Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оренбург өлкәсендә 2556 йортка язгы су кергән, елга 9 метрга күтәрелгән, үлүчеләр бар

news_top_970_100
Оренбург өлкәсендә 2556 йортка язгы су кергән, елга 9 метрга күтәрелгән, үлүчеләр бар
видеодан скриншот

Оренбург өлкәсендә Урал елгасы 9,27 метрга кадәр күтәрелгән. Елга 7 метрга күтәрелсә дә, бу куркыныч санала, дигән шәһәр башлыгы Василий Козупица.

«Бүген иртән су күтәрелү дәрәҗәсе 9,27 м тәшкил итә иде һәм хәзер дә күтәрелә бара. Куркыныч дәрәҗәдән дә 2 метрга биегрәк. Әлбәттә, дамба җимерелгән», – дип аңлаткан Козупица.

Урал елгасы күтәрелүдән, Орск шәһәрендә 3 кеше һәлак булган. Аларның мәетләре Иске шәһәрдә табылган. Бер мәетне дамба киткән урында күреп алганнар, дип яза «SHOT» каналы.

«Санька, кызганыч, бу – синең йорт. Бик начар. Бернәрсә дә эшләп булмый. Бөтен кешенең хәле мөшкел. Мондагы халык. Күңелеңне төшермә, нәрсә булса да, тормыш дәвам итә. Синең йортың тулысынча су эчендә. Ул бүтән юк», – дип сөйләшеп, көймәдә урам уртасыннан йөзеп бара 2 ир-ат Оренбург өлкәсендә су астында калган авылларның берсендә.

Кайбер районнарда берничә сәгать эчендә су 4 метрга арткан. Экспертлар бәяләвенчә, ул 1,5-2 атна эчендә китәчәк. Хакимият кешеләрне коткару өчен барысын да эшли, дип ышандырды мэр. Хәзерге вакытта Оренбург өлкәсендә барлыгы 2556 торак йорт, 6886 йорт яны участогына язгы су кергән. Куркыныч районнардан 4208 кеше эвакуацияләнгән, шул исәптән 1019 бала. Аларның 427се вакытлыча урнаштыру пунктларында, дип хәбәр иттеләр төбәк губернаторы һәм Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100