Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язгы ташу күренешләре: «Су буена бөтен район халкы җыелып төшә»

Төрле чыганаклардан җыелган язгы ташу мизгелләрен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Язгы ташу күренешләре: «Су буена бөтен район халкы җыелып төшә»
Фото: Абдул Фархан

Быелгы кыш карларга бик мул булды. Интернет дәрьясында әледән-әле өелгән көртләр, казылган туннельләр фотолары пәйда булып торды. Кышы карлы булгач, язы суларга бай була инде аның. Социаль челтәрләрдә кешеләр язгы ташу фотолары белән бүлешә. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Питрәч районы «Сосновый бор» коттедж бистәсе юлында машиналар батып калган.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең шәхси сәхифәсендә райондашларына мөрәҗәгать итеп болай дигән: «Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! Бүгенге кояшлы, язгы көнебез имин узсын! Язгы кар сулары киткән чорда иминлеккә игътибарыбызны тагын да арттыру сорала. Районыбызда башкарма комитет җитәкчесе рәислегендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә язгы ташу буенча эшче комиссия дә эшли. Елгаларда бүгенге көнгә хәл тотрыклы. Хәвеф-хәтәрләргә юлыкмыйк, язгы чорда өлкәннәргә, аеруча балаларга игътибарлы булыйк», – дип елга видеосын куйган.

Мөслим районының «ВКонтакте» челтәрендәге битендә: «Язгы ташу көчәя! Быел Мөслимгә Олы Чакмак авылы ягыннан төшкән су аеруча куркыныч тудыра», – дип хәбәр ителә.

Фото: © Район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Түбән Кама районы Каенлы авылы төркемендә дә язгы ташу күренешләре белән бүлешкәннәр.

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән/ Каенлы авылы мәдәният йорты төркеме битеннән

Актаныш районындагы Иске Кормаш авылында исә Агыйделнең кушылдыгы булган Шәбез елгасындагы ташу мизгелләрен фотога төшергәннәр.

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән/ Иске Кормаш авылы төркеме битеннән

Сарман районы Рангазар авылы төркеме битендә дә сүз язгы ташу турында: «Авылда ташу төште. Кичә кич гаҗәеп манзара иде. Авылча язгы ташу мәчет күперендә, кибет тыкрыгындагы басмада күзәтелә. Мәчет күле кар суы белән тулды. Базларга да су керде, диләр».

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән/ Рангазар авылы төркеме битеннән

Сарман районында гомер итүче укытучы Раушания Мәтҗанова да язгы ташуга битараф түгел.

Сарманны икегә бүлеп, Минзәлә елгасы ага. Бездә ташу ел да шулай бик матур була. Мин белгән чорда алай хәвеф-хәтәрләр булганы юк, Аллага шөкер. Бу – халык тарафыннан кызыксынып бара торган урын. Бөтен район халкы җыелып төшә дисәм дә, ялган булмас. Язгы ташуны кат-кат төшеп караучылар да бар. Ул ташу кайвакыт 4-5әр көннәр дәвам итә. Бозларның тыгылышып, агып китә алмый торган чаклары да була.

Халыкта шундый ышану яшәгән: имеш, язгы ташуны карарга төшсәң, теләкләр теләп, шушы ташу белән бергә чирләр, авыр кайгылар, бөтен хәсрәтләр агып киткән. Элек әбиләр елгага үзләренең иске әйберләрен дә агызып җибәргәннәр. Шуның белән бергә бөтен борчу-хәсрәтләр китсен, дигән мәгънәдә эшләнгән инде. Ни дәрәҗәдә дөрестер, белмим. Беренче чиратта, бу – Аллаһы Тәгаләнең кодрәте, дип саныйм. Аның белән генә чирдән котылып булмыйдыр инде, ләкин ташуга төшкәч, күңелдән барыбер шул теләкләрне әйтәсе килә.

Су буена төшеп, бик озак кына карап тордык. Кичә Сарманнарның бөтен фото, видеоларында шул ташу гына иде инде. Кичке якта мин тагын бер әйләндем әле. Минем «бишләрем» бераз шук, тынгысызрак чорлары, тик тора торган түгелләр. Бу рейд формасында иде инде.

Быел ташу көчлерәк, әлбәттә. Якын-тирәдә яшәүчеләрнең бакчаларына су кергән. Ул тирәдәгеләрнең бәрәңге базларына да су керми калмагандыр дип уйлашып утырдык. Су пычрак була, болгана. Якында үсеп утырган агач ботакларында сындырып алып китә, – дип аңлатты укытучы язгы ташу шаукымын.

Башкортстанның Илеш районы Югары Череккүл авылында яшәүче Лилия Хәйбрахманова үзләре авылындагы ташкын видеосын җибәрде.

Үзебез авыл янындагы Исән елгасындагы ташу. Бу урынны халык телендә «Дүрт торба» дип атап йөртәләр. Буа буып, күпер ясаганда, дүрт торба калдырдылар. Анда язын кар сулары да эреп төшкәч, суы күп булса, ул шулай шаулап агып утыра. Кечкенә чакта ташу карарга еш төшә идек, хәзер алай йөрмиләр инде. Картәтиләр, картәниләр безгә, балаларга бер бәйрәм ясап, Карга боткасы дип, алып баралар иде. Хәзер алай иттереп йөрергә ул әби-бабайлар юк инде. Шулай да, ташу карарга дип, бөтен авыл төшә. Кар сулары күп булып төшкәндә, 2-3 көн шулай шаулап ага ул, – дип аңлатты Лилия.

Бусы – Базы елгасындагы боз китү мизгеле. Бераз соңга калынды, эштән кайтканчы зур бозлар калмаган иде инде. Идел бозын да карарга төшәргә җыенабыз, анысы бераз соңрак булыр инде, – ди ул.

Шагыйрь, журналист Мирһади Разов үзенең язылучыларын видеолары белән генә түгел, яз турындагы шигырьләре белән дә сөендерә.

«Сулар ага ургып-ургып,

Кайный-кайный елгаларда.

Күңел тула, җырлыйм микән?

Һәм белмимен еларга да.

Бозлар китә, ә ярларга

Алтын чәчкән үги ана.

Тик, нигәдер, йөрәгемнең

Иң түрендә сагыш яна.

Агымсуга карый-карый

Моңсуланып уйга батам.

Күпме язлар килеп киткән,

Ташулардай еллар аккан.

Тиздән тынар язгы сулар,

Салмакланыр агышлары.

Таша елга, күңелемдә –

Дулкыннары кагышлары».

(Мирһади Разов)

Шагыйрь Актаныш районы Аеш авылындагы Биҗады елгасындагы язгы ташу мизгелләрен төшергән.

Лениногорскиның Урмышлы авылындагы видео белән Эльвира Хисамова (Каюмова) бүлешә.

«Мин чыга аламмы, юкмы?» дигәне – Буа районы Исәк авылындагы ташу. «Бергә күңелле» каналыннан.

«Бүген Сөндә боз ага!» дип яза [В]Контакте | Кипчаково төркеме.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100