«Безне тәкъдир тоташтырды: яшь аермабыз 15 ел, Ларис минем укытучым иде»
Мөслим якларына командировка юллары төшкәләп тора. Һәм әлбәттә, барган саен биредә яшәүче халыкның «Без бит мөслимлеләр» дип горурланып яшәүләренә, җир җимертеп дөнья көтүләренә һәм матур хезмәт уңышлары яулауларына сокланып кайтам. Күптән түгел Мөслимнең үрнәк гаиләсе булган Ларис һәм Ләйсән Бариевларда булдым.