Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фидан Гафаровның хатыны Фәридә ханым үлгән

news_top_970_100
Фидан Гафаровның хатыны Фәридә ханым үлгән

Фидан Гафаровның хатыны Фәридә ханым вафат. Бу хакта Башкортстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Министр Әминә Шәфыйкова Фәридә Хәбибулла кызының якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән.

– Фәридә Хәбибулловна искиткеч хатын, бер дигән әни, тормыш яратучан, акыллы, әйбәт, гадел һәм ачык кеше иде. Без аның гаиләсе өчен ни дәрәҗәдә кирәкле булуын беләбез. Без чын күңелебездән кайгы һәм югалту ачысын уртаклашабыз, – дигән ул.

Фәридә Гафарова Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында 25 ел грим цехы мөдире булып эшләгән. 

Фидан һәм Фәридә Гафаровалар бергә 55 ел гомер кичергән. Алар сәнгать училищесының тулай торагында таныша. Фидан Гафаров таба эзли һәм кызлар яшәгән аскы катка төшә дә булачак хатыны белән таныша. Алар дүрт елдан соң – 1967 елның 17 февралендә Уфада никахлаша.

Кайгы уртаклашу сүзләрен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та җиткергән.

Фидан Гафаров 1947 елгы. Фәридә ханым белән алар ике уллары – Айбулат һәм Азаматны тәрбияләп үстерә. Айбулат һәм аның хатыны Руфина яшьли вафат булалар, аларның балалары ятим кала. Фидан Гафаров матди якны үз өстенә ала. Фидан Гафаров соңгы елларда тагын бер баласы – 2009 елда никахтан тыш туган кызы булуын, бу хакта хатынының да, улының да белүен, үзенең кызын тәрбияләүдә катнашуын сөйләде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100