Бари Алибасов торба чистарта торган химикат эчеп агуланган
Бари Алибасов торба чистарта торган химикат эчеп агуланган
Продюсер Барис Алибасов агуланып хастаханәгә эләккән дип хәбәр итә РЕН ТВ.
Baza Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, Алибасов торба чистарта торган сыеклыкны ялгыш эчкән һәм үңәчен яндырган. Ашыгыч ярдәм аны хастаханәгә алып киткән.
Baza Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, Алибасов торба чистарта торган сыеклыкны ялгыш эчкән һәм үңәчен яндырган. Ашыгыч ярдәм аны хастаханәгә алып киткән.
Алибасовның директоры әлегә аңлатма бирмәгән.
Барис Алибасов "На-На" төркеменең җитәкчесе. Бу төркемгә быел 30 ел була. Былтыр көз 71 яшьлек Бари Алибасов үзеннән 9 яшькә олырак актриса Лидия Федосеева-Шукшинага өйләнде.