Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөембикәне халык ничек хәтерли: Ханбикә исеме белән нәрсәләр аталган?

Сөембикә ханбикә турында төрле фикерләр яңгырап тора. «Интертат» Сөембикәне ничек хәтерли дигән темага күзәтү ясарга булды. Сөембикә манарасыннан тыш ханбикә исеменә бәйле тагын нәрсәләр булганын барладык.

news_top_970_100
Сөембикәне халык ничек хәтерли: Ханбикә исеме белән нәрсәләр аталган?

Сөембикә исемен йөртүче иң популяр объект ул – Сөембикә манарасы. Гугл Картада «Сөембикә» дип язсак, иң беренче манара чыга. Кешеләрне ни кызыксындыра дисәк, күпләр манараның легендасына һәм кыегаеп торуына игътибар иткән. Бер уңайдан «Сөембикә манарасы» дигән ризык та булуын белдем. «Кызыклы манара, матур капкалар. Татар бистәсендәге ресторанда «Сөембикә манарасы» дигән ашамлык алдык. Бер-берсе өстенә тезелгән өч юка гына ит кисәге китерделәр. «Манара кайда соң?» дигән сорауга официант «Ул бит бик биек түгел» дип җавап кайтарды», – диелгән Гугл Картадагы Сөембикә манарасына карата язылган фикердә. 

Шулай ук картада алты кафедан торган «Сөембикә» кафелар челтәре һәм бер банкет залы күрсәтелә.

Сөембикә урамнары

Татарстанда Сөембикә исемен йөрткән урамнар да шактый. Чаллыда Сөембикә проспекты бар, Алабугада һәм Түбән Камада – урамы. Түбән Камада әлеге урамда яшәүчеләр Вконтакте төркеме дә ясаганнар, аны «Сөембикә – минем урам» дип атаганнар. Сөембикә урамы тагын Әлмәттә, Актанышта, Азнакайда, Балтачта, Балык Бистәсендә, Бөгелмәдә, Тукай районының Колыш авылында (Кулушево), Лаеш районынынң Сокуры, Сталбишчы (Столбище), Травкино авылларында, Питрәч районының Көек авылында, Биектау районының Каймар авылында, Азнакай районында Актүбә бистәсендә, Сарман районында Җәлилдә бар.

Фото: © Картадан скриншот

Актаныш районының элекке башлыгы Энгель Фәттахов белән Сөембикә урамы турында сөйләштек.

Бездә 57нче кварталда Сөембикә урамы бар. Бу исем 2010 елларда, мин район башлыгы булган чакта бирелде. Ул бик төзек, бик матур, зур яңа урам. Яңа микрорайонда төп урамнарның берсе дияргә була. Мәскәүдә Рублевка бар бит, шундыйрак урам бу, - диде ул.

Ул урамга Сөембикә исемен бирү Сезнең идея идеме?

Без бит инде татарның йөзек кашы булырдай, татарның бөтен гореф-гадәтен, телен, мәдәниятен саклаган район, ә Сөембикә ул – татар дөньясының олы шәхесе, тарихта эз калдырган шәхес, шуңа күрә үзебезнең туган җиребезне Сөембикә исеме белән берничек тә бәйләми булдыра алмыйбыз. Шул күзлектән эшләнгән эш. 

Сезнеңчә, Сөембикә исемен мәңгеләштерү өчен Татарстанда тагын нәрсәләр эшләп була?

Һәйкәлен булса да куярга кирәктер инде. Бәлки, берәр комплекслар эшләргәдер. Бу – тарих, аны яшь буынга җиткергәндә, аның эзе калырлык итеп, тарихи урыннар булдыру әйбәт булыр иде.

Урамга Сөембикә исемен бирүгә каршы чыгучылар булмадымы, барысы да хупладымы?

Әйе инде, аның исемен йөрткән урамда яшәү – зур горурлык, – диде Энгель Фәттахов.

Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә Сөембикә скверы бар.

Сөембикә хөрмәтенә урам Казахстанда да бар. Астанадагы урам казахча Ханшайым Сүйінбике дип атала.

Фото: © Картадан скриншот

«Рус текстларының күбесендә Сөембикә тискәре образ буларак чагылыш таба»

Сөембикә турында язылган әсәрләрне, фәнни хезмәтләрне әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов белән барладык.

Һади Атласиның Сөембикә турындагы китабында һәм тарихи, һәм әдәби планда чагылдырган Сөембикә шәхесенә бирелгән бәяләрнең шактый тулысы бирелгән. Михаил Худяковның «Очерки по истории Казанского ханства» дигән китабы бар. Ул анда Сөембикә ханбикәгә дә шактый киң урын бирә. Рабит абый Батулланың «Сөембикә» роман-кыйссасы, моннан тыш Ризван Хәмиднең «Хан кызы» дигән драма әсәре, Мәдинә Маликованың «Сөембикә» пьесасы, Галимҗан Гыйльмановның да “Сөембикә” дип аталган пьесасы бар. Марат Әмирханов «Идел-йорт» дигән китабында Казан ханлыгында эз калдырган шәхесләргә шактый киң урын бирә, ягъни Сөембикә әдәби образ буларак анда да чагылыш таба. Әхмәт Рәшитов «Сөембикә» поэмасында аның әдәби образын торгыза, – дип сөйләде галим.

Шулай ук Әлфәт Закирҗанов Илсөяр Рәмиеваның кандидатлык диссертациясенең темасы «Рус, татар, төрек әдәбиятларында ханбикә Сөембикә образы» дип аталганын һәм әлеге хезмәтнең китап булып бастырылганын әйтте. 

Бу китапта 2010 елларга кадәр Сөембикә турында нәрсәләр чыккан, барысы да тупланып, аларга бәя бирелә, - дип аңлатты ул.

Татар һәм рус авторлары язганнары арасында төрлелек бармы?

Илсөяр Рәмиева китабыннан чыгып әйтә алам – Казан ханлыгы руслар тарафыннан басып алынганнан соң, Сөембикә образына рус текстларында мөрәҗәгать ителә, һәм аларның күбесендә ул тискәре образ буларак чагылыш таба. Кайберләрендә аның уйнашчы хатын төсендә сурәтләнгәне дә бар. Кулдан кулга, бер ирдән икенчесенә йөргән хатын төсендәрәк, шундый ямьсез итеп чагылыш таба. Рус авторларының аны һич кенә дә туган илен, туган җирен яклаучы, саклаучылар сафында күрәселәре килми. 

Әдәби әсәрләр арасында эчтәлеге Сөембикә ханбикә турында булмаса да, аның образына ишарә итүче символлар да бар. Мәсәлән, Ркаил Зәйдулланың «Сөембикә» хикәясендә сүз ханбикә турында түгел.

Анда Сөембикә исемле кыз турында язылган. Ул әрмән егетенә кияүгә чыга, шунда ике бала таба, гомере туган ягын сагынып, тилмереп үтә. Автор күпмедер дәрәҗәдә Сөембикә ханбикә белән мәгънәви планда бераз чагыштыру да алып бара дип әйтергә мөмкин. Сөембикә кебек читкә озатылган кеше бәхет таба алмый дигән фикергә китерә ул, – дип аңлатты әдәбият белгече.

Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов әсәрләрендә, Гаяз Исхакый, Мәҗит Гафури әсәрләрендә Сөембикә урын алган. Фатих Әмирхан Сөембикәне «милләт анасы», «халык кызы» дип атый. Шулай ук Фатих Урманченең  «Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә» хезмәте, «Сөембикә ханбикә» җыетыгы, Мөсәгыйть Хәбибуллинның «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» әсәре бар. Газиз Гобәйдуллинның «Татар тарихы», Дамир Исхаков белән Искәндәр Измайловның «Введение в историю Казанского ханства», Николай Баженовның «Казанская история», Владимир Вельяминов-Зерновның «Исследование о касимовских царях и царевичах» хезмәтләрендә дә Сөембикә искә алына. 

Сөембикә турында тагын кайбер әсәрләр: 

  • Беренче тарихи-публицистик хезмәт «Казанский летописец» («Казан елъязмачысы», XVI йөзнең икенче яртысы) әсәре
  • М.М.Херасков - «Россияда» (1779)
  • А.Н.Грузинцев - «Покоренная Казань» (1810)
  • Г.Р.Державин -«Грозный, или Покорение Казани» (1814)
  • С.Н.Глинка - «Сумбека, или падение Казанского царства» (1806)
  • М.С.Рыбушкин - «Иоанн, или Взятие Казани» (1814)
  • В.И.Лапин - «Взятие Казани» (1855) 

«Сөембикә» журналы һәм беләзеге

Китаплар, әдәби әсәрләр, фәнни мәкаләләр генә түгел, «Сөембикә» исеме белән хатын-кызлар өчен журнал да чыга. Әлеге журналның исеме турында аның баш мөхәррире Лариса Маликова сөйләде. 

«Сөембикә» – журналның беренче исеме. Ул 1913 елда нәшер ителә башлаган. Ягъкуб Хәлили Заһидулла Шәфигуллин исемле байның кызы Әсма туташка өйләнергә тели. Әсма туташ шарт куя: бирнә акчасына татар телендә хатын-кызлар өчен журнал чыгарсалар, кияүгә чыгарга риза була. Шулай итеп, алар бергә журнал эшенә керешеп китәләр. Майда өйләнешәләр, октябрьдә «Сөембикә»нең беренче саны дөнья күрә. Ягъкуб Хәлили журналда буржуаз пропаганда алып бара дип, 1918 елда «Сөембикә» журналын ябалар. 

Фото: © «Сөембикә» журналы архивыннан

Революциядән соң, 1926 елда журнал «Азат хатын» булып чыга башлый. 1991 елда «Сөембикә» исеме кире кайта. Ул вакытта Роза Туфитуллова журналның баш мөхәррире иде. Бу үзгәреш – аның инициативасы. Шул елларда республикабыз суверенитеты игълан ителде, милли үзаң үсү, күтәрелеш күзәтелде. 

Исем алмаштыру шактый авыр процесс булды, әлбәттә. «Сөембикә» исеменә  каршы чыгучылар аз булмады. Бер газетада хәтта «Сөембикә» белән рәттән «Шаһгали» дигән журнал ачаргамы инде» дип язганнар иде. Хуплаучылар да булды: Бакый Урманче, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Миркасыйм Госманов, Фәндәс Сафиуллин – барысы да теләктәшлек белдерделәр. Роза Рәхмәтулловна Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән дә сөйләште, ул да хуплады. 
Баш мөхәррир Роза Туфитуллова ул вакытта ТАССРның Югары Советы Президиумы сәркәтибе Дания Салих кызы Дәүләтшина белән СССР матбугат һәм мәгълүмат министры Михаил Ненашевка барып исем үзгәртүгә ризалыгын алалар. Шулай итеп, 1991 елда журналыбызга «Сөембикә» исеме кире кайтты.

Безнең редакция Сөембикә-ханбикәгә багышланган ике җыентык чыгарды. Анда әдәби әсәрләр генә түгел, тарихи язмалар да, Сөембикәне тасвирлаган рәсемнәр дә тупланган, – дип сөйләде Лариса Маликова.

Ул иң лаеклы хатын-кызларга редакция тарафыннан тапшырыла торган «Сөембикә» беләзеге турында да әйтте.

«Сөембикә» беләзеге 1999 елдан бирелә башлады. Анысы да баш редактор  Роза Туфитуллова идеясе булды. Көмештән ясалып, ташына Сөембикә образы (Бакый Урманче рәсеме) уелган бу затлы бүләк дәүләт эшчәнлегендә, иҗтимагый тормышта, мәгариф, югары мәктәп, журналистика өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен күренекле татар хатын-кызларына бирелә. Алар арасында композитор София Гобәйдуллина, галимәләр Лена Гайнанова, Флера Сафиуллина, татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина, җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиатуллина һәм башкалар бар. 

 

Фото: © «Сөембикә» журналы архивыннан

Опера һәм балет

Милләтебезнең «Сөембикә» операсы да бар. Авторлары – Резеда Әхиярова һәм Ренат Харис. Әлеге опера да төрле фикерләр уяткан иде. «Сөембикә» операсының авторлары Казан ханлыгының соңгы символын җимерделәр. Сөембикә ханбикәне гап-гади татар хатыны итеп күрсәттеләр», - диелгән әлеге опера турында «Интертат»ның бер хәбәрендә.

1832 елда  Петербургның Зур театрында «Сөембикә, яки Казан ханлыгының буйсынуы» балеты куелган булган. Анда Сөембикә образы хурлыклы рәвештә бирелгән. «Татар гаскәре русларга каршы көрәшә. Сөембикә хан сараен ташлап кача. Руслар диварны шартлатып, шәһәргә бәреп керә. Кенәз Воротынский татар әләме урынына рус әләме элә. Курбский богауланган Сөембикәне тотып алып керә. Каушап калган, курыккан Сөембикә кенәз Воротынскийдан патша Иоаннан мәрхәмәтлелек сорарга рөхсәт итүен үтенә. Кенәз аның кулларыннан богауларын салдырырга куша. Сөембикә беренче булып Иоанны үзенең хакиме итеп тануы турында халкына белдерә. Ханлыкның хакимлек билгеләрен кенәзгә тапшыра һәм аңа баш ия. Халык, аннан күреп, тез чүгә. Руслар, торбалар акыртып, "Ура” кычкыралар», - дип тасвирлана Википедиядә балетның дүртенче акты. Шулай ук балетта Сөембикәнең Таврия кенәзе Госманга карата гыйшкы тасвирлана.

Әмма шул чорда да бу әсәр хуплап кабул ителми. Николай Шахмагонов үзенең «Молодинская битва. Куликово поле Грозного Царя» китабында әлеге балет турында легенданың сәнгати гәүдәләнешенең тарихи дөреслектән ерак булуын яза.

Фестиваль һәм коллективлар

Сөембикә исемен йөрткән фестиваль һәм иҗади коллектив атамалары да бар. Мәсәлән, Гөлзада Сәфиуллина инициативасы белән оештырыла торган «Сөембикә варислары» Халыкара төрки-татар балалар иҗаты фестивале. Шулай ук интернеттагы төрле Вконтакте төркемнәре, концерт сценарийлары аша Арчада «Сөембикә гөлләре» бию коллективы, Алабугада «Сөембикә» халык фольклор ансамбле, Ютазы районында «Сөембикә» хореография коллективы булуы ачыкланды.

Күктә Зөһрә генә түгел, Сөембикә дә бар

Галәмдә Сөембикә исемен йөртүче астероид та бар. 1994 елда Тимур Крячко тарафыннан табылган астероидка 2005 елда Казанның 1000 еллыгына бүләк итеп, Сөембикә исеме кушылган. Ул Марс һәм Юпитер орбиталары арасында, Җир шарыннан 300 миллион километр ераклыкта урнашкан.

Сөембикә һәйкәле

Татарстанда Сөембикә һәйкәле әлегә булмаса да, быел 10 июнь көнне Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә Россиядә беренче һәйкәл ачылды. Ул Сөембикә скверында урнаштырылды.

«Сөембикә һәйкәле - ул зур батырлык, намуслылык символы, фән һәм сәнгать яклы хатын-кызга һәйкәл. Шулай ук ул үз халкына тугрылыкка, аның киләчәге өчен үз тормышын корбан итәргә әзер торуга куелган һәйкәл», - дигән һәйкәл ачылу турында Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин.

Сөембикә һәм дин

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте логотибында ай һәм Сөембикә манарасы сурәтләнгән. Әлеге символның мәгънәсен Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендә аңлаттылар.

Ислам дине – татар мәдәниятенең, рухи мирасының һәм тарихының аерылгысыз өлеше. «Татар асылы» дин һәм милли гореф-гадәтләрнең тыгыз бәйләнешендә яшеренгән. Шуңа да Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте эшчәнлегенең стратегик өстенлеге итеп ислам диненең хак кыйммәтләрен, Хәнәфит мәзһәбенең традицияләрен, татарларның бәя биреп бетергесез рухи мирасын, күршеләрчә дус динара диалогны һәм иң мөһиме – өммәт бердәмлеген саклау һәм үстерүне куя.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең брендының символик чагылышы итеп аның билгесе тора, аның өч өлеше бар: ярым ай һәм Сөембикә манарасы рәсеме. Ярым айның эчке өлешендә алтын хәрефләр белән Коръән аятеннән алынган сүзләр язылган. Анда гарәп графикасында «Аллаһының бавына тотыныгыз, бүленмәгез!» диелгән. Шулай итеп мөфтият барлык көчен мөселманнарның Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәте кыйммәтләре һәм үз милли традицияләре тирәсенә берләшүенә куя. Татар халкының мөһим символларының берсе булган Сөембикә манарасын әйләндереп алган ярым ай диндәшләрне уртак бер мохиткә җыеп, өммәтне төркемнәргә, агымнарга бүленүдән, дошманлыктан, фетнәдән саклый кебек. Хак дин нигезендә берләшүне Аллаһы Тәгалә кушкан. Әлеге билгегә салынган мәгънә тормышта да чагылыш таба, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Татарстанда бердәнбер һәм бердәм мөфтият булып кала, - дип хәбәр итте матбугат хезмәте.

 

Фото: © Сайттан скриншот

Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, Диния нәзарәте 1992 елда оешканын, һәм аңа хәтле Сөембикә манарасы Татарстан символикасында урын алырга тиеш булганын, тик аны үткәрмәгәннәрен сөйләде.

Чаллыда «Сөембикә» мәчете бар. Мәчетнең имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Әхмәтов белән дә элемтәгә кердек.

Чаллы шәһәрендә Сөембикә проспекты бар бит, бездә шул урамда төзелгән мәчеткә дә шул ук исем бирелү бар, шуңа күрә мәчет «Сөембикә» исемен йөртә. Безнең мәчетебез 1994 елда мәхәллә булып оешты, башта ул вакытлы, вагоннардан оешкан әйбер генә иде. 1994 елдан бирле «Сөембикә» мәхәлләсе дип йөртелде. Аннары, Әлхәмдүлилләһи, мәчет төзергә насыйп булды. Без инде 2009 елда аерым җир алып, анда шушы мәчетне төзи башлаган идек, 2014 елда төзеп бетердек, - диде ул.

Рәис хәзрәт Әхмәтов мәчеттә әлегә Сөембикә ханбикә истәлегенә чаралар үткәрелмәвен әйтте. «Ничектер ул мәсьәләне күтәрәсе иде, аның исемен чыгарып, Татарстандагы «Сөембикә» исемен йөрткән бердәнбер мәчет булганын күрсәтәсе иде дигән фикер бар», - диде ул бу хакта.

Сөембикә турында төрле фикерләр бар, кемдер аны начар яклап күрсәтмәкче була, Сез моңа ничек карыйсыз?

Тарихка карап, кемнедер гаепләргә, шелтәләргә безнең бернинди хакыбыз да юк. Һәр чорның үз проблемалары, авырлыклары була. Төрле еллар була, яхшысы да, авыры да, ханбикәләр дә, ханнар да төрлесенә эләгә. Тарихка кагылмыйм, кемнедер тикшерергә минем бернинди хакым да, теләгем дә юк. Кешене күтәрү үзебездән тора, Сөембикәне күтәрергә, кешегә чыгарырга кирәк дип уйлыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100