Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатих Әмирханның рус кызы Леляга мәхәббәте, параличлануы һәм соңгы васыяте

Татар әдәбияты классигы, «Фәтхулла хәзрәт» повестендә смартфоннарның барлыкка килүен фаразлаган фантаст Фатих Әмирханның тууына быел 135 ел тулды. Татар әдибенең диннән китүе аякларына паралич сугуга сәбәпчеме? Өйләнә алмавы аяк авыртуына бәйлеме? Аларның Тукай белән эләгешеп-кычкырышып китүләре ничек тәмамланган?

news_top_970_100
Фатих Әмирханның рус кызы Леляга мәхәббәте, параличлануы һәм соңгы васыяте

Фатих Әмирхан әле дә популяр, әсәрләре әле укыла, яши. Тик әдипнең туган көненә багышланган истәлек кичәсен Тукай әдәби музее үз өстенә алган булса кирәк, башка искә алучы да, үткәрүче дә күренмәде.

Сер түгел, Фатих Әмирхан һәрвакыт күләгәдә кала бирде. Әмма шунысы игътибарга лаек: Тукайдан соң һәрвакыт Әмирхан телгә алына. Ике дус, ике сердәш булган алар. Тукайдан аермалы буларак, Әмирхан холкы белән үткенрәк, әрсезрәк тә булган әле. Без сөйләшкән әдәби телне формалаштыруга да Фатих Әмирхан өлеш керткән дисәк, ялгышмабыз.

Истәлекләрне барлап утырганда, иске кулъязмаларда һәр өченче сүз астөшермә белән бирелгән иде. Телебез никадәр гарәп һәм фарсы сүзләренә бай булган икән дип уйлап куйдым. Борынгы бабаларыбыз белән сөйләшергә форсат туса, бер-беребезне аңлар идек микән? Шуңа күрә әдәби телебезнең реформасы өчен Фатих абыйга рәхмәт әйтүне кирәк дип табам.

Фатих абый казанышларының тагын берсе — алдан күрүчәнлек. «Фәтхулла хәзрәт» повесте татар дөньясын гына түгел, бөтен Россияне шаккаттырды. Баксаң, әдибебезнең бу фаразлавын киң җәмәгатьчелек белмәгән икән. Икенче курста укыганда әдәбият фәненнән кулыма шушы әсәр килеп эләгеп, аны матбугатта чыгару чын бәхет иде. Россия журналистлар берлеге Фатих Әмирханның әлеге ачышы турында тулырак язуымны сорады һәм ул, ниһаять, Мәскәүдә «Журналистика и медиарынок» журналында басылып чыкты.

Фатих абый Россия күләмендә генә түгел, дөнья күләмендә дә танылырга лаек. Әмма, әдәбият галимнәре әйтүенчә, әсәрләре әлегәчә башка телләргә тәрҗемә ителмәгән…

Шушы урында туктап, Фатих Әмирханның үзе белән танышыйк. Шәхеснең нинди булганын аның белән аралашкан, якыннан белгән, күзәткән кешеләр истәлекләрендә теркәп калдырган. Әлеге истәлекләрне мин беренче тапкыр Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева үткәргән «Фатих Әмирхан ядкярляре» лекциясендә тыңладым.

«Яшьли өйләнү — яшьлек азатлыгын югалту»

Ризван Ибраһимов истәлеге:

Фатих яшьтән үк өйләнү, гаилә коруга тискәре карый иде. Өйләнгән кешеләрнең гаилә сәгадәте: бала чүпрәге, бала исе, бала горшогы, дип көлә иде. Ул, яшьли өйләнү — яшьлек азатлыгын югалту, дия торган иде. Аның бу турыда миңа язган хатларында түбәндәге сүзләр бар: «Бу көн хөр, бер җирдә сәгадәт тапмасаң, китәсең, барасың, икенче җирдән сәгадәт эзлисең. Бу көн хөр, ун копейка парәң улырса, үзеңне ихтыяҗсыз хис итәсең. Син дә балаң булган, хатының картайган, кәефең кырылган вә дөньядан артык әмәлең калмаган бер кеше булмыйсың».

«Әгәр Алла булса, мине шул минутта ук аяксыз итсен», — дип әйткән иде»

Разия Әмирханова:

Бәйрәм көннәрендә һәм кунаклар чакырганда безгә кереп, дәү әнигә булышып йөри торган бик динле, Фатих абыйча әйткәндә, «фанатик» Рокыя апа, безгә абыебызның аяксыз булып калуының сәбәбен аның Аллага ышанмавыннан булды дип сөйли иде. «Бервакыт Фатих, әгәр Алла булса, мине шул минутта ук аяксыз итсен», — дип әйткән иде. Шул көнне аяклары йөрмәс булды», — дип сөйләгәне бар аның.

Күрше хатыны Рокыя апа:

Бәдрәфтә бик озак утыра иде. Бервакыт анасы минем тәрәзәмне кагып: «Фатих бәдрәфтә егылган, атасы белән бергә күтәрә алмыйбыз, ярдәм ит», — диде. Бәдрәф ишеген каерып керсәк, тынсыз ята. Кантур бүлмәсенә кертеп салдык. Кулларын тотып карыйм: тамыр типми, тик колак артындагы тамыр гына тибә. Дүрт көн җансыз булып ятты. Бөтен муллаларны җыеп, хәтем укыттым. Дүрт көннән соң имән бармагы селкенде, аннан соң тавышы чыкты. Паралич сукканга кадәр, бәдрәфтә бик каты кан киткән.

Ибраһим Биккулов:

Фатих белән кара-каршы утырып сөйләшсәң яки аның белән сөйләшкәннәрен тыңлап торсаң, аңа карап аптырашта кала идең. «Бу кеше әле кайчан гына шундый авыр хәлгә дучар булды — гомеренә тазармаслык авыру, тулы инвалид булып калды. Әлеге хәл аның психикасына бер дә тәэсир итмәде микән яки тәэсир итсә дә, ул үзендәге күңел төшенкелеген каршындагы кешедән шулай оста яшерә белә микән?» — дия идең үз-үзеңә. Фатих менә шулай шат табигатьле кеше иде. Ул, гомумән, үзе турында сөйләми, сөйләргә яратмый, ә авыруы турында инде бөтенләй үк сүз ачмаска тырыша һәм үз хәленнән һичбер зарланмый иде.

Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукай — тиз дуслаша торган ике дус

Ибраһим Биккулов:

Замандашларының әйтүләренә караганда, Тукайның тел һәм стиленең халыкчанлыкка таба үзгәрүендә Фатихның зур йогынтысы булган. Алар еш очрашканнар.

Тукай Фатих янына үзе килә иде. Ләкин бу очрашулар һәрвакыт дустанә сөйләшеп утырулар белән генә бетми, кайчак ике дус эләгешеп-кычкырышып та китәләр. Гадәттә, мондый кычкырышуларның башлануы кечкенәдән була. Ике дус бер-берсенә «тун кидерештән» карта уйныйлар. Фатих остарак уйный, Тукайга күпләп «тун кидертә», соңыннан аннан көләргә тотына. Шул сәбәпле ике арада талаш китә. Тукай Фатихны «хәрәмләшәсең» дип гаепли. Хәтере кала, үпкәләп чыгып китә. Ләкин алар элеккечә бик тиз дуслашалар. Дуслашуны башлап йөрүче күбрәк Фатих була иде. Алар арасындагы дуслыкның көчле вакыты «Әл-ислах» заманында бугандыр.

Әнисен югалту — иң зур кайгысы

Разия Әмирханова:

Фатих абыйның шәхси кичерешләренең иң кайгылыларыннан берсе — аның анасының үлеме булды. «Иң якын дустым Тукайны күмгәндә, мин моннан да зур кайгы юктыр дип уйлаган идем, ләкин әнине югалту аннан ким булмады», — дип сөйләгәне хәтеремдә калган.

Фатих Әмирханның мәхәббәтләре — Шәмсениса, Нәфисә, Әминә

Ибраһим Биккулов:

Фатихның өйләнеп, тормышындагы кимчелекне гаилә һәм балалар турында кайгырту белән тутыру теләге дә барып чыкмады: үзе күптән яратып йөргән кыз (Чистай ишаны Закир Камаловның Шәмсениса исемле кызы) Фатихның тәкъдимен кабул итмәде. Менә шундый сәбәпләр аркасындадыр инде, Фатих аяксыз калгач карта уенына күңел куя башлады.

*Шәмсениса Камалова-Акчурина — педагог (1886 — 1930)

Зәйнәп Әмирханова:

«Зәйнәп, өйләнимме? Барысы да синең киңәшкә терәлгән. Фатихаңны бирсәң, абыең бүген-иртәгә башлы-күзле булачак». Абыемның чыннан да өйләнергә теләге бар дип уйлап, мин чын күңелдән: «Өйлән соң, Фатих абый! Кәләшең кем?» — дип сорап куям.

Карале, сеңелкәем, — ди ул миңа бервакыт. — Шәмсениса туташның күзләре матур бит?

Мин аның хәтере калмасын өчен бәхәсләшмим. Шәмсениса апа әнинең кече сеңелләреннән берсе, миңа калса, төскә-биткә әллә ни искитәрлек түгел иде. Мәгәр күзләренең сөрмәле сихрилеген инкяр итә алмыйм. Фатих абый минем алда аның турында шактый еш искә төшерә. «Өйләнсәм, шул Шәмсениса туташка гына өйләнер идем», — ди иде.

Сафия Локманова:

Фатих Әмирхан гомере буе хатын-кызга фәрештәгә караган кебек карады, алиһәгә табынган кебек табынды. Ул, хатын-кыз нәзакәтле булырга тиеш, дип әйтә, хатын-кыздагы тупаслык, дорфалыкны кичерә алмый иде. Бервакыт Әминә Рафиковага бер иптәш кызы килгән һәм табында, әдәп-фәлән саклап тормыйча, авызын ачып, зур-зур кабып ашый башлаган. Фатих абый туп-туры әйтеп куйган: «Хатын-кыз бик изящный булырга тиеш, болай итеп ашау аңа һич килешми». Кунак кыз ашавыннан шып туктап калган.

Мәрхүмнең бер йомшак ягы бар иде: бик тиз гашыйк була һәм хисләрен тиешле кешесенә сиздерми калмый. Бүлмәсендә Рокыя Казакова (Гайшә Апанаева белән бергә төшкән), Әминә Рафикова дигән чибәр-чибәр туташларның фотолары торуын да әйтергә кирәк. Әле Яңа бистәдә яшәгән вакытында үзләреннән бер генә йорт аркылы торган күрше кызы Нәфисә Сәйфуллинаны яратып йөрде. Уңган, гүзәл холыклы, тыйнак табигатьле бер кыз иде ул.

Еш куллана торган гыйбарәсе бар иде: «Өйләнәм дә „крышка“ дип әйтәм!» — ди торган иде.

*Әминә Рафикова — укытучы Габдрахман Рафиков кызы. Фатих Әмирхан аны да яратып йөргән.

Миргазиз Укмасый:

«Укмасый! Бу марҗа кызлары бик матур булалар, ләкин картайгач аларның карчыклары бик ямьсезләнә!» — дип әйтә иде.

…һәм билгесез марҗа кызы Лёля

Разия Әмирханова:

Гаять эссе җәйге көн. Фатих абый авырып ята. Аны караучы шәкерт: «Фатих абый бик каты саташа», — дип сөйли. Безне Фатих абый бүлмәсенең янына да китермиләр. Шулвакыт дәү әнинең кемгәдер бик каты ачуланып кычкырганы ишетелә. Йөгереп чыксак, парадный ишеге төбендә урта буйлы яшь кенә рус хатыны һәм кулларын ике якка җәеп, ишекне каплап басып торучы дәү әнине күрдек. Ул бик гасабиланып: «Үләргә яткан балам янына имансыз марҗаны кертмәм!» — дип кычкыра, ә теге «марҗа», күз яше белән, Фатих абый янына кертегез, дип ялына иде.

Бу күренештән аптырап калган балаларны — энеләрем белән мине ишегалдыннан каядыр алып чыгып киткәнлектән, мине бик нык тетрәткән бу хәлнең нәрсә белән тәмам булганын белмим. Тик кич белән сәкеле якта чәй эчеп утырганда, Фатих абыйны карый торган шәкерт Амалга Фатих абыйның ниндидер Лёляны яратуын, дәү әнинең «күзенә күренмәсен» дип кызны өйгә кертмәвен, Фатих абыйның авырганда шул Лёля белән саташуын шыпырт кына сөйләп утырганы исемдә.

Зурая төшкәч, Фатих абыйның альбомы артына гарәп хәрефләре белән «Ләйлә» дип язылган, энҗеле калфак өстеннән ефәк шәл бөркәнгән мөлаем бер кыз фотокарточкасын күргән саен, бу вакыйга исемә төшә иде.

Фатих Әмирхан үзенең шәхси тормышы турында:

«Әбәү, Ташмөхәммәд әфәнде гомерендә кызлар сөя дә белмәгән икән! Гыйшык тотканы булса, язмый узмас иде, — дип, үз артымда мине гаеп итеп сөйләрләр. Ләкин… Андый мәсьәләләрне сер итеп, колактан-колакка гына сөйләшергә яхшы».

«Тел турында күп хафаланды»

Ризван Ибраһимов:

Ул Тукайның теле яхшыруга, аның шигырь мәйданына күтәрелүенә күп хезмәт итте, тик Тукайны чолгап алган даирәсеннән чыгара алмавына гына борчыла торган иде.

Бакый Урманче:

Тел турында ул дәвердә иң күп хафаланган, пошынган кеше Фатих Әмирхан булды дисәк, һич арттыру булмас.

«Ул иң югары гонорарны ала иде»

Ибраһим Биккулов:

Матди яктан Фатихның гомере бала вакытында гына түгел, аяксыз калгач та иркенлектә үтте. Бер яктан, аңа ата-аналары ярдәм итеп торалар, икенче яктан, язган әйберләрен бастыру, алар өчен гонорар алу мәсьәләләре буенча да Фатих, башка татар язучылары белән чагыштырганда, үзен яхшы шартларга куя алган иде. Кирәк газета һәм журналларда булсын (бигрәк тә «Кояш» белән «Аң»да), кирәк матбагаларда булсын, Фатихның әсәрләре тоткарсыз һәм каралып-тикшерелеп тә тормыйча үткәреләләр һәм алар өчен вакытындагы иң югары ставка белән гонорар түләнә иде.

«Этенең исеме Футурист иде»

Риза Ишморат:

Аларның ишегалдында кыска аяклы тәбәнәк бер эт бар иде. Фатих абый аңа Футурист дип исем кушты. Ирония белән аны: «Футурист, Футурист», — дип чакыра иде. Бу этне Футурист дип атавының сәбәбе — футурист шагыйрьләрне бер дә яратмавыннан булса кирәк.

Фатих Әмирхан — фантаст

Разия Әмирханова:

Фатих абый пианино ала. Безгә еш кына Сара Садыйкова да килгәли. Өйдә музыка, җыр тавышлары бик еш яңгырый. Фатих абый киләчәккә зур өмид, киң планнар белән яши. Бервакыт, сөйләшеп утырганда, ул миңа: «Менә күрерсең әле, озак та үтмәс, Казан урамнары халкыбызның данлыклы кешеләренең һәйкәлләре белән бизәлер», — дигән иде.

«Мине чәчәкләр белән күммәгез…»

Разия Әмирханова

Үлем авыруы вакытында Фатих абый бик каты сызланып, сабыр итәр хәле калмагач: «Зинһар, миңа үлем теләгез, бер дә үләсем килмәсә дә, бу авыртуга чыдар хәл юк», — диде. Ничә елларга беренче мәртәбә мин аның сыкрануын шунда гына ишеттем.

Үлеменә бер көн калганда, авыр хәлдә ятучы Фатих абыйның күкрәгенә кулын куеп: «Нинди бәхет бит! Үзебезнең татар халкының интеллигенциясе җитеште бит!» — дигән сүзләрен һич онытмыйм. Аның бу сүзләре ятагы янында өзлексез алышынып торган татар студентларына карата әйтелгән иде.

«Мине музыка, чәчәкләр белән күммәгез, бу расходлар ярлы туганнарымны укытырга булсын», — дигән сүзләр — Фатих Әмирханның соңгы сүзләре иде. «Туганнарым» дип Фатих Әмирхан үзенең кан кардәшләрен генә түгел, ә ул вакытта Октябрь революциясе аркасында яңа күтәрелә башлаган татар халкының улларын һәм кызларын күз алдына китерде, әлбәттә.

***

Фатих Әмирханның истәлекләре китабында ул авырган чакта янында кизү торган кешеләрнең исемлеге дә килеп чыкты. Алар — яшь студентлар, практикантлар, бер-берсен чиратлаштырып килеп йөргәннәр. Әдипне ничек тә үлемнән алып калу өчен шәһәрнең иң атаклы профессорлары килеп, диагноз куеп, аларның дәвалану өчен дарулар билгеләүләре — Фатих Әмирханның Казан шәһәрендә нинди абруйлы һәм дан казанган язучы булуын исбатлап тора.

Фатих Әмирхан (Әмирханов Мөхәммәтфатих Зариф улы; 1 гыйнвар 1886, Казан — 9 март 1926, Казан) — күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе.

Фатыйх Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казанда туа. 1895 елда әтисе аны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә илтә.1905 елда «Мөхәммәдия»нең алдынгы шәкертләре белән яшертен рәвештә җилем басмада «Әл-ислах» (гарәпчә үзгәртеп кору) исемле газета чыгара башлый, аның мөхәррире була.

1903 елда Казанда «Шимбә» түгәрәге барлыкка килә. Татарча спектакльләр кую белән шөгыльләнгән бу түгәрәктә Фатих Әмирхан грим салучы, суфлёр, режиссёр, артист вазифаларын башкара.

1907 елда Әмирхан Мәскәүдә чыга башлаган «Тәрбиятел әтфаль» (балалар тәрбиясе) беренче татар балалар журналында сәркатип булып эшли.

1907 елның язында, ял итәргә дип, Мәскәүдән Казанга кайта. Ләкин монда бик зур бәхетсезлеккә юлыга — паралич сугып, ике аягы да йөрмәс була.

1907 елның көзендә «Әль-ислах» рәсми рәвештә чыга башлый. Фатыйх Әмирхан журналист буларак таныла.

Фатыйх Әмирхан шулай ук «Ялт-йолт», «Кояш» исемле сатирик журналларда да эшли.

1923—1924 елларда татар театр техникумында укыта.

1925 елны Татарстан хөкүмәте карары нигезендә Фатих Әмирхан персональ пенсиягә чыга. Ләкин сәламәтлеге какшаган әдипкә озак яшәргә насыйп булмый: 1926 елның 9 мартында кинәт көчәеп киткән үпкә авыруыннан Фатих Әмирхан вафат була.

Әсәрләре: 1907 елда аның беренче хикәясе «Гарәфә кич төшемдә» языла һәм басылып чыга. 1908 елда «Бәйрәмнәр», шуннан соң «Хәзрәт үгетләргә килде» (1912), «Габделбасыйр гыйшкы» (1914), «Салихҗан карый» (1916), «Сәмигулла абзый» (1916) кебек күп кенә хикәяләр яза. 1908—1910 елларда Фатыйх Әмирхан «Фәтхулла хәзрәт» исемле сатирик повесть яза. 1909 елда язучының «Татар кызы» исемле әсәре, 1911 елда «Хәят» повесте, 1912 елда «Урталыкта» романы басыла.

Язучы шулай ук драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Ул «Яшьләр» (1909), «Тигезсезләр» (1914) пьесаларын иҗат итә. 1924 елда гореф-гадәтләрне бозуны, аерым шәхестән культ ясауны тәнкыйтьләп, «Шәфигулла агай» исемле сатирик повесть яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100