматов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор ансамблендә эшләгән чорында ул тамашачыга хөрмәт белән карарга, татар мәдәнияте һәм сәнгатенең тирәнлеген өйрәнгәндер. «Казан егетләре»ндә хезмәт иткән чакта үзенең индивидауль булуын тагы да арттыргандыр. Кайчандыр кем беләндер аралашуы, ә бүгенге көндә хәтта исәнләшмәве дә хәтта үз эзен салгандыр. Иң мөһиме – 35 яшь һәм иҗат тормышының 5 еллыгы – әле бит гомернең башы гына!..
Концертның үзенә күчик әле. Тамашада булганнарны өзек-өзек итеп язарбыз.
«Туй күлмәгенә тап төшерү һәм «Авито» турында»
Илнат Фәрхуллинның җырлары арасында «Кәләшемнең ак күлмәге» җыры бар. Ул бу җырга аерым тукталып үтте.
«Легендага әверелгән «Туй күлмәге», «Ак күлмәгем» җырларын – сезнең яшьлек, безнең балачак җырларын хәтерлисездер. Ни өчен әлеге җырлар шулай җылы кабул ителгән соң? Чөнки ул чорда туй күлмәге гомерлек ядкарь иде. Ә бүген нәрсә... бер киябез дә, «ял итәргә барасы килә», «кул белән савыт юасы килми» дип, күлмәкне «Авито»га эләбез. Элек ул күлмәк гомер буе сандыкта саклана иде», – дип сөйләде җырчы.
Туй күлмәге сафлык, гомерлек мәхәббәт билгесе булганга актыр инде ул. Илнат белән килешмичә булмый, яшь парлар да, унышар-егермешәр еллап гомер иткән ярлар да, инде көзләргә кереп барганнар да, бирешкән вәгъдәләр турында онытмасыннар иде. Бу вәгъдәләрнең шаһиты – ак күлмәк!
Илнатның хатыны Регина Гәрәева сүзләренчә, никах һәм туй күлмәкләрен ул беркайчан да сатмаячак, саклап кына тотачак. Бу сүзләрне истә калдырыйк әле. Еллар үткәч, чәчләр агаргач, Регинага кабат бу сорауны бирербез. Бәлки, бүгенге кебек зифа буйлы булса, Регина безгә аны киеп тә күрсәтер.
«Бу җырны язганга 3 ел, быел тагын программага кертергә булдык. Кияү белән кәләш булган көнебез беркайчан да онытылмасын, беребезнең дә сөюенә тап төшмәсен», – диде җырчы.
Әлеге монологны Илнат хатыны белән башкарасы җыр алдыннан сөйләде. Дуэт белән башкарылган «Әкиятем» җыры яшь парның туена махсус яздырылган иде. Матур җыр, социаль челтәрләрдә әлеге җырга төшерелгән видеолар да еш күренә, туйда беренче биюгә дә әлеге җырны сайлаган парлар күп – үзенә күрә «мәхәббәт гимны». Димәк, Илнат белән Регинаның бер-берсенә булган мәхәббәтләрен саклау бурычы тагын да арта. Шушы җыр астында күпме парлар вәгъдә бирешә бит!
«Рус телендә җырлау – балачак хыялым иде»
Концертта Илнат берничә русча җыр да башкарды. «Ис китәрлек түгел, хәзер бит бөтен җырчы русча җырлый», – дияргә ашыкмагыз, Илнат рус телендә беренче җырын 2022 елда яздырган булган икән. Берничә рус телле җырын берләштереп, попурри башкаруы да яхшы булды. Һәр җырны аерым җырласа, озакка китәр иде. Сары розалар һәм лаванда чәчәкләре арасында «Хулиганка»га да биеп алдык.
«Миннән еш кына: «Нигә русча җырлыйсың?» – дип сорыйлар, моның җавабы бик гади. Без Россиядә яшибез. Сәнгатьнең теле юк – төрек телендә җырлыйсыңмы син, рус телендәме – мөһим түгел. Музыка уен коралларында уйнаганда, без бит берсенә дә бер әйбер дә әйтмибез. Минемчә, әгәр артист төрле телләрдә җырны тыңлаучысына җиткерә ала икән, бу – үсеш. Рус телендә җырлау – минем балачак хыялым һәм максатым иде», – диде Илнат.
«Әниләргә мәдхия»
Концертның иң ихлас һәм күңелдә калган мизгеле – Илнатның әниләргә багышлаган «Кичер мине әнкәй, гафу ит» җырын башкаруы булгандыр. Ул әлеге җырны быел октябрь анда гына яңартты, гадәттә, үзгәртүләр оригиналга караганда күпкә отышсызрак була, кайбер җырчыларны «нигә тагын матур җырны бозган инде» дип тә сүгәбез, ләкин әлеге җыр күңелгә кереп калды. Дөрес, аны Илһам Шакиров башкаруы белән чагыштырып булмый, ләкин үзенә күрә аерылып торган башкару манерасы һәм Илнатның ихласлылыгы күңел кылларын чеметеп алды.
Бу җыр алдыннан күрсәтелгән видео да залда утырган тамашачыларны уйланырга мәҗбүр итте. Без бит еш кына әниләргә шалтыратырга, кайтып, хәлләрен белергә вакыт тапмыйбыз. Дөнья куабыз, эшкә чабабыз… Видеотасмада Илнат чәчәкләр сатучы ролен үти. Аның янына, әнисенә чәчәк алырга дип, бер ир-ат керә. Бу ир-ат ролен Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов башкара. Илнат, яхшы сатучы буларак, ир-атка чәчәкләрнең төрлесен тәкъдим итә башлый. Иң матурларын, иң хуш ислеләрен. Ә ир бары тик 2 канәфер чәчәген сорый...Шунда сатучы ни әйтергә белми кала.
Артист, өстәвенә, Татарстанның атказанган артисты исеменә лаеклы булган җырчы, бу типтагы җырларны яңартырга тиеш. Бу – хәтта аның бурычы. Илнат агымдагы елның март аенда «ат казанды». Исем алу белән генә мени, аны тиешле дәрәҗәдә йөртә дә белергә кирәк. Киләчәктә дә Илнаттан нәкъ менә татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате сандыгында сакланган рухи байлыкларны тагы да яңартыр дип уйлыйбыз. Залда утырган тамашачының да яртысыннан күбрәге яшьләр бит, алар ишетеп һәм белеп үссен.
Сүз уңаеннан, концертта җырчы әниләргә багышланган 2 җырын башкарды – без аннан «Әнкәемне үбәр идем» җырын да ишеттек. Аны Илнат әнисе яман чир белән авырып, больницада яткан вакытта язган булган икән, әлеге тарихны ул концертта сөйләмәде, ләкин интернетта очраклы рәвештә юлыгып, укыгач, җыр бөтенләй башкача яңгырый башлады. Барлык әниләр дә сау-сәламәт булсын!
Дөньяда барлык чәчкәләр әнкәйләр өчен үсә кебек, аларның барысын, җыеп, әнкәйләргә бүләк итәр идем. Әниләрнең кадерен белик! – диде җырчы.
«Тормышны үзгәрткән «пичәт» турында
Илнатның концертында өйләнү темасы кызыл җеп булып үрелеп барды, дияр идем. Әлеге факт белән Илнат мактанды да, бераз зарланып та алды. Өйләнмәгән егетләр өчен «тормышны үзгәрткән пичәт» турында мәгълүмат та бирде. Бу абзацларны буйдаклар укымасын, бик «апасны»! Алдагы мәгълүмат – бары тик өйләнгәннәр өчен генә. Дөрес аңлагыз, без яраткан республикабызның демографик үсешен кайгыртабыз.
Гастрольдән төнлә генә кайтыла, өй янында парковка белән һәрвакыт проблема, машина куярга урын юк, шунда хатыным берәр буш урын күрсә, 2 кулда 20 бармак күтәрелә, «әнә анда куй, анда куйсаң яхшырак булыр иде, шунда кер, артың белән кер, аннары чыгарга уңайлы» дияргә тотына. «Как будто» мин белмим, арт белән керергәме, ал беләнме…
Арт-ал дигәннән, яшь гаилә әлегә бәләкәч көтми. Өсте-өстенә концертлар куйгач, бик вакытлары да юктыр инде. Аннан соң, Регина – Башкортстанның атказанган артисты бит ул. Шәп бии! Насыйп итеп, балага узгач, Илнат мондый шәп биюче каян таба алыр?! Әле Казан читендәге өйләрендә ремонт эшләрен алып баралар. Регина үзе әйтүенчә, аларның нәселендә игезәкләр дә бар. «Бер малай, бер кыз алып кайтып куйсам, шәп булып иде», – дип әйтеп куйды ул грим бүлмәсендә. Амин, амин!
Концертында Илнат шәхси темаларга бик кагылмады. Гадәттә, башка җырчылар, күбрәк игътибар җәлеп итәр өчен, гаиләдә, әти-әнисе белән, балачакта булган һәм булмаган проблемаларны күтәрә. Татар халкы, тимерне кызу чакта сугып калырга кирәк, ди, шуңа күрә өйләнү-өйләнмәү темасының күтәрелүе – гадәти хәл инде. Тик артыкка китмәсен. Хәтерлим, Мирзаяновлар өйләнүләрен әллә 2 ел сөйләделәр?! Аннан соң Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов та туйларының икенче, өченче, дүртенче көннәрен сәхнәдә үткәрделәр. Өйләнү, гаилә кору – шәп, сүз юк. Әмма гел бер балык башын чәйнәсәң, туйдырып бетерергә мөмкин. Сүз уңаеннан, туйдан репортажны укып, Илнат белән Регинага кабат тигез тормышлар тели аласыз.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Артист өчен популярлык кирәк инде! Иҗат кешесе шушы алкышлар белән яши. Илнат Фәрхуллин – бүгенге көнне татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе. Әле кайчан гына ул Чаллыда 117 кешегә генә концерт куйган иде. Бу юбилей сезонында ул Чаллыда концертларын 2 көн бирә. Ә Чаллыдагы тамашачының күбесе бик сырлы. Бу хакта артистларның берничәсеннән ишеткәнебез бар. Илнатның үзенең дә: «Чаллыдагы концертлар залында утыручы тамашачының 90 проценты авылдан, ә утыруларына карасаң – Париждан кайтканнармени?!» – дигәне бар.
Бу – зур күрсәткеч. Тырышлык, сабырлык, максатчанлык нәтиҗәсе. Артистлар арасында 100 кешегә концерт куючылар юк диярлек. Уйламыйлар да, концертны кичектерәләр дә куялар. Ә менә Илнатның 3 ел элек 117 кешегә концерт куюы бүген 2 көн зал тутыруына китергән. Афәрин.
Илнатның алга таба да үсешен күрербез, дип ышанабыз. Концерттагы җырларның стиле, бәлки, бераз үзгәрер. Монысы «дело вкуса» инде, әйе, әмма җырчыны башка амплуада да күрү теләге бар. Концертта яңгыраган җырларның 95 проценты – Илнатныкы, шуңа кайбер җырлар бер типтарак яңгырыйдыр. Бәлки, җырчыга башка авторлар белән бераз булса да күбрәк эшләргә кирәктер. Аңлашыла инде, үзеңә-үзең язганда, акча ягыннан кулайрак, җырлары да матур бит! Тик шулай да уйлап карарга була. Киләсе очрашуларга кадәр. Алга таба концертлар саны арта гына барсын.