news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бари Алибасов васыятьнамә язган

Бари Алибасов васыятьнамә язган

news_top
Бари Алибасов васыятьнамә язган
Продюсер Бари Алибасов васыятьнамә төзегән. Бу хакта ТАСС яза.

Бари Алибасов 4 июнь кичендә торба чистарта торган сыекча эчеп агуланган иде. Табиблар аның хәлен бик авыр дип бәяли. Барис Алибасовның үңәче һәм ашказаны янган. Хәзер ул Склифософский исемендәге хастаханәнең токсикореанимация бүлегендә дәвалана. Бүген ул, нотариус чакыртып, васыятьнамә язган. 

Продюсер "На-На" төркеменә хокукларны Владимир Политов һәм Вячеслав Жеребкинга бирә. Бу җырчылар төркемнең җырларына хокук ала. 

Мәскәүдәге 9 бүлмәле фатирын һәм шушы ук йорттагы ике фатирын ул улы - Кече Бари Алибасовка бирә. 

Мәскәү өлкәсендәге 500 мең долларлык йортын ул хатыны Лидия Федосеева-Шукшинага бирә. Хатынына шулай ук акцияләр, вексельләр - барлыгы 2 миллион долларлык милек бирелә. 

Васыятьнамә төзегәч, продюсерны мәҗбүри йокы халәтенә керткәннәр. Ул аппарат аркылы сулый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар