Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Идәндәге әйберләр йөзәдер, карый алмадым» – Чаллыда яңа торак комплексын су басты

Бүген иртән социаль челтәрләрдә Чаллының «Притяжение» торак комплексын су басуы турындагы хәбәрләр таралды. Челна елгасы ярларыннан чыгу сәбәпле, йорт яны территорияләре, автомобиль парковкалары су астында калды. Комплекстагы хәлләрне «Интертат» хәбәрчесе дә күреп кайтты.

news_top_970_100
«Идәндәге әйберләр йөзәдер, карый алмадым» – Чаллыда яңа торак комплексын су басты
Автор фото-видеолары

Чаллының «Притяжение» торак комплексында яшәүчеләр әйтүенчә, елга ярларыннан ташып, кичә кичтән күтәрелә башлаган. Мавликов урамындагы 3нче һәм 3нче А йортлары ишегалларына да үтеп кергән. Су эчендә утырган комплексның фото-видеолары интернетта яшен тизлегендә таралды. Алар янында: «Диңгез үзебездә генә», «Диңгез ярында булгач, бу комплекста фатирларга бәя тагын да артыр инде», «Кемнеңдер хыяллары чынга ашкан – диңгез ярында йорт», «Тәрәз ачып, балык тот» кебек иронияле комментарийлар калдырсалар да, чынлыкта, язгы ташу бу районда яшәүчеләрне шактый борчылырга мәҗбүр иткән.

Без кечкенә чакта авыл елгасының шулай ялтырап җәелүен зур вакыйга итеп көтеп ала идек. Монда Челна елгасы да кимен куймаган – масштаблары гаҗәпләндерә. Инде азмы-күпме кими төшсә дә, ташуның йортлар белән балалар бакчасы арасындагы юлга хәтле күтәрелгәнен ләм «сата».

Парковкаларда су эчендә калган машиналарны алып бетергәннәр. Икенче яктагы парковкада гына 2 машина тора, ләкин аннан су киткән инде. Йортлар янында коммуналь хезмәтләр машинасының суны суыртканы күренә. Урамның икенче башында төзелеш гөрли – яңа йортлар салынып ята.

Челна елгасы аша салынган күпергә дә су менеп җиткән. Ул Орловка бистәсе белән «Притяжение» комплексын тоташтыра. Күперне тимер корылмалар белән ябып куйганнар. Әмма, күзәтүемчә, кайбер кешеләргә һәм мәктәп укучыларына ул корылма гына комачау итми. Юлны кыскартырга теләүчеләр күзгә чалына.

«Паникага бирелдек, кунар урын эзләргә туры килер, ахры, дип уйладык»

«Притяжение» – югары уңайлыклары булган район санала. Йортларның территориясе тимер рәшәткә белән уратып алынган, капкада домофон. Чүп урамдагы махсус «чүп йортлары»нда җыела. Ишегалларында – уңайлы балалар мәйданчыклары. Янәшәдә генә елга ага, аның икенче ягында шәхси сектор. Кыскасы, фатирдан чыгасың да табигать кочагына килеп эләгәсең. Ә менә мондый су басу белән комплекста яшәүчеләр беренче тапкыр гына очраша.

«Без бирегә узган ел күчендек. Менә бу 2 йортны куллануга тапшыру белән үк фатир сатып алдык. «Притяжение»дә 2020 елдан бирле яшәүче кешеләрдән сорашкан идем. «Елганың беркайчан да ташыганы юк», – дип әйттеләр. Узган ел без үзебез дә ниндидер үзгәрешләр булуына игътибар итмәдек. Узган кыш кары да аз булган иде аның.

Кичә кичтән без елгадагы су арта башлавын күрдек. Көндез бала белән урамга чыкканда, елга киңәйгән иде. Аз гына юлга таба да чыга башлады. Ә кичкә менә бу парковка һәм юлларга менде (кулы белән йортлар белән бакча арасындагы юлны күрсәтә). Стоянка тулы машиналар иде. Су артканнан-арта барды, йорт чатларында «машиналарыгызны алыгыз» дигән хәбәрләр таралды. Күбесе машиналарын куркынычсыз урынга күчереп бетерде. Алай да, иртәнгә берничә машина калган иде әле. Бәлки, кемдер башка җирдә кунып калгандыр. Ә кемдер иртәрәк йокларга яткандыр, дип уйладык. Резин итекләр кигән бер абый иртә таңнан машинасы янына чыкты. Су тезеннән дә югары иде.

Без үзебез дә паникага бирелдек, дөресен әйткәндә. Берничә көнгә булса да кунар урын эзләргә туры килер, ахры, дип уйладык. Безнең 2 йортка 1 ишегалды. Ишегалдында 4 капка. Елга ягындагы икесен су басты. Балалар бакчасы ягындагы капкаларга да су күтәрелә башлагач, куркуга төштек. Шулай 4 яклап су эчендә утырып калсаң, ни хәл итәрсең, без әйтәбез.

Ниндидер чаралар күргәннәрдер, бүген иртән су кими башлады. Инде тынычландык.

Балалар бакчасына баргач та, «бирегә су кермиме?» дип сорашкан идек. «Бакча су кермими торган итеп төзелгән», – дип әйттеләр. Бакча, күрүегезчә, биегрәк урында да урнашкан», – дип сөйләде безгә Юлия (геройларым фамилияләрен әйтергә дә, фотога төшәргә дә теләмәде).

«Подвалдагы кладовкада – су, кроссовки белән керә алмадым»

Улы белән урамда һава сулап йөрүче бер әти кеше янына килдем. Рузил исемле әңгәмәдәшем, бәхетенә, кичә көне буе өйдә булган. Су күтәрелгәнне күрү белән, машинасын читкәрәк алып киткән.

Мин машинаны тиз генә күчереп куйдым. Бөтен кеше дә алып өлгермәде. Бүген иртән дә су бик күп иде әле. Берәү менә бу урында машинасы эченнән губка белән су җыя иде. Икенчесенеке сүнеп калды. Кешеләр бик зарланыша, – диде ул.

Бирегә күченгәч, Рузил подвалдан аерым кладовка да сатып алган булган. Төнлә ул кладовкаларга да су кергән.

Кроссовки белән керә алмадым. Әйдәгез, ачып күрсәтәм, – дип, Рузил мине подвалга таба алып китте. Ачкыч алып мәшәкатьләнәсе дә булмады, бөтен җирдә су булганга, подвалның ишеген каерып ачып куйганнар. Тирән булмаса да, идәне тулы су. Платформалы булганга гына ботинкама су үтмәде.

Без өйдәге бөтен артык әйберне шушы кладовкада саклыйбыз. Аягыма су үтте дә, чыгып киттем, карый алмадым. Идәндәге әйберләр су эчендә йөзәдер. Киштәдәгеләренә әле менеп җитмәгән, дип уйлыйм.

Йортның чатлары смслардан «шартлый». Халык борчыла. Мәсәлән, кичә беренче катта яшәүче берәү идәне тулы су булуын сөйләде. Су ламинат астыннан чыга икән. Ул су каян килгәндер инде, – дип аптыравын белдерде ул.

«Җаваплы хезмәтләргә халыкны тынычландырырга кирәк иде»

Без бу районда елдан артык торабыз инде. Былтыр ташу бик матур гына булды, күзәттек. Ә 2021 елда ул азрак ташыган. Ул вакытта канализацияләр дөрес эшләмәү белән бәйләп аңлатканнар, – ди, танышым Лия Галимәрданова. – Быел кар күп, ул эри, берни эшләтеп булмый. Кичә төнлә җаваплы хезмәтләр барысы да килде, эшләде. Техника килде. Алар елганы киңәйткәннәр дип аңлыйм. МЧС техникасы, хәтта, батып калган, дип тә әйттеләр.

Фото: ©Телеграм-каналлардан

Әмма, миңа калса, җитәкчелек, җаваплы хезмәтләргә халык белән эшләү җитеп бетмәде. Халык тегендә мөрәҗәгать итә, монда яза, нәрсә эшләргә белми. Безнең йортларның ватсапта чатлары бар. Шул чатларга җаваплы хезмәтләр исеменнән: «Борчылмагыз, шундый-шундый эшләр алып барыла. Техника эшли. Сезгә куркыныч янамый», – дигән мәгълүмат җитмәде.

Барыбер борчылдык. Үзара акча җыешып, берничә йөк ком сатып алыйкмы икән әллә, дигән сөйләшүләр дә алып барылды. Безнең комплекста кешеләр бик әйбәт, дус-тату. Хәерчеләр яшәми, алкашлар да юк. Берәр хәл була калса, үз көчебез белән башкарып чыгабыз. Мәсәлән, кыш көне акча җыешып, парковка урыннарын чистарттырган идек. Безнең җыештыручыларыбыз – искиткеч тырыш кешеләр. Акча җыешып, аларны төрле бәйрәмнәр белән дә котлыйбыз.

Безнең йортларда чүплекләр юк. Миңа биредәге фатирлар шунысы белән дә ошады. Без чүпләрне урамга чыгарабыз. Гомумән, мин әлеге комплексны бик яраттым, миңа монда яшәве шундый ошый.

Бары тик менә шундый көтелмәгән очракларда халык белән эшләү, аларны тынычландыру җитеп бетми. Иртән күршем чүмеч белән машинасыннан су бушата иде. «Машиналарыгызны алып куегыз, төрле хәл булырга мөмкин», – дип, алданрак кисәтергә дә була иде бит.

Укып, күреп торабыз, күпме авылларны су басты, терлекләр зыян күрә. Болай, Аллаһка шөкер, бер кешегә дә зыян килмәде, йортларыбызга су кермәде. Зарланырга, бәлки, урын да юктыр. Ләкин, минемчә, менә шул тиешле хезмәтләр эшләве, төрле чаралар күрелүе хакында әйтеп, куркып калган кешеләргә мәгълүмат биреп тору кирәк иде, – диде Лия.

«Тычканга үлем, мәчегә көлке» дигәндәй, берәүләр кайгырышып утырганда, икенчеләр бер төн эчендә барлыкка килгән «диңгез»не карарга агыла. Шәһәрдә үсеп, язгы ташуны нәрсә икәнен дә белмәгән балаларына ташу күрсәтергә килүчеләр дә күп. Барысы да телефоннарын чыгарып, видео төшерә, дус-ишләренә җибәрә.

Станислав, «Притяжение»нең су эчендә утыруын интернет аша күреп, улы Ярослав белән «Яңа шәһәр»дән үк килгән. Машина белән елга агымы аеруча көчле булган башка урыннарга да барганнар. Станислав, бик теләп, видеолары белән дә бүлеште.

«Притяжение»не су басу сәбәпле, бүген Чаллы хакимиятендә гадәттән тыш хәл буенча комиссия утырышы узган. Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов сүзләренчә, су басуны туктату өчен барлык чаралар да күрелә. Челна елгасын агызып җибәрү өчен 6 метр чокыр казылган, кешеләрнең куркынычсызлыгы өчен күпер ябылган. Башлык әйтүенчә, көндезге сәгать 11:00гә елга суы 40 сантиметрга кимегән.

Социаль челтәрләрдә Чаллы тирәсендәге бакчачылык ширкәтләре, поселок-авылларга да бүген су төшүен язалар. «Калмаш» авылы, «Суровка» бистәсендә юллар булмавын видеога төшергәннәр. Кайбер урыннарда аерым романтика – кешеләр урамда кабартылган көймәләр белән йөзеп йөри.

«Отделочник» бакчачылык ширкәте:

Кар-бураннарга бай кышны озатып җибәрдек бугай. Язы да матур итеп килеп җитсен, казалар алып килмәсен, кешеләргә хәвеф-хәтәр күрсәтмәсен иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100