Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суд Бари Алибасовка элеккеге хатыны бүләк иткән фатирны кире кайтарта

Лидия Федосеева-Шукшина ире Бари Алибасовка фатир бүләк иткән, Алибасов бу фатирны ярдәмчесенә биргән. Ир белән хатын аерылышкач, шушы фатир турында җәнҗал чыкты.

news_top_970_100
Суд Бари Алибасовка элеккеге хатыны бүләк иткән фатирны кире кайтарта

Мәскәүнең Троицкий район суды продюсер Бали Алибасов эшен карады. Суд карары буенча, Алибасов элеккеге хатыны Лидия Федосеева-Шукшинага фатирын кире кайтарып бирергә тиеш була. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Алибасовның PR-директоры Вадим Горжанкинга сылтама белән хәбәр итте.

Моңа кадәр Яңа Мәскәүдәге 10 миллион сумлык фатирга арест салынган иде. Бу фатирны Федосеева-Шукшина Алибасовка бүләк иткән булган. Ә Алибасов исә үзенең ярдәмчесенә биргән. Актрисаның юристы Юлия Вербицкая-Линник сүзләренчә, Федосеева-Шукшина бүләк итү турында килешүне авырган чакта язган, бу вакытта ул медицина препаратлары тәэсирендә булган.

«Әлеге карарны Мәскәү шәһәр судында шикаять итү өчен 30 көн бар, моның өчен нигез дә бар. Ләкин, аның сүзләренчә, Алибасов әле нишлисен белми. Ул фатирның Федосеева-Шукшинаныкы икәнен гел искәртеп килде, суд карары шуны раслады, шуңа күрә ул карарны шикаять итәрме икәне әлегә билгесез», — дип сөйләгән Горжанкин, продюсер Олег Сухов сүзләренә сылтама белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100