Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров, тормыш иптәше Фәридә ханымны сагынып, «Кышкы романс» җырын рус телендә башкарган. Җырчының 55 ел бергә гомер кичергән хатыны август ахырында гүр иясе булды.
Фидан Гафаровның үзәк өзгеч видеосын социаль челтәрләргә алып баручы, шагыйрә, якын дусты Ләйлә Дәүләтова урнаштырган.
«Фидан ага Фәридә апаны сагына… «Бик юксынам», – ди.
Август ахырында Фәридә апа бу якты дөньяны ташлап, мәңгелеккә китте.
Искиткеч акыллы, сабыр, матур кеше иде Фәридә апа.
Урыны оҗмах түрләрендә булсын.
Фәридә апа Фидан агайның бердәнбер тормыш иптәше иде. «Фәридәкәем» дия-дия, матур итеп сөйләшә иде Фидан абый.
Үз гомерендә никадәр хатын-кызның башын әйләндергән Фидан ага бүгенге көндә үзе генә яши», – дип яза Ләйлә.
- Фидан Гафаровның хатыны Фәридә ханым турында: «Кызым бар» дип сөрән салганын да кичерде»
-
Фидан Гафаров: «Читтә туган кызым турында хатыным да, улым да белә»