Мөслимдәге рок-музыка фестиваленнән репортаж: Подвалларда рок уйнаудан сәхнәгә менгән чак
Мөслим районында Бөтенроссия «Ык-рок» балалар һәм яшьләр фестивале өченче мәртәбә узды. Ул рок стилендәге музыканы үз итүче яшь буынны, бала-чаганы һәм күпсанлы тамашачыларны җыйды. Төшке аш вакытында башланып төнгә кадәр барган фестивальне журналистыбыз Юлай Низаев та тамаша кылып кайтты.

Әйтергә кирәк, Мөслим районында зур-зур фестивальләр, ачык һавада төрле чаралар үткәрү өчен бөтен шартлар бар. 2021 елда биредә федераль дәрәҗәдәге Сабантуй үткәрелүен күпләр хәтерлидер, ә аны уздыру урыны тулысынча зур күләмле чаралар өчен җиһазландырылган. Рок фестивале «Киләчәк» паркы дип аталган мәйданга 50гә якын рок төркемен җыйды, аларның һәркайсында энергияләре ташып торган яшь кенә егет-кызлар тупланган.
Фестиваль ачык һавада, Сабантуй яланында үткәнлектән, ишеп яңгыр яуса начар булыр иде. Болытлар бер җыелып сибәләп, бер көн ачылып, кояш чыгып торды. Фестиваль «Мураками» рок-төркеменең саундчегы белән башланып китте. Аннары җыелган халыкны Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде.
«Максат гел «5» билгеләренә укучылар белән генә эшләү түгел бит!»
Альберт Хуҗин фестиваль турында кайбер сорауларга җавап бирде.
Әлеге фестиваль хакында, аны ничек оештыра башлавыгыз турында беләсе килә иде.
Бу – махсус яшьләр һәм балалар өчен генә оештырыла торган фестиваль. Үзегез күргәнсездер, мәйданчыкларыбыз бик зур һәм матур. Монда төрле республикакүләм һәм федераль дәрәҗәдәге чаралар үткәрергә мөмкин. Без инде, бу мәйданчыкны ничек файдаланып була, нәрсәләр үткәрә алабыз, дип уйланган идек. Һәм Татарстанның яшьләр эшләре министры белән киңәшләшкәч, ул шушы чараны эшләп карыйк, дип тәкъдим итте. Әлбәттә, без бишкуллап риза булдык. Беренче фестивальне 3 ел элек үткәргән идек: ул вакытта 23 төркем, аннары 38 һәм агымдагы елда 45 төркем катнаша. Без күреп, сөенеп торабыз: яшьләр берләшеп инструментларда уйный, халыкка сәләтләрен күрсәтәләр. «Безнең бит моңарчы мондый урында чыгыш ясарга мөмкинлек юк иде, подвалларда уйнап ятабыз», – ди алар. Ә каядыр концертка чыгар өчен – гитараларны, башка аппаратураны сөйрәп йөрергә кирәк, шуңа өстәп иң зур проблема – махсус мәйданчыклар булмавы. Ә монда, фестивальне бик нык көтеп алып, киләләр.
«Ык-рок»ка төрле яктан киләләр бит? Ә максатлар һәм бурычлар нинди?
Мәсәлән, Питрәчтән «Казан провинциясе» төркеме үзләре элемтәгә чыгып, машина, ашарга булыр микән, дип кызыксынды, балалар үзләре дә әзерлеккә актив кушылып китте. Яшьләр белән генә эшләгәндә, максат гел «5» билгеләренә укучылар белән генә эшләү түгел бит! Әлбәттә, алар начар түгел, сүз дә юк. Ә бит музыкага, башка юнәлешләргә, хәрәкәтләрдә активистлар да бар бит. Алар белән дә эшлисе килә.
Менә безнең беренче төркем уйнады: бик актив һәм шук, кайчак тәртип тә бозып ала торган малай – бас-гитарист. Бу бит инде – зур нәтиҗә! Күз алдында үзгәрде ул, ди җитәкчеләре. Шуңа өстәп, монда чыгыш ясыйсы булгач, алар ярты ел буена әзерләнәләр, көн саен диярлек репетицияләре бара. Бу күренеш үзе үк дисциплинага өйрәтә бит, Юлай. Шуңа күрә мин уйлыйм: бу – бик матур, күңелле һәм кирәкле фестиваль.
Форсаттан файдаланып, Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгына рәхмәт белдерәсем килә. Менә аларның ярдәме белән, 1 миллион сумлык грант оттык һәм, үзебезнең иганәчеләр ярдәмен дә кушып, фестивальне гамәллләштерәбез. Һәр балага да үзе теләгән иҗат төре белән шөгыльләнергә мөмкинлек булырга тиеш, дип саныйм. Безнең Татарстан Республикасында һәр бала өчен мөмкинлекләр күп, һәм бу фестиваль дә яңа үрләргә юл ача.
Альберт Робертович, әлеге фестивальдә күрше Башкортстан Республикасыннан да яшь музыкантлар күпләп катнаша. Монда районның ике республика чигендә урнашуы да роль уйныйдыр?
Башкортстаннан башта безгә 1 генә төркем килә иде, хәзер алар саны 7 чамасы. Казандагы рок мәктәбе белән дуслашып, бер-берсенә йөрешәләр дә әле. Бу фестиваль менә ике тугандаш республика балалары өчен дуслыкка, аралашуга, иҗади багланышларга яңа мөмкинлекләр ачты. Рәхәтләнеп киләләр, районыбыз Башкортстанга терәлеп тора, кунакларга йөрешеп яшәүгә ни җитә?! Башкортстан балалары үзебезнең туган-үскән җирдә дә шундый фестивальләр оештыру теләге белән кайтып китәләр.
Шулай ук әңгәмәдәш фестивальнең хедлайнеры гаять популяр «Мураками» төркеме булуын да билгеләде. Күп кенә балалар шушы төркемнең музыкасын тыңлап үскән, шуңа күрә бу – катнашучылар санын арттыруга да яхшы һәм уңышлы алым булган.
«Зур «МИрас»чыларыбыз кечкенә дусларын гитараларда, барабаннарда да уйнарга өйрәтә»
Фестивальдә беренчеләрдән булып Мөслим балалар сәнгать мәктәбендәге «МИрас» рок музыкасы ансамбле чыгышы булды. Алар, гитараларда уйнап, бөек Виктор Цойның данлыклы «Пеpемен тpебyют наши сеpдца» җырын башкардылар. Шуңа да игътибар иттем, бу вакытта район башлыгы да аларның чыгышларын телефон камерасына төшерде.
«МИрас» вокаль-инструменталь ансамбле җитәкчеләре – Рәйсә Хөсәенова һәм Гөлназ Йосыпова. Рәйсә – төркемне оештыру идеясе авторы, инициаторы була, ул – cәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге мөгаллимәсе. Гөлназ апа – җыр сәнгате һәм фортепиано классы укытучысы. Әлбәттә, алар классик музыка укытучылары була. Ләкин гитарада һәм башка төр инструментларда үзлектән уйнаганнар. Иң башта фестивальне бик кабул да итеп бетермәгән булалар, чөнки рок-музыка – бөтенләй икенче стиль. Ләкин «йөргән таш шомара» диләр бит әле! Өйрәнәләр һәм шушы фестивальне үз итәләр.
«МИрас» төркеме кайчан барлыкка килде? Рок-музыкасы сәнгате район җире өчен бик популяр да түгел бит!
«МИрас» төркеме 2021 елны, Мөслим сәнгать мәктәбендә укый торган укучылар белән оешты. Бездә 4 төркем бар. Һәм аларда 7-20 яшьлек музыкантлар, вокалистлар җыр сәнгате белән мавыгалар. Чыгарылыш укучыларыбыз да бар, әмма алар да ярдәмгә килеп, булышып йөриләр. Бездә укып бетеп чыгып киткәннәр белән дә элемтәләрне өзмибез. Армияләргә озаткан чакларда да, бердәм булып, үзебезнекеләргә барабыз.
«МИрас» – русчага тәрҗемә иткәндә «наследие» була бит инде. Шуңа күрә дә, исемебез җисеменә туры килеп тора, дияр идем. Безнең төп бурычыбыз – шушы балаларны бергә туплап, музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү. Һәм әлбәттә, тере тавышка җырлауның кадерен өйрәтү. Төркемнәрдәге бала-чага бер-берсе белән аралаша, дуслаша. Гомумән, вакытларын файдалы итеп үткәрәләр.
Шуннан соң зур «МИрас»чыларыбыз кечкенә дусларын гитараларда, барабаннарда да уйнарга өйрәтәләр. Бергә, күмәкләшеп, төрле бәйрәмнәр оештырабыз. Әти-әниләр белән без бик бердәм. Былтыр шушы «Ык-рок»ка әзерләнгәндә видеолар төшердек. Әти-әниләр рок стилендә киенеп килделәр. Һәм һәр елны безнең балалар белән табигатькә чыгу традициябез дә бар.
Әлбәттә, аерым-аерым дәресләр булганда, балалар бергә укымый һәм бер-берсе белән аралашмый. Ә монда киресенчә. Шуннан соң районыбыз башлыгының рок-төркемнәр оештыруда инициативасы мөһим, хәлиткеч роль уйнады. Балалар өчен менә дигән мөмкинлек булды бу! Элек бит Советлар Союзы дәверендә вокаль-инструменталь ансамбльләр булган, һәм әлеге көндә алар яңадан популярлык яулый, – Гөлназ ханым.
«МИрас»ны оештыру инициаторы булган җитәкчесе Рәйсә Хөсәенова:
Минем гитарага йөри торган бер укучым бар иде. Кызганычка, 2 ел гына йөреп кала алды, аннан соң 11 сыйныфны тәмамлады да китте. Шуннан минем идея барлыкка килде: «гитаралар белән берәр төркем булдырырга» дигән идея «башка типте». Үзем вокал укытмагач, җырлый белмәгәч, Гөлназ Моряковнага әйтеп карарга булдым. Мин – инструменталистлар, ул җырчылар белән эшләсә, дип. Беренче мәлне бик килеп чыкмый да кебек иде, ләкин бара-бара, балалар да арта башлады, теләкләре дә зурайганнан-зурайды. Кызлар гына, егетләр генә төркемнәре дә барлыкка килде. Быел инде, мин декрет ялында булу сәбәпле, фестивальгә 2 генә төркемне чыгардык. Һәрбер җырны да рок стиленә салу кыенрак та, ләкин кызыклы, – дип сөйләде Рәйсә.
«МИрас» төркеменә йөрүче яшь артистлар белән дә аралашып алырга булдым. «Безгә «МИрас»ка йөрү ошый, чөнки анда без вакытыбызны күңелле итеп үткәрәбез. Без анда төрле җырлар башкарабыз: ретро, заманча һ.б. Җырларга яратабыз. Мәктәптән соң җырларга йөгерәбез. Еш җыела алмасак та, яраткан шөгылебез булгач, вакыт табабыз инде», – дип сөйләде миңа яшь музыкантлар.
Борайлылар «Эх,тала-тала»ны рок cтилендә җырлады
Алдарак язып үткәнемчә, биредә Башкортстан якларыннан да ансамбльләр хәтсез күренде.
«Бу фестивальгә җитәкче буларак 3 рок-төркемне әзерләп алып килдем: «Танып», «Алга», «Рассвет» һәм яшь, харизмасы ташып торган Арсен Югайны. Бу төркемнәр белән материалны, музыканы мин әзерләдем. Ләкин, аларга Фларид Нуртдинов белән икәүләп җитәкчелек итәбез. Ул – күбрәк техник яктан. Без Борай балалары иҗаты үзәгендә шөгыльләнәбез. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Наил улы Мостафин ярдәме белән без фестивальгә килә алдык. Безгә автобус бирделәр. Шулай ук сәфәргә 1 көн кала без яңа гитаралар сатып алдык, район башлыгы ярдәме белән шулай ук. Минем музыкаль төркемнәр белән эшләү тәҗрибәм зур, Казанда да үз төркемем бар иде. Чыгышларыбыз еш үтә, тырышабыз. Гармуннар, аккордеоннар белән башкарабыз. Төркемнәребездә 15-18 яшьлек кызлар-егетләр тупланган. Бирегә без 12 бала һәм 2 җитәкче килдек. Мин бу фестивальдә әлеге состав белән тәүге тапкыр катнашам», – диде Борай районыннан автор-башкаручы һәм продюсер, тумышы белән Мөслимнең Вәрәшбаш авылыннан булган Алсу Таҗетдинова (сәхнә псевдонимым Алсу Li).
Борайлылар шулай ук фестиваль сәхнәсендә легендар якташлары булган Хәмдүнә Тимергалиева репертуарыннан «Эх, тала-тала» җырын рок-музыка стилендә башкардылар. Гомумән, фестиваль 50гә якын төркемне бер мәйданчыкка җыйды.
«Мөслимгә киләсебез, Туймазы данын яклыйсыбыз килде»
«Без фестивальгә инде өченче ел рәттән киләбез, биредә бик ошый. Быел 3 рок-төркем алып килдек. Туймазыда «Винтаж», «Без понятия» һәм «Радар» дип аталган рок музыкасы коллективлары бар. «Без понятия» төркеменә 4 ел, беренче елны алар белән катнашкан идек фестивальдә. Әлбәттә, безнең Башкортстанда да музыкантларга зур игътибар бирелә. Сәнгать һәм мәдәният өлкәсе үсештә, җитәкчеләргә ихлас рәхмәт. Фестивальгә ныклап әзерләнергә тырыштык. Көн саен репетицияләр барды. Мөслимгә нык киләсебез, Туймазы данын яклыйсыбыз килде. Студиядән чыкмыйча яттык. Әлеге фестиваль елдан-ел матур үзгәрешләр кичерә. Монда ифрат кызыклы», – дип ассызыклады Туймазының рок музыкантлары җитәкчесе Диләрә Мөхәрләмова.
Туймазының яшь рок-музыкантлары Камил Хисамов һәм Даниэл Ильясов та фикерләрен әйтте.
«Без көн саен репетицияләр ясадык. Студиябездә 3-4 cәгать булдык көненә. Фестивальне түземсезлек белән көтеп алдык. Килүебезгә, катнашуыбызга бик шатбыз. Без монда үзебезгә яңа дуслар табабыз, фикердәшләр белән очрашабыз. Ел буена әзерләндек, беренче мәртәбә килдек. Бик ошый. Мөслимнең Ык елгасы буйлары да нык ошады, шундый гүзәллек монда. Сокландыргыч табигать кочагы», – дип сөйләде әңгәмәдәшләрем.
Балаларның әти-әниләре бирегә палаткалар белән килә
Балаларын алып килгән әти-әниләр биредәге яланда хәтта палаткалар, шатерлар да урнаштырып ял иттеләр, сабыйлары өчен җанаттылар һәм чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Алар арасында Казаннан Рената Карпова да бар иде. Улы Яромирга 3 яшь тулгач, татар вокалына биргән булган, алга таба исә малай рок сәнгатен дә үз иткән. Бүгенгесе көнне Халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләр лауреаты икән Яромир.
Минем кызым һәм улым рок-музыка белән мавыга. Улым Яромир – «Красная скала» төркеме вокалисты, кызым Ралина – «Дети огня» иҗат коллективы вокалисткасы. Безгә фестиваль бик ошый, һәр ел саен киләбез, түземсезлек белән көтеп алабыз. Мондагы искиткеч җылы атмосфера өчен генә дә килү мөмкин. Хакимият, оештыручылар безне күптән көткән туганнарындай каршы алалар. Үзебез биредә шатерлар куябыз, балаларыбыз өчен генә җанатып калмыйбыз, ә җаныбыз-тәнебез белән ял итәбез. Ралинәм исә абыйсыннан күреп, иҗат белән илһамланып, үзен вокалда сынап карарга булды, – ди Рената.
«Иң башта районда алынган инструментларда үзебез уйнарга җыендык. Әмма аннары балалар да ныклап кызыксына башлады. Яшьләрнең музыка дөньясына чумганын күреп торабыз һәм бу күренешкә куанабыз. Билгеләп үтәргә кирәк, фестивальнең дәрәҗәсе үсте, һәм монда катнаша торган төркемнәрне сайлап алырга да мәҗбүр була башладык», – дип ассызыклады музыкант һәм Мөслим районы башлыгы киңәшчесе Рафэль Шәрифуллин.
Фестиваль буена безне, рок-төркемнәрне һәм кунакларны Мөслимнең «Мизгел» яшьләр үзәге волонтерлары озатып йөрде. «Өч ел буена фестиваль эшендә катнашабыз. Мөслим инде ул һәрвакыт кунак көткән йорт шикелле. Кемнәр генә, нинди генә кунаклар гына килми безгә! Барсына әзер без. Кызыклы фестиваль, яшьләр дулкынында узучы фестиваль бу. Географиясе, масштаблары киңәя фестивальнең», – ди алар.

Катнашучыларга ланч-бокслар таратып, кайнар ризык белән сыйлап тордылар.
Фестиваль кичен «Мураками» рок-төркеме чыгышы белән тәмамлады. Җыелган кунаклар, мөслимлеләр аларга кушылып рәхәтләнеп биеде дә, җырлады да.