Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тимер рәшәткә - киртә түгел: «Казан Экспо»да мобилизацияләнгәннәр гаиләләре белән күрешә

«Интертат» «Казан Экспо»га мобилизацияләнгән егетләрне күрергә килгән туганнары белән аралашып кайтты.

news_top_970_100
Тимер рәшәткә - киртә түгел: «Казан Экспо»да мобилизацияләнгәннәр гаиләләре белән күрешә
Абдул Фархан

Берәүләр рәшәткә аркылы үбешеп тора. Берәүләр рәшәткә өстеннән пакетлар алмаша. Берәүләр тышка ук чыкканнар. Машинада утыручылары да, өем-өем булып басып, тәмәке көйрәтүчеләре дә бар.

Ял көннәрендә «Казан Экспо» тирәсе кешесез тормый. Иртәнге якта полигонда булсалар, төшке аштан соң кечкенә Сабантуйга әйләнә икән бу җир. Мобилизацияләнгән туганнары, якыннары, дуслары янына ашыга халык. Җылы киемнәр, тәмле ризыклар пешереп алып киләләр. Шул күрешүдән дә рәхәт була. Кешегә бәхет өчен әллә нәрсә кирәкми шул.

Рәшәткәнең икенче ягында башын аска иеп торган абыйга күз төште. Яшел Үзәннән Радик Фәйзуллинны 28 сентябрь көнне «Казан Экспо»га мобилизацияләгәннәр. Яшел Үзәндә ир-егетләрне озатырга үзем дә барган идем. «Яшел Үзәннән без», – дигәч, әллә нишләп киттем.

Тышкы якта Радикның хатыны Мария, апасы Наилә ире һәм кызы белән якыннарының хәлен белергә килгәннәр. «Нишләп сез урам якка чыкмыйсыз? Башкалар чыккан бит», – дип аптырап сорыйм Радиктан. «Алар рөхсәт алганнар. Үз тәртибе бар инде. Монда көн дәвамында күрешеп була. Урамга ук чыгып булмый инде. Тик полигоннан кайткач, чыгасы да килми. Анда керәсең дә ятасың», – диде ул тыныч кына.

Радик рәшәткәгә тотынып, җиргә карап тора. Хатыны Мария исә эчкерсездән бәхетле елмая. «Иремне күргәнгә елмаям. Кирәк икән, димәк, кирәк, дип яшим. Беркая да китеп булмый. Сагынам, әлбәттә. Көтәбез, бөтенесе дә өйгә кайтырлар, дип өметләнәбез. Якшәмбе генә киләм. Башка көннәрне эшлим», – диде ул.

Шулчак керү-чыгу пунктыннан зур рюкзаклар тоткан ике егет чыкты. Аларның каршысына кечкенә егет йөгереп килде дә икесен бергә кочаклап алды. Башкортстанның Сибай шәһәреннән мобилизацияләнгән туганнар – Азамат Фәйзуллин белән Мурат Төхвәтуллинны күрергә Әлмәттә яшәүче туганнары Роза белән Айдар Латыйповлар килгән.

Сибайдан Казанга хәтле килеп җиткәннәр. Безгә якын булганнары өчен шатбыз. Килә, күрешә, кирәк әйберләрне алып килә алабыз. Сибайда да күптән булган юк инде. Менә килдек, күрдек, без бик шат. Сагынышканбыз, – дип сөйләп китте Роза. «Сөендерделәр безне», – дип өстәде Азамат.

Зур-зур рюкзакларын машинаның багажнигына салып куйдылар. «Күчтәнәчләр, бераз кием, аяк киемнәре алып килдек. Тәмле әйберләр, камыр ризыклары, бургерлар, дарулар алып килдек. Нәрсә сорадылар, шуларны алдык инде», – ди Роза.

«Сезгә анда нәрсәләр кирәк?» – дим егетләргә карап. «Иң күбе – дарулар кирәк. Антибиотиклар, вируска каршы тора торган дарулар кирәк. Хәзер грипп вакыты бит, бөтенесе чирли», – диде Азамат.

«Икенче улыбыз да армиягә китә»

Машинаның багажнигы ачык. Аңа хәрби кием кигән япь-яшь егет терәлеп тора. Аның тирәли туганнары тезелеп баскан. «Нинди зур гаилә. Бөтенесе бергә җыелып килгәннәр бит», – дип, яннарына бардык.

Арчаның Түбән Аты авылыннан мобилизацияләнгән Рифат янына әти-әнисе, әнисенең абыйсы белән хатыны һәм бертуган энекәше килгән. «Мин, бер әйтсәм, каты әйтәм. Әти-әниләр бу әйбергә каршы, дип языгыз», – дип сүз башлады гаилә башлыгы Рашат абый Мортазин.

«Әниләр килгәч, рәхәт булып киткәндер инде», – дим, җиргә төбәлеп утырган Рифатка карап. «Әлбәттә», – ди егет, эчкерсез елмаеп.

Мортазиннар да уллары янына атна саен килә. «Бездән генә торса ул», – ди Рашат абый, өзгәләнеп.

Атна саен киләбез. Өйдә вакытта нәрсә яратып ашый иде, шуларны әнисе пешерә, алып киләбез. Тәмле әйберләр бөтенесе дә бар. Бездән генә торса, әгәр калдыра торган булсалар, без көн саен да килер идек. Менә энекәше Фирзәр иртәгә армиягә китә. Без хезмәт иткәндә, дөньялар тыныч иде. Әфган булды, анысына без эләкмәдек. Бәхет елмайганмы инде. Барыбер тыныч иде...

«Тынычлык кына кирәк, җаным»

Алар янында гына шат күңелле Кукмара егетләре басып тора иде. Өчесе дә Кукмарадан булган абыйлар янына дуслары, туганнары килгән. Ак яулык бөркәнгән Нурзия апа Шакирова, без килеп басу белән, һәммә кешегә изге матур теләкләрен яудырды. Бу сүзләрне укыгач, «амин» дип куегыз әле.

«Илләребез тыныч булсын! Күкләребез аяз булсын! ИншәАллаһ, шушы балалар үз гаиләләренә кайтып, исән-сау яшәргә насыйп әйләсен. Без хәер-догада инде. Беребез дә сугышны теләмибез. ИншәАллаһ, бөтен дөнья тынычлыкта яшәсен! Хәрәмнәрдән тыйсын, хәләлләрне өеп бирсен Аллаһы Тәгалә. Рәхмәт фәрештәләре саклап йөртсен. Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын. Тәннәребез сәламәт, гомерләребез озын булсын. Аллага шөкер, өстәлләребез мул. Тынычлык кына кирәк, җаным», – дип ихлас теләде көләч йөзле Нурзия апа.

Нурзия апа олы кызы белән энекәше Илдар абый янына килгән. Илдар Гарифуллинга 43 яшь. Кукмараның Күкчә авылында туган, гаиләсе белән Кукмарада яшәп ятканнар. «Туганнар, дуслар килә. Кичә хатын белән ике бала килде. Машина булмагач, электричка белән килеп, урамда басып кына сөйләштек», – дип сөйләде Илдар абый.

«Билгесезлек тынгы бирми. Кайсы 20се, кайсы 26сы, ди, – диде ул, эче пошып. – Тазалык булсын инде. Үзем дә гел эшләргә дә эшләргә, балаларны үстерергә дип яшәдем, яшим. Тынычлык булып, матур яшәргә язсын».

«Без – 6 бала. Алтынчыбыз ул безнең», – дип сүзгә кушылды Нурзия апа.

Өч кызым бар. Алар гел киләләр, абыйларының хәлен беләләр. Эшләгән җиреннән дә килгәннәр. Кайтып, кире шунда матур итеп эшләргә язсын.

Тавык белән бәрәңге пешереп алып килдек. Бик ярата ул аны. Без авыл кешесе бит инде, безгә бәрәңге белән ит булсын. Бәрәңгедә үскән авыл малайлары бит инде, – диде Нурзия апа.

«Әйбәт ашаталар монда. Ну, өйнекенә җитми. Менә минем иң яраткан апа – ул бик тәмле итеп, бисмилла белән пешерә. Бисмиллалы булгач, ашыйсы килеп тора», – дип өстәде Илдар абый.

«400 чакрым юл килеп, энемне кочаклый да алмыйм»

Тимер рәшәткәнең икенче ягында кызын өскә чөеп уйнаткан ирне күреп, янына бардык. Үзе Алабугада туып, Казанда яшәгән, мобилизациягә эләккәнче заводта эшләгән Илдар Нуриев булып чыкты ул. Аның белән күрешергә дип, 4 яшьлек кызы Дәринә, 10 айлык улы Артур, хатыны Рузилә, әтисе Илгиз һәм әтисенең туганы Изалия апа килгән. Изалия апа, Илдар белән күрешәм дип, Минзәләдән үк килгән. «400 чакрым юл килеп, энемне кочаклый да алмыйм», – дип өзгәләнде ул.

Моңа кадәр ял көннәрендә Экспо территориясеннән 12дән соң чыгара торган булганнар. «Бүгеннән 4тән генә чыгара башлаганнар. Әле бит безнең кире кайтасы да бар. Ерактан килүчеләргә нишләргә?» – ди Изалия апа.

Бу – туганнар өчен дә, аларның үзләре өчен дә бик авыр хәл. Ике баласы белән Илдарны алдылар. Артурчигыбыз тәпи китәргә әзерләнә. Илдарыбыз шуны рәхәтләнеп сөеп, тәпи киткәнен күрә алмый, балакаем. Илдар безнең бала өчен җанын биреп тора, – дип сөйләде Изалия апа.

«9 ел буена Оргсинтез заводында эшләдем. Мин – бик намуслы эшли торган кеше. Грамоталар, завод биргән казанышларым бар. Барыбер алып киттеләр. Ике бәләкәй бала белән авыр да. Берсе чирләсә дә авыр бит хатынга. 150, 250 чакрымнан берәр әти-әни килеп җиткәнче 3 сәгать үтә», – дип сүзгә кушылды Илдар.

«Шундый кешегә дә бронь юк. Кемдер нинди начарлыклар эшләп йөрсә, аны алучы юк. Гел шундый намуслы кешеләрне алып китәләр. Ияләшә торган хәл түгел бу. Начарайганнан начарая гына бара. Атнага бер тапкыр гына киләм. Балалар белән килергә авыр, ерак, миңа булышырга кирәк. Казанда бер туган да юк. Әти-әниләр килеп булышса гына. Өй ризыклары, камыр ризыклары алып килдем, әлбәттә. Мантый сорады менә бу юлы. Үрдәкләр дә пешереп киләбез инде. Яратып, күңел биреп пешергән әйберләрне алып киләбез инде», – дип сөйләде Рузилә.

Шуннан Рузилә коляскада утырган 10 айлык Артурны кулына алды. Ул рәшәткәнең тышкы ягында Артурны күккә чөя, эчке яктан Илдар – Дәринәне. Ул мизгелдә тамак кытыкланып куйды. Бер тимер рәшәткә аерып тора бит бу матур гаиләне.

Күккә чөйгәннән соң рәшәткә аркылы улы белән уйнады Илдар. «Теше дә чыккан бит аның», – дип, елмаеп куйды. «И Ходаем, шушы балаларны бергәләп сөяргә язсын иде!» – дип теләде Рузилә, күзеннән аккан яшьне сөртә-сөртә.

Туганнарның, сөйгәннәрнең теләгән теләкләре чынга ашсын. Исән-сау өйләргә, хатыннарыгыз, балаларыгыз, әниләрегез янына кайтырга язсын сезгә, ир-егетләр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 октябрь 2022
    Исемсез
    Исэн-имин курешулэр насыйп булсын хэрбарчаларына. Яраббем. Эмин🙏🙏🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100