Гуманитар ярдәм ташучы Руслан Ханов: «Без кайтабыз да китәбез, егетләр генә исән булсын»
Махсус хәрби операция башланганга шушы көннәрдә 2 ел, өлешчә мобилизациягә дә ел ярым була. Актаныштан Руслан Ханов хәрби операция зонасына 10 тапкыр гуманитар ярдәм илткән. «Егетләр исән-имин кайтмыйча, мин дә туктамыйм», – ди егет.
Актаныш районы махсус хәрби операциядә булган райондашларына, шулай ук башка район, шәһәр егетләренә дә гуманитар ярдәм илтү буенча алдынгылар рәтендә. Февраль башында алар 10нчы рейсны илтергә дип юлга чыктылар. Ни кызганыч, бер фураның рулендә булган Алмаз Кашапов юл һәлакәтенә очрап, урында ук һәлак булды. Шулай да егетләр юлларын дәвам итеп, 10нчы баруын Алмаз Кашапов истәлегенә багышладылар. Шуларның берсе – Руслан Ханов.
Руслан, махсус хәрби операция башланганнан алып ерак юлда йөрисез. Андый эшкә тотынырга нәрсә этәргеч, сәбәп булды?
Махсус хәрби операциягә йөри башлау юк-бардан гына китте. Актанышка ялга кайткан җирдән ярдәм итә башладым. Озын юлларга да үз теләгем белән чыктым, беркем мәҗбүр итмәде. Егетләргә ничек тә булса ярдәм кулы сузасым килде. Бер туганым да юк, тик күп дусларым шунда.
Иң беренче тапкыр барган чагыңны хәтерлисеңме? Аннан соң «бүтән бармыйм» дигән уйлар тумадымы?
Иң беренче тапкыр Алмаз абый Кашапов белән Луганскидагы Сватово шәһәре тирәсенә бардык. Якынайган саен техникалар күренә башлады, танклар, «КамАЗ»лар, «Барс», «Тигр» дигән техникалар очрады. Кая барганымны белсәм дә, башта аңлап бетермәдем. Үз күзләрем белән блиндажлар, окоплар – бөтен әйберне күрдем.
Егетләрне дә күргәч, гел барасы килеп тора. Күңел шул якка тарта хәзер.
Ут эчендә булмасагыз да, куркыныч җирләрдә буласыз. Курку хисе бармы анда?
Иң беренче барганда аттылар да аттылар. Мәрхүм Алмаз абый белән күз каршында гына 2 тапкыр шартлау күрдек. Берсе – Сватово шәһәрендә, икенчесе – Донецк ягында. Уйлата инде ул... Ярар, без кайтып китәбез, андагы егетләр генә исән булсын.
Андагы халык сезне ничек кабул итә?
Халык бары кырын карый. Без Россия ягыннан, алар – Украинадан. Кайберсе сәлам бирә, кайберсе бик кырын гына күз ташлый. Кибеткә су ише әйбер аларга туктаганда да: «Кайчан бетә инде бу? Кайчан китәсез инде сез бу яклардан?» – дигән сүзләр дә ишеткән булды.
Ул зонага теләсә кемне кертмиләр, дип беләм. Анда керү, посылкаларны тапшыру процессы ничегрәк бара? Үзеңнең райондашларны, дусларыңны барган саен күрә аласыңмы?
Анда теләсә кемне кертмиләр. Постларда туктатып, пропускларны тикшерәләр, нәрсә алып барганыңны карыйлар, машиналарны ачтыралар.
10 тапкыр бардым, 10сында да үзебезнең егетләрне күрдем. Алар бик шатланалар. Киткәндә – бөтенләй икенче төрле. Болай гына аңлатып булмый, үз күзләрең белән күрсәң, барысы да аңлашыла.
Күрешкәч: «Актанышлар килде! Туган яктан килделәр!» – дип әйтәләр. Бардың да, посылкаларны калдырдың да, кайтып киттең түгел. 1-2 сәгать сөйләшеп торабыз. Блиндажларына хәтле кереп була икән, анда да керәбез. Бергә чәйләр эчеп, сөйләшеп утырган чаклар да булды. Актанышлар гына түгел, башка район-шәһәрләрдән дә бар. Алар да бик яхшы каршы алалар, рәхмәт әйтәләр. Киткәндә: «Өйдәгеләргә сәлам әйт! Хәерле юллар сезгә!» – дип озатып калалар.
Гуманитар ярдәм барып җитми, дип тә әйтәләр иде. Хәзер ул яклары җайлангандыр инде?
«Посылкалар барып җитми» дигән сүзләр беренче мәлләрдә үк ишетелә башлады. Кем ничек уйлыйдыр, тик мин кешенең үз кулына бирәм. Көтеп торган чаклар да бар иде. Анда минем телефон тотмый, Россия ягына чыккач «алдык» дигән хатлар килә башлый. Бөтенесенең дә кулына бары җитә.
Ярдәмне кешеләр үз күңеле белән теләп бирәләр. Кайбер кеше: «Нигә мине төркемгә кертмисез?» – ди, кемдер бирә дә: «Аноним гына дип куегыз», – диләр. Күп кеше: «Егетләргә бездән дә чак кына ярдәм булсын», – дип бирә. Рәхмәт аларга!
«Беркем дә бер тиен акчаны да кесәсенә салмый»
10 рейска чыккач, Алмаз абый һәлакәткә очрады. Сез бер машинада булмагансыз, дип аңладым, бу хәбәрне каян ишеттең? Ул вакытта ничек эшегезне, юлыгызны дәвам итә алдыгыз?
Безнең ара 90-100 чакрым иде. Алар алданрак китеп, 430 полкны эшләп чыгабыз да, алар безгә каршы, без аларга таба барып күрешербез, дигән идек. Алмаз абый белән барган Ринат абый миңа шалтыратты. «Руслан, Алмаз абый бүтән юк», – ди. «Ничек инде юк?» – дим. «Без һәлакәткә эләктек, бетте. Мин әйбәт», – ди. «Ышанмыйм, хәзер киләбез», – дидем. Барганда шалтыратып та әйттеләр. Барыбер үз күзем белән күрмичә ышанмадым. Минем каршыда Алмаз абыйны моргка алып киттеләр. Башта: «Кайтып китәм, Алмаз абыйны җирлим», – дип уйлаган идем. Аннары: «Бу 10нчы рейсны Алмаз абый өчен эшләп кайтам», – дидем. Нык авыр булды. Барганда беркем белән сөйләшмәдем. Шалтыратсалар да 2 сүз әйттем дә сүндереп куйдым. Машинада ятып, түшәмгә генә карап бардым.
Махсус хәрби операциянең азагы турында фаразлар бармы? Ничек кенә булса да, бу эшеңне алга таба да дәвам итәчәксеңме?
«Бетәргә җыенмый әле, башы гына әле, уртасы да түгел», – ди кайбер кеше. Кайберәүләр «бетәр дә инде» диләр. Егетләр үзләре: «Азагы юк әле моның», – диделәр. Бу эшемне ташламыйм. Беренче барганда ук «егетләр исән-имин кайтмыйча, мин туктамыйм» дидем. Үзем генәме, берәрсе беләнме – барыбер эшемне дәвам итәм.
Һәрбер кеше тырыша. Без башка районнардан гуманитар ярдәм белән йөргән егетләр белән элемтәдә торабыз. Берәр нәрсә җитми кала икән, йә аларга биреп җибәрәбез, йә үзебез алып барабыз. Матур эшлибез. Бер-беребезгә ярдәм итешеп торабыз.
Гуманитар ярдәм җыю, илтү, тапшыру күп көч һәм вакыт сорый. Шәхси тормышыңа вакыт каламы? Эштә дә эшләп, юлда да йөреп булмый, диләр. Шулаймы?
Теләгең булса, барысына да җитешеп була. Эшенә дә өлгерәсең, юлында да йөрисең, тартмаларны да җыешасың. Бөтен әйберне эшләргә була. Тырышсаң һәм теләгең булса.
Кешедән җыйган акчаны волонтерлар үзләренә алып кала, дип тә язалар, сөйлиләр. Андый хәл булуы мөмкинме?
Кеше нәрсә генә әйтмәс акча турында. Акча кешене әшәкелеккә алып бара. Мин юлга чыгар алдыннан 2 көн алдан кайтам да, төялеп урап кайтам. Акча эшендә катнашмыйм. Бездә акчаны бер кеше җыя, бөтен чекларын җыеп бара. Бер тиене дә калмый, барысы да егетләргә китә. Кеше нәрсә генә уйлап чыгармый! Беркемнең дә бер тиен акчаны да кесәсенә тыкканнарын күргәнем юк.
«Махсус операция безнең тормышны үзгәртте»
Үзеңнең дусларың да махсус операциядә һәлак булдылар, дип беләм. Айназга багышлап шигырь дә иҗат иткәнсең.
Дусларым күп. Сөйләшеп торабыз, без гел элемтәдә. Айназ дустымны югалттым. «Руслан, 2 тапкыр кайттым. Өченчесендә үз аягым белән кайтмаячакмын», – дигән иде. «Алай димә», – дидем. Шулай булды инде... «Руслан, сеңелләремә терәк бул, ярдәм ит. Аларны беркайчан да ташлама», – дип әйтеп калдырды. Мин «ярар» дидем һәм сүземдә торам. Киләчәктә дә апайларына (кечкенә ир һәм кыз туганнарына. – «Интертат») терәк булачакмын. Шигыре дә язылды... Аны Нур абый Хөсәенов укып бирде.
Дусларыңны югалту – бик авыр хәсрәт. Алар турында кайгылы хәбәрләргә әзер булырга өйрәнеп була микән?
Авыр хәбәрләр ишеткәч, күңел ярсый. Күптәннән белгән, аралашып яшәгән кешеләр дә булса, бик авыр. Ышанып булмый. Үз күзләрем белән күрмичә, сөйләшмичә ышанмыйм мин.
Махсус хәрби операция безнең тормышны бик үзгәртте. Шатланып-көлешеп, бер дигән эшләп йөргән җирләреннән егетләрне сугышка алып киттеләр. Тормыш икенчегә әйләнде. Һәр иртә торган саен «шалтыратмадылармы, язмаганнармы, начар хәбәр юкмы» дип ачабыз телефонны. Мин үзем: «Егетләр исән-имин генә булсын инде», – дип уйлап ятам.
Начар хәбәрләр ишеткәч, үз күзләрем белән күргәч, күз яшьләре дә чыга. Бу вакыйгалар нәрсәгә генә өйрәтмәде. Түземлек кенә җитсен инде.