«Саубуллашу вальсы» авторы, композитор Мәсгут Имашев җыр, тормыш һәм язмыш турында
Тимерче булып йөргән егет кинәт сәнгать өлкәсенә кереп китә. «Их, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара», «Саубуллашу вальсы» җырлары белән халык мәхәббәтен яулый ул. Сүзебез — татар композиторы Мәсгут Имашев турында. «Татар-информ» хәбәрчесенә ул озак яшәү серен, мәдәнияткә карашын һәм опера театры тарихын сөйләде.