Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар Малай»ның әнисенә операция ясаганнар: «Салкын тиеп, ютәлләүдән башланган иде...»

«Татар Малай» исеме белән танылган беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтовның әнисе Әлфия Галиәхмәтова операция кичергән. Ринатның сторисларында әнисенең хастаханәгә эләгүе турындагы мәгълүматны күргәч, борчылдык. Әлфия апага нәрсә булганын белергә теләп, Ринатның үзе белән элемтәгә кердек.

news_top_970_100
«Татар Малай»ның әнисенә операция ясаганнар: «Салкын тиеп, ютәлләүдән башланган иде...»
Ринат Галиәхмәтовның шәхси архивыннан

Соңгы арада бик күп кешедән ОРВИ, грипп белән авырганнан соң төрле органнары авырта башлау, инде терелеп беттем дигәч тә, хәлләре яңадан авырлашу турында ишетергә туры килә. Әлфия апаның да гап-гади салкын тиеп чирләве, озакка сузылган ютәле – бөерләренә тискәре йогынты ясаган.

Узган ел, хәтерлисездер, берара бөтен кеше тоташ чирләде, ютәлләп йөрде. Әни дә әнә шундый мәгънәсез ютәл белән интекте. Үзенә күрә дарулар да эчте инде ул, тик авыру озаккарак сузылды. Табибларга күренә башлагач, бөерендә булган кечкенә кистаның кинәт үсә башлавы билгеле булды.

Авыл кешесе хастаханә ишек төбен таптарга бик ашыкмый, үзегез беләсез. Табибларга күренергә курку авылда үскән кешенең канына салынган. Әти белән икәүләп ковид белән авырганда да, «монда хет бер-беребезне карый алабыз» дип, өйдә генә дәваландылар алар.

Бу юлы да әни, ромашка чәйләренең файдасына ышанып, «тереләм-тереләм» дип йөрде. Алай да, декабрьдә безгә кунакка килгәч, әни белән әйбәтләп сөйләштек. Бик үгетли торгач, тикшеренергә ризалашты.

Операция кирәклеге билгеле булгач та, безгә әйтми йөрде әни бу турыда. «Киста бар дип әйттеләр, дәваланам», – ише сүзләр белән өстән-өстән генә сөйләп алды. Аның безне борчыйсы килмәгән инде. Илүзәм (Ринатның тормыш иптәше. – ред.) белән сөйләшкәндә генә, операция турында ялгыш әйтеп җибәргән. Әни киленнәре белән барыбер якынрак, хатын-кыз белән хатын-кыз буларак сөйләшә. Без – малайлары барысын да белеп бетермәскә дә мөмкинбез.

Шушы салкын тию аркасында әнинең сәламәтлеге нык какшаган. Муен кырыенда ниндидер шеш кебек әйбер дә килеп чыкты. Бөерендәге кистасы да шушы озакка сузылган чирдән соң үскән булырга мөмкин, дип әйтәләр.

Бүген Түбән Кама шәһәре үзәк хастаханәсендә әнигә операция булды. Яше булу сәбәпле, операцияне җирле наркоз белән ясаганнар. Әни хәзер үзен яхшы хис итә.

Әниегез бик борчылгандыр.

Сиздермәскә тырышса да, борчылуы, күңел тынычсызлыгы хәтта сторисларында сизелә иде. Әле искә төшереп утырам, бер видеосында әни борыч турында сөйли, үзенең бер тамчы да кәефе юк. Шуңа да узган ялларда Түбән Камага кайтып, хәлләрен белешеп килдек. Ябыккан да иде. «Әни, ябыкканың, маладис», – кәефен күтәрергә тырыштым. «Чир ябыктыра икән ул, улым», – дип кенә куйды.

Без инде әнигә аз булса да позитив «настрой» бирик, дип кайттык. Безне, оныгын күргәч, әти белән әнинең энергиясе бермә-бер арта. Мин үзем дә шулай – әти-әни янына кайткач, бер айлык энергия туплап киләм.

Саубуллашканда, әнине кочаклап : «Кайгырма, операцияң яхшы үтәчәк, барысы да әйбәт була», – дип тынычландырдык.

Хастаханәгә әни кичә кереп ятты. «Мин хастаханәдә, операцияне бүген ясамыйлар әле. Монда барысы да чиста, матур», – дип видео яздырып җибәрде. Палатада башка кешеләр дә булганга, кичке якта сөйләшә алмады – смс язышып аралаштык. Кәефе бар кебек иде. Начар әйберләр уйлап ятмасын дип, Сәфинә белән икебезне фотога төшереп, «без синең белән» дип язып җибәрдем. Булдыра алганча кәефен күтәрергә тырыштык.

Үзебез дә бик борчылдык. Андый вакытта бөтен кеше танышлык эзли башлый бит инде ул. Мин дә: «Әни, кирәкле кешеләрне табам, сөйләшәм. Безнең блогер икәнне дә белдертергә кирәк, бәлки, тагын да яхшырак карарлар», – дип йөри башлаган идем, әни шунда ук каршы төште. «Юк-юк, улым, ничек бар – шулай булсын. Миңа бернинди аерым шартлар, аның ише әйберләр кирәк түгел», – диде.

Аллаһка шөкер, барысы да әйбәт узды. Операциянең үзенә караганда да борчуы күбрәк булды.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Әниегез – актив блогер. Әлфия апаны подписчиклары да югалткандыр...

Әни соңгы арада болай да контентны кимрәк куя башлаган иде. Кәеф булганда сторислар агылып кына тора бит алар. Сторис – блогерның кәефе, борчуы бармы-юкмы икәнне билгели торган ысул да әле ул.

Безнең, гомумән, моның ише күңелсезлекләрне киң аудиториягә сөйли торган гадәтебез юк. Тик әнине, чыннан да, бөтен кеше югалтты. Үзенә дә, миңа да бихисап күп сораулар килә. «Кая китте, ник югалды?» – диләр. Шуңа әнинең хастаханәгә эләгүен әйтергә туры килде.

Әлфия апаны хастаханәдән кайчан чыгарачаклар?

Кайчан чыгарачакларын әлегә әйтмәделәр. Тик өйгә чыккач та әнигә күпмедер вакыт бер эш эшләргә дә ярамаячак. Ял гына итәргә кушалар. «Әни, артык телефон белән дә мавыкмассың инде», – дип тә әйтеп куйдым. Шуңа күрә подписчикларыбыз әнине юксынмасын иде.

Ашарга пешерү эшләре дә вакытлыча әти өстендә булыр, мөгаен. Бәлки, рестораннарга гына да йөрерләр әле (көлә). Табиб кушканнарның барысын да үтәрбез. Иң мөһиме – әнинең исән-сау терелеп чыгуы.

Без дә Әлфия апаның исән-сау тернәкләнеп, аякка басуын, үзенең сәхифәсе аша подписчикларын тәмле ризык рецептлары белән сөендерүен теләп калабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100