news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөслимдә район башлыгы белән яшьләрчә театр карадык: «Үзеңне ярату – бик әйбәт һәм дөрес»

Мөслим районына командировкаларыбыз еш булгалап тора. Гәрчә, бу Татарстан белән Башкортстан чигендә урнашкан ерак кына районнарның берсе булса да. Күптән түгел Милли китапханәдә урнашкан «MOÑ» театраль мәйданчыгы да ул якларга юл тотты - спектакль күрсәттеләр.

news_top
Мөслимдә район башлыгы белән яшьләрчә театр карадык: «Үзеңне ярату – бик әйбәт һәм дөрес»
Фото: Мөслим районы хакимиятенең матбугат хезмәте

Мөслимгә барган саен, юллар кыскарган кебек тоела. Әллә инде яңа трассаларның йогынтысымы бу? Тиз барып җителде. Ләкин авыл җирендә юллары да юллары! Дөбер-шатыр булды ул бераз.

Беренче тукталышыбыз Мөслимнең үзәгендә урнашкан «Колос» театрында булды. Россиянең «Кино» фонды ярдәме белән 5 миллион сумга кинотеатрның кино залы ремонтланган, киноаппаратура алынган. Бүгенге көндә кинозал 60 тамашачыга исәпләнгән. Әлеге кинотеатрда даими рәвештә фильмнар күрсәтелә, район халкы өчен бик уңайлы. Ике еллар элек Татарстан Язучылар берлеге белән бу якка Әдәбият һәм сәнгать көннәренә командировкага кайткач, бер кичтә Ркаил Зәйдулла һәм Нәбирә Гыйматдинова белән кино карарга килгән идек.

Кинотеатрның сәхнәсе булгач, төрле мәдәни чаралар уздыру өчен дә җайлы урын шул. Биредә безгә «Живой город» фондының «Видимо-невидимо» проекты кысаларында яшь драматург, матбугат тармагында коллегабыз Зөләйха Камалованың «Читкод» дип аталган спектаклен күрсәттеләр. Бераз уен, тамашачылар белән коммуникациягә корылган тамашаны карарга халык күп килгән иде. Шул ук вакытта мондый формат район җирлеге өчен чит тә кебек, әмма кызыксыну да бар. Ә инде район хакимияте башлыгы Альберт Хуҗинның да тамаша кылуы, әлбәттә – җирлектә талантларга хакимият органнары тарафыннан игътибар булуның бер матур мисалы!

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары сәхнәләштергән тамашада бүгенге яшүсмерләрнең уй-фикерләрен, хыялларын һәм борчуларын ишеттек. Хәер, бөтенебезнең дә яшүсмер чагыбызда аңларга тырышкан мәсьәләләр инде ул. Әткәй-әнкәйләребезнең үзара талашулары, мәктәп елларыбыздагы тәүге мәхәббәт, буллинг. Аны ул үсә төшкәч кенә бераз аңлыйсың һәм кайсыбер сорауларга җавап табасың. Ә ул вакытта дөнья ишелгәндәй тоясың һәм күңелең аша кичерәсең бөтен нәрсәне.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Буллинг темасына аерым тукталып үтәсем килә. Барчабыз да мәктәп елларында моның аша үткәндер. Үзем өч мәктәп, гимназия, лицей алмаштырган кеше буларак, моны көнүзәк мәсьәләгә кертәм. Буллинг хакында соңгы арада гына без ачыктан-ачык сөйлибез. Ә ул бит элек тә бар иде.

Тамашачылар яшь актерлар бәян иткән проблемаларга карата фикерләрен рация аша әйттеләр. Әлбәттә, күпчелек олылар да «нәрсә эшләргә» дигән сораудан берникадәр югалып калгандай төсле дә булды.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Иң мөһиме шул: бу спектакльләрдә балалар әйтергә теләгән фикерләр яңгырады, аларны борчыган һәм кызыксындырган темалар күтәрелде. Бу спектакльне карагач – Зөләйханың иҗади караш көченә янә бер мәртәбә сокланып куйдым. Шигърияттә дә, драматургиядә дә үзен таныта, афәрин!

Аннан Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният сараена юл тоттык. Мөслим гимназиясе укучылары «Ерак Мөслим» спектакле аша тамашачыны киләчәккә сәяхәткә алып барды һәм 20-30 елдан соң булачак күзаллауларын сөйләделәр. Кызык кына булды. Иң башта, башланганчы ук, бу туган якка мәдхия спектакле булыр, дип тә уйладым. Әмма монда чын-чыннан яшь буынның фикерләре яңгырады.

«Ерак Мөслим»нең режиссерлары – Эльдар Изетов һәм Талия Төхвәтуллина.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Тамаша азагында Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин сүз алды:

Театрмы бу? Әйедер. Тамашаның беренче мәлендә сез йөри-йөри кемнәндер яки нәрсәдәндер куркуыгызны әйттегез. Мин тычканнан куркам… Мин әнием үлүеннән куркам… Ә шуннан соң нәрсәне яратуыгызны сөйләдегез. Һәм бер кыз микрофонга: «Мин үземне яратам!» дип әйтте. Ул аннан үзе дә көлеп җибәрде. Аңа уңайсыз булып куйды, чөнки безгә үзебезне ярату дөрес түгел кебек. Гел үзебезне үсендермәскә тиешбез кебек. Минем хәтеремдә гел бер әйтем бар. Әгәр дә кеше үзен яратмаса, башкаларны ярата алмый! Һәрвакыт үзеңнән башларга кирәк, үзеңне ярату – бик әйбәт һәм дөрес, – диде район җитәкчесе.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Гомумән, социаль театр стилендәге спектакльләрне тамаша кылу – күңелгә хуш килде. Аннары яшүсмерләрнең күпчелегенә дә бу юнәлеш кызык! Ни дисәк тә, каникуллары чорында вә челләләре белән сөендергән җәй көннәрендә бер баланы да «Зәңгәр шәл»не куйдырырга ризалаштырып булмас иде. Ә мондый театраль форматлар белән исә кызлар-егетләр үзләре үк кызыксына, чөнки, аларга монда тасвирланган әйберләр якын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар