news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бари Алибасов улын 20 миллион сум урлап качуда гаепли

Бари Алибасов улын 20 миллион сум урлап качуда гаепли

news_top
Бари Алибасов улын 20 миллион сум урлап качуда гаепли
Продюсер Бари Алибасовның улы әтисенең агулануы белән бәйле ажиотаж вакытында эшләгән 20 миллион сум акча белән юкка чыккан. Бу хакта Бари Алибасов "Семь дней" журналына биргән интервьюсында белдергән.

"Минем хастаханәдә авыр хәлдә ятканымны фотога төшереп, улым акча эшләгән. Яшьләрнең бар нәрсәдән акча эшлисе килә. Әтисе үлем түшәгендә, ә аның өчен бу пиар", - дип сөйләгән продюсер.

Алибасов бу пиарда үзе бер тиен дә акча эшләмәгәнен әйткән. "Улым эшләде! 20 миллион! Син бу акчадан миңа коржик булса да алып бир, дим. Даруларга 100 сум булса да бир, дим. Ә ул тотты да юкка чыкты. Шуннан бирле аны күргән юк", - дигән ул.

Июль башында Бари Алибасов үз улын һәм "На-На" төркеме пиар-директоры Валим Горжанкинны авыру кешеләр дип атаган иде. Алар агулану тирәсендә шау-шу куптарганнар, диде Алибасов.

Продюсер үзе дә, хастаханәдән чыккач, телеэфирларда актив катнашты. Шуңа күрә аның агулануына ышанмаучылар да булды. Июль уртасында Алибасов "Пусть говорят" тапшыруы эфирында дусты Лиананы кыйнады. Лиана Алибасовның бар борчулары ул Лидия Федосеева-Шукшинага өйләнгәч башланды дигән иде.

Исегезгә төшерик, Бари Алибасов быел 4 июнь көнне торбалар чистарта торган "Крот" сыекчасын эчеп, каты агуланды. Ул җиде көн комада ятты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар