Илнат Фәрхуллин концерты: «Аралашасылары килмәүчеләрне җәфаламыйм да, азапламыйм да»
Илнат Фәрхуллинның концертыннан «Интертат» репортажы. Концертның исеме – «Бу мин». Илнат концертта үзе турында сөйләде, бары тик үзе язган җырларны гына башкарды.
Илнат Фәрхуллин бер мәлне җырчы Иркә белән бик дус иде. Казанның бер кафесында гел күрә идем мин аларны: Иркә, Илнат үзе, Динә Гәрәева һәм музыкант Марсель Шәмсетдинов. Матур гына чәйләп, кальян тартып, планнар төзеп утыра иде алар. Исегезгә төшерәм: Марсель Шәмсетдинов – Хәния Фәрхи белән бергә чыгыш ясаган «Бәйрәм» төркеменең сәнгать җитәкчесе. Хәния апабыз вафат булгач, Иркә Марсельне дә, үзе белән эшләргә ризалашкан калган «Бәйрәм» ансамбле солистларын да «үз канаты астына алды». Марсельнең хатыны Лилия Иркәнең администраторы иде.
Хәзер исә хәлләр башкача: Марсель белән Лилия икесе дә, Иркәдән китеп, Илнат Фәрхуллинның төркемендә эшли. Марсель – шулай ук музыкант, Лилия – концертлар директоры. Динәне дә хәзер, Иркә белән аралаша, дип ишеткәнем юк. Һәм, гомумән, теге кафеда башка күренми алар… Марсель әфәнде минем Иркә турындагы соравымны, ник аның төркеменнән китүен «комментировать итәргә» теләмәде. Ә Илнат үз сүзен әйтте, тик бу темага мин язмам ахырында кире әйләнеп кайтырмын.
Илнатның концертына күчик, Чаллыда концерт куйды ул.
Илнатка кул чабарга 300-350ләп тамашачы килгән иде. 800 кешелек зал өчен бу – аз. Тик кешенең күп булмавын мин бары тик концертның икенче өлешендә генә аңлап алдым, чөнки арткы рәтләргә күзем төште. Моңа кадәр кешенең әз булуы сизелми иде, чөнки алкышлар, Илнатка кушылып җырлаучы тавышлар тулы залны хәтерләтте. Кайбер җырчылар тулы зал җыя, тик тамашачы белән контакт урнаштыра алмый. Илнат исә беренче җырын башкарганда ук бар игътибарны үзенә җәлеп итте. Энергетикасы көчле. Әллә бер дә каушамый инде ул? Сәхнәдә «кайфует» кебек. Янымда утыручы Баулыдан килгән бер абзый: «Энекәшемнең туен алып барган иде, бер җырын өстәлгә менеп җырлады», – диде Илнат турында. Мин ул туйда булмадым, тик абзыйның бу сүзләренә ышана алам. Ярый, сәхнәдә өстәл юк иде...
Илнатның тембры матур – аңа бу яктан уңыш елмайган. Ул төрле итеп җырлый: Рөстәм абый Асаев кебек «однотонно» түгел. Аннан соң, менә Римма Никитинаның җырлавын нигә яратмыйлар? Чөнки моңлы, безгә ошый торган «чишмә кебек аккан» тавышы юк. Югыйсә, ноталарны ала бит ул. Ә Илнатның тавышы матур. Сөйли дә белә. Бу арада Марат Яруллин белән Ильмира Нәгыймова концертларында булырга туры килде. Аларның сәхнәдә сөйләмнәре белән чагыштырсаң, Илнатныкы һичшиксез өстә торачак. Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә 5 ел эшләп алуы нәтиҗәседер бу. Татарча сөйли ул. Җырлаганда гына, кылтаеп: «Пошумим!», «Танцуют все!» – ди. «Тавышланып алыйк» фразасы «Пошумим»га караганда сүлпәнрәк яңгырый шул.
Концертта сәхнә бизәлеше юк иде. Мин бу ситуацияне аңлата алам инде: акча бит ул… Ничә дистә меңгә сәхнә бизәлеше куйдыртып, 300 кешегә концерт кую кесәгә бәрәдер шул. Әле бит төркемгә дә эшләгәннәре өчен түләргә кирәк: баянист Рүзәл Зыятдиновка, гитарист Марсельгә, Чаллы кияве булган (шул мәгълүмат кенә истә калды, исемен хәтерләмим) бәрмә уен коралларында уйнаучыга, администраторга да кирәктер. Һәм арендага, әлбәттә. Бизәлеш булмаса да, утлары йолтыр-йолтыр килде инде. Әле мин нәкъ менә шушы ут төшә торган урынга утырганмын. Илнатка карыйм гына дим, юк инде: теге ут күземә төшә дә, карый алмыйм. Шушы утның төшүен тамашачыларның берсе хат язып та әйтте инде, юк, утны киметмәделәр.
«Кешелекле ул»
Илнатның баянистына да кызыгып килүчеләр булды. Бер кыз сәхнәгә менеп, Рүзәлнең колагына нидер пышылдады да пакет сузды. Күчтәнәчне Рүзәл куанып кабул итте. «Илнатны мин күптәннән беләм. Без бер-беребезне бер караштан аңлыйбыз. Популярлаша башласа да, үзгәрмәде ул. Командасы өчен җанатып тора, кешелекле. Аның белән эшләргә дә тиз арада ризалаштым. Баянчылар күп бит ул хәзер. Әмма безнең арада конкуренция юк, һәр баянчы үз җырчысын таба. Баянда, гармунда уйнаучылар күбәйсен», – ди ул.
Концерт тәмамлангач, бер яшь кенә кыз Рүзәлнең фамилиясен миннән кабат килеп сорады. Әйттем! Номеры да бар иде миндә, ярый әле сорамады. Рүзәл өйләнмәгән булса да, сөйгән яры бар аның, кызлар, бигайбә.
Реклама җитеп бетмәгән микән?
Аннан соң тагын бер нәрсәгә игътибар иттем һәм шуңа басым ясыйсым килә: җырчылар җыр авторларын әйтми! Илнат – автор-башкаручы бит ул. Концертта яңгыраган, ялгышмасам, 18 җыр да – аныкы. Аның җырларын татар эстрадасында күпләр башкара. Мәсәлән, Данир Сабировның «Талларым» җыры аныкы. Данирның: «Илнат бер матур җыр язып бирде», – дип әйткәнен ишеткәнем бар. Тик менә Айгөл – Эльмир Җиһангироваларның «Без Ходай кулында» җырының авторы ул икәнен белми идем. Бу парның чыгышларын «Татар җыры»мы, шул типтагы бер «мөһим» концертта гына күргәнем бар. Аның ише концертларда җырчыларның күбесе сүз әйтми. Игорь Дмитриевның «Тургайлар» җыры да аныкы икән. Яратып җыңлыйм бу җырны.
Алга таба Илшат Сафинның «Гомер» җыры да аныкы икәнен белдем. Илшатның тиздән концерты булырга тора, тикшереп кайтам әле: әйтә микән авторларны, юк микән?! Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар да Илнатның җырын башкара икән. Бу җырлы гаилә бер мәлне популярлашуга таба зур атлап килә башлаган иде, теләкләре сүрелде бугай: теге популярлашкан челтәрле сату бизнесына кереп китте алар.
Илнат – яхшы композитор, җырлары матур, бер типлы түгел. Композитор буларак сәләтле булгач, ул үзе дә җырлар сайлый белә. Репертуарында бер уңышсыз җыр юк дип уйлыйм мин.
Күпләрегезнең Илнатның сәхнәдә болгануын, үзенчә басып торуларын күргәнегез бардыр. Әйләнә дә кулын өскә куеп баса ул. Чын әйтәм: концерттан чыккач, шулай эшләп карадым, аннан соң, өйгә кайткач, көзге каршында берничә тапкыр кат-кат бөтерелдем – миннән чыкмады. Шулай бөтерелеп, итальян биюендәге кебек, кулны өскә куя белү дә талант икән, минәйтәм. Ярый, кешене кабатламый бит. Минемчә, ул шушы юл белән үз образын тудыра.
4-5 җыр русча җырлады. Аңламыйм җырчыларның бу алымнарын. Җырласыннар, хет немецча җырласыннар – тик мин генә аңлап җиткермим.
Тамашачының ник килмәвен дә аңлап бетерә алмадым. Популяр түгел дисәм – дөрес булмас. Сәхнәгә 4-5 яшьлек бала чыккач, Илнат аннан: «Минем исемемне беләсеңме?» – дип сорады. «Күбәләк», – ди бәләкәч. Күзәтеп барганым юк, тик Илнатның нәкъ менә шушы җыры бу арада популярлашып китте, дип беләм. Димәк, аны тыңлыйлар. Реклама җитеп бетмәгән микән?! Илнат үзе: «1 ел эчендә 2нче концерт икән монысы...» – ди. Әле яз айларында гына Чаллыда булып киткән икән. Ярый, концертын кичектермәгән. Җырчылар интервьюда: «20 кешегә, 50 кешегә концертлар куеп йөрдек», – дип сөйләргә ярата бит, Илнат та сөйләр.
Әле концертның тагын бер мизгеле искә төште. Илнат әле җырлар туплап йөргәндә, язмыш аны ул вакытта «Барс Медиа» компаниясендә соңгы кеше булмаган Динә Гәрәева белән очраштыра. Илнатның бүгенге көндә артист буларак формалашуында Динәнең роле бар. Концерт программасын да бергә төземәде микән алар?! Динә хәзер Мәдәният министрлыгында эшли (Динәнең үзе әйтүенчә, әмма Мәдәният министрлыгы бу мәгълүматны расламады). Бу тормышта бернәрсә дә юкка булмаган кебек, теге очрашулары да юкка булмаган, күрәсең.
...Илнатның концерты биографиясе белән бәйле булды. Мин каты бәгырьле түгел, аңлыйм: Илнат әтисез үскән, аңа авыр булган, акча җитмәгән, аны да, калган җырчыларның күбесен кебек, Казанда берәү дә көтеп тормаган. Аңа калса, мине дә көтмәделәр монда… Илнат «Казанга укырга керәм» дип килгәч, мунчада 2 атна яшәгән. Зарланды ул. Әтисез үсүен, акчага кытлык булуын әйтергә була, тик, минемчә, концерт башында ук түгел. (Илнатның әтисе белән әнисе аңа 5 яшьтә аерылышкан, Илнат 7нче сыйныфларда булганда, әтисе үлгән. – авт.). Башта шуны сөйләде. Аннан соң 2 пакет белән генә басып калуын искә алды. Аңа иң якын кешесе (ул бу соравыма җавап бирмәсә дә, мин никтер хатыны дип уйлыйм): «Синең беркайчан да акчаң булмаячак, син колхозник булдың һәм колхозник булып калачаксың», – дигән. «Жалкы»… Әле әнисе дә яман шеш белән көрәшкән икән.
Аңлавымча, Аллаһка мең шөкер, әнисе белән хәзер бар да яхшы. «Әни» темасы – минем өчен бик четерекле… Әле Илнатның биографиясендә «Казан егетләре» төркеме дә үз урынын алып тора бит, тик җырчы: «Теге төркемдә эшләдем», – дип әйтеп китү белән генә чикләнде. Нигә микән? Алай ук кирәкмәс иде дип уйлыйм. Һәрнәрсә тәҗрибәне арттыра бит ул.
Мин артистның ни сөйләгәнен җырларына караганда ныграк тыңлыйм. Һәм, бәлки, әле күптән түгел әни булу сәбәпле, әле һаман да бала табудан соң була торган депрессия белән тәмам саубуллашмаганга, аның шушы сүзләреннән тиз генә арына алмадым. Хәтта кайткач та «И, сыный шул адәм баласын Аллаһ!» дип уйландым. Аннан соң Илнат иң яраткан җырларым исемлегенә кергән, Фидан Гаффаров репертуарыннан «Адаштым» җырын башкарды. «Үкенечләр – урман, урманнарда – буран. Көлә-көлә кереп адаштым»… Теге «иләләй дә итәтәй» җырлары бер читтә торсын. Әмма концерт ахырында барыбер чыктым мин бу халәттән. Алтын балык кебек киенгән бер тамашачы шикелле басып биемәсәм дә, урынымда булса да селкенгәләдем. Ә тамашачы биеде, рәхәтләнде. Хәзер татар эстрадасы концертларының икенче өлеше еш кына дискәтүккә кайтып кала.
Тик кайтыр юлга чыккач, концерт программасын барлап, анализ ясый башлагач, кабат шул «адашуга» кереп киттем. Рәхмәт, Илнат, димәк, концерттан мин «буш килеш» кайтмыйча, үземә ниндидер рухи азык алганмын.
«Бүгенгә кадәр эчеп яткан булыр идем...»
Илнат белән корган өч сорауга өч җаваплы кечкенә әңгәмәбезне язып үтәм.
Иркә белән сез хәзер нинди мөнәсәбәттә? Аның администраторы – синеке, гитаристын да алгансың.
Минем белән яхшы итеп аралашучылар белән мин яхшы мөнәсәбәттә. Аралашасылары килмәүчеләрне җәфаламыйм да, азапламыйм да. Без сөйләшмибез, Иркә белән без бүген элемтәдә түгел. Үткәндә-киткәндә, мин аның белән исәнләшәм. Лилия белән Марсель үзләре минем белән эшләргә теләк белдерде. Мин аларны каерып алмадым. Без – бүгенге көнне яхшы команда.
Бернәрсәсез калдым, дигән идең. Гаилә, балалар? Әллә син аерылганмы?
Кызыма 10 яшь, ул нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Улыма – 6. Игътибар итсәң, мин шәхси тормышым турында бик сөйләргә яратмыйм...
Авыр чакта эчтеңме?
Юк, эчсәм, 2 ел эчендә мондый концертлар белән йөри алмас идем, ә бүгенгә кадәр эчеп яткан булыр идем.