Фидан Гафаровның хатыны Фәридә ханым турында: «Кызым бар» дип сөрән салганын да кичерде»
Бүген Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаровның тормыш иптәше Фәридә Гафарова вафат булды. «Интертат» дуслары сүзләре буенча «мәшһүр җырчының маягы булып гомер кичергән, сабырлык үрнәге» Фәридә ханым турында истәлекләр туплады.
Фәридә Гафарова Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында 25 ел грим цехы мөдире булып эшләгән. Татарстанның, Башкортстанның һәм Россиянең халык артисты, булачак тормыш иптәше Фидан Гафаров белән Фәридә апа сәнгать училищесының тулай торагында таныша. Фидан Гафаров, таба эзләп, тулай торакның кызлар яшәгән аскы катына төшә һәм Фәридә апаны очрата. Парның танышу тарихы турында «Тамаша» журналы язган.
«Фидан Гафаров:
– Бер бүлмәнең ишеген ачсам, зур, матур күзле, ягымлы карашлы бер кыз идән юа. Нигә кергәнемне дә оныттым башта. Ышанасызмы – бер күрүдә гашыйк булдым. Бәрәңге кыздырдым да егетләргә тизрәк ашап бетерергә куштым. Табаны кертергә кирәк, янәсе. Алдан ук: «Үзем кертәм», – дип кисәтеп куйдым. Икенче кергәндә кызны кинога чакырдым.
Фәридә ханым:
– Ә мин, юк, таныш түгел егетләр белән кинога йөрмим, – дидем.
Фидан Гафаров:
– Чыннан да, беркемне үзенә якын җибәрми, кичләрен чыгып йөрми, гел укый да укый. Бераз вакыт узгач, тагын кинога чакырдым үзен.
Фәридә Гафарова:
– Шулкадәр ялкыттың, котылыр өчен генә барам синең белән, дип ризалаштым.
Фидан Гафаров:
– Синең күңелеңне яулавымны аңлап, тынычландым мин.
Шул көннән яшьләр аралаша башлаганнар. Очрашып йөрергә дә күндерә кызны егет», – дип яза журнал.
Дүрт ел очрашып йөргәннән соң – 1967 елның 17 февралендә яшьләр Уфа шәһәрендә никахларын терки.
Фәридә ханым белән Фидан Гафаров 55 ел бергә гомер кичергәннәр. Азамат һәм Айбулат исемле ике ул тәрбияләп үстерәләр. Тик, кызганыч, Айбулатның гомере кыска була. Ул яшьли начар кешеләр кулыннан фаҗигале һәлак булган. Фидан Гафаров «Интертат»ка биргән интервьюсында шул ук елны никахтан тыш кызы тууы, аны тәрбияләүдә катнашуы һәм шушы баласының үзенә юаныч булуы турында сөйләгән иде. Кыз Гафарова фамилиясендә, ул сәхнәдә әтисе белән чыгышлар да ясый.
Фәридә Гафарова 25 ел Гафури исемендәге Башкорт театрында грим бүлеге мөдире булып эшләгән. Көчле авыруы сәбәпле, күп еллар инвалид коляскасында хәрәкәтләнгән. Соңгы ике атнада, картлык чирләре көчәеп, хастаханәдә реанимация бүлегендә яткан.
«Фидан абый белән Фәридә апа арасында бер-береңне аңлый торган, тирән мәхәббәт иде»
Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаров белән концертлар куеп йөрде. Ләкин ул иҗатташ дустының тормыш иптәше белән якыннан таныш булмавы турында әйтте.
«Фәридә апаны якыннан белмәсәм дә, минем өчен бу – бик авыр хәбәр. Аның белән безнең телефоннан гына сөйләшкәнебез булды. Узган ел: «Ләйлә, минем татарча китаплар укыйсым килә, үзеңнең бөтен китапларыңны да, башка авторларны да җибәр әле миңа», – дип шалтыраткан иде. Мин җыеп җибәрдем. Шуннан соң да рәхмәт әйтеп, күңелем булды, дип шалтыратты. Фидан абый да, Фәридә апаң бик сөенде, дип шалтыратып әйткән иде.
Без Фидан абый белән гастрольләрдә күп йөрдек. Ул һәрвакыт Фәридә апага үзе шалтырата иде. «Фәридәкәем, ничек хәлләрең? Көннәрең ничек үтте?» – дип, ягымлы тавыш белән матур итеп сөйләшкәненә гел игътибар итә идем. Аларның җылы, бик туганнарча, рәхәт мөнәсәбәт иде. Бу – гадәти мәхәббәт кенә түгел, тирән, бер-береңне аңлый торган мәхәббәт булуы күренеп тора иде.
Фидан абыйга Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен. Фәридә апаның урыны оҗмах түрләрендә булсын. Эх, бер утырып сөйләшеп, чәйләр эчеп тә булмады. Үлем һәрвакыт үкенечле була. Шуңа күрә исән чакта бер-беребезнең кадерен белеп, тәмләп чәйләр эчеп, бер-беребезгә матур сүзләр әйтеп, кыска гына гомерләрне матур итеп яшәргә кирәк».
«Усаллыгы яшәтте Фәридә апаны»
«Нур» татар театры артисткасы, «Туган тел» телеканалы алып баручысы Айгөл Габдуллина да Фәридә ханым турындагы якты истәлекләре белән уртаклашты.
«Фидан Сафич шундый күренекле шәхес булгач, яшь чагыннан ук, аның тормыш иптәше кем икән дип, бөтен дөнья кызыксынып торган. Мин Фидан Сафич белән дүрт ел эшләдем, аның концертларын алып бардым, йөрмәгән җиребез калмады. Шуңа күрә алар гаиләсе – Фәридә апа, уллары Азамат белән без бик яхшы таныш. Азамат, гомумән, миңа абыем кебек.
Фәридә апа турында сөйләгәндә, иң беренче чиратта, аның искиткеч сабыр кеше булуын әйтергә кирәк. Әгәр дә Фәридә апа Фидан абыйның тормыш иптәше булмаса, Фидан абый шундый бөеклекләргә җитә дә алмас иде. Тормыш иптәшенең сабырлыгы Фидан абыйдан шундый зур шәхес ясагандыр. Акыллы, сабыр иде Фәридә апа.
Авырды, 20 елга якын инвалид коляскасында булды.
Фидан абый гастрольләр белән йөргәндә, берәр шәһәргә килеп туктау белән, иң беренче итеп, «карчыгына» шалтырата иде. Яратып, «карчыгым» дип йөртте ул аны.
«Карчыгым, без килеп җиттек» яки «без кайтырга чыктык». Менә шулай һәрдаим, яшь егетләр кебек, Фәридә апага «отчет» бирә иде ул. Мин фәлән яшьлек Фидан абыйның тормыш иптәшенә шулай гел шалтыратып торуына соклана идем.
Фидан абыйдан ничектер Фәридә апа турында сорадым да: «О, ул бит командир. Менә мин кайтуга ремонт башлаган әле», – ди. «Үземе?» – дим, аптырап. «Үзе, коляскада утырган килеш кенә: «Обой алыштырыгыз, ишекне алыштырыгыз», – дип, приказ гына биреп утыра», – дип сөйләгән иде.
Коляскада йөргәч, Фәридә апаның янәшәсендә һәрвакыт ярдәмчесе бар иде. Бер туганнары гел аның белән булды. Шуңа күрә ярдәмгә мохтаҗ булып яшәде дип әйтә алмыйм.
Фидан абый белән 7-8 ел элек булган бер сөйләшүебез истә калган. «Айгөл, бик күп кеше минем гайбәтемне сөйли. Ләкин син уйлап кара, мин инде ничәмә-ничә ел буена коляскадагы хатынымны карыйм. Һәм мин аны болай гына түгел, ә яратып карыйм», – диде ул. Шул вакытта минем күзләремнән атылып яшьләр чыккан иде.
Фәридә апа иҗади кеше иде, шигырьләр иҗат итте. Фидан абый аның шигырьләренә язылган җырларны башкарды да әле.
Җәй көннәрендә алар авылда торалар иде. Фидан абый, Башкортстан якларында йөргәндә, гел: «Менә минем хатыным Гафури районының иң матур авылы – Ялгыз Каен авылында туып үскән», – дип, гел аның турында матур итеп сөйли иде.
Мин бер елны Фәридә апаның юбилеен уздырдым. Мәҗлес аларның өйләре янәшәсендәге ресторанда булды. Шунда Фәридә коляска белән үзе төште, үзе килеп керде дә чын хуҗабикәләрчә өстәлләрне карап, бөтенесен барлап йөрде. Фәридә апаның бөтен туганнарын чакырып, матур итеп бәйрәм иткән идек.
Улларын югалтканнан соң бик күп шигырьләр язды, шулай итеп, аз булса да үзен юаткандыр инде ул.
Фидан абыйның авылы Уртайны нык ярата иде. Җәйләрен алар шул авылда, үз йортларында уздыралар иде.
Фидан абый бит ул – чын герой, меңләгән хатын-кызларның мәхәббәте. Ә Фәридә апа – барлык моментларны да тыныч кына күтәрә белгән хатын-кыз. Шуңа да сүземне аның сабырлыгы турында әйтеп башлаган идем. Әниләр сөйләве буенча, элек Фидан Гафаров уйнаган спектакльләргә бер ел алдан билетлар булмаган. Аны шул дәрәҗәдә яратканнар. Ә Фәридә апа – сабыр булып түзгән хатын. Шул ук вакытта усаллыгы да бар иде аның. Менә шул усаллыгы яшәтте дә инде аны…
Хәзер Фидан абый исән-сау булсын инде, чөнки ничә еллар бергә яшәгән тормыш иптәшеңне югалту бик авыр», – дип сөйләде Айгөл.
«Кызым бар» дип сөрән салганын да кичерде»
Илсөяр Газетдинова, Башкорт дәүләт академия театры артисткасы:
«Мин 1972 елда театрга килгәндә, Фәридә белән Фидан театрда эшлиләр иде инде. Фидан актер булгач, Фәридәне грим бүлмәсенә урнаштырганнар.
Фәридә белән бик җылы мөнәсәбәтләрдә булдык. Эшләми башлагач, мин аларның өйләренә туган көннәренә, гаилә мәҗлесләренә дә барып йөрдем. Пандемия башланганчы гел күрешеп тора идек. Менә бу көннәрдә дә гел «шалтыратам» дип йөрдем, тик, кызганычка каршы, җитешә алмыйча калдым шул. Ниятләгән эшне вакытында эшләргә кирәк икән...
Минем нәрсә әйтәсем килә: Фидан үзе генә Фидан була алмады, Фәридә аны бүгенге Фидан ясады. Актерларның төрле чагы була, үзегез беләсез. Фәридә барысына да түзде, Фиданга сәнгать кешесе итеп карады. Фиданны хатын-кызлар нык яратты. Бер хатын булса, чәбәләнеп, пыр тузар иде. Ә Фәридә боларның барысын да кичереп, ул шулай булырга тиеш дип, дөрләми генә, тавышланмый гына яши белде. Фиданның Фидан дәрәҗәсенә җитүендә Фәридәнең роле искиткеч зур. Чөнки өеңдә тынычлык, елмаеп каршы алучың булмаса, бернинди дәрәҗәгә дә күтәрелә алмыйсың. Фиданның да төрле чаклары булды. Ул аларны гафу итте. Хәтта соңгы елларда «кызым бар» дип сөрән салганын да кичерде…
Мин концертлар алып барганда, элек матур-матур прическалар ясый иде ул миңа. Ләкин Фиданның театрдан китеп торган чорында, аның кул буыннары авырта башлады. Шуннан соң ул да Фидан артыннан театрдан китте. Күпмедер вакыттан соң Фидан кире әйләнеп кайтты, ә Фәридә кире кайтып тормады инде.
«Моны Фидан өчен эшләргә кирәк», – дип сөйләгән сүзләре йөрәгемне әрнетә. Бигрәк олы йөрәкле кеше булды… Фидан уйнамаган чакларда, ул боегып кала иде. Ә Фидан уйный башласа, чын күңеленнән ире белән горурланып йөри иде.
Фиданга да рәхмәт, Фәридә гел караулы булды. Аны карарга Фәридәнең бер туганын алдылар, ул кызны массажистлыкка да укыттылар. Фидан үзе дә беркайчан да «мин Фидан бит әле» дип тормады, кибетенә дә, базарына да үзе йөрде», – дип сөйләде ул.
«Улы шулхәтле яраткач, Фәридә апа ничек бәхетле, дип сөенә идем»
Кызганыч, Фәридә һәм Фидан Гафаровларның улы, Башкортстанның атказанган артисты Азамат Гафаров белән сөйләшү мөмкин булмады. «Әлегә сөйләшергә кыен, берничә көннән шалтыратыгыз, зинһар», – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.
Азамат Гафаровның әнисенә карата мөнәсәбәте турында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева әйтеп узды.
«Мин Фәридә ханымны шәхсән белмим. Әмма мин аларның улы Азамат Гафаров белән тыгыз хезмәттәшлек итәм. Азамат әнисен чын мәгънәсендә «обожествлял», менә шуны гына әйтә алам. Әнисе аның өчен искиткеч кадерле кеше иде. Миңа җырлар алырга килгәч тә: «Минем әнинең дә мондый матур чәчкәләре бар, Зифа апа, минем әнинең дә бакчасы шундый», – дип, сүз саен әнисен искә алып, аны гел теленнән төшермәде. Аның хакында шулхәтле җылы сүзләр әйтеп, гел яктылык белән әнисен сөйләп торуын күреп, улы шулхәтле яраткач Фәридә апа ничек бәхетле дип, аның өчен сөенә идем.
Журналист буларак Фидан Гафаров белән еш очрашырга туры килә иде. Әмма аның гаилә тормышы турындагы сорауларга җавап бирергә яратмавын билгеләп үтә алам. Ул алдан ук: «Миңа театр, рольләрем белән бәйле сораулар бирерсең яме, үскәнем», – дип әйтеп куя. Сөйләшкәндә «Фәридә апагыз» дигән сүзләр әйткәләсә дә, үзе сөйләргә теләмәгәч, тормыш иптәше турындагы сорауларны биреп, кытыклап торганым булмады. Гаиләсен чит күзләрдән яшеребрәк яшәде», – дип сөйләде Зифа апа.
«Фәридәнең бәхете булмады...»
Күп еллар Башкорт дәүләт драма театрында музей мөдире булып эшләгән Минсәрия Вәлитова:
«Фидан өчен җанын фида кылырга әзер булган, түземле, тәртипле, сабыр кеше иде ул Фәридә. Ләкин, дөресен генә әйткәндә, аның бәхете булмады. Аны бөтен кеше дә белә… Яшь кенә көенчә улын җирләде, бик озак еллар коляскада йөрде. Хатын-кыз буларак һәйкәл куярга кирәк аңа.
Беркемгә беркайчан начарлык эшләмәде. Искиткеч кешелекле иде Фәридә. Мин аны Фидан өчен дә начар хатын булгандыр дип әйтә алмыйм. Әмма бәхетең булмагач булмый инде, аны берни эшләтеп тә булмый.
Коляскада утырса да, күңел төшенкелегенә бирелмәде. Ләкин аның белән соңгы елларда аралаша алмадык, чөнки үз проблемаларым күбәеп китте. Уртак кайгыларыбыз да булды, мин дә яшьли кызымны югалттым. Фәридәне дә шул бала кайгылары да ваткандыр инде… Соңгы юлга балаларны без түгел, алар безне озатырга тиеш шул», – дип сөйләде Сәрия апа.
Фәридә Гафарова иртәгә Фидан Гафаровның туган ягы – Башкортстанның Дүртөйле районы, Яңа Уртай авылында җирләнәчәк.
Фидан, Азамат Гафаровлар һәм барлык якыннары, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Фәридә ханымның урыны оҗмах түрләрендә булсын, караңгы гүрләре якты булсын.
-
Фидан Гафаров: «Читтә туган кызым турында хатыным да, улым да белә»
-
Фидан Гафаровның хатыны Фәридә ханым үлгән
Фидан Гафаров интервьюларында Фәридә ханым турында сөйләмәгән диярлек.