Җырлап эшләүче комбайнчы Диләрис Мөхәммәтшин: «Басуда рәхәт! Икмәк булган елны бигрәк тә»
Беренче тапкыр комбайнга утырып, ашлык суктырып кайттым. Комбайнчы Диләрис Мөхәммәтшин әйтмешли, «эшләргә беркем өйрәтми, үзең өйрәнәсең». Басу-кырларның үз романтикасы, үз рәхәте дә шул...
Сап-сары булып, башаклары тулып утыручы басуларда эш гөрли. Комбайннар, кырмыскалар кебек, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр ашлык суктыра. Басу юлын кара тузан итеп, тыз-быз йөрүче йөк машиналары иген ташый.
Кояш батып килгәндә, Актанышның «Таң» хуҗалыгы басуларын урап кайттым. Механизаторлар арасында күп тапкырлар республикакүләм ярышларда урыннар алган комбайнчы Диләрис Мөхәммәтшин улы Динар белән арпа суктыра иде. «Кара тузан инде монда, кич белән җиле дә юк», – дисәләр дә, җәһәт кенә комбайн кабинасына менеп утырдым. Кабинадан берничә метрда берни күрми, тузан эченнән бардык, аннары дөньялар ачыла башлады тагын. «Борчак суктыргандагы тузанны күрсәң син», – ди Диләрис абый.
- ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте биргән мәгълүматлар буенча, Актаныш районы кырларыннан 40985 тонна ашлык җыеп алынган. Район игенчеләре барлыгы 10624 гектардан артык мәйданда эш башкарган. Уңыш 38,6 процентны тәшкил итә.
- Район буенча уртача күрсәткеч – 37 центнер. Узган елгы корылыктан соң бу күркәм күрсәткечләр районыбыз игенчеләренең йөрәгенә дәва, 2021 елда уртача уңыш нибары 17 центнерны тәшкил иткән, дип яза «Актаныш-информ».
«Йөртеп карыйсыңмы?» – дигән сорауга рәхәтләнеп ризалашып, быелгы уракка мин дә үзем өлешемне керттем әле: «Тукано» комбайны руле артына утырып, бер покос арпа суктырып килдем. Рулен тотып кына барыш, бөтен нәрсә автоматлаштырылган. Руль янында – идарә итә торган рычаг. Тизрәк, әкренрәк барасың, жатканы күтәрәсең, төшерәсең – кыскасы, бер кул белән шул рычагны тотасың, икенчесе белән – рульне. Борылганда гына берничә эшне берьюлы эшләргә кирәк. Тәҗрибәле комбайнчылар аны эх та итми бора да куя.
Комбайнчылар нәселе
Бишенче класстан бирле комбайн белән якын дуслар алар. Әтисе белән «Дон» комбайнында ярдәмче булып йөри. Әтисе Риф абый утыз елдан артык шушы хуҗалыкта комбайнчы булып хезмәт куя. Аннары Диләрис Мөхәммәтшин штурвалны үз кулына ала .
Әти гомере буе механизатор булып эшләде. Бишенче класстан комбайнда аның ярдәмчесе булып йөрдем. Мәктәптән кайта идем дә басуга чаба идем. Күңелле иде ничектер, ошады. Гел басуга барасы килә иде. Бәләкәй чакта комбайн шундый зур булып тоела. Аңа утырып йөргәч, корабльдә йөргән кебек. Әле йөртергә дә бирсәләр, бөтенләй инде. Бәхет, – ди ул.
Җиргә мәхәббәт нәселдән һәм тәрбиядән килә торгандыр. Әти тәрбиясенең нәтиҗәсе – хәзер аның ярдәмчесе булып үзенең улы Динар да йөри. «Динарга ундүрт яшь, тугызынчы класска барырга җыена. Ел да минем белән йөри. Бүген дә 5 тә торып чыккан. Инде уятмам, бүген алып бармам дигән идем. Үзе, барам, дип атлыгып тора. Комбайнның бөтен әйберен дә белә, өйрәнеп бетте инде», – ди Диләрис абый улы турында.
Гаиләдә сигез бала – дүрт малай, дүрт кыз үсәләр. «Без бөтенебез дә бер вакытта үсмәдек. Алар үсә торды, чыгып китә торды», – ди гаиләдә төпчек бала булган Диләрис абый.
Егетләрнең дүртесе дә авыл хуҗалыгында хезмәт куя.
Рәмзил Уразай авылында комбайнда эшли. Рәсиф абый былтыр, өченче ел шушы хуҗалыкта «Дон»да эшләде, Газинур абый да хуҗалыкта.
Әти-әни бәләкәйдән эш сөяргә өйрәтте. Эш кушалар икән, шул эшне эшләп бетермичә, уйнарга чыгармый торганнар иде. Элек бу тәрбияне катырак дип уйлый идем, хәзер, дөрес эшләгәннәр, дигән фикергә килдем, – дип сөйләде ул.
Мөхәммәтшиннарның җырга мәхәббәтен дә бөтен авыл белә. Диләрис абыйның сәхнәдә җырлауларын үземнең дә күргән, шигырьләрен үземнең дә укыган булды. Иҗат кешеләре авылдан чыга, диләр бит. Чөнки табигать, бигрәк тә басу-кырлар илһамландыра. Җирнең үз романтикасы, үз рәхәте бар шул.
Абый гармунда уйный, җырлый. Сәхнәләргә менеп җырламаса да, әти дә җырларга ярата иде. Бөтенебез дә җыр-моң яратабыз. Басуда көне буе радио тыңлыйм, – дип сөйләде ул.
Башкалардан калышмыйча
Без дә чыктык басуга.
Язның якты кояшыннан
Хәтта күзләр чагыла.
Әлләр нинди уйлар башта,
Әллә ниләр күрәсең.
Теге башта куян йөри –
Парын эзли, күрәмсең.
Арттан кошлар иярәләр,
Калышма, дигән төсле.
Үзләренә җим эзлиләр,
Арттырыр өчен көчне.
Тимер атым гына түзсен,
Чәчеп бетерик тизрәк.
Әзрәк яңгыр явып үтсен –
Ул бит җиргә бик кирәк.
Тирә-якка карап йөрим,
Алҗуны белми күңел.
Бар кешегә саулык телим,
Бер дә начарлык түгел!
(Диләрис Мөхәммәтшин)
«Эшләргә беркем өйрәтми, үзең өйрәнәсең»
Түмерҗә авылыннан, басу юлыннан өч чакрым йөреп, Теләкәй авылында мәктәпне тәмамлый. Бу урында да «басу» сүзенә басым ясарга кирәк. Ни дисәк тә, җиргә якын булып үскән баланы гомере буе җир үзенә тарта шул ул. «Басудан өч чакрым җәяү йөреп укыдык. Кышкы салкында да, язгы пычракта да. Шуңа хәзер чирләмибездер инде», – ди үзе.
Мәктәпне тәмамлауга ук, хуҗалыкка эшкә дә чыга.
Шәһәр тормышы ошамады инде миңа. Туган җирдә эшлисе килде. Башта, булдыра алырмынмы икән, дип эшләп карадым да, килеп чыккач, калдым авылда.
Әти олыгайгач, үзем армиягә киткәнче, ике ел СК-5 «Нива» комбайнында эшләдем. 2006да армиядән кайттым, 2007дә «Дон» комбайнын бирделәр. Анда сигез ел эшләдем. 2015тә «Тукано» кайтты, хәзер шунда йөрим.
Комбайнда үзең өйрәнсәң генә эшләп була. Беркем өйрәтми, үзең өйрәнәсең. Бу комбайнны алып кайткач, китергән малайлар кабинага утыртып, күрсәтеп, китабын ачып, аңлатып бирделәр. Һәм шул ук көнне басуга кердем дә. Электән эшләгәч, миңа авыр булмады.
Урактан соң комбайнны юып, сакларга кертеп куям да, «МТЗ-1221» тракторы белән җир эшкәртергә чыгып китәм. Кыш көне фермада миксер белән азык болгатуда эшлим. Яз көне тагын чәчүгә, – дип сөйләде Диләрис абый.
«Игеннәр үсә башлагач, күңел басуга тарта»
Шунда Диләрис абый белән тандемда эшләүче Рөстәм абый Галиев килеп җитте. Аның «КамАЗ»ына ашлыкны бушаттылар.
Басуда барган эшләрне агроном контрольдә тота. Ничәдә бетерәсе, күпме эшлисе калганын да аның командасы белән үтиләр. «Көн дә иртән бишенче яртыда торам, өйдәге эшләрне эшлим. Алты тулганда басуга менеп китәбез. Кайту төрлечә, анысы агрономнан тора. Бүген сигездә туктыйбыз менә. Агроном әйтсә, төнге берләргә, икеләргә кадәр эшләгән көннәр дә була», – диде Диләрис абый, агрономның шалтыратуыннан соң.
Уракка хуҗалыкта август башында чыкканнар, егерме бишләренә тәмамларга да җыеналар икән, һава торышы гына бозылмасын.
«Чәчү бетеп, башаклар күренә, игеннәр үсә башлагач, күңел басуга тарта башлый. Басуда рәхәт бит инде. Икмәк күп булган елны бигрәк тә. Андый вакытта тагын да ныграк эшлисе килә», – ди Диләрис Мөхәммәтшин.
Быел уңыш ничек?
Башка еллар белән чагыштырганда быел аеруча әйбәт. Мондый икмәкле еллар булды инде ул. Һава торышы әйбәт булганда җыеп аласы иде инде.
Комбайнер булу дәрәҗәле эшме?
Әйе, җаваплы эш дип саныйм мин аны. Комбайн төзек булудан, чисталык, икмәкне артка чыгармаудан тора ансы.
Кадерне беләләрме соң?
Беләләр. Түләү начар түгел, вакытында биреп баралар.
Сезнең эшнең авыр һәм рәхәт яклары нинди?
Авыр түгел, җаваплылыгы гына зур. Эше дә рәхәт инде аның.
Сез дә әтиегезгә алмаш булып килгәнсез. Сезгә алмаш булырлык яшьләр бармы, булачакмы?
Булачак. Әнә минем малай басып тора. Рәис абыйда ярдәмче тагын бер яшь малай. Сабирҗан абыйның янында да малае йөри. Аларга ышанып тапшырырга була, дип уйлыйм мин.
Комбайнчы булып, акча эшләп, баеп буламы соң?
Акча эшләп була, әйе. Әйтәм бит, түләү начар түгел. Тоннага, сыйфатка карыйлар. Артыңнан икмәк калмаса, центнерың булса, шул чагында түләү дә әйбәт була инде.
«Хатыным да, шәһәрне яратмыйм, авылда каласы килә, диде»
«Абый» дип язсам да, Диләрис Мөхәммәтшинга утыз алты гына яшь әле. Авыл хуҗалыгында яшьләр рәтендә йөрүчеләрнең берсе дә ул. Районда гына түгел, республикакүләм ярышларда җиңеп йөргән үрнәк комбайнчы да.
«Мәктәптән дә гел сорап торалар. Шуңа бөтенесен бергә җыеп куйган идем мин аларны», – дип, Диләрис абыйның тормыш иптәше Ландыш апа иренең мактау кәгазьләрен тезеп салды. «Күп инде алар аның. Монысы Россиянеке, монысы Татарстанныкы, болары Актанышныкы. Кәрам Гарипов исемендәге премияне елга ике ала ул», – ди Ландыш Мөхәммәтшина, грамоталарга карап.
Кәрам Гарипов – 1960 елда ук 15 мең центнер ашлык суктырган Актаныш кешесе, мондый фидакарьлеге өчен, ул «Почет билгесе» ордены белән дә бүләкләнә. Юкка гына район хәзер үзенең иң-иң алдынгы комбайнчыларын Кәрам Гарипов исемендәге бүләк белән хөрмәтләми.
Диләрис абый 2011, 2012, 2013 елларда республикакүләм «Хезмәт кешесен данлыйбыз» – «Славим человека труда» бәйгесендә катнашып урыннар ала.
Өч район – Тәтеш, Саба, Кукмарада өч призлы урын алып кайттым. Комбайнның механизмы, көйләнеше турында теоретик сораулар бирделәр, практикада йөртеп карау иде. Беренче елны хуҗалыклар буенча чират җиткәнгә бардым. Бер җиңгәч, икенче, өченче елларны да алып бардылар. Аннары утыз тулды, – дип сөйләде ул көлеп.
«Шәһәргә күңел тартмады, дисез. Ә хатыныгызның китәсе килмәдеме соң?» – дип кызыксынам. «Өйләнештек тә, Ландыш: «Шәһәр тормышын яратмыйм, авылда каласы килә», – диде. Шуңа Такталачыкта төпләнеп калдык», – ди Диләрис абый. Тормыш иптәше Ландыш апа күрше хуҗалыкта икътисадчы булып эшли. Уллары Динар артыннан кызлары Диана да үсеп килә. «Динар сезнең эшне сайлар микән?» – дим. «Үз профессиясен үзе сайлый, мин каршы түгел», – ди әти кеше.
Авылдашлар өчен үрнәк гаилә башлыгы, эшендә үрнәк хезмәткәр, гаиләдә үрнәк әти Диләрис абый. «Эшне җиренә җиткереп эшләргә тырышам. Мин тыныч кеше, конфликт яратмыйм», – ди ул үзе турында.
Басуның икенче башыннан тагын бер комбайн күренде. Аның да янында йөк машинасы йөри. Кояш баткан мизгелләрдә сап-сары басулар, тузан туздыра-туздыра эшләүче комбайннар, КамАЗлар аеруча матур күренеш тудыра. Басу-кырларның үз романтикасы, үз рәхәте шул.
Чишмәләрең чиста синең,
Артыңда – зур полоса.
Табигатең матур синең,
Сокланыплар карасаң.
Шул чишмәнең суын эчеп
Яшим әле бүген дә.
Исләремнән һич чыкмыйсың,
Һаман йөрәк түрендә.
Уйнаганда таба идек
Әллә нинди окоплар.
Эх, күңелле уйный идек,
Атыштык бит ятыплар.
Әз генә булган калкулык
Безгә кыя, тау иде.
Мондагы булган матурлык
Безнеке генә иде.
Синдә үскән кешеләрдән
Сагынмыйдыр кем генә.
Чыкмыйсың син хәтерләрдән,
Туган авылым Түмерҗә!
(Диләрис Мөхәммәтшин)