«Һәркемнең күңелендә Фәтхулла хәзрәте бар»: Дилбәр Булатова Фатих Әмирханны яңадан ачкан
Күптән түгел танылган язучы, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе, «Тулпар» журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова белән күрештек. Ул Казанга татарның күренекле классик язучысы Фатих Әмирханның 140 еллыгына багышланган фәнни концференциягә килгән иде.