news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мәхәббәтле репортаж»: Илнат Фәрхуллин белән кәләше Регина туеннан истә калганнар

Туйлар итәбез әле, биеп-җырлап яшәр чагыбыз бит. Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин һәм Башкортстанның атказанган артисты Регина Гәрәева туйларыннан мәхәббәтле репортаж.

news_top
«Мәхәббәтле репортаж»: Илнат Фәрхуллин белән кәләше Регина туеннан истә калганнар

Мәхәббәт иленә сәяхәт

Кеше тормышында бик тә мөһим этаплар бар. Өйләнешү гомерлеккә истә калырлык була. Ихлас елмаюлар, пар килгән яшьләргә бәхет теләп аккан күз яшьләре, татлы булса да, «әче» дип үбешүләр, якын кешеләр... Кичә Казан янындагы матур бер ресторанда Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин белән Башкортстанның атказанган артисты Регина Гәрәева өйләнеште. Нәкъ менә кичә алар 200дән артык шаһит каршында гомергә бергә булырга, мәхәббәт хисен түкми-чәчми сакларга вәгъдә бирде. Шаһитлар исә эчтән генә «амин» дип торды. Шаһитлар арасында мин дә булдым, мин дә бәхет теләдем.

Сезгә дә туйда күргәннәрне сөйлим әле. Мәхәббәт иленә чакырам сезне. Киттек!

Язылышу тантанасы

Кияү белән кәләш безнең гаиләгә туйга чакыру җибәргәч үк: «Дөрес аңлагыз, әгәр дә «яз» дисәгез – язармын, теләмәсәгез – сезнең өчен шатланып, бәхет һәм тигезлек теләрбез», – дидем. Регина да, Илнат та бу репортажны, алай диясе дә килми, ә, әйтик, чынбарлыкка нигезләнеп язылган мәхәббәт турындагы әсәрне язуыма каршы килмәде. Репортаж бит инде ул – хиссезрәк жанр, ә кичәге тантана шундый җиңел, якты хис белән сугарылган иде. Аларның ризалыгы белән язам әле.

Һәр кеше, гадәттә, үзе белән охшашрак кешеләрне үзенә тарта. Әгәр игътибар итсәгез, янәшәгездә – нәкъ менә сезнең белән бер дулкында йөзүчләрдер. Илнат белән Регинаның да туганнары, дуслары, коллегалары кәләш һәм кияү кебек ихлас, чын, «битлекләрсез» иде. Шушы ихласлык янып торган күзләрдә сизелде.

Туйда барысы да уйланган, барысы да үз урынында иде. Яңгыр яуса – кулчатырлар, биергә – башмаклар, суык булып китсә, пледлар бар иде. Кунакларга бары тик уңайлы шартлар тудырганнары өчен, яшьләргә бик зур рәхмәт. Язылышу тантанасы башланганчы, кунаклар фуршет янында җыешлышты, фотога төште. Россиякүләм бәйгеләр лауреаты Айгөл Зәйнуллина берсеннән-берсе матур көйләр уйнады. Җанлы уен коралы сихрилек тә өстәде.

Туйның рәсми өлешен Гүзәл Зиятдинова алып барды. Язылышу тантанасы үтә торган урын әкияттәге принцесса белән принц кавыша торган урынга охшаган иде. Яки төрек фильмнары геройларының «эвет» (төрекчә «әйе») дип әйтә торган урыннарыннан бер дә ким түгел иде. Чын әкияттәгечә!

Гүзәл ханым – үз эшенең профессионалы! Илнат белән Регинаның танышу, кавышу тарихын яттан сөйләде. Мәктәптә укыганда шигырь ятлау буенча иң алдынгылардан булмаган минем өчен бу – чын талант кебек. Ул тарихны сезгә дә сөйләп үтим әле.

Илнат белән Регины 3 ел элек танышкан. Кәләшкә Илнатның харизмасы, оптимист булуы, төрле-төрле идеяләргә бай булуы ошаган. Илнатның елмаюы, чыннан да, кемне генә гашыйк итмәгән икән. Гыйшык хисе Регинаның күңеленә кереп оялаган булса да, ул татар-башкорт кызларына хас булган тыйнаклык турында онытмаган. Илнат аны үбәм дип үрелгәндә, ул... Нишләгән? Ул аны үзенә якын китермәгән. Әмма Илнат чын татар егетләредәй бер дә бирешергә уйламаган, син барыбер минеке булачаксың, дигән. Күрәсең, Илнатның бу уйлары фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килгән.

Илнатка Регинаның кай яклары ошаган соң? Ихласлык, сөйкемлелеге, аның төрле, хәтта бәлки башка да сыймаслык булган идеяләрен чынга ашыруда ярдәм итәргә теләве, әлбәттә, чибәрлеге һәм мөлаем елмаюы үзенә караткан. Гашыйк булган ир-ат баһадирдай көчле була, әйтерсең лә аның алдында бер чик тә, ул үтә алмаслык бер сынау да булмый. Илнат яшүсмерләр кебек гашыйк була! Артист кеше сәеррәк бит инде ул... Илнат та беренче тапкыр ярату сүзен кайдадыр ресторанда яки табигать кочагында әйтми, ә араларында 550 чакрым ара булганда әйтә! Мәхәббәт хисе километрларга бирешми икән. Илнат тәүге тапкыр «яратам» дип, Регина машинасын парковкага куйганда әйтә. Тапкан вакыт, дип әйтүем... Күпчелек хатын-кыз болай да машина йөртү буенча чемпион түгел бит инде, шулай да Регина маневрын төгәлли, әмма бер сүз дә дәшми. Регина – бик тәвәккәл кеше икән, машина йөрткәндә мәхәббәт аңлатуга бүленергә теләмәгән, күрәсең. Шулай итеп, тарих дәвам итә.

Вакыт бара, хисләр ныгый, акыл аңлый, мәхәббәт барыбер үзенекен итә. (Үзем язам, күз яшьләрем клавиатурага тама...) Сөбханаллаһ, мәхәббәтнең көче корычтай! Әле дә ярый сөю бар. 2024 елның 4 ноябре дә, кичәге көн кебек, Илнат белән Регинаның уртак тарихларында алыштыргысыз урын алып тора. Казан. Уникс. Илнат җырлый, Регина янында бии... Кияү тәвәккәлли, вакыт җиткәнен аңлый. Регина тиз арада концертның сценарий буенча бармавын сизеп алгандыр, йөрәге дөп-дөп типкәндер инде. Дулкынландыргыч, тормышны 360 градуска үзгәртергә сәләтле сүзләр. «Регина, син миңа кияүгә чыгарга ризамы?» Әлбәттә! Чын әкияттәгечә. Илнат алдан ук алып куйган йөзек кенә зуррак була, әмма мәхәббәт өчен бу – бер дә мөһим түгел.

Туйда кәләш белән кияү бер-берсенә кидергән балдакларның зурлыгы туры килде – монысы мөһим. Шушы балдаклар сезнең мәхәббәтегезне тагы да ныгытсын!

Банкет, җырлар, биюләр, котлаулар

Туйның банкет өлешенә күчик. Банкетны Рафил Галиуллин алып барды. Импровизациягә нигезләнгән юморы аны башка алып баручылардан аерып тора. Көлдек, шаярдык.

Чакырылган кунаклар арасында Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Резедә Төхвәтуллина бар иде. Атказанганнар арасыннан Данир Сабиров, Рөстәм Насыйбуллин, Алсу һәм Фәнил Фәйзуллиннар бар иде. Илшат Сафин, Гөлүс Хәбибрахманов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илсөя Бәдретдинова да бу кичәдә булды. Әмма туй концертка охшап калмады. Монысы сөенечле. Һәрберсе икешәр-өчешәрне җырлый башласа, озаккарак сузылыр иде. Өйгә кайтып җиткәндә болай да сәгать төнге 2 тула иде инде.

Хедлайнер булып «Айфара» төркеме чыгыш ясады. Кушылып җырладык, биедек. Алмазга 50 булса да, дәрт-дәрман ташып тора икән, кыздырды гына. Шулай ук яшьләрне блогер Рәвил Закиров та котлап китте. Җырлый икән ул. Музыкаль белеме булганнарга аның җырлавын тыңлау кыенрак булгандыр инде, ә безнең ишеләргә ярый…

Туйда көтеп алынган мизгелләрнең берсе – ул әти-әнинең котлавы. Кода бик ачык кеше икән! Регина ул ягы белән әтисенә охшаган. Сүз биргәч тә, ул: «Алып баручы урынына хәзер мин калам инде», – диде. Безнең кеше, кыскасы. Аның күзләрен дә, сүзләрен дә балалары белән горурлану хисе биләп алган иде. «Башкортстан белән Татарстан һәм якын төбәкләрдә дан казанып, үзләрен күрсәткән, балкып торучы «йолдызлар» сез», – диде ул. Регинаның әнисе Тамара ханым алмазлы мозаикадан картина бүләк итте балаларына. «Ике төн утырдым, шушы портретны ясаганда күземнән яшь китмәде», – диде ул.

Илнатның әнисе дә яшьләргә бәхет теләде. Кияүнең әнисенә булган җылы мөнәсәбәте турында язмыйча булмый. Киләчәктә дә Саимә апаны сөендереп торырга насыйп итсен. Амин.

Парның бертуганнары да бер йодрык кебек. Дөрес тәрбия алганнары да күренеп тора. Киләчәк тормышта да шулай булсын. Туй ахырында Илнатның: «Киләсе көннәрдә дә шулай дус булыйк. Туй бетте дә, бер-беребезне оныттык, булмасын. Хәбәрләшеп торыйк, чөнки бүгенге көндә шундый заманда яшибез – туган туганны белми», – диюе минем күңелемдә дә чагылыш тапты. Туганлык кадерен белү бик кирәк.

Чынбарлыктагы әкият

Иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе ул – Регина белән Илнатның бер-берсенә карашып, өр-яңа җыр башкарулары иде. «Әкиятем» дип аталган җыр. Әйтәм бит, чын әкияттәгечә булды бу туй, көн. Әмма, шөкер, бу мәхәббәт тарихы чынбарлык! Арагызда мәхәббәтнең барлыгына ышанмаучылар булса, ихластан киңәш итәм – Илнат һәм Регина белән танышыгыз. Алар башкарган «Әкиятем» җырын тыңлагыз. Күзләренә карагыз. Алар балкып тора!

Илнат – автор-башкаручы. «Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы» (Тукай) дип көенәсе юк. Илнатның илһамчысы бар. Регина үзе дә – чын талант иясе. Дус кызлары белән башкортча биюләрен дә карап үтегез, матур бит!

Әйдәгез берегез җырлап, икенчегез биеп, гөр китереп яшәгез. Әниегез Тамара ханым әйтмешли, «күршеләргә үрнәк булырдай» булсын юлыгыз.

Пиар-ход булып кына калмасын...

Мин үзем бик ышанучан инде. «Малаймы, кызмы?» дигән язулы шар күренгәч, и-и-их, сөендем. Шөкер, дидем. Ә болар!..

Уен-көлке генә икән. Туйда берничә тапкыр була торган тәнәфесне болай итеп игълан иткәннәрен күргәнем юк иде әле. Шар эченнән зәңгәрсу һәм ал төстәге кечкенә шарлар һәм «тәнәфес» дип язылган язу чыкты. Шулай да, насыйп итеп, яшьләрчә әйтсәк, Фәрхуллиннар гаиләсенең «гендер-пати»ена да, ягъни менә-менә дөньяга аваз салам дип торган сабыйның җенесен белү бәйрәменә дә барырга насыйп итсен.

Тормышыгыз тортыгыз кебек татлы-баллы булсын

Видеоларны карагач, игътибар иткәнсездер: кунакларның күбесе кара киемнәрдән. Мин дә һәм, бәлки, башкалар да башта куркыбрак калганнардыр. Әле, өстәвенә, Илнат белән Регина дресс-код булуын туйга 1-2 атна кала гына әйтте. Туйга дип, башка төстәге күлмәк алган хатын-кызлар сөенгәндер инде, ә ирләр, хатынга тагын яңа күлмәк алырга кирәк, дип көенгәндер. Без ирем белән, рәвешен китереп, кара конверт та алган булдык.

Барыбыз да кап-карадан булсак, ничек булыр, дидек?.. Данир Сабиров та бу хакта шаяртып алды. «Күрәм, бөтенесе диярлек карадан киенгән, өстә вертолет оча. Берәр түрәне җирлиләр микән, дип уйладым, гафу итегез», – диде ул. Аннан кунакларның көләч йөзләрен, куллардагы берсеннән-берсе матур чәчәк бәйләмнәрен күреп, ялгышканын аңлагандыр.

Кунакларның кәефләре күтәренке булгач, киемнең кара төстә булуы бер дә сизелмәде. Бары тик якты төсләр белән искә алырлык туй булды.

Торт үбешүләр кебек татлы вә баллы булды. Илнат белән Регина тәмлүшкәне җиләк-җимешләр белән бизәде. Тортны үзегез тәмлеләндергән кебек, тормышыгызны да үзегез матурлатып, күңелле вакыйгаларга баетып яшәгез.

Теләчедән килгән бер абый (кызганыч, исемен хәтерләмим, 200 кешенең һәрберсен каян гына истә калдырып бетерәсең инде) әкәмәт дөрес һәм урынлы сүзләр әйтте. Артист тормышы гел күз алдында бит инде ул. Бу абый да нәкъ менә шул хакта сүз кузгатты. Я Раббым, үзең сакла. Сез дә «күз тимәсен» дип карагыз һәм укыгыз. Тигезлек һәм бәхет телик. Әле, насыйп итеп, безгә – журналистларга, «Илнат белән Регинаның агач, көмеш, алтын, зөбәрҗәт туйлары булды» дип язарга язсын. Амин!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар