Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Менә минем борычларым»: татар блогеры Ринат Галиәхмәтовтан кызыклы контент

news_top_970_100
«Менә минем борычларым»: татар блогеры Ринат Галиәхмәтовтан кызыклы контент
"Татар-информ" архивы

«Татар малай» сәхифәсен алып баручы Ринат Галиәхмәтов гаиләсе белән әти-әнисенә кунакка кайткан һәм кызыклы видео төшергән. «Менә шулай борыч «сальто» атты, Сәфинә төшермәде», – дип язып куйган ул.

Гадәттә «до и после» сериясендәге фото-видеоларның икенче варианты «ах» диярлек була. Ләкин бу очракта түгел.

Ренатның әнисе Әлфия Галиәхмәтова да, блогер буларак, татлы борыч утыртканын видеога төшергән булган, дәвамы итеп, яшел үсентеләрен дә күрсәтәсе килгәндер. Тик аның язылучыларына озаграк көтәргә туры киләчәк, чөнки оныклары борычларны идәнгә бәреп төшергән.

Видеода күренгәнчә, әби көлсә, бабай «бәйрәм булган» гына ди. «Татар малай» бу хәлдән көлгәне өчен гафу да үтенә.

«Әни, нәрсә бу?» – ди Ренат. «Менә минем борычларым», – ди әнисе, идәндәге балчыкка күрсәтеп.

«Минем борычларым» дигән сүзләр язылучыларның кәефен күтәргән, алар шул сүзләрне кабатлап язып, комментарийлар калдырган.

«Минем бер онык, помидорларым тишелеп чыккач, кечкенә тырмасы белән тырмалаган иде»;

«Баш исән булсын, борычы булыр»;

«Күз тигән, әле беркөнне генә «җыелышып» утырткан идек бит. Әле тишелдеме икән, дип уйлап йөри идем»;

«Булган бу. Үзең гаепле. Балалар кайтуга, бөтен әйберне өскә алып куям»;

«Ризык булса, ат көтүеннән дә исән кала»;

«Әби үзе гаепле, вакытлыча башка җиргә куярга иде»;

«Менә минем борычларым… Бездә дә шундый хәл булды. Әни туфрагын кире тутырып куйды, тишелеп киләләр. Сез дә ташламагыз», – дигән комментарийларга: «Алып куярга башыма да килмәде. Әскар аркасы белән ялгыш бәреп төшергән. Шунда ук Әскар белән кире утыртып та куйдык», – дип җавап язган блогер ханым Әлфия Галиәхмәтова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100