news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Композитор Луиза Батыр-Болгариның «Кайтуы»: «Милли эстрада үсеше булачагына ышанам»

Хезмәте барның – хөрмәте бар, дигән сүзләр күренекле татар композиторы Луиза Батыр-Болгарига да бик туры килә. Биш дистәгә якын профессиональ композиторлык эшчәнлек еллары дәвамында ул вокал, театр һәм камера-симфоник музыка өлкәсендә күпсанлы әсәрләр иҗат иткән шәхес. Юбилей кичәсе бенефисы Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә үтте.

news_top
Композитор Луиза Батыр-Болгариның «Кайтуы»: «Милли эстрада үсеше булачагына ышанам»
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Кеше сәнгатьсез яши аламы? Мөгаен, юктыр. Җыр, бию булсынмы ул, рәсемме, театр, балет, киномы – монысы мөһим түгел, алар барысы да безнең эчке дөньябызны баета, яхшылыкны, матурлыкны күрергә өйрәтә, авыр чакта юата, яшәргә көч бирә, кыскасы, бәхетле итә. Ә Луиза Батыр-Болгарины – чын мәгънәдә сәнгать дөньясы алиһәсе, дип әйтергә мөмкин. Ул иҗат иткән бихисап җырларны татар сәхнәсе мэтрлары һәм примадонналары Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Вафирә Гыйззәтуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Рамил Миндияр һәм башка күп кенә җырчылар тарафыннан башкарылып, милли классикага әйләнгән. Ә хәзерге вакытта халык арасында иң популяр җырлар буларак саналалар.

Бу көн дә, кич тә гаять аяз, җылы булып туды. Язның Ходай биргән матур көне ак төсләргә күмелгән, офыкларда зәңгәрлек уйный. Халык эштән соң опера театрына ашыга. Бу мизгелләр дә Луиза Батыр-Болгарига карата булган мәхәббәтен, ихтирамын дәлил итә торгандыр.

«Сезнең музыка шулкадәр борынгы, аның никадәр кыйммәтле булуын да аңламыйсыз»

Луиза ханымның концерт бенефисы бик күп танылган эстрада йолдызлары, билгеле сәнгать әһелләре катнашында үткәрелде. Бу кичә дәвамында Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры шаулап-гөрләп торды. Бу күренеш – күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Луиза Батыр-Болгарины тамашачылар һәм җырларын тыңлаучылар никадәр яратуларын һәм үз итүләрен янә бер кат исбатлады. Авторлык концерты исә «Кайту» дип исемләнгән иде.

«Кайту» җырым – минем өчен иң әһәмиятле булган тәүге җырларымның берсе. Ул барлык кешеләрнең дә күңеле өчен якын, дип саныйм. Чөнки без һәркайсыбыз туган йортларыбыздан кайчан да булса китәбез, шуннан кайтабыз. Аннары чит илләргә дә кителә һәм кирегә кайтыла.

Айдар Фәйзрахманов – минем күптәнге коллегам, нәкъ минем җырлар белән популярлык казанды. Һәм ул минем концертны «Кайту» дип атарга тәкъдим итте. Гәрчә, сәнгать тармагыннан беркая да китмәгән булсам да. Мин бу исем миңа түгел, ә музыкаль сәнгать өлкәсенә туры килә, дигән фикердәмен. Мин ачыктан-ачык сөйли торган кеше.

Хәзерге көндә, эстрада музыка сәнгате бик нык түбән. Бу минем өчен авыр тема, шуңа күрә дә үземнең «сольный» концертым аша узган гасырның 80нче елларында барлыкка килгән иҗади югарылыкны эстрадага кайтару теләгем зур, – дип белдерде ул журналистлар белән аралашкан чакта.

Шулай сәнгать өлкәсе белгече булган әңгәмәдәш «кәнфит булмаган тәнкыйть» сүзләрен дә ирештерде.

Татарлар гел төрки халыклар белән авангардта булган. Ләкин, нигәдер мәсәлән: Казахстанда, Урта Азиядә эстрада югары дәрәҗәдә, ә безнең татар эстрадасы – шулкадәр түбәнлектә? Мин еш кына Мәскәүдә музыкантлар белән аралашам. Бу сүзләрне бәлки минем әйтәсем дә килмидер, әмма ул сүзләр минем башта, минем йөрәктән чыга. Алар болай диләр: «Сез татарлар – шулхәтле көлкеле кешеләр. Сезнең музыка – клоуннарныкы шикелле». Ә икенче берәүләр «сезнең музыка шулкадәр борынгы, аның никадәр кыйммәтле булуын да аңламыйсыз».

Әлбәттә, бер мизгелдә генә түгел, шулай да без эстрадабызны, Россиякүләм шоу-бизнестан да югары күтәрә алабыз. Бу катлаулы хезмәт, ләкин, мин милли эстрада үсеше булачагына ышанам. Кызганыч, бүгенгесе көндә композиторларга ихтирам кимеде, – диде ул.


«Рухи яктан да Татарстан чикләреннән чыга торган икәнлеге аңлашыла иде»

Концерт тамашасы өч бүлектән торды. Беренчесе тулысынча диярлек этник стильдәге җырлар иде. Ретро-попурридан башланып китте ул. Әйтергә кирәк, Луиза Батыр-Болгариның концертлары Кытай, Болгария, Норвегия кебек чит илләрнең иң мәртәбәле залларында узуына карамастан, Татарстанда беренче тапкыр булды. Юбиляр үзе әйтүенчә, әле яңа 60лап җырлары да бар, программага исә 40 җыр әсәрен керткән. Көйләрне русча да, көнчыгыш стилендә дә яза икән.

Концерт бүлекләренең һәркайсы берәр тематикага багышланган булуы да игътибарга лаек булды. Ватанпәрвәрлек, тарих, мәхәббәт һәм башка темаларга язылган, төрле жанрлардагы җырларны тыңлау мөмкинлеге булды.

Филүс Каһиров, Алсу Абульханова, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Асаев, Илназар, Марина Карпова, Инсаф Ганибаев, Максуд Юлдашев һәм башкалар, шул исәптән яшь талантлы башкаручыларның җыр-моңнарын ишеттек. Юбилей кичәсендә катнашучылар буларак Татарстанның Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Казан егетләре» яшьләр төркеме һәм Дамира Вәлиева җитәкчелегендәге бию коллективы да чыгыш ясады.

Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Хәйри:

Әлеге концертта мин «Сөембикә» кантатасы җырын башкардым һәм репертуарымда күптәннән булган «Иделемә карыйм»ны җырлыйм. Луиза апа белән безне балачак хатирәләре бәйли: 11 яшьтән алып без аның белән иҗади элемтәдә, дустанә мөгамәләдә булдык. Аның балалар өчен язылган «Хәрефле шакмаклар» дигән проекты бар иде. Һәм бу проект, җырчы буларак, минем музыкаль киләчәгемә зур ак юл бирде. Чөнки аның җырлары һәм әсәрләре – ниндидер аерым бер мәгънәгә ия, рухи яктан да Татарстан чикләреннән чыга торган икәнлеге аңлашыла иде. Мине шушы масштаблар Луиза апаның иҗат мәйданында электән үк сокландырды. Дуслыгыбыз дәвам итә һәм аңа ихластан рәхмәтләрем, – диде ул.

Луиза Батыр-Болгариның юбилей концерты бик матур һәм күңелләрдә әле озак сакланырлык үтте. Бу матур бәйрәм кичендә катнашкан артистлар да, тамашачылар да – искиткеч сәнгать дөньясы белән танышып, үзләренә дәрт-дәрман, илһам туплады. Халык хөрмәтен яулаган композитор алга таба да кабатланмас җыр-моңнары белән сөендерсен, дигән теләктә калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар