news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Менеджер, фикер иясе, әйдаман, сәясәтче...»: Фатих Әмирхан бүгенге көндә кем булыр иде?

Габдулла Тукай әдәби музеенда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать Институтының текстология бүлеге галимнәре әзерләгән Фатих Әмирхан «Әсәрләр»енең алты томлы академик басмасы турында фикер алыштылар.

news_top
«Менеджер, фикер иясе, әйдаман, сәясәтче...»: Фатих Әмирхан бүгенге көндә кем булыр иде?
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Чарада филология фәннәре докторы, Институтның фән эшләре буенча директор урынбасары Олег Хисамов, филология фәннәре докторы, әдәбият бүлеге җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре докторы, әдәбият бүлеге баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина, Татарстан китап нәшриятының фәнни-популяр басмалар һәм дәреслекләр бүлеге мөдире Рәмзия Шакирова, һ.б. чыгыш ясады. Галимнәр тарафыннан хезмәткә югары бәя бирелде. Хезмәтне тәкъдим итү чарасында текстологлар, әдәбият галимнәре, журналистлар һәм әдәбият сөючеләр катнашты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гүзәл Төхвәтова: «Бу – зур бүләк»

Фикер алышуны Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова башлап җибәрде:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Быел шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм иттек. Шулай ук, Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулган иде. Очрашуыбыз да нәкъ менә журналист, язучы Фатих Әмирханның алты томлыгы басылып чыгу бәйрәме уңаеннан фикер алышу, шушы китапларның презентациясе.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты күренекле шәхесләребезнең иҗатын туплап, барлап, аларны том-том бастырып, халкыбызга бүләк итә. Бу, чыннан да, зур бүләк.

Безнең архивларда, фондларда сакланган әлеге бай мирасыбыз шулай итеп үзенең укучысын таба. Яшь галимнәр аларны кулланып яңа фәнни ачышлар ясый ала, укучыларыбыз дәресләрен баету, балаларны, студентларны кызыксындыру өчен үзләре өчен яңа мәгълүмат туплый. Шушы китапларны әзерләүдә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре зур хезмәт алып бара. Бу эштә без, музей хезмәткәрләре дә, үзебезнең хезмәттәшлегебезне күрсәтә алуыбызга шатланабиз.

Бер томлыкка «Хәят» әсәренең озак еллар югалган дип саналган икенче өлеше кертелгән. 2016 елда Габдулла Тукай әдәби музеенда ул кириллицага күчерелеп, галимнәр белән берлектә, артистлар тарафыннан тамашачыларга тәкъдим ителде. Бу безнең бер уртак эшчәнлегебезнең бер өлеше.

Быел без Фатих Әмирханга багышланган күргәзмә ачкан идек. Дания Фатыйховна әлеге күргәзмә ачылышында иң яраткан сүземне әйтте: «Яңа татар бистәсенең көяз егете» дип, Фатих Әмирханны атады. Музей фондларында Әмирхан белән бәйле материаллар бик күп. Һәр көнне Фатих Әмирханның безнең экспозициядә торган күлмәген, фотосын музейга килгән тамашачыларга тәкъдим итәбез.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Әле куян кебек чигелгән күлмәге дә бар, дип өстәп куябыз. Фатих Әмирханның әсәрләреннән өзекләр сайлап, укучыларыбызны кызыксындырабыз. Мәсәлән, мин аның «Фәтхулла хәзрәт» әсәрен сөйлим. Беренче тапкыр яңа смартфоннар турында язган, электрон уенчыклар турында мәгълүмат биргән безнең күренекле шундый язучыбыз дип тә әйтергә яратам, - диде ул.

Олег Хисамов: «80нән артык яңа мәкалә, Фатих Әмирханга атап язылган 57 яңа хат бастырылды»

Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Олег Хисамов Фатих Әхмирханны «зыялы язучы» дип атады:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фатих Әмирхан — безнең классигыбыз. Күпмедер дәрәҗәдә Габдулла Тукайдан бераз гына күләгәдәрәк калган дип әйтәбез. Ул матур, җыйнак итеп үз заманының иң актуаль мәсьәләләренә, проблемарына кагылган әсәрләр иҗат иткән.

Әдәби әсәрләргә килгәндә, югалган «Хәят» повестенең икенче өлеше, «Искергән баһадир», «Шәфигулла агай» кебек хикәяләре урын алдылар. Фатих Әмирхан төрле исемнәр, төрле тәхәллүсләр белән язган 80нән артык яңа мәкалә, Фатих Әмирханга атап язылган 57 яңа хат бастырылды.

Монда безнең текстология бүлеге хезмәткәләренең зур дәрәҗәдәге авыр эше ята икәнен аңларга кирәк, чөнки бу әсәрләрне, мәкаләләрне табарга кирәк, аның Фатих Әмирханныкы икәнлеген исбатларга кирәк... Шуңа күрә дә мин иң беренче чиратта үзебезнең институт кызларына зур рәхмәтемне җиткерәм. Аллаһы Тәгалә аларга алга таба да сәламәтлек, зиһен бирсен, күзләрен сакласын.

Татарстан китап нәшрияты редакторларына, Татарстан китап нәшриатына, Рөстәм Госмановичка рәхмәт! Сезгә — китап сөючеләргә — бу безнең институттан бүләк. Китапны укып үзегезгә җан рәхәте, җан дәвасы алырсыз дип ышанып калабыз, - диде ул.

Дания Заһидуллина: «Мин аны лаеклы урынын алмаган шәхес дип карый идем»

Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

- Бик күп кешеләрнең хезмәте кергән әлеге алты томлык тулысы белән хәзер укучыга барып җитте. Фатих Әмирхан, әлбәттә, Совет чорында да, Советтан соңгы чорда да мәктәп-мәгариф системасында, мәдәнияттә билгеле шәхес. Шул ук вакытта мин аны лаеклы урынын алмаган шәхес дип карый идем. Бу алты томның чыгуы, миңа калса, Фатих Әмирханга лаек урынны алырга һәм Тукай белән пьедесталга янәшә басарга ярдәм итәчәк.

Ни өчен шулай дип әйтәбез соң? Бер яктан, Фатих Әмирхан - затлы нәселнең дәвамчысы. Зариф хәзрәт гаиләсендә дөньяга килүе белән үк татар җәмгыятенә, милләтенә хезмәт итәчәк шәхес буларак күренә һәм аны шулай кабул да итәләр. Зур кунаклар кабул иткәндә, һәрвакыт әлеге кунакларны каршы алучы, өйгә кертүче, утыртучы — ул нәкъ менә Фатих Әмирхан (ягъни нәни Фатих) була. Кечкенә вакыттан тормышка куелган максатын ачык күзаллый.

Аның төпле белем алуы, рус телен яхшы белүе, алга таба чит телләр өйрәнүе, математик фикерләү сәләтенә ия булуы һәм дөньяга фәлсәфи карашы, дөньяны аңлап кабул итәргә тырышуы аны яшь чактан ук зур уңышларга ирешәчәк шәхес буларак күз алдына китерә. Казан шәһәрендә яшьләр дә, өлкән буын да аңа нәкъ шулай итеп карый.

«Фатих Әмирхан татар милләтенең иң зур сәясәтчеләреннән берсе булыр иде»

Фатихның, кызганыч, 1907 елның августында аяксыз калуы, күпмедер күләмдә аның тормыш юлын җимерә. Шушы хәл булмаган булса, Фатих Әмирхан татар милләтенең иң зур сәясәтчеләреннән берсе булыр иде. Россия Дәүләт Думасы мөнбәрләрендә ул Йосыф Акчура, Садри Максудилар белән бергә торган булыр иде дип уйлыйм. Аның бөтен публицистикасы шул хакта дәлилли.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Аяксыз калуына карамастан, Фатих Әмирхан үзенә туганда ук илаһи тарафтан салынган бурычны үтәп чыга дип уйлыйм. Ул татар мәдәниятен, татар дөньясын, татар аңын үзгәрткән төп шәхесләрнең берсенә әйләнә. Бу томнарда да без шушы эшчәнлекне күрәбез.

Томнарның беренче, икенче, өченчесе — Фатих Әмирханның әдәби әсәрләренә багышланган. Монда беренче тапкыр Фатих Әмирханның без белгән «Хәят», «Фәтхулла хәзрәт», «Урталыкта», «Рәхәт көн», «Бәйрәмнәр» кебек әсәрләре белән бергә күп кенә әсәрләрнең беренче вариантлары урын алган. Балалар өчен тәрҗемә иткән ике әкияте бар. Аларның тел, стиль, сөйләм үзенчәлеклере шулхәтле гүзәл, алар татар әдәбиятын, татар сүзен үзгәртүгә зур бер мисал буларак та килә ала. Әдәби тәҗрибәләр рәвешендә язылган «Асылган җиде кеше» әсәре урын алган. Шулай ук беренче томнан башлап Фатих Әмирхан әсәрләре барган саен, аларга язылган рецензияләр, аларга эшләнгән бәяләмәләр урын алган.

Бу томнар Фатих Әмирханның әдәби иҗатын гына түгел, бәлки язучының әдәби иҗат лабораториясен дә күрсәтә. Алар безгә Фатих Әмирханны язучы буларак татар әдәбиятын үзгәртү юлларын эзләве һәм шушы әдәбиятны үзгәртү өчен реализм, романтизм, модернизм юнәлешендә булсын — бик күп тәҗрибәләр эшләве турында сөйләп тора.

Шуңа күрә әлеге беренче өч томга кергән әсәрләрнең күбесе хакында «татар әдәбиятында беренче фантастик әсәр», «татар әдәбиятында беренче фәлсәфи-модернистик әсәр», «татар әдәбиятында беренче символик әсәр» дип әйтергә мөмкин. «Беренче» сүзен куллану мөмкинлеге генә дә Фатих Әмирханның татар прозасында нинди зур урын биләве турында сөйли.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Милләткә киләчәктә нәрсә эшләргә кирәклеген әйтеп калдырган»

Мин Фатих Әмирханны томнарның дүртенче-бишенчесе мисалында ачтым. Монда беренче тапкыр төзүчеләр, Фатих Әмирханның хатларына нигезләнеп, моңа кадәр авторы кем икәне билгеле булмыйча, гомумән, кириллицага күчерелмәгән, ХХ йөз башының гарәп графикасында язылган газета-журналлар битләрендә генә сакланган бик күп һәм бигрәк тә «Әл-ислах»ның баш мәкаләләре итеп язылган материаллар белән танышырга мөмкинлек бирә. Бу материалларда Фатих Әмирхан үзенең милләте белән чын мәгънәсендә сөйләшү алып барган. Милләтнең өлкәннәренә дә, яшләренә дә бүген, иртәгә, берсе көнгә һәм ун елдан соң нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаткан. Шушы адымнарны ясау өчен күпме акча, күпме бина, нинди эшләр эшләргә кирәклеген дә күрсәтеп барган зур бер менеджер һәм фикер иясе, ниндидер бер әйдәман, лидер булып күз алдына килеп баса.

Фатих Әмирхан кулъязмасы

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Якын киләчәктә Фатих Әмирханның публицистикасы материалында кандидатлык диссертацияләре якланса, аларга бәя бирелсә, без Фатих Әмирханның зурлыгын кабат-кабат ачып гаҗәпленербез, сокланырбыз кебек.

Алтынчы томда - аның хатлары. Аларда Фатих Әмирханның теле! Ул телдәге юмор, ирония, татар дөньясын белү, һәр кешенең психологиясен аңлап фикер йөртү... Әлеге хатлардагы үзенең дусларына, хезмәттәшләренә, танышларына мөрәҗәгатьләр - алар гаҗәеп.

«Фатих Әмирханның бөеклеге һәрвакыт яңгырап торсын иде»

Фатих Әмирхан, бер яктан караганда, балалары булмаган һәм гаиләсендә турыдан-туры дәвамчылары булмаган шәхес. Шулай булса да, аның тирәсендә аның бөеклеген аңлаган, аны яраткан шәхесләр була. Алар аны соңгы юлга отып кына калмый, бәлки Фатих Әмирхан кулы белән язылган һәр бит кәгазь, һәр кулъязма, һәр дәфтәрне исәпкә алып, сандыкка бикләп, безнең көннәргә китереп җиткерүгә ирешәләр. Бу мәсьәләдә Фатих Әмирхан кадәр бәхетле башка бер авторны күз алдына китерү дә авырдыр.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Алты томлык, текстологик яктан да, яңа бәя бирүгә лаек, чөнки монда Фатих Әмирхан әсәрләрен тулысынча урнаштыру, комментарийларны мөмкин кадәр тулы бирү үзен сиздерә. Бу — Габдулла Тукайның 6 томлыгы, Галимҗан Ибраһимовның 15 томлыгыннан соң безнең постсовет чоры текстологиясендә ирешкән иң зур уңышыбыздыр. Моннан соң томнар бары тик шушы үрнәктә генә эшләнә ала.

Фатих Әмирханның юбилее белән башланган бу ел чын мәгънәсендә Фатих Әмирхан елы булып әйләнеп киткән. Томнар чыгып, алар өйрәнелүдән туктаса, алар китап киштәләрендә генә калачак. Шуңа күрә минем теләгем: бу томнар киң катлам укучыга барып ирешсен иде. Фатих Әмирханның бөеклеге һәрвакыт яңгырап торсын иде, - дип тәмамлады сүзен Дания Заһидуллина.

Дәвамы бар...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар