Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аңа сәләтне Аллаһы Тәгалә биргән»: опера җырчысы Усман Әлмиевның тууына 105 ел

ТАССРның халык артисты, татар операсына нигез салучы Усман Әлмиевка бүген 105 яшь тулган булыр иде. Сталинны якыннан күргән, Муса Җәлил белән Опера театрын ачарга хыялланган җырчыны халык бүген дә яратып искә ала. Усман Әлмиев нинди кеше булган? «Татар-информ» бу шәхес турында истәлекләрне барлады.

news_top_970_100
«Аңа сәләтне Аллаһы Тәгалә биргән»: опера җырчысы Усман Әлмиевның тууына 105 ел
Усман Әлмиевның гаилә архивы

Иң элек татар дөньясында музыка белгече буларак танылган Зәйнәп Хәйруллинаның Усман Әлмиев турындагы язмасы белән танышып чыгыйк:

«Усман Әлмиев — 1939 елда ачылган Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистларыннан берсе. Театрның беренче спектаклендә — Нәҗип Җиһановның «Качкын» операсында искиткеч вокалист һәм актер буларак катнаша. Шагыйрьләрдән Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Фәйзи, композиторлардан Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Фәрит Яруллин, Заһид Хәбибуллин, Александр Ключарев белән иҗади дуслык Усман Әлмиевны башкару үзенчәлегенә ия артист буларак формалаштыруда ярдәм итә.

25 ел эшләү дәверендә аның тарафыннан онытылмаслык музыкаль-сәхнә образлары тудырылды. Шагыйрь Муса Җәлил махсус Әлмиев өчен Михаил Глинканың романсларын һәм рус совет авторларының җырларын татар теленә тәрҗемә итә. Усман Әлмиев тыңлаучыларны осталыгы, музыкаль образларны сурәтләү үзенчәлеге белән әсир итә».

«Әйдә, сине Әлмиев белән таныштырам!»

Музыка белгече Клара Таҗиева Усман Әлмиев белән ничек танышуын искә төшереп узды:

«Музыка белгече Зәйнәп Хәйруллинаның мине бик тә Усман Әлмиев белән таныштырасы килде. Зәйнәп апа музыка өлкәсендә 1930 еллардан бирле кайный, музыка, театр сәнгатенең үсешен актив күзәтеп барган шәхес иде. Шуңа күрә аның тирәсендә һәрвакыт кызыксынучан кешеләр булды, сөйләгәннәрен язып бардылар. Зәйнәп апа белән исә 1968 елда Композиторлар берлегендә таныштык. Радиога музыкаль мөхәррир булып урнашкач, теге яки бу шәхес турында сораулар гел туа иде, мин гел Зәйнәп апага мөрәҗәгать иттем.

«Әйдә, мин сине Әлмиев белән таныштырам!» — диде ул бервакыт. «Нәрсәгә кирәк ул миңа, кем соң ул?» — дим. Дөрес, Усман аганың язмаларын ишеткән бар иде, артык исем китмәде минем аңа. Тавышы яхшы иде, әмма артист тирәсендә төрле сүзләр йөри бит, шуңа да ошатып бетерми идем. «Юк, кирәкми», — дип җавапладым.

Вакыт үтте. Усман Әлмиев белән танышлыгыбыз да көтмәгәндә генә килеп чыкты. Ул радиога халык җырларын алып килде. Аңа кадәр Мәрьям апа Рахманкулова язылган иде. Әлмиев белән Нәркиз Мөштәри тыгыз аралашты, радиога алып килү форсатын тапты, биш-алты тапшыру эшләде. Җырлары арасында бүген бөтенебезгә таныш булган «Сәрвиназ» дигән билгеле җыр бар иде. Аның борынгырак, моңлы, фаҗигале, совет чорында тыелган вариантын Усман Әлмиев кенә белә иде. Бу җырны радиода яздырып, ул киләчәк буыннар өчен халык иҗатының кабатланмас энҗе-мәрҗәнен саклап калды.

Шушы мохиттә эшли торгач, мөнәсәбәтем үзгәрә башлады. Соңыннан Усман абыйга сиксән яшьләр булганда нык якынайдык. Актерлар йортында күренекле өлкән кешеләрдән торган кичәләр уза иде, аны Усман Әлмиев җитәкләде. Усман абый да, Зәйнәп апа кебек, теләсә нинди сорауга җавап таба иде, ул күпне күргән кеше. Сүз уңаеннан, алар яшь чактан ук дуслар булган. Алар икәүләп татар мәдәниятен, музыкасын, җыр сәнгатен күтәрергә ашкынды.

«Чәй эчәсеңме, ашыйсың киләме?» — дип каршы ала иде»

Усман абый белән шул кичәләрнең берсендә якынаеп киткәч, аның, чынында, ялгыз икәнлеген аңладым. Аңа ир-ат буларак та, сәнгать эшлеклесе буларак та киңәшләр сорап киләләр иде. Ул булдыра алган кадәр бар кешегә дә ярдәм итте. Шунда мин гаҗәпләнү хисләрен кичердем, нинди бай шәхес икән, ничек кешеләрне ярата белә, дип шаккаттым.

Тора-бара өенә кунакка йөри башладым. Ул чакта Усман Әлмиев олы яшьтә, туры килсә идәнен юа идем, кирәк булса җыелган чүбен чыгарып керә идем һ.б. Еш килеп йөрүемнең сәбәбе — Йолдыз Исәнбәт белән композитор Рөстәм Яхин турында материаллар җыеп, «Воспоминания, материалы, документы» дигән китап чыгару нияте иде. Шуңа күрә өлкән буын кешеләреннән Рөстәм абый турындагы хатирәләрен, мәгълүматларын барлап йөрдек. Материалны җыеп, туплап, бастыруны миңа йөкләделәр.

Усман Әлмиев җәмгыятьтә ничек актив булса, аның улы Надир Әлмиев та шулай ук актив шәхес булып тәрбияләнде. Усман Әлмиевка көннән-көн якынлаша бардым. Кайчан килеп кермә, «Чәй эчәсеңме, ашыйсың киләме?» — дип каршы ала иде. Ул — ир-ат, ә үзе нәкъ әниләр кебек булды. Моны мин үзара ихлас дуслыгыбыз дип атар идем.

Усман абыйның сөйләгәннәреннән ишеткәнем бар иде, ул бик тә ятимлектә үскән, күп нужалар күргән. Утызынчы елларда Казанга килеп, музыкаль техникум тәмамлаганнан соң, соңыннан Мәскәүгә опера студиясенә укырга киткән. Сара Садыйкова, Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Нәсретдинов, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи һ.б. белән барган. Әлмиевның табигатьтән бирелгән тавышы инде булган.

Тембры, җырлау манерасы, сулыш алуы — барысы да Әлмиевның табигатьтән килә иде, сәләтне Аллаһы Тәгалә биргән. Аны укытканнар, «дөресләгәннәр», әмма, асылда, ул — үзешчән, тумыштан талантлы кеше.

«Аларда чын мәхәббәт иде»

Ул шагыйрьләр, композиторлар, язучылар, артистлар, музыкантлар белән дустанә мөнәсәбәттә булды. Өендә идәннән алып түшәмгә кадәр китаплары тезелгән булыр иде. «Бер китабымны да өеңә алып кайтырга бирмим, әмма монда укый аласың», — дип әйтә иде.

Усман абый Иске Татар бистәсе зиратында хатыны — артистка Разия Фәйзуллина янында җирләнгән. Хәләл җефетен өзелеп ярата иде ул! Минем танышлыгыма кадәр Разия ханым вафат иде, аны күреп кала алмадым. Разия ханым Усман абый белән танышканда инде кияүдә була. Усман Әлмиев белән танышкач, сугыш елларында өйләнешеп куялар. Чын мәхәббәт иде аларда! Зыялы гаилә иде. Усман абый зиратка барган саен һәрвакыт хатыны каберенә чәчәк сала иде, яратып искә ала иде аны. Бу да — кешелеклелек сыйфаты».

«95 яшендә пылау пешерә иде»

Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров Усман Әлмиевны якташы буларак яратып искә алды:

«Усман Әлмиев — минем якташ. Ул Яшел Үзән районы, Акъегет авылында туып үскән. Мин аны гел хөрмәт итәм. Улы, атаклы рәссам Надир Әлмиевның рәсемнәрен без балачактан ук мәктәп дәреслеге программасында татар әдәбиятында күреп үстек. Усман Әлмиев — татар опера сәнгатенә нигез салган опера җырчысы. Муса Җәлил белән алар Мәскәүдә укып йөргән вакытларында ук Казанда опера театры булдыру турында хыялланалар. Җәлил либреттолар язган, Әлмиев партияләр җырлаган. Аларның хыяллары тормышка аша — бүгенге көндә опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә.

Усман Әлмиев бик талантлы опера җырчысы, драма артисты. Ул, ничектер, театральләштереп уйнап башкара иде. Халык аны бик яратты. Күпме еллар узса да, кайбер җырчыларны искә дә алмыйлар. Ә Әлмиевны халык бүген дә сагына, чөнки ул җырларны йөрәккә үткәреп җырлады.

Усман ага 96 яшендә вафат булды. Аның 95 яшьлеген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткәрүне тормышка ашырдым. Әлбәттә, 95 яшькә җитү — үзе бер бәхет. Аны опера театрына нигез салучы буларак, опера һәм балет театрында үткәргән булсалар, күпкә отышлырак булыр иде. Филармония директоры Кадим Нуруллин: «Кеше арасына киеп чыгарлык костюмы бар микән», — дип, мине өенә җибәрде.

Усман абый Үзбәкстанда да эшләп ала, шуннан пылау пешерергә өйрәнеп кайта. Мин килгән вакытка пылавы әзер иде, икәү утырып авыз иттек. Костюмнарын күрсәтте, килешендек. Юбилее бик матур узды.

Усман абый татар җыр сәнгатендә тирән эз калдырган җырчы. Аның белән кызыксыналар, аны яраталар, хөрмәт итәләр. Үзеннән ул бай җыр мирасын калдырды».

Усман Әлмиев Муса Җәлил турында

Усман Әлмиев үзе истәлекләрендә болай дип яза:

«Миңа Мәскәүдә Муса Җәлил янында булырга туры килде. Ул гаиләсе белән Столешников тыкрыгындагы йортның икенче катында яшәде. Кызлары Чулпанга ул вакытта ике-өч яшь иде. Муса минем өчен Пушкин шигыренә язылган Глинка романсларын, Моцартның «Женитьба Фигаро» операсы либреттосын татар теленә тәрҗемә итте. Без аларны студиядә татар телендә башкардык. Минем өчен М. Блантерның «О Щорсе» дигән җырын да тәрҗемә итте. Ул елларда бу җыр бик популяр иде.

Муса Җәлилнең балалар өчен язган сигез шигыренә Җәүдәт Фәйзи музыка язды, нәтиҗәдә, тулы бер альбом чыкты. Мин аларның беренче башкаручысы булдым, ә аннары күп тапкырлар концертларда да җырладым. Ул вакытта бит балалар җырларын берәү дә чыгармаган иде («Беренче дәрес», «Сәгать», «Карак песи «, «Шмидт бабай» һ.б.). «Карак песи» җырын мин өлкәннәр алдында да җырладым.

Муса Җәлил урта буйлы, мөлаем, йомшак һәм аралашуда бик ихтирамлы иде. Мин аны Мәскәүгә театр техникумына килгәнче үк белә идем.

«Сталинны якыннан күрдем»

Тагын бер очрашу истә калган. Бервакыт иртәнге якта мин консерваториягә юл тоттым. Кызыл мәйданны кисеп чыккач, Ленин мавзолее каршында Сталинның иптәшләре белән һава сулап йөргәненә күз салдым. Мин аны бик якыннан күрдем.

Бу турыда курсташларга сөйләгәндә, барысы да тетрәнде. «Ничек син аның белән очраша алдың, ул бит беркайда да күренми, хәтта Кызыл мәйдандагы бәйрәмнәрдә дә плащтан гына чыга?!» — дип кычкырып калды малайлар.

Мин дә аны күрермен дип уйламаган идем һәм бу очрашу һич тә көтмәгәндә булды. Кызыл мәйданда башка кешеләр юк иде. Бу — 1937 еллар, Сталинга Аллага табынган кебек гыйбадәт кылалар иде. Аны бөтен халык юлбашчысы буларак түгел, гади, тере кеше буларак күрү минем өчен зур вакыйга булды.

«Салкын бүлмәдә сугыш елларын үткәрдем»

Безнең театр 1942 елга кадәр эшләмәде. Миңа да хәрби хезмәткә җыенырга куштылар. Танышларымда әйберләремне урнаштырып, иртә белән җыелу пунктына килдем. Исемлекләрдән тикшерү үткәрә башладылар, фамилияләрне кычкырып укый бардылар. «Әлмиев, сез Казанда каласыз», — дигәнне ишеттем.

Казанда калган артистлар белән репертуарны торгызырга булдык, яңа спектакльләр белән репетицияләр ясап, куярга әзерләнә башладык. Госпитальләрдә, фронттан килгән сугышчылар алдында тимер юл вокзалында концертлар белән чыгыш ясадык. Көненә 12-15 концерт бирү — гади эш көне нормасы иде. Барлык яшәүчеләрне башка районнарга күчендерделәр.

Минем бөтен әйберләрем, шул исәптән прокатка алган пианином да, ишегалдына чыгарылган иде. Рөхсәт сорау, алдан кисәтеп кую, гафу үтенү — боларның барысы да ул вакытта артык эш дип санала иде. Әйберләрем янында аптырап басып торганда Рәшидә Биктаһировны күрдем. Ул Югары Советта эшли иде. Минем кайгылы хәлемне белгәч: «Безнең өйдә бүлмә буш тора, шунда бар, хуҗасы Казанда юк, мин сиңа аны ачтырырга кушармын», — диде.

Бүлмәдә бернинди җиһаз, мич юк, хәтта суны колонкадан ташырга туры килде. Шуңа да карамастан мин анда күчтем һәм шушы шыксыз, салкын бүлмәдә сугыш елларын үткәрдем. Яхшы шартлар булмаса да, мин бу бүлмәдә пианино булганга яшәдем һәм Опера театрында эшләдем. Иртәнге алтыда радиога чыгып китә идем. Ул елларда магнит тасмалары да, башка җайланмалары да булмады, без микрофон алдында басып торып җырлый идек. Заһид Хәбибуллин бүлмәмә еш кына җырларын пианинода яздырырга килә иде.

«Ачлы-туклы яшәп, Пушкинны, Тукайны һәм Дәрдемәндне укыдык»

Шушы салкын бүлмәдә җылыныр өчен күпме генә китаплар яндырсак та, 1936 елда чыккан Александр Пушкин әсәрләренең күләмле җыентыгын тимер мич астына ташлый алмадым. Бу — шагыйрьнең бөтен әсәрләре тупланган, күләме ягыннан зур һәм бик авыр китап иде. Авыр сугыш елларында, ачлы-туклы яшәп, буш минут булу белән, без Пушкинны укыдык. Ул китап әлегә кадәр минем шәхси китапханәмдә саклана. Авырган көннәрдә, кулыңа бөек шагыйрьнең китабын алсаң һәм укысаң, күңел күтәренкелеге кичерәсең. Габдулла Тукай белән Дәрдемәнд шигырьләрен укыганда да шундый ук күңел халәтендә буласың».

Усман Әлмиевның шәхси архивындагы истәлекләреннән тәрҗемә ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100