Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Таба эзләп йөргәндә таптым». Фидан Гафаров хатынына бер күрүдә гашыйк булганын әйтте

news_top_970_100
«Таба эзләп йөргәндә таптым». Фидан Гафаров хатынына бер күрүдә гашыйк булганын әйтте
Салават Камалетдинов

Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров быел октябрьдә 75 яшьлеген бәйрәм итте. Ул «БСТ» каналында «Повод гордиться» тапшыруында катнашкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Башинформ» артистның цитаталарын барлаган.

Фидан Гафаров «Бәхет хакы» спектаклендә Зариф роле үзенә якын булуын әйтә. «Минем героем тормышының чын тормышым белән уртак яклары күп», – ди ул.

Туган ягы турында да искә төшерә. «Мин Дүртөйле районының Яңа Уртай авылында тудым. Дүртөйле һәм Илеш районнарында борынгыдан башкортлар яши. Башкорт икәнсең, милләтең белән горурлан», – ди ул.

Фидан Гафаров хатыны Фәридәне дә искә ала. Алар 2022 елның февралендә никахларының 55 еллыгын бәйрәм иткән, аннары Фәридә ханым вафат булды. «Без сәнгать училищесының тулай торагында таныштык. Кич белән ашарга пешерер өчен таба эзләп аскы этажга төштем, анда студент кызлар яши иде. Шунда үземнең сөйгәнемне очраттым һәм бер күрүдә гашыйк булдым. Дүрт ел йөргәч, икебезне дә Башкорт драмтеатрына эшкә җибәрделәр, мин тәкъдим ясадым», – дип искә ала җырчы.

Ул патриотлык турында да әйтә. «Авырлыклар вакытлыча. Бүген мин читтә кала алмыйм, солдат туганнарымны, офицерларны, хөкүмәтне хуплыйм. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», – ди ул.

Фидан Гафаров Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров турында фикерен әйтә. «Мин төбәк җитәкчесенең Дәүләт җыенына юлламасын укыганда бар идем. Анда бик яхшы платформа, ныклы база. Миңа Радий Хәбировның депутатларга һәм катнашучыларга сәхнәдән мөрәҗәгать итүе ошый: акыллы, образлы һәм матур. Республика башлыгы киләчәктәге һәм инде тормышка ашырылган проектлар турында сөйли, ул күп эшли. Мин аны яхшы беләм, аның эше белән кызыксынам, аңа сабырлык, сәламәтлек, бөтен фронтларда җиңү телим», – ди.

Фидан Гафаров тамашачылары турында да сөйли. «Безнең тормышны акыллы, интеллектуаль, эрудицияле, үз эшенең профессионалы булган кешеләр бизи. Мин ярты гасырдан артык үземнең туган күп милләтле Башкортстан һәм Россия халкына хезмәт итүемә сөенәм. Гомеремнең азагына кадәр хезмәт итәчәкмен», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100