«Татар кызы» финалисты, Интертат журналисты Энҗе Габдуллина: «Фикер белдерүдән курыкмыйм»
11 декабрь көнне узачак «Татар кызы» бәйгесенең финалында «Интертат» һәм «Татар-информ» журналисты Энҗе Габдуллина да катнашачак. Талантлы, чибәр, бөтен яклап уңган Энҗе бөртегебез белән укучыларыбызны да якыннанрак таныштырырга булдык.
«Татар кызы» – фольклор бәйгесе түгел»
Энҗе, сүзебезне бәйге турында сөйләшүдән башлыйк әле. «Татар кызы» бәйгесе сине нәрсәсе белән җәлеп итте? Конкурсның зональ һәм ярымфинал өлешләрен узып, ничәмә-ничә кыз арасыннан финалга чыгуы кыен булдымы?
Мин әле беренче курста укыганда ук үземне «Татар кызы»нда сынап карау теләге белән йөрдем. Танышларым да: «Катнашып карамыйсыңмы, сиңа туры килә бу бәйге», – дип еш әйтәләр иде. Ул вакытта, бәлки, кыюлык җитеп бетмәгәндер. Узган ел «Яз гүзәле» бәйгесендә катнашканнан соң, үз-үземә ышаныч артты. «Татар кызы»нда катнашу дәрәҗәсенә үсеп җиттем, дигән нәтиҗәгә килеп, гаризамны җибәрдем. Бәйгенең зональ турында мин Казан этабында чыгыш ясадым. Ул Казан һәм үз районнарында катнаша алмаган кызлар өчен үткәрелде.
Май ае. Университетта дәүләт имтиханнары биреп, диплом язып йөргән көннәр. Шулай булуга карамастан, мин бу бәйгегә «әгәр дә катнашасың икән, ныклап әзерләнергә кирәк» дип, бик җитди карадым. Анда үзеңә тулысынча ышанып, психологик яктан әзер булып барырга кирәк.
Бәйге таләпләре буенча портфолио һәм үзең турында визитка тәкъдим итәргә кирәк иде.Үзенчәлекле номер күрсәтәсем килеп, күпмедер вакыт идеяләр туплап йөрдем. Нәтиҗәдә, үзем турында фильм төшердем. Имеш, мин шул фильмны карап кайтканмын да, аңа рецензия язам икән.
Иҗади өлештә, баянга кушылып, Әлфия Авзалованың «Гармунчыга» дигән җырын башкардым. Ә инде безнең дөньяга карашыбыз, күзаллауларыбыз, белемебезне төрле интеллектуаль сораулар аша тикшерделәр. Казан этабында 30 кыз катнашты. Алар арасыннан жюри 14 кызны сайлап алды.
Бәйге ярымфиналының беренче көне дәүләт имтиханына туры килде. Анда борчылуларым! Оештыручылар хәлгә керде: Милли китапханәдә булган интеллектуаль турны мин икенче көнне – визитка һәм иҗади номер күрсәткәннән соң үттем. Ярымфиналда Казан һәм төрле район этапларында җиңгән 30 кыз катнашты, уникебез финалга үтте.
Бүгенге көндә финалга әзерлек бара. Әлегә нинди номерлар күрсәтәчәгебезне сөйләп, бөтен серләрне чишеп бетерәсем килми. Ул шоу-тамаша форматында узачак, бары тик шуны гына әйтә алам.
«Татар кызы» республика күләмендәге иң дәрәҗәле бәйгеләрдән санала. Ул шуңа да минем күңел түрендә менәсе баскыч булып тора иде. Финалга узып, максатыма ирештем, дип уйлыйм.
Синеңчә, «Татар кызы» таҗына лаек кыз нинди булырга тиеш?
Татар кызы образы бездә, гадәттә, «татарча гына сөйләшергә, милли ризыклар пешерә белергә тиеш» дигән баналь сүзләр белән ассоциацияләшә. Әлеге бәйге минем өчен нәрсәсе белән кызык: бу – фольклор конкурсы түгел, анда кызларның сәләтләре, нинди хуҗабикә булуларына түгел, ә шәхесенә игътибар биреләчәк. Татар кызы үзе турында киңрәк күзаллаулар тудырырга, үзен төрле өлкәдә күрсәтә алырдай шәхес булырга, фикерен белдерүдән курыкмаска тиеш. Бәйгенең асылы шунда. Әлбәттә, минемчә аның беренче чиратта тәрбияле булуы бик мөһим. Бөтен нәрсә тәрбиядән тора.
Татар хатын-кызы элек-электән гаилә учагын саклаучы, балалар тәрбияләүче булып саналган, эшләмәгән дә. Ләкин бүгенге көндә күпчелек хатын-кыз көне-төне эшләп, дөнья тартырга мәҗбүр. Шушы кысалардан чыгып, үзен тулысынча гаиләсенә генә багышлаган хатын-кызларны тәнкыйтьләгәнне дә ишеткәнем бар. Синеңчә, бүген татар хатын-кызының урыны (миссиясе) нинди булырга тиеш?
Миңа калса, соңгы елларда хатын-кызлар, киресенчә, үзләренең эчке халәтенә күбрәк игътибар бирә, үз-үзләре белән күбрәк гармониядә яшәргә омтыла кебек. «Җигелеп дөнья тарту» дигән әйбердән читләшә барган кебек алар. Мин моны үземнең танышларымнан да күрәм.
Аннары «татар хатын-кызының миссиясе фәлән-фәлән» дип әйтү яклы түгел мин. Ул үзенә нәрсә кирәген, үзенең нәрсә теләвен белсен иде. «Тиеш» сүзе кайчак чыгырдан чыгара.
Ә минем өчен идеальлек хатын-кызның тулысынча гаиләгә генә кереп китүе дә яки тулысынча карьерага гына бирелүе дә түгел, ә үзен тигез итеп бүлүе. Әгәр гел балаларыңны гына уйлап, урамга да чыкмыйча утырасың икән, үзеңне югалтуың бар. Эшкә багланып, гаиләңдә җылылык булмаса да җиңел булмаячак.
«Мин авылда яшәүдән курыкмыйм»
Син Актаныш ягыннан. Талантларга бай, сәләтле кешеләр яши торган һәм чын татар районы. Синеңчә, Актаныш ничек итеп татарлыгын саклап кала алган?
Бөтен бәйгеләрдә дә мин үземне «чиста татар районы, татар авылы, татар гаиләсендә туган, татар мәктәбендә укыган татар кызы» дип таныштырам. Безнең якта башка телдә сөйләшү юк. Актанышта бары тик татарча гына сөйләшәләр. Укыганда, дус кызларымны кунакка алып кайтканым бар. Алар да: «Хәтта егетләр дә татарча сөйләшә бит сездә», – дип аптыраша иде. Алар кайсы телдә сөйләшергә тиештер инде (көлә).
Шул дәрәҗәдә татарча сөйләшеп үскәч, шәһәрдә бераз кыенрак та булды әле. Бу – татар булганым өчен читенсенү түгел иде. Русчалык булмау, дип әйтимме соң инде мин аны. Аннары ияләштек.
Мин инде, үзем татар районында яшәгәч, халык татарча сөйләшергә тиеш, дип уйлый идем. Баксаң, башка җирләрдә алай түгел икән. Эш буенча башка районнарга баргач, вата-җимерә русча сөйләшкән кешеләрне күрәм дә, аларга: «Нигә сез үз телегездә сөйләшмисез?» – дип әйтәсе килә.
Актаныштагы халыкның 80 проценты татарлар. Бер генә мари авылы бар. Арабызда яшәүче башка милләт вәкилләре дә безнең кебек чип-чиста итеп татарча сөйләшәләр. Чөнки алар инде шушы татарлар арасына кереп, татарлашып беткәннәр. Шуңа күрә яратам да инде мин үземнең районымны. Рәхәт анда кайткач.
Чын татар гаиләсе төзеп, милли җанлы балалар тәрбияләргә бик кулай урын икән. Киләчәктә үзеңне Актанышта күрәсеңме? Әллә инде хәзер күңелеңә Казан якынракмы?
Казан – татарның мәркәзе. Биредә мөмкинлекләр күбрәк. Аннан мин – кечкенәдән «Казан» дип хыялланып яшәгән кыз. Казан, анда килеп яшәү күңел түрендәге бер зур теләк иде.
Әмма мин Актанышны, туып-үскән авылым Такталачыкны бик яратам. Фатирларда миңа кысан. Авылда үскәч, күңел иркенлек сорый. Чыгып китеп, бакчаларны урап, су буена, чишмәгә төшеп менәсем килә. Авылга кайткан саен чишмәгә төшеп, шәһәрдә яшәрлек энергия алып менәм мин.
Киләчәктә Аллаһы Тәгалә ничек язгандыр, тик мин авылда яшәүдән курыкмыйм. Үземнең шәхси йортым булуын теләр идем. Ләкин монда тагын шул эш мәсьәләсенә, тормыш ихтыяҗларына борылып карыйсың инде. Күңел бит югарыракка ашкына, «яшьлек максимализмы» дигән нәрсә дә бар.
Җаным белән авыл кызы мин. Шәһәрдәге машина, кеше тавышлары туйдыра башлагач, урманда йөрисем килә башлый. Андый вакытта паркка барып булса да тынычланып кайтам. Олыгайган көндә Актанышта яшәр идем, ләкин әлегә мин Казанны сайлыйм.
Кыз балага тәрбия, гадәттә, гаиләдә салына. Синең милли җанлы булып үсүеңдә әти-әниеңнең дә роле зурдыр. Гаиләгез, гаиләдәге традицияләрегез турында да беләсе килә.
Әти-әни, дәү әни белән төп нигездә ике кыз үстек. Апам Нәзлия – укытучы, Чаллыда башлангыч сыйныфлар укыта. Әнием Нурзия исемле, Актаныш хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Инде 30 ел үз һөнәренә тугры. Әни ул – авыл халкы өчен дә беренче ярдәм күрсәтүче, нинди генә гозерләр белән килмиләр аның янына. Кара төндә дә дарулар тутырган пакетын тотып чаба. Әтием Алмаз хуҗалыкта, шулай ук ул балта остасы, йортлар сала.
Дәү әнием дә – Такталачыктагы хастаханәдә (ул элек район хастаханәсе саналган) эшләп, лаеклы ялга чыккан кеше.
Традицияләргә килгәндә, гаиләдә мин кайткан көн зур бәйрәм санала инде безнең. Апа Чаллыда гына булгач, атна саен кайтып йөри. Чөнки ул авылны миннән дә ныграк ярата. Мин дә кайта алган ял көннәре – иң кызыгы. Гадәттә, төнлә генә машина булып, авылга соң кайтып җителә. Берсе дә йокларга уйламый, барысының да күзе тәрәзәдә була ул кичне. Нинди тәмле әйбер бар – пешереп, мунчалар ягып, зарыгып көтеп торалар кадерле кунак кызын. Ул яктан искиткеч бәхетле кеше мин. Китәр көн килеп җитсә дә иң беренче мине кайгырталар. Шыплап тутырылган берничә сумка белән көчкә кире килеп җитәм (көлә). Якыннарым тарафыннан иркәләү, наз, ярату тоеп яшим. Аллаһка шөкер дип кайтам, Аллаһка шөкер дип кире китәм мин.
«Урманны яратканга урманчы буласым килгән иде»
Журналистика юлына ничек кереп киттең? Бу өлкәдә үзеңнең остазларың дип кемне саныйсың? Кемнән үрнәк аласың, кемгә тиңләшәсең?
– Мин балачакта шигырьләр языштыра идем. Әллә вакыт юк, әллә хисләр җитеп бетми – хәзер ул әйбер бетте. Мәктәптә иншаларны да өчәр бит язып ыргыта идем.
Туризм белән кызыксынгач, шул юнәлештә китәрмен, дип уйладым. Табигатьне, урманны яраткач, урманчы буласым да килде. Әнә шул төрле өлкәләр белән кызыксыну мине журналистика юлына алып кереп киткәндер дә инде. Монда җаның теләгән темага яз. Телисең икән – комбайнер, телисең икән урманчы булып аласың. Мин әле һаман да: «Энҗе, сиңа тренер, рәссам, инженер, электрик, бер дә булмаса, бухгалтер буласы иде», – дип көлеп утырам. Һәр һөнәр кызык, тотып эшләп карыйсы килә, аннары язасы килә башлый да, бухгалтерлык та, урманчылык та онытыла, язасы килү теләге кала (көлә).
Без мәктәпне тәмамлаган елны журфактагы бюджет урыннарын бетереп куйдылар. Шул вакытта «Әйдә ТНВга» дигән бәйге игълан ителгән иде. Анда җиңгән укучылар грант системасы буенча укырга керү мөмкинлегенә ия булачак, дигәч, мин дә үземне сынап карарга булдым. Без анда 6 кыз катнаштык. Бәйгенең биреме буенча, безгә берәр журналисттан интервью алырга кирәк иде. Зур бәхетемә миңа «Татар-информ»ның баш мөхәррире Рәмис абый Латыйпов эләкте.
Ләкин мин бу бәйгедә җиңә алмадым. Озак та үтми, миңа Рәмис абый шалтыратып, «Татмедиа» биргән грант буенча укырга кереп карарга тәкъдим итте. Шулай итеп, мин «Интертат»ка язмалар әзерли башладым.
Журналист – кечкенәдән хыялланган, «булам» дип омтылган һөнәрем түгел. Әле 10нчы сыйныфка Актаныш мәктәбенә баргач, мәктәп директорыбыз миннән: «Энҗе, син нинди һөнәр сайларга телисең?» – дип сораган иде. Мин озак уйлап тормыйча: «Журналист», – дидем. Янәшәмдә торган, моңа кадәр бу турыда бер сүз ишетмәгән әни: «Нинди журналист?» – дип, бөтенләй аптырап калды. Юрап китердем менә шулай һөнәремне. Һәм мин үземне дөрес юлда дип уйлыйм.
Остазым дип, мин Рәмис абый Латыйповны саныйм. Нинди генә көчле теория бирсәләр дә, журналист бөтен нәрсәгә тәҗрибә аша өйрәнә. Минем менә шул 2018 елдан бирле язудан туктап торганым юк. Барлык практик моментларны Рәмис абый өйрәтте. Анда яшь журналистларның «канатын сындыру» дигән нәрсә юк. «Без болай яза алмыйбыз, синең язмаңны үзгәртәбез», – дими ул. «Болайрак үзгәртсәк ничегрәк булыр, син ничек уйлыйсың?» – дип, үз фикереңне сорый. Хәбәрне ничек язарга, язмага баш исем куярга да мин аннан өйрәндем һәм хәзер дә өйрәнәм. Фикер белдерүдән курыкмыйм.
Икенче алыштыргысыз остазым – ул, әлбәттә, Васил абый. Университетка керергә документ тапшырган көннән алып, хәзергәчә ул минем янәшәмдә. Мин хәзер магистратурада укыйм. Ул – минем фәнни эшемнең дә җитәкчесе. Васил абыйның үзенә генә хас юмор хисе бар. Ул бик системалы эшли. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы, аның кебек буласы килә. Ул бик кешелекле дә әле. Соңгы курста укыганда, без аның турында фильм төшергән идек. Мин ул фильмда аны остаз буларак кына түгел, кеше буларак та ачарга тырыштым.
«Җыр сәнгатен төпкелдә дип уйламыйм, шул ук вакытта су өстендә яхтада кызынып та ятмый»
Социаль челтәрләрдә синең җырлаганны да еш күрәм. Сәхнәдә үзеңне ничек хис итәсең?
Әни әйтүенчә, мин, телем ачылгач, «Ал итә, итә, итә, гөл итә, итә, итә» дип җырлап йөргәнмен. Мәктәптә вокал ансамбльгә йөрдем. Берничә ел Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Уфа сәнгать училищелары, Сибай сәнгать көллиятендә вокал укытучысы булып эшләгән Джон Мусинда белем алдым. Ул – Фән Вәлиәхмәтов, Артур Исламов, Азамат Тимеров, Рәшит Асадуллин, Наилә Яхина кебек Башкортстанның һәм Татарстанның халык һәм атказанган җырчыларын тәрбияләгән мөгаллим. Ул Актанышта сәнгать мәктәбендә балаларны кечкенәдән бер әйбергә өйрәтә, шул сүзе һаман истә әле. «Сәхнә – ул биеклек. Сәхнәдәге кеше залдагы тамашачы белән бер дәрәҗәдә түгел. Син сәхнәдә торасың икән, димәк, син өстенрәк. Биектә басып торасың икән, синең кыяфәтең дә, киенүең дә, җырлавың да шул дәрәҗәдә булырга тиеш».
Минем тавыш эстрада җырлары өчен түгел. Ул халык җырларына бик яхшы бара. Мин гомумән ритмлы җырлар башкара алмыйм. Никтер гел сузасым килә. Озын, тирән мәгънәле сүзле җырлар ошый. Көе ничек кенә матур булса да, җырның бер мәгънәсе дә юк икән, андый җырны җырлый алмыйм. Элеккерәк җырлар күбрәк бата миңа. Ә инде эстрада җырларын кәеф өчен тыңласам гына.
Мин, журналист булмыйча, сәнгать юнәлешендә дә китә ала идем. «Энҗе, синең югары, бик үзенчәлекле тавыш. Син музыкаль белем алырга тиеш», – дип, укытучым да бик кыстаган иде. Җыр юлыннан китмәсәм дә, җыр минем күңелдә яши. Мин берәр кайчан барыбер җырлый башлармын кебек.
Сәхнәгә килгәндә, миңа зур сәхнәләрдә чыгыш ясавы уңайлы. Өстәл артында яки бер-ике кеше каршында гына җырлый алмыйм мин. Зур сәхнә, микрофон үз-үзеңә ышаныч өсти.
Безнең бүгенге җыр сәнгате аяныч хәлдә, дигән фикер бар. Сәхнәне моңның «м» хәрефе дә булмаган, белемсез җырчылар басты, диләр. Синең фикерең? Чыннан да шулай ук төпкелдә утырабызмы?
Бик пессимистик сорау бу. Мин җыр сәнгатен төпкелдә дип уйламыйм, шул ук вакытта су өстендә яхтада кызынып та ятмый. Су өсте белән төп арасында бер уртарак җирдә.
Минем шундый гадәтем бар – беренче булып, җырның сүзенә игътибар итәм. Көе ничек кенә матур булмасын, сүзләре «тулыксыз» һәм мәгънәсез икән, мин аны 100 процент тыңламыйм, яки «ник шулай дип җырлый инде» дип уфтана-уфтана тыңлыйм (көлә).
Эш буенча концертларга йөрергә, шоу-бизнес турында язарга да туры килә. «Солянка»лар булса, анда кемнәрне генә чыгармыйлар. Кайвакыт ис-акыл китеп утырасың. Аннары: «Юкка гына эстрада дип аталмый, андыйлар да кирәктер», – дип уйлап куям. Кайнар чәйгә салкын су кушып эчәләр бит. Шуның кебек «айнытып» җибәрер өчен «разбавлять» итәргә моңсыз, зәвыксыз, белемсезләр дә кирәктер. Тик мин аларның аудиториясенә кермим. Эш буенча гына тыңларга туры килә, тик үземнең теләк белән тыңлаучылар санын арттырмыйм.
Еш кына шундый шедеврлар астындагы комментарийларда: «Оят! Хурлык! Коточкыч! Ничек шул дәрәҗәгә төшеп җитеп була?!» – ише, ярымистерика халәтендәге язмалар барлыкка килә. Тик ул кешеләр шул сәнгать әсәренә сикереп-сикереп биегәннәрен, кул чапканнарын оныталар. Халык артистларны үзе күтәрә бит.
Аннары яңа җырчыларның күбесе топларны кабатларга тырыша. Шул ошамый миңа. Әллә ничә Рифат Зарипов бар бит хәзер. Шул ябыклыклары, үзләре әйтмешли, «сөяктән дә көй чыга» дип йөрүләреннән алып, җырларының көйләренә, җырлау манераларына кадәр охшаш. Топ артистлар харизмалары, әйтер фикерләре, хитлары белән халыкны тота. Хәзер концертларның дәрәҗәсе дә башка. Шоу ясыйлар, хәзер халыкка шул шоу кирәк.
Аннары нигә төпкелдә түгел дим, чөнки күп кенә артистларның концертларында музыкантлар командасы бар. Җанлы музыкага тере тавыш белән җырлаучылар миндә соклану хисе генә уята. Минус, яки фонограммага чыгып селкенүчеләр – юк.
Аннары җыр сәнгате эстрада белән генә тукталып калмый. Соңгы арада альтернатив музыка үсеш ала. Төрле стильләрдә, заманча итеп татарча җырлар яздыралар. Алары миңа ошый. Мәсәлән, «Гауга» төркеме. Дөрес, сүзләрен беренче тапкырдан ук аңлап бетереп булмаса да, шәп контент. Зәринә Вилданованың җырлавы ошый.
«Бүгенге көрәшкә шоу форматы һәм бераз тәнкыйть кирәк»
Син «Интертат»та «Энҗеле көрәш» сәхифәсен алып барасың, Гомумән, кыз кешенең көрәш хакында шулай күп белүе – үзе үк кызык. Ничек кереп киттең син бу өлкәгә?
Бу сорауны миңа еш бирәләр инде. Кулга сөлге дә тотып караган юк. «Нишләп йөрисең син ул көрәштә кыз башың белән?» – диләр. Безнең нәселдә, белүемчә, көрәшчеләр юк. Ләкин безнең авыл көрәшчеләр авылы санала. Элегрәк спортзаллар гөрләп торды, авылдагы һәр егет көрәшче иде безнең авылда. Төрле-төрле дәрәҗәле турнирлар безнең мәктәптә уза, ә без – кызлар – дәрескә кермичә, шунда көрәш карый идек.
Мин 10-11 сыйныфларны Актанышта тәмамладым. Раббани Нургалиев дигән сыйныфташым безгә гел көрәш турында сөйли иде. Раббани үзе – хәзер Татарстанда гына түгел, дөнья чемпионы да.
Казанга килгәч, мине Рәмис абый көрәш буенча ярышларга җибәрә башлады. Көрәшнең әллә нинди төрләренә барып карадым. Барысын да йөреп чыккач, нәкъ менә милли көрәш кызык икән, дигән фикергә килдем. Көрәш ул – эмоцияләр. Ул үзебезчә. Авылдагы Сабантуйда утырган кебек карыйсың аны. Әмма беренче елларда мин шундый кыенсына идем. Спортчыларны белмим, бөтен җирдә егетләр, ир-атлар, шулар арасында мин йөрим.
Көрәш турында «чеметкәләп» тә язасың. Басым ясаучылар, «болай итеп язма» дип әйтүчеләр юкмы?
«Нигә алай яздың инде, Энҗе?» – дип шалтыратучылар, үпкә белдерүчеләр булгалады. Тик күпчелек очракта репортажларымны хуплап, көтеп алалар. «Энҗеле көрәш»не аеруча яраталар. Чөнки көрәш дөньясында моңа кадәр андый формат юк иде әле.
Көрәш – тар даирә, анда барысы да бер-берсен белә, тик менә башкалар гына аларны белми. Алар башкаларны үзләренә якын китермиләр, анда ниндидер рамка бар. Көрәшчеләр барысы да үз дөньяларында гына яшиләр кебек. Шуңа да көрәшкә азрак шоу форматы, бераз гына тәнкыйть тә кирәк. Аның кытыршы якларын күрсәтү башкаларга да кызык була башлады. Бер турнирда, мәсәлән, бер көрәшче мәгънәсез ишарә ясаган иде. Моңа халык котырынды, тавыш чыкты. Шул турыда язып чыгуым көрәш белән кызыксынмаган кешеләрдә кызыксыну уятты. Шул рәвешле булса да көрәшне һәм көрәшчеләрне белә башладылар.
«Энҗеле көрәш»нең аның мәгънәсе дә шунда. Килеп карамаган кешеләр «көрәшнең бер кызыгы да юк» дип уйлыйлар. Ә болай караганда, ул – бик кызыклы спорт төре. Анда нинди генә эмоцияләр күрмисең. Фото-видеолар аша шул ихлас хисләрне күрсәтеп була. Ә халыкка бүген ихлас хисләр кирәк, ясалмалылык кешене, киресенчә, этәрә генә. Шуңа да мин бу проектта көрәшне ничек бар, шулай төшерәм.
Артыңнан көрәшче егетләр дә йөри торгандыр?
Дөресен әйткәндә, баштарак минем кем икәнне белмиләр иде. Исемемне белсәләр дә, үземне танып белмиләр иде. Яза-яза гына үз йөзем барлыкка килде. «Энҗеле көрәш» моңа аеруча да ярдәм итте. Хәзер инде көрәшче егетләрнең күбесе дусларыма әверелде. Очрашканда кочаклашып күрешәбез, хәлләр белешәбез. «Энҗеле көрәш»тән соң социаль челтәрдәге дусларым да артты. Кыскасы, мине таный, сәхифәләремә языла башладылар. Көрәшчеләр, көрәш җанатарлары арасында да килеп эндәшүчеләр була башлады. Көрәшче егетләр белән аралашып алган вакытларым да булды. Егетем бар, тик мин үземә яр итеп көрәшче егет сайламадым.
«Энҗе, сиңа берәр көрәшчегә кияүгә чыгып, көрәшче малайлар табарга кирәк. Көрәшне шулай итеп булса да үстерик инде», – дип әйтүчеләр күп. Әле берсе соңгы көрәш турнирында: «Энҗе, бу тирәдә күптәннән йөрисең, берәр көрәшче эләктерә алдымы инде сине, юкмы?» – дип сораган иде. Аннары: «Эх, яшь чагым булса», – дип өстәп куйды (көлә). Көрәшкә кызлар чибәр егетләр эзләп кенә килә, дигән стереотип яши. Һәм мин ул стереотипны челпәрәмә китердем. Мин көрәшкә егетләр карар өчен йөрмәдем, хәзер бигрәк тә йөрмим инде (көлә). Миңа ул спорт төре буларак кызык. Бәлки, шуңа да егетем көрәшче түгелдер.
Көрәштән тыш тагын нинди темаларга яратып язасың?
Авыл темасы. Яз, көз айларында – басуларда, җәен печәндә йөрергә яратам. «Энҗе, әйдә берәр авылга бар әле», – дисәләр, берсүзсез риза булам. Күп кенә район, авылларда булырга туры килде инде. Сыерлар, сенаж базлары, баткаклар, әллә нинди үзәк өзгеч җилдә дә басуда интервью алган чаклар булды, әле булыр да. Быел, шуларга өстәп, комбайн йөртеп карадым. Үземнең авылдаш комбайнчы Диләрис абый Мөхәммәтшиннан басуда, иген иккәндә генә интервью алдым. «Йөртеп карыйсыңмы?» – ди. Гомердә андый техникага утырып та караган юк иде. Бер-ике рәт суктырып килдем. Аннары әни: «Энҗе быел үзенә ашарлык икмәк суктырды инде», – дип көлеп тә йөрде әле.
Аннары тагын бер мәзәк дисәң, көлке түгел инде. Авыл халкы әллә ни сөйләшергә яратмый бит ул. «Эшлибез, тырышабыз», – дип кабатлап тора. Бер юлы бер фермер янына бардым. Маллар асрый, үзенең әллә ничә гектар җире бар, шунда малайлары белән сатарга печән әзерлиләр. Ул печән генә дә түгел, туклыклы азык, дип атала. Үзләре җыялар, ташыйлар, үз ихаталарында ук шул кипләрне төрәләр дә. Менә шул туклыклы азык турында тулырак итеп сөйләтергә, төрү процессын ничектер аңлатырга кирәк. Бу абый сөйләми дә сөйләми. Тегеләй дә тартып карыйм, болай да тартып карыйм. Үзем аңлыйм аңлавын, ә миңа шуны аңлатып язарга да кирәк бит әле. Үземнең сүз белән генә язар идем, фермерның нәрсә эшләгәнен аның күзлегеннән күрсәтергә кирәк. Башны юләргә салдым да: «Бу нәрсә соң? Бу нишләтә соң? Бу сөт күп булсын өчен кирәкме инде?» – дигән «тулыр-тулмас» сораулар бирә башладым. Карап-карап торды да: «Сеңлем, синең бөтенләй күзаллау юк, әйеме?» – дип сорап куйды. Мин әйтәм: «И абый! Үзем дә авылныкы инде мин. Сезне сөйләтер өчен сорыйм шул инде». Бергәләп көлештек тә, шуннан соң бөтенесен башыннан азагына кадәр аңлатып сөйләде.
Аннары тикшеренү эшләре кызыксындыра. Арча районының Кенәр-Сөрде арасындагы булмаган юл, ятимәгә бирелмәгән фатир, көрәштәге берәр ризасызлык тудырган вакыйгалар турында тикшеренү эшләре язарга туры килде. Кызык өлкә анысы. Районнар белән эшләгәндә бигрәк тә. Башлык урынбасарлары, урынбасарларның урынбасарлары белән сөйләшергә туры килә. Шунда кемнең халык өчен чынлап тырышканын, кемнең юкны бар итеп йөргәнен телефонны алып ташлаудан ук аңлыйсың.
- Ятимнәрне кимсетмәгез, яки Ни өчен ятимә үзенә тиеш булган фатирны ала алмый?
- Өметсезлек, яки «Путиннан сорагыз»: Арча районы Кенәр авылында хастаханә ачылырмы?
- Көрәш буенча Татарстан беренчелегендә ызгыш чыкты
«Иң мөһиме – хисләргә ирек бирмәскә»
Безгә төрле авыр темаларга да язмалар әзерләргә туры килә. Мобилизацияләнүчеләрне озатырга да редакциядән беренчеләрдән булып син бардың. Фаҗига булган урыннарга да тиз арада без – журналистлар барып җитәбез. Ләкин «нинди генә авыр вакытта да журналист үзенең журналист икәнлеген онытмаска тиеш» дигән кагыйдә бар бит инде. Андый вакытларда син хисләреңне ничек «йөгәнлисең»?
Әле мобилизациягә кадәр Чуйков урамындагы бер фаҗига турында язарга туры килгән иде миңа. Бер егет сөйгән кызы һәм аның әти-әнисен һәлак итте. Мине аларны озатырга җибәрделәр. Бик салкын, шыксыз көн, гыйнвар башы иде. Каршыбызда – 3 мәет…Башымдагы бөтен хисләремне сүндердем. Мин ул көнне бернинди хиссез йөреп чыктым, язманы ничектер автомат рәвештә генә яздым. Күңелдәге бер кыл да селкенмәде хәтта. Хәзер уйлап утырам да, ничек эшләп чыктым икән мин ул язманы, дип шаккатам.
Иң мөһиме – хисләргә ирек бирмәскә. Журналист урталыкны табарга өйрәнергә тиеш. Андый вакытта җебеп төшә башласаң, эшли алмачаксың. «Булгария» теплоходы батканга 10 ел булган елны шул урынга бардык. Июль башы булса да, шундый шыксыз, җилле, салкын көн иде. Балалары, әниләре, туганнары һәлак булган җиргә карап, үкереп-үкереп елаучылар белән сөйләшергә туры килде. Андый чакта үзең аша үткәрәсең бар нәрсәне.
Әйе, мобилизацияләнүчеләрне озатырга да иң беренчеләрдән булып мин бардым. Яңгыр ява, җил, коточкыч көн. Яшел Үзәннең военкомат алды тулы, бөтенесе елый, болгавыр, рюкзак аскан егетләр. Мин берәр кайчан андый хәлләрне күрермен дип уйламаган идем. Шуңа да бик авыр булды миңа. Ул көн гомерлеккә хәтеремдә калыр инде. Ир-атларның күз яшьләре белән елаулары, андагы балаларның, хатын-кызларның автобус артыннан чабулары күңелдә калды… Мин аннан бөтенләй кешелектән чыгып кайттым. Нерв системам какшады. Редакциягә кайткач та яза алмыйча утырдым әле. Кабат бер почмакка барып еладым, битне сап-салкын су белән бер-ике тапкыр юдым да, үземне кулга алып, язманы әзерләп тапшыра алдым. Видеосын да елый-елый ясадым.
«Менә ичмасам фикерле журналист бу!» дип әйтерлек журналист буласы килә»
Милли журналистикада сине нәрсәләр борчый?
«Менә ичмасам фикерле бу!» дип соклана торган исемле журналистлар булмау. Укыганда да сәяси, иҗтимагый тормыш, башка өлкәләр буенча да яза торган журналистлар турында сөйләргә, рефератлар язарга кушалар иде. «Кемне алырга икән?» – дип уйланып утыра идек. Әлбәттә, бар алар, без бөтен бөек журналистларны белеп тә бетермибездер. Анысы – яшьләр арасында киң таралган проблема. Тик шул бөек фикере өчен бөтен кеше телендә йөргән танылган журналистлар бик әз.
Берәр вакыйгага үз фикерен белдерә алырдай журналистларны эш буенча да эзләп утырабыз. «Бу әйтми инде», «монысы бөтенләй бер сүз дә әйтми инде» дип утырырга туры килә. Илфат Фәйзрахманов белән Искәндәр Сираҗиның номерын җыябыз аннары.
Хәбәр, репортаж, күзәтү язабыз да, шуның белән «Аллаһу әппәр». Ә кешенең исендә журналистның үткен фикере, тәнкыйте кала. Алай итеп кистереп яза белергә дә кирәк. Менә шундыйлар әз. «Язабыз» дип әйттем, чөнки мин үземне дә әлегә шул югарылыктагы гына журналист дип бәялим. «Менә ичмасам фикерле журналист бу!» дип әйтерлек журналист буласы килә.
Сиңа бүгенге заманда яшәү уңайлымы? Бәлки үзеңне башка чор кешесе итеп хис итәсеңдер?
Миңа үземнең заман уңайлы. Егерменче гасыр башында да, Казан ханлыгы чорларында да яшәп карыйсым килми. Ул чорлар белән чагыштырганда хәзер – ирек һәм иркенлек заманасы. Шул ук хатын-кызларга мөнәсәбәт тә башка. Басуда урак урганда бала табу да юк, шөкер. Хәзер хокук дигән әйбер бар. Хәзер мөмкинлекләр бар.
Бер танышым: «Ул чорларда яшәсәк, без барыбер зур-зур күлмәкләр белән балдан балга йөрмәс идек. Чөнки авылда крестьян гаиләсендә туып, көне-төне басуда эшләр идек», – дип көлә. Мин әйтәм: «Әйе, безнең әле эшләргә җире дә булмас иде, гаиләдә кыз балалар гына тугач», – дим.
Шулай да узган гасырның 70-80нче еллар атмосферасын тоеп карыйсы килә. Анда да 1-2 көн генә яшәп карар идем (көлә).
Рәхмәт, Энҗе, уңышлар сиңа! Бәйгедә бөтен коллективыбыз белән сиңа көч биреп торачакбыз!
Бик зур рәхмәт, Гөлназ.