Фоат Галимуллин: «Язучылар берлеген таркатырга тырышучылардан саклап кала алдык» | intertat.tatar

Фоат Галимуллин: «Язучылар берлеген таркатырга тырышучылардан саклап кала алдык»

Профессиональ дикторларга бүген ихтыяҗ бармы? Левитан ни өчен татарларга аеруча җылы мөнәсәбәттә булган? 2000нче елларда Язучылар берлегендә нинди хәлләр кайнаган? Бу һәм башка бик күп кызыклы сорауларга татарның күп кырлы шәхесе Фоат Галимуллин сөйләде.

Радиодан Фоат абый Галимуллинның тавышы ишетелсә, каз тәннәре чыга. Юрий Левитан мәктәбен узган профессиональ диктор булуыннан тыш, ул әле галим, әдәби тәнкыйтьче һәм язучы да. Ике сәгатьтән артык барган аралашудан Фоат Галимуллинның төпле фикерләрен түкми-чәчми игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Әңгәмә Фәния Чанышева иҗат иткән «Казан сөйли» шигырен сәнгатьле укудан башланды.

 «Чын мәгънәсендә классик дикторлык чоры узып китте»

Фоат абый, Сез бүгенге көндә радио тыңлыйсызмы, телевизор карыйсызмы? Яңа буын дикторларын ничек бәялисез?

Диктор профессиясе турында сүз алып барганда бүген бераз уйланырга туры килә. Чын мәгънәсендә классик дикторлык чоры узып китте дип саныйм. Якынча 30-40нчы еллардан башлап, 60-70нче елларга кадәр диктор нәкъ шундый булырга тиеш дигән караш яшәде. Элек аның классик үрнәкләре бар иде. Илебез күләмендә алган вакытта, Юрий Левитан, Ольга Высоцкая, Владимир Герцик — шул чор таләп иткән дикторлар сыйфатларына туры килә торган шәхесләр. Үзебездә Әминә Сафиуллина, Камал Саттарова, Айрат Арсланов кебек осталар бар иде.

Сталин үзенең карашларын, фикерләрен халыкка иң үтемле җиткерүче шәхесне, ягъни Левитанны тапкан. Левитанның радиога мәгълүматны үз стилендә җитди итеп, үзәгенә үткәреп җиткерә торган итеп җитешүе Сталин ярдәмендә булды.

Левитанның сөйләмендә кимчелекләр булган. Ул Вологда өлкәсеннән, андагы руслар «о”лаштырып сөйли. Аның театр юлыннан китәсе килә, әмма сөйләмендәге кимчелекләре сәбәпле, театр училищесына кабул итмиләр. Ул урамда Бөтенсоюз радиосына техник хезмәткәрләр кирәк булуы турында игълан күрә. Сәнгать өлкәсенә якынрак булу өчен шунда бара. Тора-бара аны ТАСС хәбәрләрен тапшыручы итеп билгелиләр. Шулай бер тапкыр Левитанның сөйләп утыруын Сталин тыңлый. Ил башлыгы радио җитәкчелегенә шалтырата да: «Әле генә шундый материалны кем укыды? XVII съездда минем докладымны шушы егетегезгә укытыгыз», — дип әйтә. Шуннан Юрий Борисович Бөтенсоюз радиосының төп мәгълүмат укучысы булып китә. Ул үзенең эшчәнлеге белән легендар шәхескә әверелә.

Левитан үз чорының таләпләренә туры килә торган эталон диктор иде. Хәзер нәрсә? Заманалар үзгәрде. Сүзлеккә карасак, диктор — ул әзер текстны дөрес, төгәл итеп укучы. Ул чорда чынлап та шулай иде. Мин эшләгәндә цензор кул куймаган бер генә сүзне дә эфирда әйтә алмый идек. Хәзер хәл бөтенләй башкача: эфирда халыкка, тыңлаучыга якын итеп, күңелләренә үтеп керерлек итеп ирекле сөйләшү бара. Элеккечә классик рәвештә уку читкә тайпыла. Дөрес, Мәскәү радиосында да, үзебезнекендә дә информацияне элеккегә якынрак итеп уку әлегә сакланып килә. Ул кирәктер дип уйлыйм.

Күпчелек очракта, микрофон алдында утыручылар инде дикторлар түгел, ә тапшыру алып баручылар. Бу очракта аларга бик зур вазыйфалар өстәлә. Аларның белеме, дөньяга карашы, фикерләү дәрәҗәсе киң булырга тиеш. Алар нәкъ журналистлар дәрәҗәсендә фикерләргә бурычлы. Әзер текстны матур итеп уку гына түгел, үзеңнең карашларыңны булдырып, шуны халыкка җиткерергә омтылып сөйләргә тиеш ул.

Левитанның татарларга аеруча җылы мөнәсәбәте һәм Фоат Галимуллинга шәхси бүләге турында

Сезне Левитан мәктәбе үткән кеше дип беләм. Юрий Борисович белән шәхсән аралаша алдыгызмы? Нинди тәэсир калдырды ул?

Бәхеткә, минем үземә дә Юрий Борисович белән аралашырга туры килде. 1969 елда мине Казаннан Мәскәүгә дикторлар курсына җибәрделәр. Ул дүрт ай чамасы булды. Шунда дикторлык осталыгы буенча мине Левитанга беркеттеләр. Турыдан-туры аның җитәкчелегендә индивидуаль дәресләр алдым. Моның файдасы бик зур булды.

Минем хәтеремдә уелып калган хәл булды. Дикторлар күбесе Союздаш республикалардан килгәннәр, автоном республикалардан берничә кеше генә бар иде. Миңа аеруча җылы мөнәсәбәтле булды ул. Мин моның сәбәбен соңыннан гына белдем, чөнки ахыргы дәресләрнең берсендә генә әйтте.

«Татарларга минем мөнәсәбәтем бик җылы», — ди. 1943 елда аның тавышы бетеп китә һәм Сталин аңа кимендә 2-3 атна эчендә тавышын төзәтергә әмер бирә. Мәскәүдә нинди генә докторларны тапмыйлар. Берсе дә ярдәм итә алмый. Күбесе шушы эшкә алынырга курка да. Казанда фониатр белгечлеге булган хатын-кыз бар икән дип ишетәләр һәм аны Мәскәүгә чакырып китерәләр. Ул шунда ук дөрес диагноз куеп, дөрес дәвалау билгеләп, 3-4 атна эчендә Левитанның тавышын төзәтә. Юрий Борисович аның исемен дә хәтерләп калмаган. «Бик катлаулы исем иде», — ди.

«Татар вәкиленә үз эшенә мөкиббән киткәне, үз эшен белгәне, мине яратып дәвалаганы өчен рәхмәтле булып калдым. Шуңа күрә бөтен татар халкына мәхәббәтем шулай матур булып калды», — диде Левитан. Татарстан радиосында миңа кадәр диктор булып эшләгән Маһинур Җиһаншина бар иде. Күптән түгел аның истәлеге чыкты. Ул да шул курсларда булган һәм Юрий Борисович җитәкчелегендә укыган. Ул да: «Левитанның татар халкына мөнәсәбәте белән миңа бик яхшы булды», — дип истәлек калдырган. Димәк, бу очраклылык булмаган икән.

Мәскәүдә курсларда укыган вакытта Левитан үз шәкертләре арасында «Говорит Москва» сүзләрен үтемле итеп әйтү буенча бәйге оештырды. Җиңүчегә «Останкино» башнясына менү өчен ике кешелек билет иде. 1969 елда анда керү өчен кешеләр еллар буе чират тора иде. Шул билет миңа эләкте бит. Казах егете Марат белән икәү киттек. Килеп җиткәч, икәү куркып калдык. Башня бик биек, аумас микән дип шикләнеп, шактый басып тордык әле. Лифт тиз генә өскә менгереп куйды. Югары катта түгәрәк зал икән. Ул үз күчәрендә 40 минут чамасы эчендә бер мәртәбә әйләнеп чыга. Анда булган бөтен кеше Мәскәүне төрле яктан күрә ала. Бинаның бераз селкенеп торуы шүрләтте. «Исән-сау төшсәк, бүтән менмәс идек», — дип төштек. Юрий Левитаннан гомердә истә калырлык шундый бүләк алган идем.

«Җырлау тавыш мөмкинлекләрен үстерергә нык ярдәм итә»

Бәрхет тавыш — ул тумыштан бирелгән үзенчәлекме? Төрле күнегүләр ярдәмендә матур тавышка ирешеп буламы?

Бу бик кызыклы сорау һәм аңа җавап бер. Тавыш — Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк. Тавыш мөмкинлекләре, аның тембры тумыштан килә торган төп сыйфатлар. Шунысы бар, тумыштан матур тавышлы кешеләр бик күп булырга мөмкин. Шул тавышка үтә җылы, дөрес мөнәсәбәт булырга тиеш. Мәсәлән, тавышы матур булып та, ачылып китмәгән, аны дөрес файдаланмаган бик күп җырчылар бар. Монда мохит тә үз ролен уйный.

Минем үземә килгәндә, бабам Галимулла бик матур тавышлы кеше була. Ул Коръәнне яттан белүче имам булган, ләкин үзенең туган авылында яшисе килгәнгә, зур урыннарга омтылмаган. Менә шушы бабам бик матур итеп Коръән укыган. Аны үзебездә генә түгел, күрше-тирә авылларга да чакырганнар.

Кулакларга каршы көрәш чорында бабамның бөтен байлыгын тартып алганнар һәм 1941 елда ат караучы итеп куйганнар. Менә шунда аны ат тибеп үтерә. Ун-унбиш көннән мин туганмын. Мине бабасына алмашка туды дип әйткәннәр. Әбием дә бик укымышлы, матур гына тавышлы кеше иде. Күрше карчыкларны җыеп, «Кыйссаи Йосыф» әсәрен көйләп укый торган иде. Шулар минем хәтеремдә калган.

Кечкенәдән мин җырга мөкиббән китә торган малай булганмын. Авылга кунакка кайткан Мостафа абыйның патефоны бар иде. Шуны бакчага алып чыгып, җырлый иде. Патефон янына иң беренче булып барып, җырларны отып утырам һәм шуларны көйләп йөрим икән. Менә шул вакытта җырлау тавышны саклау һәм үстерү өчен яхшы күнегү булган. Мәктәптә укыганда да, яшүсмер чакта да җырлы спектакльләрдә катнашып, Кукмара районында җырчы егет булып танылдым. Гомерем буе үзем өчен генә булса да җырладым. Җырлау тавыш мөмкинлекләрен үстерергә нык ярдәм итә икән.

Мәскәүдә курсларда укыган вакытта, диктор эфир алдыннан 5-10 минут тавышны кыздырып алырга тиеш дип, бик күп күнегүләр өйрәттеләр. Мин зур студиягә кереп, 10-15 минут җырлап алам. Микрофон алдына утырганда минем тавышым инде җырлап тора. Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә биргән тавышны сакларга, үстерергә кирәк.

«Гомер буе әдәби әсәрләр яздым, аларны китап хәленә китерергә ниятлим»

Дикторлык эшеннән Сез ничек әдәбиятка, ә әдәбияттан фәнгә кереп киттегез? Күчеш чоры авыр булмадымы?

Күчеш чоры шактый кызыклы һәм урынлы булды. Моңа әллә ни шаккатасы да юк. Безнең өйдә бик күп затлы китаплар бар иде. Аларның күбесен мал-мөлкәт белән бергә алып киткән булганнар. Әбием байтак кына китапларны печәнлеккә яшереп калдырган. Мин аның китапларны берәм-берәм алып төшеп укыганын хәтерлим. Һәрхәлдә, өйдә укуга җылы мөнәсәбәт күрдем мин. Язу таный башлагач, мәктәптәге барлык китапларны укып бетердем, аннары авыл китапханәсендә укымаганы калмады. Күрше-тирә авыллардан да алып кайтып укыдым. Бөтен яшьлек вакытым китап белән үтте. Шуңа күрә әдәбиятка булган мәхәббәт миндә инде кечкенәдән тәрбияләнде. Күп укыгач, үзеннән-үзе әдәбиятка якын булып яши башлыйсың. Ул синең рухыңдагы бер өлешкә әверелә.

Армиягә киткәч тә китап укуымны дәвам иттем. Анда инде рус әдәбияты, чит ил язучылары әсәрләре укылды. Армиядә өч ел хезмәт иттем. Өч ел буе «Совет әдәбияты» журналын алдырдым.

Армиядә хезмәт иткәндә «Казан утлары» редакциясенә Фатих Хөснигә дип хат юллаган идем. Ул хатымны алган һәм миңа озын итеп җавап язган. Аның җавабында мондый җөмләләр бар: «Күренә, синең каләмең бар. Язучы булып та китүең ихтимал, ләкин мин, әдәбияттагы карт чыпчык буларак, шуны сиздем — синдә тәнкыйтьчелек өстенлек алмый микән?» Шушы очраклы гына алган хат укыган әсәрләргә үземнең фикерләремне язарга этәрде.

Армиядән кайткач, Казан педагогия институтының тарих, филология факультетына укырга кердем. Минем яшьтән укытучы буласым килде. Менә бу юнәлеш минем өчен төп юл булып китте. Аннан мине шушы институтка укытучы итеп чакырдылар. Әлбәттә, радиодан китү шактый кыен булды, әмма укытучылык эшен дә бик яраттым. Тагын шунысы бар: «Син радиодан китсәң дә, сине чакырачакбыз, тавышыңнан файдаланачакбыз», — диделәр. Шулай булды да. Мин инде байтак еллар «Татарстан» радиосы белән хезмәттәшлекне дәвам иттердем. Радиода эшләмәвемне кайберәүләр белмәде дә.

Мин үземнән соң бик әйбәт шәкертемне калдырдым. Тәлгать Хаматшин Башкорт дәүләт университетында аспирантурада укыган вакытта ук мин аның тавыш мөмкинлекләрен белеп, Казанда ир-ат дикторга вакансия ачылгач, аны чакырып китердем. Ул берсүзсез узды һәм 30 елдан артык диктор булып эшләде. Татарстанның халык артисты дигән исем бирделәр аңа. Хәзер инде ул Башкортстанда ял итә.

Шулай итеп, дикторлык эше минем гомерлек юлдашым булып калды. Хәзер дә, шөкер, мине радиога чакырып торалар. Шушы арада анда эшләүче яшь коллегаларыма мастер-класс уздырырга чакырдылар. Алар белән элемтәм бүген дә бик ныклы.

Бүгенге көндә нәрсә белән шөгыльләнәсез?

Тиздән миңа 80 яшь була, зур гомер узылган. Фән өлкәсендә дә 40 елдан артык эшлим. Бик күп хезмәтләрем басылган. Аларны системалаштырырга кирәк. Мин шуларны барлап, китап рәвешенә китереп утырам.

Фән кешесе һәрвакытта үзенең гомер буе хезмәт иткән темаларына тугры булып кала. Ул читкә китә алмый, чөнки һәр хезмәт саен тау кадәр яңа идеяләр килеп чыга. Шуларның иң мөһимнәрен сайлап, фәнни тикшеренү эшләрен алып бармыйча җан түзми. Кайбер сорауларга син генә җавап бирә аласың, чөнки бүтән кеше ул мәсьәләләр турында төптән уйланмаган булырга мөмкин. Фән өлкәсендә язып калдырасы килгән әйберләрем бар.

Мин гомер буе әдәби әсәрләр дә яздым. Матбугатка чыгарыр өчен түгел, бары тик үзем өчен генә. Бик күп шигырьләрем җыелган булып чыкты. Мин аларны туплап, иң җитлеккәннәрен сайлап, шулай ук бер китап хәленә китерергә ниятлим. Шул ук вакытта повесть, хикәя җыентыклары да эшлим. Бу яшемдә шул эшләрне алып бару, шуңа мөмкинлегем булу — зур бәхет. Моның өчен мин Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтемне әйтәм.

Бүген дә Казан федераль университетында татар әдәбияты профессоры вазыйфаларын башкарам. Әлбәттә, тулы күләмдә түгел. Күп булмаган сәгатьләремдә дә шәкертләремә мөмкин кадәр бай мәгълүмат бирүне дәвам иттерәм. Минем өчен монысы да зур бәхет.

«Милли мохиттә тәрбияләнгән балалар да, бакчага киткәннән соң, ярты елдан башка телдә сөйләшә башлый»

Оныкларыгыз бармы? Аларда да татар теленә мәхәббәт уята алдыгызмы, ягъни туган телдә иркен аралашалармы?

Ике оныгым бар. Татар теленә мәхәббәт уята алдым. Олы оныгыма 28 яшь. Ул Казанның 18нче татар гимназиясен тәмамлады. Бик әйбәт кенә уку йорты булды ул. Татар телен, әдәбиятын яхшы белә. Рус-татар әдәбиятлары бәйләнеше юнәлешендә кандидатлык диссертациясе язды. Әлегә якларга өлгермәде. Ул ниндидер күләмдә минем эшне дәвам итүче дип тә әйтә алам.

Икенче оныгым әле мәктәптә генә укый. Ул да милли мохиттә тәрбияләнә. Алга таба аңа да тел мәсьәләсендә өметебез зур.

Туган телне гаиләдә генә саклап буламы?

Әлбәттә, туган телгә нигез гаиләдә салына. Бала дөньяны ана телендә белә башларга тиеш. Бала өч яшькә кадәр ана теле мохитендә тәрбияләнә икән, аның күңел дөньясы милли рухта була. Кечкенәдән ана сөте белән кергән кыйммәтләр бала күңеленә ныклап урнашып калалар.

Бездә кайчакта милли мохиттә тәрбияләнгән балалар да, бакчага киткәннән соң, ярты елдан башка телдә сөйләшә башлый. Балалар бакчасын тәмамлаган вакытта үз ана телен онытып җибәрергә дә мөмкин. Димәк, бүгенге көндә балалар бакчасында тәрбияләү методикасын тамырдан үзгәртү таләп ителә. Без моңа игътибар итсәк иде.

Укыту мәсьәләсенә килгәндә, баланың үз ана телендә фикерләве мәктәптә дә дәвам итәргә тиеш. XIX гасырның бөек рус методисты, педагог Ушинскийның шундый сүзе бар: «Башлангыч сыйныфларда бала үз ана телендә белем алырга тиеш». Менә бу мәҗбүри әйбер. Ни өчен? Чөнки баланы башка телдә укырга күчергән вакытта, аның бөтен игътибары яңа телне үзләштерүгә китә. Ана телендә формалашкан фикерләү дәрәҗәсе туктап кала. Аның фикерләвендә ике елга якын артка калу барлыкка килә. Димәк, бала табигый рәвештә үскән ана телендә кимендә башлангыч сыйныфтагы белемне үзләштерергә тиеш. Башлангыч сыйныфта ул башка телне дә өйрәнә. Урта сыйныфларда укыган вакытта аңа тел мәсьәләсендә чикләү барлыкка килми. Ул инде табигый рәвештә ике, өч телдә фикерләп китәргә мөмкин. Бу вакытта да ана телен өйрәнүне дәвам иттерергә тиешбез.

«Республика җитәкчелеге минем алга төп бурыч итеп Язучылар берлеген таркатмауны куйды»

1994 елдан бирле Сез Татарстан язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, 1999-2005 елларда идарә җитәкчесе вазифасын башкардыгыз. Берлектә эшләгән вакыттагы иң зур казанышыгызны әйтә аласызмы?

Татарстан язучылар берлеге рәисе итеп мин 1999 елда сайландым. Ул берлекнең иң кайнар корылтайларыннан берсе булып истә калган. Съезд ниндидер умарта оясын хәтерләтте. Фикер каршылыгы, кычкырышлар, бер-берсен инкяр итүләр. Нәтиҗәдә, съезд үзенең эшен тәмамлый алмады. Тәнәфес игълан иттеләр. Ул ике атнага дип уйланылган иде, әмма ике ай узып китте. 23 июльдә Актерлар йортында, шау-шулы мохиттә ничектер мине рәис итеп сайладылар. Югыйсә, бу вазыйфага омтылып та йөрмәдем, сөйләшү дә булмаган иде. Җыелыш барышында Рәфкат Кәрәми чыкты да, үзенең шушы тәкъдимен белдерде. Моңарчы сигез кешене тәкъдим иткәннәр иде, мин тугызынчы булдым. Аннары тагын дүрт кешене тәкъдим иттеләр. Барысы унөч кеше булдык. Аларның бишесе үзләренең кандидатураларын кире алдылар. Сайлау бюллетененә сигез кандидат кертелде. Мин үземнең сайланасыма өмет тә итмәгән идем.

Язучылар тарафыннан сайланып куелгач, аларның ышанычын акларга кирәк иде. Республика җитәкчелеге минем алга төп бурыч итеп Язучылар берлеген таркатмауны куйды. Ул вакытта Мәскәүдә язучылар 7-8 союзга таркалып беттеләр. Күрше Чуваш Республикасында да берлек өчкә бүленде. Башка күршеләрдә дә шундый тенденция күзәтелде.

Өстемә алган бурычны үтәү өчен нәрсә кирәк? Съездда әйтелгәнчә, барлык язучыларга да тигез мөнәсәбәт: аларның һәммәсе турында да кайгырту, аерым төркемнәргә бүлмәү, аерым төркемнәргә ниндидер өстенлек күрсәтмәү. Шушы сәясәтне мөмкин кадәр тигез итеп алып барырга тырыштык. Миңа бу эштә Галимҗан Гыйльманов, Шаһинур Мостафин бик тә зур таяныч булдылар.

2002 елгы икенче корылтайда безне яңадан тулы составта сайлап куйдылар. Димәк, язучылар безнең эшчәнлекне кабул иткәннәр, бездән риза булганнар. Беренче сайлану миндә каушау тудырса, аптырау барлыкка китерсә, икенче тапкыр сайлангач, мин чын мәгънәсендә куандым һәм тагын шушы юнәлешне алып барырга тырыштым. Әйтергә кирәк: берлекне саклап кала алдык.

Берлекне таркатуга омтылыш үзен сиздерде. Әлмәт бүлегендә бездән яшерен генә җыелыш уздырганнар да, Татарстан язучылар берлегеннән чыга дип карар кабул иткәннәр. Җыелышта булган күренекле шагыйребез шунда ук миңа шалтыратып әйтте. Мин үземнең иң якын кешеләремне җыеп, киңәшеп алганнан соң, Галимҗан Гыйльманов белән тиз генә Әлмәткә киттек. Андагы җитәкче булып эшләгән кеше кабул иткән карарның дөреслеген раслады. Мин: «Каләмдәшләребезне җыйыйк. Безнең күз алдыбызда үз сүзләрен әйтсеннәр. Нигә сез шундый зур эшне бездән башка гына, безнең белән киңәшмичә эшләдегез?» — дидем.

Безгә язучыларны кабат җыеп булмавын, күбесенең сәфәрдә икәнен әйттеләр. Июль ае иде ул, яллар чоры. Галимҗан белән ныклык күрсәттек: һәр язучының өенә барып, аларны яңадан кичке бишкә җыелышка чакырдык. Барысын да таптык, өйдә иделәр. Киләбез дип вәгъдә бирделәр. Иң ахырда Гамил Афзалга кердек. Ул Әлмәтнең үзәгендә яши, аягы рәтләп йөрми иде. Алдагы көндәге җыелышны аннан башка гына уздырганнар. Ул әлеге яңалыкны бездән ишетте. Аның шулкадәр исе китте! Без аның белән җыелышны телефоннан тоташтырырга һәм ул чыгыш ясаганда телефонны микрофонга якын китерергә сөйләштек.

Әлмәт бүлеге җитәкчелегенең карашларын яклый торган аерым кешеләр язучыларга басым ясаган, ләкин күпчелек язучылар аерылып чыгуга каршы булган. Җыелышта бәхәсләр шактый киеренке булды. Иң кызган вакытта Гамил Афзалны тоташтырдык. Ул үзенең кайнар чыгышын ясады. «Сез бу карарны кабул иткәндә миннән, Татарстанның халык шагыйреннән фикеремне сорадыгызмы? Инде мин шушы мәсьәләдә үз сүземне әйтергә ярамый торган шагыйрьмыни? Мин Татарстан язучылар берлегенә кердем, анда яшәячәкмен, шунда дөньядан да китәчәкмен. Мин бары тик Татарстан язучылар берлеге әгъзасы буларак кына яши алам. Миңа бүтән берлек кирәк түгел!» — дип үзенең көчле сүзен әйтте. Нәтиҗәдә, кабул иткән карарларын юкка чыгардык һәм теге бүлек җитәкчесен эшеннән алдык. Бүлекнең эшен алып баруны күренекле шагыйрь Нур Әхмәдиевка тапшырдык.

Казанда да бер журналның мөхәррире безнең берлектә булмаган каләмдәшләрне җыеп, үзенә бер язучылар берлеге төзим дип игълан иткән иде. Беркайда теркәлмичә, мөһерләр ясатып, кәгазьдә генә булган берлек яши дип йөрде. Аны да без тиз генә үз урынына куя алдык. Шулай итеп, без берлекне киләсе корылтайда исән-сау килеш яңа составка тапшырдык. Устав буенча, рәис ике генә срок эшли ала. Без, әлбәттә, устав буенча эшләдек.

Икенче эшебез иҗат йортын булдыру иде. Элек язучыларыбыз Мәскәү янында, Балтыйк диңгезе буенда урнашкан Бөтенсоюз иҗат йортларында ял итә һәм яза торган булганнар. 1990нчы елларда мондый мөмкинлек бетте. Шуңа күрә безнең язучылар өчен үзебезнең иҗат йортын төзергә кирәк иде. Минтимер Шәймиев безнең тәкъдимне хуплады һәм Васильево шифаханәсе җирлегендә безгә өр-яңа иҗат йорты төзетеп бирде. Иҗат йортын төзүдә ул вакыттагы төзелеш министры Марат Хөснуллин бик зур ярдәм итте. Хәзер ул - Россия Хөкүмәте җитәкчесенең урынбасары. Иҗат йорты бүгенге көндә дә эшли. Россия Федерациясенең бер генә берлегендә дә бу юк.

Өченче зур эшебез — олуг язучыларыбызның әсәрләрен туплап, күптомлыклар чыгару гадәтен керттек. Минтимер Шәрипович ярдәме белән бүгенге көнгә утызлап язучыбызның биш томлыклары чыкты. Безгә бүтән төбәк язучылары көнләшеп, сокланып карыйлар. Ерак төбәкләрнең язучылары да: «Татарлар зур халык, аның әдәбияты да зур шул, җитәкчеләре дә әдәбиятның ихтыяҗын аңлый», — дип әйттеләр. Без нигез салган эшнең дәвамлы булуы, әлбәттә, сөендерә.

Ул вакытта берлек рәисе Дәүләт Советы депутаты иде, хәзер юк. Берлекнең дәрәҗәсе төшүме бу, башка сәбәпме?

Традиция буенча, Татарстан язучылар берлеге җитәкчеләре, нигездә, Совет органының депутатлары булып килгәннәр. Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир, Ибраһим Гази, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин һәм башкалар депутат булганнар. Үземә дә ике срок Дәүләт Советы депутаты эше насыйп булды. Бу чын мәгънәсендә зур бәя дип тә кабул ителә иде. Язучылар берлеге иҗат союзлары арасында иң зурысы, абруйлысы саналды. Матур әдәбият сәнгатьнең нигезе булып кабул ителә иде.

Бүгенге көндә дә язучылар мондый дәрәҗәләрдән читтә дип әйтәсем килми. Язучылардан Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев һәм башкалар төрле елларда депутат булып бик әйбәт хезмәт иттеләр. Бүгенге көндә күренекле язучыбыз Ркаил Зәйдулла депутат булып сайланды. Бәлки, рәиснең депутат булуы мәҗбүри дә түгелдер. Әлбәттә, рәис булган кешегә үзенең иҗтимагый активлыгын күрсәтергә, үз сүзен гомумхалык күзлегеннән үзәкне өздереп, тиешенчә әйтә белергә кирәк.

Хәзер берлеккә ниләр җитми яки барысы да канәгатьләндерәме?

Язучылар берлегенең төп бурычлары булып язучыларны бергә туплау, халыкка таныту, аларның иҗатларына ярдәм итәрлек шартлар тудыру, китапларын халыкка җиткерү, бүтән әдәбиятлар белән бәйләнешләрне ныгыту тора. Пандемия шартларына кадәр берлек үз эшен әйбәт кенә алып барды, төрле кичәләрне, халык белән очрашуларны матур итеп уздырды. Әлегә чикләүләр сәбәпле бу эш тукталып тора. Бу афәт үтеп киткәннән соң элеккеге традицияләр дәвам итәр дип өметләнәм.

«Әдәбият язмышы шактый катлаулы»

Татар әдәбиятын дөнья күләмендә танытырлык әсәрләр языламы? Күреп кенә бетермибезме? Өметле яшь язучылар бармы?

Яшьләр үзләрен ныклап ачып бетерергә өлгермәделәр. Аларга үз сүзләрен өздереп әйтер, үз стильләрен булдырыр өчен вакыт кирәк. Шулай да, Рифат Сәлах, Рүзәл Мөхәммәтшин, Сөмбел Гаффарова, Илгиз Зәйниев, Рөстәм Галиуллин, Айгөл Әхмәтгалиева иҗатлары миндә зур өметлеләр уята. Бу инде вакыт тарафыннан расланыр дип уйлыйм. Киләсе буыннарга аларның язганнары барып җитәрме, кирәк булырмы? Вакыт үзе моны хәл итәчәк.

Әсәрнең дөньякүләм әдәбиятка чыгуы да вакыт белән бәйле. Язучы бервакытта да: «Минем бу әсәрем дөньякүләм чыксын әле», — дигән максат белән иҗатка керешми. Ул үз халкына күзен төбәп иҗат итә. Әгәр дә аның иҗаты үз халкы тарафыннан кабул ителсә генә, ул бүтән халыкларда кызыксыну уятырга мөмкин. Шуңа күрә язучы, иң әүвәл, үз укучыларын, үз заманын күздә тотып иҗат итәргә тиеш. Вакыт сынауларын үтә икән, әлбәттә, классик була. Мәсәлән, Һади Такташ әсәрләре 1920нче еллар борчуларын күтәреп язылган. Аның теләсә кайсын бүген укып карыйсың икән, әдипнең алдан күрүчәнлек белән эш иткәнен аңлыйсың. Менә шулай ул. Әдәбият язмышы шактый катлаулы.

«Чыңгыз Айтматовның әнисе туган җирен күрәсе килеп тә, Татарстанга кайта алмыйча калган»

Казанга Чыңгыз Айтматов килгәч, бөтен дөньяда танылган әдипне озатып йөрүне Сезгә ышанып тапшырдылар. Чыңгыз Айтматов белән очрашу күңелегезгә кереп калдымы? Ул Сездә нинди тәэсир уятты?

Чыңгыз Айтматов Казанга 2000 елда килде. Мин аның белән 1995 елда танышкан идем. Танышу тарихы болай булды. Кыргыз халкының бөек эпосы Монасның иҗат ителүенә мең ел тулу уңаеннан, Кыргызстанда бөтен төрки халык җитәкчеләре җыелды. Татарстаннан Ренат Харис белән икәү бардык. Бик зур форум узды. Шунда төп докладчы Чыңгыз Айтматов булды. Төштән соң секция утырышы узды. Мин «Манас эпосын җыюда татар галимнәренең өлеше» исемле доклад ясадым. Доклад шактый резонанс тудырды. Манас эпосын иң беренче булып кыргызлар түгел, татар галиме Хөсәен Фәезханов өйрәнә башлаган. Манасны кыргыз әсәре дип аерып бирүче ул була. Аңарчы эпос казахныкы дип фаразлана. Татар галиме Мәдинә Богданова да Манасны җыюда бик зур эш эшләгән. Мин шулар турында чыгыш ясадым.

Икенче көнне Кыргызстанның Фәннәр академиясенә барырга туры килде. Академия җитәкчесе Турар Койчиев янында Чыңгыз Айтматов та бар иде. Шунда Чыңгыз Айтматов: «Татарлар белән кыргызларның бәйләнеше бик ерактан килә, Татарстан безгә кагылышлы материалларга бай, шуңа күрә алар белән ныклы элемтә урнаштырырга кирәк», — диде.

2000 елда Чыңгыз Айтматов Олжас Сөләйманов белән бергә Казанга килгәч, без Кремльдә, Университетта, Сынлы сәнгать музеенда булдык, Язучылар берлегендә татар язучылары белән очраштык. Кремльдә Кол Шәриф мәчете төзелешен күзәттек һәм Благовещенский соборына кердек. Шунда Чыңгыз Айтматов тирән кичерешләр белән: «Кара әле, бер Кремль эчендә ике халыкның рухи нигезләре тупланган. Бу дөнья күләмендә бик булмый торган күренеш. Татарстанда гына булырга мөмкин. Татар халкы зурлыгы белән генә түгел, үзенең киң күңеллеге белән дә бөек», — диде. Татар халкына карата тирән бәя бирүе минем күңелгә кереп калды.

Чыңгыз Айтматовны озатырга баргач, самолет көткәндә бераз сөйләшеп утырдык. Ул миңа үзенең әнисе турында, аның Татарстанның Кукмара районыннан икәнен сөйли башлаган иде, самолетка чакырдылар да сөйләшү өзелде.

Соңыннан Чыңгыз Айтматов белән Истанбулда һәм Бишкәктә очрашу да насыйп булды. Бишкәктәгые очрашуда Разил Вәлиев белән бергә идек. Без аңа саф татарча эндәштек. Ул безне кочаклап ук алды. Менә шунда инде аэропорттагы сөйләшүне дәвам иттерергә мөмкин булды. Әнисенең Татарстанга бик кайтасы килгән. Яшь вакытында акчасы булмаса, олыгайгач чит илгә чыгу өчен физик мөмкинлеге булмаган. Шулай итеп, Чыңгыз Айтматовның әнисе туган җирен күрәсе килеп тә, Татарстанга кайта алмыйча калган. Без аның үзен чакырдык. 2008 елны ул әнисенең туган ягын күрәм дип төбәп Казанга кадәр килде, ләкин Кукмарага кадәр барып җитә алмады.

«Тәнкыйтьчеләргә игътибар юк»

Бездә әдәби тәнкыйть кешене мактауга гына кайтып кала кебек. Элек әсәрләр чыкканнан соң аның турында фикер алышу, чынлап та, тәнкыйть сүзләре дә әйтелә иде. Ни өчен хәзер шундый тәнкыйть юк?

Гомумән, хәзер тәнкыйть ничектер сизелми. Моны без үзебез дә беләбез. Тәнкыйтьчеләргә дә әллә ни игътибар юк. Тәнкыйтьләгән очракта да аннан нинди дә булса нәтиҗәләр ясау юк. Совет хакимияте елларында тәнкыйть алгы планда, язучылар үзләре дә әсәрләренә карата үткен-үткен чыгышлар ясыйлар, профессиональ тәнкыйтьчеләр бар иде.

Үзем иҗат итә башлаганда шактый гына әсәрләргә тәнкыйди фикерләремне белдерә бардым. 1979 елның 31 маенда «Социалистик Татарстан» газетасында «Зур таләпләр югарылыгына» дигән мәкаләм чыккан иде. Шунда тәнкыйтьләнгән бер язучы «Правда» газетасына, «Журналист» журналына һәм башка җиде органга шикаять җибәрде. Аны язучылар берлегендә тикшерү булды. Шунда Мансур Вәлиев: «Фоат абый бик дөрес тәнкыйтьләгән. Мин тагын да катырак язган булыр идем», — дип чыгыш ясады. Тикшерү эше минем файдага тәмамланды, КПСС өлкә комитетына тәнкыйтьнең хаклы икәне турында җавап бирделәр. Бу тәнкыйди чыгышларга язучылар гына түгел, җәмгыятьнең үзе, халык, җитәкчелек тарафыннан да игътибарның зур булганын күрсәтә.

Тәнкыйтьнең бурычы хурлау гына да түгел. Габдулла Тукай «Тәнкыйть - кирәкле шәйдер» дигән бик атаклы хезмәтендә тәнкыйтьне әдәбият мәйданында укылырга тиешле әсәрне табып алу өчен кирәк дигән фикерне җиткерә. Уңышлы әсәрләрне укучыларга күрсәтеп бару — ул кирәкле эшләрнең берсе. Безнең тәнкыйть мәкаләләрен укып, кеше теге яки бу әсәрне табып укырга мөмкин.

Сорау бик дөрес куелган. Безгә алдагы съездыбызда тәнкыйтьне җанландыру буенча эшлекле сөйләшергә кирәк булачак. Вакытлы матбугат колагына да әйтергә кирәк. Хәзер тәнкыйть мәкаләләрен бик теләп басмыйлар. Бу яктан «Мәдәни җомга» газетасы гына әдәбият турындагы барлык капма-каршы фикерләрне биреп бара. Газета-журналларыбызга да алга таба бу турыда уйланырга кирәк.

Фоат Галимуллиннан ун татар әсәре исемлеге

Фоат абый, үзен татар дип санаган һәр кеше укырга тиешле кимендә ун әсәрне тәкъдим итегезче. Үзем өчен дә, укучылар өчен дә файдалы исемлек булыр иде бу.

Билгеле, укылырга тиешле әсәрләрнең саны ун гына түгел. Татар галимнәре йөз әсәр исемлеге булдырды дип тә беләм. Соравы шундый булгач, рәхим итегез:

1. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф.

2. Г. Тукай. Китмибез!

3. Г. Исхакый. Ике йөз елдан соң инкыйраз.

4. Ф. Әмирхан. Фәтхулла хәзрәт.

5. Г. Ибраһимов. Яшь йөрәкләр.

6. Һ. Такташ. Шигырьләр.

7. М. Җәлил. Моабит дәфтәрләре.

8. Ә. Еники. Әйтелмәгән васыять.

9. Г. Бәширов. Туган ягым — яшел бишек.

10. Н. Фәттах. Ител суы ака торур.

Фоат Галимуллин белән әңгәмәнең видео форматы: