news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда Рудольф Нуриев фестивале: «Күпләрнең күңелләренә бик нык якын»

Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара класссик балет фестивале быел 39нчы мәртәбә үткәрелә, ул «Золушка» премьерасы белән ачылды.

news_top
Казанда Рудольф Нуриев фестивале: «Күпләрнең күңелләренә бик нык якын»
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры залы туп-тулы иде. Балет сәнгате үсешенә зур өлеш керткән легендар шәхес Рудольф Нуриев фестивален елдагыча халык көтеп алды. Быел ул узган гасырның иң якты симфоник партитураларының берсе булган, Надежда Калининаның хореографик версиясендә һәм Сергей Новиковның сценографиясендәге «Золушка» белән башланды. Спектакльнең музыкаль җитәкчесе – танылган дирижер, Әрмән милли опера һәм балет театры директоры Карен Дургарян булды.

Нуриев мирасы, Нуриев исемендәге фестиваль күпләрнең күңелләренә бик нык якын. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелеп килә.

«Золушка» балеты Казан сәхнәсендә 40 елдан артык күрсәтелмәгән! Әлеге билгеле әсәр – тормышчан әкият. Аны хореограф һәм биючеләр бер дулкында эшләгәндә лаеклы башкарып чыгып була. Атаклы Сергей Прокофьев «Золушка» балетын 1937нче елда яза башлаган һәм 1944 елны гына тәмамлый алган. Бу елларда аның «Война и мир» операсы эпопеясы булган, – дип сөйләделәр оештыручылар тамаша башланып киткәнче.

Омск дәүләт музыка театрының баш балетмейстеры Надежда Калинина:

Искиткеч декорацияләр, бай хореография, персонажлар, һәм затлы костюмнар. Минемчә, безнең куелышта әкияти, тылсымлы бал мохите тудырылды, – диде, журналистлар белән аралашканда.

Фестиваль программасында милли репертуарга да урын биреләчәк, мәсәлән, 15 майда Яруллинның «Шүрәле» балетын тамаша кылып булачак. Әлеге «Золушка» балетында да үзебезнең татар милләте горурлыгы булган артистларның осталыгына да сокланырлык иде.

Җәмгыятьтәге гармонияне, кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен иң беренче чиратта мәдәният үсешенә игътибар кирәк, диләр. Югары дәрәҗәдәге сәнгать фестивальләре дә моңа ачыктан-ачык дәлил булып тора.

  • Нуриев фестивале балет дөньясында иң әһәмиятле мәдәни вакыйгаларның берсе булып тора. 1987 елдан башлап фестиваль ел саен Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә уза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар