Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүчеләр: «Бистәбез мини-Орск шәһәре кебек, бездәге ситуация шуңа охшаш»

news_top_970_100
Татарстанда яшәүчеләр: «Бистәбез мини-Орск шәһәре кебек, бездәге ситуация шуңа охшаш»
Фото: Mash-iptash Телеграм-каналыннан скриншот

Быел кар күп яуды, шуңа да, яз җиткәч, язгы ташу үзен озак көттермәде – илебезнең кайбер җирлекләрендә су баса башлады. Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә мәҗбүри эвакуация башланган булса, Татарстанның кайбер районнарында да язгы су юлларны җимерә, өйләргә керә.

Мәсәлән, язгы ташу вакытында Зәңгәр күлдә асфальт убылган, дип хәбәр итә «Mash-iptash» телеграм-каналы.

Салмачы бистәсендә дә хәлләр мөшкел. «Tatnews» телеграм-каналында Салмачы бистәсендә яшәүче халыкның зарларын язалар. «Бистәбез мини-Орск шәһәре кебек: бездәге ситуация шуңа охшаш», – диелә хәбәрдә. Телеграм-каналда язылганнарга караганда, бистәне төрле яклап су баса башлаган, халык зарлана. «Бистәнең урамнары, ишегалды елгага әйләнде, ә су өй эченә керә башлады», – дип язалар.

Татарстанның Минзәлә районында Чулпан, Богодаровка һәм Гришкино авылларында яшәүчеләр юлсызлыктан интегә, дип хәбәр итә «Tatnews» телеграм-каналы. Видеодан күренгәнчә, кыр-басуларда әле һаман да кар ята, ә авыл белән икенче авыл арасындагы юлда су – юл сазлыкка әйләнгән.

Татарстан һәм Башкортстан республикаларын бәйләп торган Ык елгасы өстеннән төзелгән күперне дә су баскан. «Tatnews» телеграм-каналындагы фотода халыкның юлның бер ягында күпләп басып торуы күренә. Юл хәрәкәте тукталып калган.

«Именно шулай» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, Түбән Камада Кама елгасында һәм Яшел Үзәндә Идел елгасында боз кузгалган.

Чирмешән елгасы Әлки районы Алпар авылында юлны каплаган.

Бу темага:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100