Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тукай вафатыннан соң бер ел язмыйча торган»: Фатих Әмирханның яңа томлыклары чыкты

Татарстан Милли музее филиалы – «Татар китабы йорты»нда язучы, тәнкыйтьче Фатих Әмирхан әсәрләре академик басмасының беренче өч томын тәкъдим иттеләр. Совет цензурасы белән чыкмыйча калган кайбер әсәрләр беренче тапкыр дөньяга чыкты. «Интертат» журналисты кызыклы фактлар һәм рөхсәт ителмәгән материал белән танышты.

news_top_970_100
«Тукай вафатыннан соң бер ел язмыйча торган»: Фатих Әмирханның яңа томлыклары чыкты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Моннан 7 ел элек – 2018 елда КФУның татар филологиясе бүлегендә укыган вакытта, ХХ гасыр башы әдипләре язган әсәрләр белән таныштык. Имтиханга әзерләнеп ятыш: исемлектә Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» повесте дә бар. Ләкин имтиханга дип укырга бирелгән әсәр мине бөтенләй гаҗәпләндерде, шаккатырды! Һәм… үзем өчен генә түгел, бик күпләр өчен ачыш ясарга мәҗбүр итте.

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов та Фатих Әмирханның зыялылыгы, аның чын мәгънәсендә европачыл яшәешкә йөз тоткан әдип булуы «Фәтхулла хәзрәт» повестендә дә чагылыш табуын билгеләп үтте: «Язучының интеллектуальлеген, эрудициялелеген күрәбез», – диде.

«Тормышыбызны тулаем үзгәрткән шәхесләрнең берсе»

«Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин һәр яңа китапның чыгуын зур шатлык дип атады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

– Биредә берьюлы 3 китапны тәкъдим итәбез, бу – өчләтә шатлык. Безнең өчен зәвык бәйрәме. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бик зур проектны ахырына җиткереп килә. Фатих Әмирханның 6 томлык басмасы – берничә ел дәвамында барган зур эш. Беренче 3 томы узган ел Татарстан китап нәшриятында басылып, дөнья күрде. Фатих Әмирхан – ХХ гасыр башы әдәбияты, мәдәнияте, милли тема кысаларында тормышыбызны тулаем үзгәрткән шәхесләрнең берсе, шул чорның милли каһарманнарыннан, – диде ул.

Совет цензурасы аша узмаган Фатих Әмирханның кайбер өзекләре, әсәрләрен ачыклар өчен, билгеле, кулъязмаларны өйрәнеп, укып чыгу теләп ителгән. Ә инде төшеп калган өлешләрен кире кайтару да – текстолог-галимнәребез башкарган бәяләп бетергесез зур хезмәт. Менә алар: Эльмира Галимҗанова һәм Фәния Фәйзуллина (1 том), Гөлнара Зәйниева һәм Гөлназ Хөснетдинова (2 том), Әнисә Алиева һәм Гөлчирә Ханнанова (3 том).

Совет цензурасы Фатих Әмирхан әсәрләреннән нәрсәне төшереп калдырган?

«Цензура» дигәч, әлбәттә, телгә алырга, язарга ярамаган тема булгандыр, дип чамаларга була. Бу гына түгел, бигрәк тә дин өлкәсе, «халык дошманы» дип саналган шәхесләр дә цензура иләгеннән үтмәскә мөмкин…

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Яңа басылып чыккан Фатих Әмирхан әсәрләре академик басмасының беренче томын төзүче текстолог-галимә Фәния Фәйзуллина язучының әсәрләрендә бастырылмый калган өзекләре турында әйтте.

– Текстологлар басылган китапларны яңадан алып, томлыкларга урнаштыру белән генә шөгыльләнми. Безне һәр деталь кызыксындыра. Мәсәлән, татар милли хәрәкәте лидеры Гаяз Исхакый турында булган урыннар Фатих Әмирхан әсәрләреннән төшереп калдырылган. «Фәтхулла хәзрәт» әсәрендә Фәтхулла хәзрәтнең Гаяз Исхакый белән әңгәмәсе турындагы кисәге төшереп калдырылган. Бүгенге көндә укучыларыбызда зур кызыксыну уятыр, дип уйлыйм.

Беренче томда Фатих Әмирханның 1907-1911 елларда язылган хикәяләре, повестьләре урын алган. Аның беренче әсәре 1907 елда «Гарәфә кич төшемдә» әсәре белән башлана. «Хәят», «Фәтхулла хәзрәт» повестьләре бар. Бу әсәрләр беренче тапкыр гына дөнья күрми, моңарчы басылып чыккан булган. Фатих Әмирхан барлык әсәрләрен аерым китаплар итеп бастырып чыгарган. Аның гарәп язуындагы кулъязмалардан «Хәкарәт саналган мәхәббәт» һәм «Бәйрәмнәр» әсәре генә аерым китап булып басылмый.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ризван Алушевның хатыны Фәрханә ханымга язган хатында сәбәбен дә әйтә: «Сез минем турында язгансыз икән, алай кирәкми иде», – дигән сораулар бирә башладылар. Шуңа күрә китаплар бастырудан туктадым», – дип аңлата Фатих Әмирхан. Үзебезгә генә билгеле булган моментлар менә шуннан гыйбарәт: укучы төшерелеп калдырылган кисәкләрне белми. Ә без аны күреп алабыз. Моны күрер өчен әсәрне тулаем укып чыгарга кирәк, – ди текстолог-галимә.

Ул беренче томда Фатих Әмирханның «Татар кызы һәм «Хәят» әсәрләре кулъязмадан эшләнелүен әйтте.

– Чөнки Фатих Әмирханның кайтып-кайтып эшли торган гадәте булган. Әсәрне бастырып чыгарган һәм яңадан кулъязмаларын алып, әсәрләрен редакцияләгән. Беренче әсәрләре иске татар, гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланып, халыкка аңлашылмый торган тел белән язылган. Шуңа да ул яңадан кайтып эшләгән, – диде ул.

Фатих Әмирханның «Хәят» повесте кулъязмалары

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Тукай вафатыннан соң Фатих Әмирхан 1 ел язмыйча торган»

Габдулла Тукайны – Фатих Әмирханнан, Фатих Әмирханны Габдулла Тукайдан башка күз алдына китереп булмый. Алар бер-берсен бик якын күргән җан дуслар була. Габдулла Тукай Клячкин шифаханәсендә авырып яткан чагында да Фатих Әмирхан җан дусты янында кизү торган, Тукайның соңгы мизгелләре турында язып калдырган, ә инде дустының вафат булуын бөтенләй авыр кичергән.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Фатих Әмирханның үзеннән соң калган исемлектә 1926 елда язылган икенче дәфтәрләре турында мәгълүмат бар. Аны «10 дәфтәр» дип атыйлар. Ләкин кулыбызга шуның алтысы гына килеп керде, дүртесенең язмышы билгесез, – ди Фәния Фәйзуллина. – 6 дәфтәрнең 4 дәфтәрен Фатих Әмирхан 1912 елның сентябрь – октябрендә язып бетерә. Шуннан соңгы 2 дәфтәрнең тышлыгында 1913 сентябрь аеннан октябрь аена кадәр даталар тора. Ни өчен шундый аралык белән язылган, дигән сорау туа.

Бу сорауга җавап табу өчен, шул чорда чыккан матбугатка мөрәҗәгать иттек. Бу вакытта матбугатта Фатих Әмирханга сораулар «ява» башлый: «Ни өчен сез «Хәят» әсәрен язудан туктадыгыз, аның дәвамы кайчан булачак?» – дигәннәр. Фатих Әмирхан язуыннан туктавын Габдулла Тукайның үлеме белән бәйли. Тукайның үлеме Әмирханга шулкадәр көчле тәэсир итә, ул хәтта иҗат итүеннән дә туктый.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Хәят»нең моңа кадәрге басмаларда беренче бүлеге генә урын алган иде. Без аның икенче кисәген дә таптык, 2 кисәгенең кулъязмасы ТР Милли музеенда саклана. 2016 елда кулъязманы алып, укып, бастырып чыгардык», – дип искәртте ул.

Әдәби әсәрләрне укуы кызык һәм мавыктыргыч. Аңлатма һәм искәрмәләр өлешенә дә игътибар итсеннәр иде. Әсәрнең язылу тарихына кагылган бик күп материаллар табарга була. Әсәрне укыганда аның нинди аралыкта язылганлыгы турында сорау тумый. Без, текстологлар буларак, «Хәят» повестен эшләгәндә, Әмирханның әсәрнең икенче өлешен аерым дәфтәрләргә язып баруын, һәр дәфтәрнең беренче битенә даталарын куюын беләбез, – диде галимә.

«Фатих Әмирхан – Максуди, Акчуралар белән бер баскычта торган шәхес»

Фатих Әмирхан әсәрләре академик басмасының беренче томы фәнни мөхәррире, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина Фатих Әмирханны Садри Максуди һәм Йосыф Акчура белән бер дәрәҗәдә торган шәхес дип атады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

– Фатих Әмирхан – ХХ йөз башы мәдәнияте, татар милли хәрәкәтендә Садри Максуди, Йосыф Акчуралар белән бер баскычта торган һәм татар халкының киләчәктә үсеш юлын, үсеш моделен күзаллаган, барлык элементларын күзәтеп торган шәхес. Үзенең һәр язмасында укучысы белән сөйләшеп, әлеге елда нәрсәләр эшләргә кирәк, нинди кимчелекләр бар, нинди яңалыклар бар – менә шулар турында туктаусыз язып торган кеше булган.

Фатих Әмирхан турында әзерләнгән 6 томлык академик басманы «язучының кайтуы» дип кабул итәм. Чөнки без монда моңа кадәр үзебез күз алдына китереп, күпмедер дәрәҗәдә аңларга тырышкан Фатих Әмирханны күрәбез. Дүртенче-бишенче томнарда Фатих Әмирханның публицистик язмалары урын алган. Алар әле күргәзмәдә юк, ләкин ел ахырына кадәр басылып чыгарга тиеш. Әлеге томнарда Фатих Әмирханның моңа кадәр билгесезлектә калган бик күп өр-яңа мәкаләләрен, язмаларын күрәбез. Алар Фатих Әмирханны татарның бик зур фикер иясе, зур сәясәтчесе, иҗтимагый эшлеклесе итеп күрсәтә.

«Фатих Әмирханның дүртенче томлыгында 75 процентка якын яңа материал күрдем»

Укучылар өчен бер спойлер: галимә алга таба чыгачак 4 нче томлык турында бер серне чиште. Дөрестән дә, 75 процент яңалык икән, моны фән өлкәсендә ачыш, эзләнүләр ясар өчен яңа фәнни азык, дип кабул итеп була.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

– Кызганыч, Совет чорында без аның «Әл-Ислах» газетасы, «Тәрбиятел-әтфаль» журналындагы кереш мәкаләләрен инде күрә алмадык. Аңа беренче тапкыр атрибуция ясап (кем тарафыннан язылуы билгеле булмаган әсәрнең авторын һәм язылу дәверен белү), хатларының чыннан да аныкы икәнлеген ачыклап, дүртенче томда 75 процентка якын яңа материал күрдем.

Беренче 3 том Фатих Әмирханның әдәби әсәрләрен үзенә туплаган. Аның әсәрләре халкыбызга гел тәкъдим ителеп торган. Язучы үзе исән чагында аның 20ләп китабы басылып чыккан. Татар укучысы Фатих Әмирхан әдәбият мәйданына чыккач ук, аның белән бергә аның әдәбияты буйлап, кулга-кул тотынышып атлаган.

Бүгенге укучы бик күп яңалык таба ала. Совет чорын күз алдына китерсәк, Фатих Әмирханның «Хәят»е, «Яшьләр» һәм «Тигезсезләр»е театр мәйданында булды, «Фәтхулла хәзрәт» повестен дә мәктәпләрдә укып үстек. Аерым бер хикәяләре һәрвакыт күз уңында иде. Аның моңа кадәр йә публицистика эчендә каралган, йә булмаса газета-журнал битләрендә генә калган нәсер тибындагы әсәрләре бирелгән. Алар арасында «Татар кызы», «Шәрык йоклый» нәсере яңадан укып бастырылган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Халык кызлары» циклы да урнаштырылган. Әле күптән түгел генә институт галимнәре тарафыннан табылып, Татарстан Милли музее белән бергәләп укылып, укучыга кайтарылган иң гүзәл әсәр – «Хәят»нең икенче өлеше – дәвамы кертелгән. Аерым текстларда билгеле бер төзәтүләр, төрле вариантларны чагыштырып эшләнгән өстәмәләр бар.

Бакый Урманче: «Фатих Әмирхан – ХХ йөз башы татар яшьләре арасында Европа моделе үрнәге булып тора, Европа әдәбияты белән Шәрык әдәбиятын бергә кушып, өр-яңа дөньяви татар әдәбиятын мәйданга чыгара», – дигән булган. Менә бу 3 томда шушы фикергә дәлилләр табабыз. Монда Фатих Әмирханның үз иҗатында туктаусыз эзләнгәнлеге, аның яңалыкка омтылганлыгы күренә.

Яңа томлыкларда Фатих Әмирханның фантастик әсәрләре дә, экзистенциаль – сызланып язылган әсәрләре дә, психологик – кешенең аерым бер хис-кичерешен аерып алып, шуның үзгәрешен күзәткән әсәрләре бар. Татар дөньясын, ХХ йөз башы татар тормышының бай сәүдәгәр, студент-шәкертләр мохитен тасвирлаган һ.б. әсәрләрен күрәбез. Әлеге 3 томлык язучы, әдип, прозаик буларак яшь һәм өлкән укучыларга Фатих Әмирханны яңа яктан ачар дип уйлыйм. Аның зәвыклы, купшы, нәзек, нәфис прозасын, татар әдәбиятының зурлыгын, байлыгын күреп, шатланырга мөмкин дип уйлыйм, – диде Дания Заһидуллина.

«Фатих Әмирхан – иң чибәре һәм шаяны»

Язучы һәм журналист Марат Әмирхан журналист һәм «Аң» журналының сәркатибе Зәйнәп Хәсәниянең язучы, тәнкыйтьче Фатих Әмирхан турындагы истәлекләрен сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

– Очраклы рәвештә Зәйнәп Хәсәниянең «Хәтер түрендә» дигән истәлеген укыдым. Анда Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан турында җылы сүзләр әйтелә. Фатих Әмирханны ул: «Иң зыялы, купшы, иң чибәре һәм иң шаяны», – дип яза. Шундый мисал китерә. Бервакыт яшь кызлар: «Фатих абый, син сандугач сайравын яратасыңмы?» – дип сорау бирә икән. «Юк, яратмыйм. Сандугач тавышында – чәрелдек хатын-кызлар тавышы. Мин карганың калын тавышын яратам. Чөнки каргада – батыр ир-егетләрнең тавышы», – дип шаяртып җавап биргән.

Шул очрашуда Фатих Әмирхан гарәпчә шигырен укыган. Аңа гарәп телендә Тукай җавап шигырен яза. Бер-берсе белән алар гарәп телендә шигырь әйтешкәннәр. Бу – аларның зыялылыгы турында сөйли.

Соңгы вакытта Фатих Әмирханның әсәрләре белән бик нык кызыксындым, күп укыдым, аның турында истәлекләр өйрәндем. Нәтиҗә буларак, «Шагыйрьнең даирәсе» дигән китап яздым. Габдулла Тукайның иң якын һәм тугрылыклы, талантлы дуслары урын алган монда. Без аларны һәрвакыт догада тотсак иде, рухларына дога кылсак иде. Китапта Тукайдан тыш, Фатих Әмирхан, Камил Мотыйгый, Сәгыйть Рәмиев, Габдулла Кариев, Сәгыйть Сүнчәләй бар. Тукайның җан дуслары – шушылар, – диде язучы.

«Фатих Әмирханның туганнары белән аралашкач, ихтирамым бермә-бер артты»

Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина «Мәгариф» журналында эшләгәндә Фатих Әмирханның туганнары – Равил Әмирхан һәм Илдус Әмирхановлар белән танышып, аралашып калган:

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

– Алар турында искиткеч яхшы фикерләр калды: чын зыялы, зәвыклы кешеләр. Бер елны Фатих Әмирханның 100 еллыгында Актерлар йортында алар Фатих Әмирханның юбилеен үткәрде. Шунда мине дә чакырдылар. Матур, дустанә, эчкерсез очрашу булды.

Педагогика училищесында укыганда ук миндә, «Хәят», «Фәтхулла хәзрәт» әсәрләрен укып, Фатих Әмирхан иҗатына мәхәббәт уяна башлаган иде. Туганнары белән аралашкач, ихтирамым бермә-бер артты.

Бик зур хезмәт эшләгәнсез, Аллаһның рәхмәте яусын. Дөньяга чыкмаган галимнәребез, зур шәхесләребез бик күп. Аларны да киләчәктә халкыбызга, милләтебезгә җиткерсәгез иде. Текстологлар – энҗе бөртеге кебек, – диде шагыйрә.

«1940 еллардан бирле Фатих Әмирханның иҗатын өйрәнү беркайчан да тукталмаган»

Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Олег Хисамов томлыкларның чыгуын институт өчен шатлыклы һәм горурланырлык вакыйга икәнлеген әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

– Фатих Әмирхан – татар әдәбияты классигы, публицист, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе. 6 томлык академик басмасының беренче 3 томлыгын тәкъдим итү белән бик бәхетлебез. Бу – соңгы елларда башкарган зур проектыбызның дүртенчесе. Тукайның 6 томлыгын, Исхакыйның 15 томлыгын, Ибраһимовның 15 томлыгын чыгарган идек.

Фатих Әмирханның иҗатын өйрәнү 1940 еллардан әдәбиятчы-галимнәр тарафыннан беркайчан да тукталмаган. Сайланма әсәрләренең беренче томлыгы 1940 елда чыккан булса, 2 томлыгы 1950 елларда чыга. 1984-1989 елларда 4 китаптан торган җыентык дөнья күрә. Ул вакытлардагы басмаларда идеологик моментлар – төшереп калдырылган әйберләр була, шуңа күрә дә тәкъдим ителә торган 6 томлык шактый дәрәҗәдә шушы кимчелекләрдән чистартылган, тулыландырылган.

Алтынчы томын ел азагында Татарстан китап нәшриятына тапшырып, ел ахырында чыгар дип өметләнәбез. Киләсе елда Фатих Әмирханның 140 еллыгын бәйрәм иткәндә, сезнең хозурыгызга 6 томын тәкъдим итү бәхетенә ирешербез дип уйлыйм. Әлеге томлыкларны эшләгән институтыбызның текстолог-галимнәребезгә, нәшрият хезмәткәрләре, редакторларга рәхмәт.

Фатих Әмирханның «Гарәфә кич төшемдә» хикәясен яңадан укып чыктым. Татар фантастикасының башлангычы бу. Ул вакыт өчен зур фантастик вакыйга булган, ләкин бүгенге көндә караганда, Фатих Әмирханның бөтен хыяллары тормышка ашкан, Аллаһка шөкер, дигән фикергә киләм. Ул бит хыяллана: бер бүлмәдә китап укыйлар, икенчесендә музыка уйнап тора... Алга таба да татарның рухы саклансын, үссен иде, дип өметләнәсе килә, – диде Олег Хисамов.

«Фатих Әмирханның энциклопедиясе дә булыр, дип өметләнәбез»

Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина Фатих Әмирхан иҗатына гашыйк. Әле мәктәп елларыннан ук ул «Хәят» әсәренең дәвамы турында уйланган булган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

– Фатих абый «Хәят»не нигә язып бетермәде икән, дип өзгәләнә идем, ничек булганын күз алдына китерә идем. Тукай әдәби музеенда экскурсия уздырганда, берничек тә Фатих Әмирхансыз булмый. Шундый шигырь юлларым да бар:

Тукай музеенда йөрим, мине шундый уй баса:

Тукай – Тукай булыр иде микән, Әмирханнар булмаса?..

Фатих Әмирханның бабасы, әтисе, бертуганы турында да сөйлибез. Алга таба Фатих Әмирханның энциклопедиясе дә булыр, дип өметләнәбез. Сез фәндә ясаган ачышларны халыкка җиткерәбез. Безгә килгәч, бөтенесе сорый, кызыксына. Фатих Әмирханның 3 томлыгы чыккач та, китап кибетеннән барып алдым. Укырга өлгермәдем, авылдан килүчеләр: «Син әле тагын таба аласың», – диделәр дә, кулымнан тартып алып та киттеләр. Аннан соң китапларны тагын барып алдым. Бу томлыклар барыбызга да бик кадерле, – диде Лена Тябина.

Чистайда Фатих Әмирхан булган биналар сакланып калыныр микән? Бәлки, аларга мемориаль такта куелыр? Фатих Әмирхан – музейга да лаек шәхес!

...Эшне башлап җибәрергә генә кыймыйбыз, шулай бит. Күз курка, ә кул эшли, ди халык мәкале. Зур көч түгеп башкарылган әлеге хезмәтнең нәтиҗәсен киләсе елда – Фатих Әмирханның 140 еллыгын билгеләп үткәндә күрербез дип өметләнәсе килә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Нәрсә генә әйтсәләр дә, Фатих Әмирхан – музейга да лаек шәхес бит әле. Бүгенге көндә ул булган биналар, шөкер, бар. Күз алдына китерегез, ул биналарның диварларында язучының хәтере саклана! Чистай шәһәрендә Фатих Әмирхан яшәп алган 2 бина бар. Тик алар каралмаган, бик аяныч, мескен хәлдә...

Тукайның җан дустына Татарстанда музей табылмас микәнни? 140 еллыгын ничек билгеләп үтәрләр: каберенә чәчәк салып, бер конференция белән генә чикләнерләрме? Бу сорау ачык кала. Күптәннән җиң сызганып эшкә тотынырга вакыт җитте, җәмәгать, үкенечкә калмасын иде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100