Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөембикә Ханбикә сөяркә була аламы: "Сөембикә" операсыннан соңгы буран

Күптән түгел Татарстанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында композитор Резедә Ахиярованың шагыйрь Ренат Харис либреттосына язган “Сөембикә” операсының премьерасы булды. Халык операдагы Сөембикә образы белән килешмәде. Бигрәк тә ханбикәнең Кошчак морза сөяркәсе булуы белән...

news_top_970_100
Сөембикә Ханбикә сөяркә була аламы: "Сөембикә" операсыннан соңгы буран

Тарихтан беләбез, Сөембикә – кыска вакыт аралыганда булса да эре мөселман дәүләтен җитәкләгән хатын-кыз. Казан ханлыгының соңгы символы, соңгы риваяте.

Опера дөньяга чыккач, премьераны тамаша кылган журналистлар “Сөембикә” операсының авторларын “Казан ханлыгының соңгы символын җимерүдә, Сөембикә-ханбикәне гап-гади татар хатыны итеп күрсәтүдә гаепләде.

Озак та үтмәде музыка, тарих, мәдәният белгечләре Ш.Мәрҗани институтына җыелып, түгәрәк өстәл оештырды. “Сөембикә” операсындагы Сөембикәне гади хатын-кыз итеп күрсәткән Ренат Хариска әдәби суд ясады.

Чараны Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Сүрия Усманова оештырды. 

“Сөембикә” операсын караганнан соң үз фикерләрен матбугатта “Татар-информ” корреспонденты Рузилә Мөхәммәтова һәм “Мәдәни Җомга”да Миләүшә Галиуллина бастырды. Түгәрәк өстәлгә җыелучылар журналистларга үз фикреләрен курыкмыйча язып чыккан өчен рәхмәт белдерде.

“Операдагы Сөембикә – мескен дүртенче сыйныф укучысы”

– Татар хатын-кызларының пассив булуы, көчле хатын-кыз оешмалары булмау сәбәпле, “Сөембикә” операсы шулай куелды. Анда Сөембикә Ханбикә сыйфатында түгел, сөяркә образында ачыла. Рус хатын-кызлары җитәкләгән оешмалар өч тапкырга күбрәк. Безнең хәтта балалар, хатын-кызлар, гаилә проблемасы белән шөгыльләнүче оешмалар да бармак белән генә санарлык.

Игътибар итегез - журналларда да, афишаларда да профиль фото тора. Фотосын карагач, шаккаттым, патшабикә шушындый кыяфәттә буламы? Мескен бит бу, 4 класста укучы, елап җибәрергә теләгән, мескен образ бу, - диде Сүрия Усманова операда Сөембикә ролен башкарган Гөлнора Гатина сурәтенә ымлап.

“Сөембикә образын тудыру өчен Бакый Урманче портретына карарга иде”

Музыка белгече Филисә Арсланова сәхнәдә Сөембикә образын тудыру өчен Бакый Урманче ясаган портретны карарга, шуңа охшатып гримларга иде дип саный.

– Курнос борынлы кыз Сөембикә була алмый. Иң кызганычы шул: Сөембикә образын кимсетү үзебезнең татарлар тарафыннан башкарылды, - диде ул.

“Татар милләтенең символикасын кечерәйтү – татар халкын кечерәйтүгә тиң”

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова әлеге опера “Сөембикә” символикасын кечерәйтте дигән фикердә.

– Татар халкының гомер-гомергә символикалары булган. Беренче чиратта, бу - Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил. Сөембикәне без һәрберебез легендар шәхес, Ханбикә итеп беләбез, безгә шундый орлык салынган. Ул - татарның горурлыгы дип өйрәттек балаларга да. Безнең үзебезнең тамырларга тирәнрәк төшеп карау, тирәнтен аңлату җитми. Аны балалар бакчасыннан ук башларга кирәк.

Дөресен әйтергә кирәк, бу опера Сөембикәне кечерәйтте. Хатын-кыз образын, символикасын кечерәйтте. Образны Ханбикә, шәхес итеп түгел, кечерәйтеп күрсәттеләр. Татар милләтенең символикасын кечерәйтү - татар халкын кечерәйтүгә тиң дип уйлыйм мин. Милләтне түбәнсетү бу.

Гомер буе безнең милләт дәүләтчелек белән яшәгән. Ә дәүләтчелек ул болай гына төзелә алмый, аның символикага кереп калырлык көчле рухлы шәхесләре, ир-атлары да, хатын-кызлары да булырга тиеш. Гомер-гомергә дәүләт төзеп яшәгән татар халкының шул чорда калкып чыккан бер символикасын кечерәйтүгә таба барабыз. Әгәр бүген “матур булган, шәп булган” дип кул чабып утырабыз икән, булган символикаларыбыз да, татар халкы да кечерәя. Бу исә милләт үзеннән-үзе юкка чыга дигән сүз.

“Бу опера аша безнең күзаллауларны җимереп аттылар”

–  “Сөембикә” операсы ике ел буе әзерләнде. Бу нәрсәсе белән зур вакыйга? Опера театрында милли опералар бик аз һәм сирәк куела. Шушы хәл үзе – зур вакыйга. Без аны көттек һәм аны карарга зур өметләр белән килдек. Бәлки уйлап, бәлки уйламыйча эшләнгәндер, әмма мин моны концептуаль яктан дөрес хәл ителгән дип санамыйм. Операда Сөембикәне назга сусаган гади хатын-кыз итеп күрсәттеләр. Сөембикәнең Кошчак белән мәхәббәт күренешләреннән ул аның сөяркәсе дип аңлашыла. Соңгы өченче бүлектә Шаһгали белән яшәве һәм, хатынлык бурычларын үтәмәгән өчен Шаһгали тарафыннан көчләнүе күрсәтелә. Шулай итеп, без Сөембикәне гап-гади бер хатын-кыз күрәбез. Аңлыйбыз әлбәттә, ул да - хатын-кыз. Әмма аны без символика итеп кабул итәргә өйрәнгән. Без Сөембикәнең бөтен тарихын да белеп бетермәскә мөмкинбез. Тик аны символика итеп беләбез, кем өчендер ул манарадан ташланган, кем өчендер Мәскәүгә киткән. Ул – ханбикә. Бу опера аша безнең күзаллауларны җимереп аттылар.

Моның белән риза булмыйча, мин язып чыктым. Миләүшә Галиуллина да язды. ТНВда “Таяну ноктасы”нда фикер алыштык. Шуның белән шул. Рәхмәт бу очрашуны оештыручыларга. Бу тагын бер адым булыр дигән өмет бар.

Әлбәттә, без чыккан операны берни эшләтә алмыйбыз. Чөнки аңа зур акчалар тотылган, эшләнгән.

Бу операны куярга акча бүленгән икән, бу бит җитәкчеләрнең “Сөембикә”не чыгарырга теләве. Ә аның конценциясен тикшереп утыру – алар эше түгел. Аны хөрмәтле авторлар эшли, җитәкчелекнең бу авторларга ышанычы бар. Чөнки Ренат Харис операны чыгарып караган кеше, - диде журналист Рузилә Мөхәммәтова

“Аңламаган икән, Ренат Харис нигә язган?”

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова татар хатын-кызларын татар ирләре гомер-гомергә кимсетеп яшәгән дигән фикердә.

– Мин Ренат Харисны татар тарихын чын-чынлап хөрмәт иткән автор дип уйламыйм. Аңа үзен күрсәтү кирәк. Тукай операсында да шулай булды, Державин премиясен алганда да шул ук әйбер сизелде. Институт елларыннан ук беләм аны үзенең күзенә карап әйтергә дә курыкмыйм: Тукайны да мыскыл итеп чыгарды ул операда. Шуннан соң да сабак алырга тиеш иде. Аның тәкъдиме белән Максим Горький һәйкәлен икенче урынга күчерделәр. Ул үз сүзен әйтә белә, хуҗалар даирәсендә аралашып йөри торган кеше.

Мин хәзер Һади Атласи язган Сөембикә китабын да хөрмәт итмим. Татар ирләрендә гомер-гомергә хатын-кызга өстән карау сизелә. Хатын-кызларны җирләгәндә дә бер көрәк җирне тирәнрәк алалар. Судка барганда да ирләр ягыннан бер шаһит булса, хатын-кыз ягыннан ике шаһит чакырыла. Бу - татар-кызларын кимсетү. Ренат Хариста бу фикер бик нык үскән.

Тарих фәннәре кандидаты сүзләренчә, Сөембикә-ханбикәдә наз турында уйлау булмаган.

– Сөембикә ни өчен әтисенең сүзенә риза була? Әтисе бит аңа: “Алтын Урданың бер кисәге булган Казан ханлыгын сакларга кирәк, кызым, син үзеңнең бөтен белгәнеңне биреп, шушыңа хезмәт итәргә тиешсең” дип җибәрә аны. 17 яшьлек кыз үз өстенә шундый зур тарихи миссия ала. Дәүләт хәтле дәүләтне үз җилкәсенә алган хатынның үзенең назы турында уйларга вакыты булдымы икән? Аны бит озата баручылар: “Китмә, зинһар, Сөембикә” дип елый. Ул халыкның мәхәббәтен яулап алырга өлгергән була ул вакытта.

Сөембикәне Ренат Харис язарга тиеш түгел иде. Ул аны аңламаган икән, нигә тотына? Аңа үзен күрсәтү генә кирәк, - дип йомгаклады ул сүзен.

Җәмәгать эшлеклеклесе Әлмира Әдиятуллина “Сөембикә”нең “сөяркә” хәленә төшүе – татарларга бердәмлек җитмәүдән дип саный.

– Операга бармадым мин, йөрәгем начар, шартлар дип курыктым. Бүгенге җитәкчеләргә безнең халкыбызның тарихын белү җитми. Сөембикәне рус култыклап алып китмәгән бит рус көймәсенә, татар алып киткән. Монда бик тирән мәсьәлә ята. Бу – татарларга бердәмлек җитмәүдән. Әгәр аларның үзаңнары булса, Сөембикәне җибәрерләр идемени? – ди ул.

“Бу – мәдәниятне бетерүгә таба бару”

Танылган журналист Фәния Хуҗахмәт операда Сөембикәне болай тасвирлау – мәдәниятне бетерүгә бару дип аңлатты.

- Дөнья без уйлаганнан күпкә катлаулырак. Бу – бетерү, чираттагы бетерү. Сез кайберсен сизәсез, кайберсен сизмисез дә, күрмисез дә. Сладковскийны китерү – данлыклы оркестрны үтерү иде. Беркем дә сизмәде. Ренат Харис – олтан ясалган кеше. Мәскәү аны солтан ясый.

Бу операга чакыруым да бар иде, Ренат Хариска барасым да килми, аннан шуннан артыгын көтеп тә булмый. Милли мәгариф бетте, хәзер мәдәният бетә. Бетерү процессы бара. Әмма җиңел генә түгел, - диде ул.

Тәкъдимнәр...

Түгәрәк өстәл азагында сөйләшүне тәмамлап, активист хатын-кызлар берничә тәкъдим җиткерде. Сүрия Усманова Сөембикәне яклау хәрәкәте төзү идеясе белән чыкты. Фәния Хуҗаәхмәт Ренат Харисның "Халык шагыйре" исемен алдыртырга дигән сүзгә кадәр барып җитте.

– Бу опера турында сөйләшкәндә шуны аңларга кирәк: нәтиҗә белән бервакытта да көрәшмиләр. Нәтиҗә бу. Авторның исемен дә, премиясен дә алдыртыйк.

Рузилә Мөхәммәтова Сөембикә турында дөрес мәгълүмат халыкка барып җитсен өчен фәнни-гамәли конференция үткәрергә кирәк дигән фикердә. Шулай ук аның икенче тәкъдиме дә бар:

– Татарстанда 15 дәүләт театры бар, шуның унлабы - татар театры. Аларның һәрберсе нәрсәдер куя, үзләрендә худсовет эшли. Мәдәният министрлыгы белән элемтәгә кереп, иҗтимагый худсовет оештырасы иде. Совет әгъзалары театрда чыккан премьераны беренчеләрдән булып карарга тиеш. Чөнки әсәрләр сәхнәгә куелгач кына фикерләр туа, аныңча инде поезд киткән була. Әйбер чыккан, акчасы түләнгән. Моны мәдәният министры канаты астында да эшләргә мөмкиндер бәлки. Иҗтимагый худсовет кирәк, алар милли якны карый торган булсын, - диде журналист.

“Татар-информ” хәбәрчесе түгәрәк өстәлдән кайткач, тарихчы-галим Фаяз Хуҗин, либретто авторы Ренат Харис белән дә элемтәгә керде.

“Сөембикәнең уйнашчы икәнен тарихи яктан исбатланмый, әмма логик яктан туры килә”

Тарихчы Фаяз Хуҗиннан Сөембикә язмышын тарихи яссылыкта тавсирлавын сорадык.

- Тарихи чыганаклар бар. Анда Шаһгалиның Сөембикәгә тискәре карашы да сизелә. Ул усал булган, Сөембикәне кимсеткән, кыерсыткан, кыйнаган булырга да мөмкин. Мин ирләрнең хатын-кызга кул күтәрүен - бигрәк тә болар бит инде югары җәмгыять әһелләре - күз алдына да китерә алмыйм. Кем белә, кешенең бит төрле чагы бара. Аффект халәтендә, авыр, катлаулы хәлләрдән чыга алмаганда бәреп җибәрергә дә мөмкин. Артык шаккатырга кирәк түгел. Урта гасырлар хәзерге дөньядан үзенең этикеты белән дә, әхлагы белән дә аерылып тора.

Сөембикә - бик авыр образ. Ренат абый белән бер тапкыр сөйләшеп утырган идек. Ул бик яшьли Җангалига кияүгә чыга. Әмма тормышы килеп чыкмый, Җангалины үтергәч, шул заманнардагы тәртип буенча, сарайда калып, Сафагәрәйгә хатынлыкка күчә. Ул аның ничәнче хатыны булуына карамастан, бик яратышып, сөешеп торалар. Аннан соң өченче тапкыр Шаһгалига чыгарга мәҗбүр була. Аңа чыкканчы Кырымнан килгән әмирләр дә сарай белән идарә итә. 

Сөембикә - яшь хатын. Ренат Харис тарафыннан хатын-кыз буларак роле әйбәт ачылган дип саныйм. Дөрес, Сөембикәнең уйнашчы булып йөрүе бернинди тарихи чыганаклар белән дә исбатланмый. Әмма мантыйк белән фикер йөрткәндә, булырга мөмкин. Төрле имеш-мимешләргә ышанырга да булыр, аның логик нигезе бар. Мин Ренат Харисның операда Сөембикәне шулай тасвирлавын хаклы дип саныйм.

Ягъни ул Үтәмеш Гәрәй үсеп җиткәнче ханша булып торган кеше генә түгел, ул, беренче чиратта, хатын-кыз. Авыр вакытларда үзенең бәхетен эзләүче хатын-кыз. Шуңа күрә операны бик аңлап тыңларга һәм авторның шулай сурәтләвен кабул итәргә кирәк.

Сөембикәне бер төрле генә күрсәтү дөрес булмас иде. Кайберәүләр: “Сөембикәне без акыллы, чибәр, уңган-булган, абруй казанган кеше һәм шул ук вакытта батыр йөрәкле милләт сакчысы рәвешендәрәк тә күз алдына китерәбез. Чөнки ул ничә ел ханлык белән идарә итә. Аның өчен күпме акыл, тапкырлык, хәйлә кирәк. Операда аны шул яктан ачылмаган” диләр. Ачылмасын. Ул хатын-кыз буларак йомшак та була ала, шундый кызганыч хәлләргә төшкән вакыты да булгандыр. Чыннан да аны кызганырга кирәк. Ул моңа лаек. Әмма шушы образны тудырганда миңа калса Ренат абый дөреслек юлыннан барган. Бу – аның карашы. Төрле фикерләр булырга мөмкин. Шушы ук Сөембикәне башка автор язса, милләтнең даһие итеп тә күрсәтә ала. Идарәче, ханша итеп тә. Әмма ул барыбер дә шул ук Сөембикә.

Сөембикә образын Ренат Харис сурәтләве белән килешәм. Монда да тарихи дөреслек бардыр дип уйлым.

Үзем операны карамадым. Караган кешеләр белән генә сөйләштем. Шаһгали ролен уйнаган Филүс Каһиров белән сөйләшеп тордым. Ул да Ренат Харисның болай аңлатуын кабул итә, - диде тарихчы Фаяз Хуҗин.

"Сөембикәнең гыйшкы гаеп эшмени?"

Татарстанның халык шагыйре, либретто авторы Ренат Харис “Сөембикә” операсы буенча үз фикерен белдерде.

- Халык кем ул? Ике-өч журналистмы? Минем өчен халык - спектакль беткәнче үк торып басып кул чапкан ике мең тамашачы. Ике спектакльдә дә тамашачы Сөембикәне яратып, сагынып, кызганып, елап утырды. Өч журналист - халык түгел ул. Татар журналистлары арасында сәнгатьне белеп язучы журналистлар юк. Бигрәк тә опера жанрын. Бу – татар журналистикасы алдында торган проблема. Әле менә кичә генә Уфадан кайттым. Операны карау өчен Казанга махсус килгән тамашачылар белән очрашырга туры килде. Сокланып, елый-елый сөйлиләр, операны Уфага кайчан алып килерләр икән, дип сорашалар.

Сөембикә образын мин дә, композитор да, сәхнәләштерүче төркем дә шулай күрдек һәм күрсәтергә теләдек. Ул, иң беренче нәүбәттә, катлаулы язмышлы кеше, икенче нәүбәттә - дәүләт эшлеклесе, регентша, өченче нәбүттә ул, әлбәттә, ир назына зарыккан чибәр хатын, баласын сагынган ана. “Бәхеткә дип туган дала кызын, тәхет биреп, газап чиктердең...” дип сызлана ул соңгы арияләренең берсендә. Мин әнә шул якларга басым ясадым, һәм ул тарихта да шулай. Ләкин опера – документаль әсәр түгел. Операга таләпләр башкача булырга тиеш. Сөембикәнең гыйшкы, аның кемнеңдер сөяркәсе булуы гаеп эшмени, аны түбәнсетәмени? Мәхәббәт темасына кагылмаган берәр опера бармы дөньяда?! Юк һәм андый опера була да алмый. 32 яшендә Сөембикә ике мәртәбә кияүгә чыгып, бер тапкыр да бәхетле булмаган тол хатын, мәхәббәт бәхетенә лаеклы хатын.

Ханбикәне иле, улы, халкы, Казаны өчен җанын фида кылган кеше итеп күрсәттек без. Ул илендә сугыш булмасын, Казан җимерелмәсен өчен үз-үзен тоткынлыкка бирә. Моннан да зуррак итеп соңгы елларда кем күрсәтә алды әле Сөембикәне? Сөембикәнең трагедиясен калку һәм хисле итеп тасвирлаган тагын нинди әсәр бар икән?! - диде Ренат Харис.

Автор сүзләренчә, “Сөембикә” операсын киләсе елның апрелендә карап булачак.

"Сөембикә - сөяркә түгел, үз-үзен корбан иткән ханым"


Филүс Каһиров, "Сөембикә" операсында Шаһгали ролен башкаручы: 

- "Операда Сөембикәне сөяркә итеп күрсәттеләр" диләр бит инде. Ул миңа да башта шулайрак тоелган иде, без бит инде Сөембикәне ханбикә итеп кабул итәргә өйрәнгән. Әмма репетицияләр вакытында бу уемнан кире кайттым. Операда Сөембикәнең соңгы еллары күрсәтелә. Ул милләте, халкы, Казаны өчен үз-үзен корбан иткән. Тоткын кебек яшәгән дияргә була. Операда Сөембикәнең күңеле - киң, йөрәге - көчле итеп күрсәтелә. Ул авырлыклар, җәзалауларны күтәргән батыр йөрәкле, үз-үзен корбан иткән ханым. Авторлар аны сөяркә сыйфатында түгел, нәкъ шулай күрсәтергә тырышкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100