Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артемьевның «Барс Медиа»га кайтуы турында җырчылар: «Һәр кеше үз урынында булырга тиеш»

Радик Артемьевның «Барс Медиа»га кире кайту хәбәрен артистлар ничек кабул иткән? Нинди үзгәрешләр көтәләр? «Интертат» татар эстрадасы җырчылары арасында сорашу уздырды.

news_top_970_100
Артемьевның «Барс Медиа»га кайтуы турында җырчылар: «Һәр кеше үз урынында булырга тиеш»
"Татар-информ" архивы

«Барс Медиа»дан гауга белән киткән һәм аның турында «кире кайтачак» дигән сүзләр йөргән Радик Артемьевның бу көннәрдә компаниягә кире әйләнеп кайтуы билгеле булды. Искәртеп үтик, Радик Иванович 2018 елга кадәр «Барс Медиа Групп» медиахолдингының генераль директоры урынбасары булып эшләгән иде.
Хәзер Радик Артемьев «Татар радиосы» һәм «ТМТВ» телеканалының директоры итеп билгеләнгән. Бу хакта хәбәр иткән идек. Ул хәбәрдә «Интертат» «Барс Медиа» компаниясендә 2018-2020 еллар аралыгында булган конфликтларга да күзәтү ясады.

Мөрәҗәгать иткән җырчыларның күбесе яңалыкны безнең авыздан ишетте. Әйтергә кирәк, җырчылар сөенүләрен (үзләре өчендерме, Радик өченме) яшереп торуны кирәк тапмадылар. Яңа җитәкче хөрмәтенә мактау сүзләре генә яңгырады. «Көннең иң шәп хәбәре», «артистларны лаеклы күтәрә белә торган продюсер», «акыл иясе», «үз эшенең остасы»…. Кыскасы, бу сораштыру – Радик Артемьевка мәдхия.

«Нәрсә көтәргә икәнлеген Аллаһы Тәгалә генә белә»

Иҗат юлын «Барс Медиа» аша башлаган һәм бу гаугалар чыккан вакытта исеме күп яңгыраган җырчы – Татарстанның атказанган артисты Иркә бу темага комментарий бирмәячәген әйтте.

Алда нәрсәләр булачагын, нәрсәләр көтәргә икәнлеген бер Аллаһы Тәгалә генә белә, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Һәр кеше үз урынында булырга тиеш»

Татарстанның атказанган артисты, шулай ук «Барс Медиа» конфликтлары вакытында иң төп фигураларның берсе булган Ландыш Нигъмәтҗанова:

«Шәп булган, кире үзенең урынына кайткан. Һәр кеше үз урынында булырга тиеш! Ул – аның урыны иде бит! Минем фикер шул.

Теге ситуациядән соң «Барс Медиа» белән тыгыз элемтәдә түгел мин. Кире кайтканнарын ишетеп кенә белдем үзем дә.

Ә гомумән алганда, мин бик шат Радик Ивановичның кире үз урынына кайтуына.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Файдадан башка, бернинди зыяны тигән кеше түгел»

Җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевлар да яңа җитәкчелекне мактады гына.

Алсу:

Бу яңалыкны әле ишетмәгән идек. Шәхсән безгә, файдадан башка, бернинди зыяны тигән кеше түгел. Радик Артемьев – бик көчле шәхес, анда көчле тоемлау хисе бар. Ул шундый булмаса, «Барс Медиа» шулкадәр йолдызлар үстереп чыгара алмаган булыр иде.

Мин, аның килүе белән, үсеш булыр, дигән фикердә. Радик Артемьев гел яңа проектлар тәкъдим итә, яшьләрне үстерә иде. Яхшы якка үзгәрешләр күзәтелер, дип уйлыйм.

«Барс Медиа» белән яхшы мөнәсәбәтләрдә торабыз, барлык концертларында, чараларында катнашып киләбез.

Фото: © социаль челтәрләр

Азат:

Сездән беренче тапкыр ишетәм! Бик әйбәт булган! Радик Артемьевны һәрвакыт хөрмәт иттем һәм итәчәкмен. Үз эшенең остасы. Әгәр дә ул татар эстрадасының алга китешенә яңадан үз өлешен кертергә әзер икән, мин каршы түгел.

«Бу хәбәр сөендерде»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев та Радик Артемьевның кире кайту хәбәрен «көннең иң шәп хәбәре» дип атады.

Радик ул – Татарстандагы артистларны лаеклы күтәрә белә торган бердәнбер продюсер. Нык талантлы кеше ул.

Без аның белән көн дә талашып, сугышыр дәрәҗәгә җитә идек. Әмма мин аңа шуның хәтле рәхмәтле. Аның үз вакытында биргән киңәшләре бүген дә исемнән чыкмый. Радик килүе белән «Барс Медиа» күтәрелеп китәр кебек. Җыен әтрәк-әләм эшләп, анда бер рәт калмаган иде бит инде. Сыйфат та калмады. Акчага кызыгып, үзләренең дәрәҗәләрен бетерделәр алар. Сүз дә юк, акча кирәк, әмма акча дип, үз дәрәҗәңне төшерергә кирәк түгел.

Сайлау вакытында мине (исемнәрен әйтеп сөйләмим инде) бер өлкәгә чакырдылар. «Без сиңа фәлән миллион акча бирәбез, ә сез, менә шушы кешене сайлагыз дип, флаг күтәреп йөрегез әле», – диләр. «Җүләр таптыгызмы әллә?» – минәйтәм. Андый нәрсәләргә алданып, беркайчан да дәрәҗәңне төшерергә ярамый.

Мин «Барс»та контракт буенча түгел, «син – миңа, мин – сиңа» ысулы белән генә эшләдем. Мин аларның чараларында җырладым, ә алар миңа пиар ясап килде. Гадел итеп эшләдем, аларның бер кануннарын да бозмадым.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Соңгы елларда гына « ТМТВ» белән дә «Татар Радиосы» белән дә хезмәттәшлек итмәдем. Мин аларга реклама, җырлар әйләндерү һәм башка пиар-компания өчен миллион ярым акча әзерләгән идем. Нәтиҗәдә, «өстәгеләрнең» берсе «Тямаевны блокировать итегез» дип әйткән. Алар мин «сдохну» дип уйлаганнардыр инде. Бу минем бик авыр чорларым – Башкортстаны, операциясе, бөтенесе бергә өелгән иде бит әле.

Ә барысы да киресенчә килеп чыкты. Мин шундый фикергә килдем – артистка артык күп проектларда катнашу кирәк түгел икән. Мине «Татарча солянка»ларда, җыелма концертларда күрмәгәнгә, халык, киресенчә, сольный концертларыма күбрәк килә башлады.

Бу хәбәр белән кәефемне күтәрдең бүген. Үзем өчен генә түгел, башкалар өчен дә сөенәм. Уйлап карасаң, «Барс Медиа» – ул бит бердәнбер шундый көчле продюсерлык үзәге. Ул системага Радикның кире кайтуы бик әйбәт булган. Әгәр дә Радик аннан китәргә мәҗбүр булган белгечләрне дә кире алып кайта алса, бик зур уңыш булачак, иманым камил.

Минем хәзерге концерт директорым Альбина да – «Барс Медиа»да Артемьев кул астында 15 ел эшләгән кеше. Бик көчле шәхес. Инде өченче елыбызны бергә, матур итеп иҗатта кайныйбыз. «Барс Медиа» күтәрелеп китсә, яшьләр өчен дә бик яхшы булыр иде. Бик талантлы егет-кызларыбыз бар, алар өчен дә кызыклы проектлар туар иде.

Шушы продюсерлык үзәгенә яшьләр килеп, алар татарча сөйләшә, татарча җырлый, татарча алып бара икән, бу – үзе зур уңыш. Әлбәттә, Европадагыча кыланган булалар инде алар, тик эзләнсеннәр. Андый эзләнүләр кирәк ул. Татарны татар итеп саклап кала торган әйбер ул – иҗат, сәнгать. Татар теле юньләп укытылмый. Шушы концертлар калды да, дәүләт театрлары калды инде хәзер, – диде Фирдүс.

«Бу – миңа кызык түгел»

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова «Барс Медиа»дан читтә торуын һәм андагы үзгәрешләр белән кызыксынмавын белдерде.

Ой кызлар, «Барс Медиа» белән күптәннән хезмәттәшлек итмим. Мин алардан бик ерак. Аларның сәясәтеннән, эчтәге мөнәсәбәтләреннән ерак. Бу миңа кызык та түгел. Анда ниләр майтарылганын белмим.

«Барс Медиа» белән беркайчан контрактта булмасам да, элек җыелма концертларында катнаша идем. Шундагы истәлекләр буенча гына Радик Артемьевның бик «продвинутый», бик акыллы кеше икәнен беләм. Артык берни дә әйтә алмыйм.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Яшь җырчыларны кулдан җитәкләп йөртеп үстергән кеше ул»

Җырчы Эльвира Хамматова «Татар Радиосы» һәм «ТМТВ» каналында җитәкчелек алышыну белән талантлы кешеләргә үзләрен таныту мөмкинлекләре артачагына ышана.

Радик Артемьев – 10 еллап минем продюсерым булган кеше. Бик зур өметләр баглап алган иде. Үз эшенең остасы дип саныйм мин аны. Ул вакытта әле чит төбәкләргә чыгып концертлар оештыручы кешеләр юк иде. Аның тырышлыгы белән башланып киткән зур проектлар бик күп булды. Без яшь җырчыларны ул елларда кулдан җитәкләп йөртеп үстергән кеше ул. Шуңа аның кире кайтуын ишеткәч, сөендем.

Фото: © социаль челтәрләр

Хәзер инде яңа проектлар туар, дип уйлыйм мин. Яшь талантларга юллар күбрәк ачылыр. Алайса соңгы арада гел коммерциягә корылды бит дөнья. Бернинди акчасы булмаган талантлы кешеләргә үзләрен таныту мөмкинлекләре артыр, дип ышанам.

Үзем «Татар Радиосы» белән дә, «ТМТВ» белән дә эшлим. Әле Эльмира Сөләйманованың истәлегенә багышланган концертларда катнашырга җыенабыз. Татарча солянкаларда чыгыш ясаячакмын. Сәхнәгә юлны башлап күрсәтүчеләр алар булды, шуңа күрә бүген дә араларны өзмәскә тырышабыз.

Шалтыратып котладыгызмы Радик Артемьевны?

Андый ук мөнәсәбәтләрдә түгел без. Җәмәгать урыннарында очрашканда гына күрешеп, хәлләр белешеп китәбез.

Искәртик, Эльвира Хамматова да «Барс Медиа»да тавыш чыккан вакытларда читтә калмыйча, үз фикерен белдергән иде.

«Әллә ни үзгәрешләр булмас, дип уйлыйм»

Ризат Рамазанов фикеренчә, бар нәрсә акчага корылган заманда Радик Артемьевның кире кайтуы белән генә әллә ни үзгәрешләр көтәргә кирәкми.

Безнең өчен әллә ни үзгәрешләр булмас, дип уйлыйм. Без бөтен кеше белән дә матур иттереп эшлибез. «Барс Медиа»да контрактта түгел без. Артемьев эшләгән вакытта да шулай ук ротацияләр ала идек. Ул киткәч тә шул рәвешле эшләдек.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Хәзер замана үзгәрде инде, бар нәрсә акчага корылды. «Барс Медиа»ның көчле вакытында алар яшьләргә күп игътибар бирде, әлбәттә. Контрактка алып эшләтәләр иде. Ә хәзер барыбер һәр җырчы үзенә-үзе продюсер, җырын да үзе яздыра, киемен дә үзе тектерә. Продюсер белән эшләүче артистларның да күбесе бөтен нәрсәне үзләре хәл итә.

«Алардан башка да эшем күп»

Продюсер Рифат Фаттаховның эше тыгыз вакытка туры килдем.

Минем бу хакта уйлаганым да юк, уйларга җыенмыйм да. Фикерме бу? Фикер! Минем алардан башка да эшем бик күп, – дию белән генә чикләнде ул.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100