Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Мөхәммәдиев: «Заманында үзебезнең милләтче Үзәк комитетка әләкләп хат язды»

Язучы Ринат Мөхәммәдиев күптәннән Мәскәүдә яшәсә дә, күңеле белән һәрчак Казанда. Татар язучылары белән беркайчан арасын өзми, саллы романнарын язудан туктамый, шул ук вакытта дөнья тирәли сәяхәт итәргә дә җаен таба ул. «Татмедиа»га «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итү чарасына килгән чагын туры китереп, аның белән сөйләшеп утырдык.

news_top_970_100
Ринат Мөхәммәдиев: «Заманында үзебезнең милләтче Үзәк комитетка әләкләп хат язды»

«Мәскәүдә дәүләт газетасы юк»

Ринат абый, сезне еллар үзгәртми, бик сокланам. Нинди яшәү рәвеше алып барасыз?

Берөзлексез хәрәкәтләнәм, җирдә эшләргә яратам, кыш көне чаңгыда йөрим. Үземә артык йөкләмә бирмим, хәлдән тайганчы эшләмим, бөтен нәрсәнең чамасын беләм. Яхшы хастаханәдә хисапта торам, ләкин 30 ел эчендә анда бер дару сорап та, авыртудан зарланып та барганым юк. Гәрчә анда бөтен дарулар да бушлай бирелә. Аллага шөкер, Ходайга рәхмәт. Кеше исән-сау вакытта үзеннән авыру эзләп йөрергә тиеш түгел. Сәламәт килеш бертуктамый хастаханә юлын таптаган кешеләрне кызганам.

Татар матбугатын укыйсызмы?

Татар матбугатын даими укып барам дип мактана алмыйм. Казаннан киткәч, татар матбугатын 15 ел гомумән укымадым. Чөнки укыган булсам, тизрәк картайган булыр идем. Ул чорда мине кирәккә-кирәкмәскә чеметкәләүләр күп булды. Хәтта бер журнал битендә язучыларның күмәк фотосында үземнең күлмәк, үземнең галстуктан, ләкин бүтән бер кешенең башын күреп, шаккаткан идем. Гәүдә генә минеке...

Ул темага кермик.

Бүгенге татар журналистларының төп проблемасы – хезмәт хаклары бик кечкенә. Мәскәүдә ситуация ничегрәк? Журналистлар ничек яши?

Казанныкы белән чагыштырганда, Мәскәү журналистлары матди яктан күпкә яхшырак яши. Бигрәк тә телевидение һәм радио тирәсендә үзләренчә «мафия», элита, аерым бер төркем эшли. Алар хәзер күбесе олигархлар.

Ә вакытлы матбугатка килгәндә, Мәскәүдә аларның берсе дә бюджет карамагында түгел. Хәтта «Российская газета»га да ниндидер фондлар аша гына ярдәм күрсәтәләр. «Вечерняя Москва» газетасына мине еш кына чакыралар, аларның урынбасары татар егете иде. Алар сан ягыннан искиткеч күп, штатта гына да 200ләп журналистлары бар. Хезмәт хаклары да искиткеч зур. Ләкин түләү бюджеттан тыш фондлар аша билгеләнә.

Бу дөресме, сезнеңчә?

Һәр матбугат чарасы үз юлын таба, яраклаша инде. Дәүләт тоткан матбугат чарасы артык рәсми була, укылмый. Без югарыда телгә алган газеталарның да тиражлары зур түгел, алар беренче чиратта иганәчеләре булып торган зур фирмаларның ихтыяҗларын яклый.

Татарстанда да шәхси газеталар зур-зур тиражлар тота, ә дәүләтнең кайбер басмалары көчкә җан асрый. Бәлки, Мәскәү юлы дөрестер?

Бездә дә Мәскәүдәгечә булсын дип әйтәсем килми. Безгә туган телебезне, милләтебезне сакларга кирәк. Мәскәүдә дәүләт хисабына баса торган китап нәшриятлары да юк. Әгәр ул юлга бассак, милли китап һәм матбугат булмаса, телебезне 2-3 елда югалтачакбыз. Бик авыр булачак.

Аллага шөкер, телевидениедән иртәдән кичкә кадәр татарча сөйләп торалар, «Татар-информ»да татарча мәгълүмат чыгып бара. Һәр дәүләтнең, һәр төбәкнең үз тәртибе булырга тиеш. Моннан 30-40 ел элек Төркиягә барып чыккач, газета-журналга дәүләттән акча бирелә дигән сүзгә шаккаталар иде. Мондый хәл дөньяда юк. Аларда «шул партия газетасы», «теге оешма газетасы» дигән басмалар бар, күбесе аларның акчасын хәрәкәткә китереп чыга.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бервакыт журналисттан язучы булуны генералга әйләнү дип атады. Без журналист халкының шуңа хәтере калды.

Беркем дә беркемнән югары түгел. Мин көтүчедән югары түгел. Һәр кеше үз урынында кадерле шәхес. Гомумән, журналистны язучыдан түбән дип кую дөрес түгел. Мәсәлән, мин язучы булган килеш журналист булып эшләп йөрим. Үземне журналист буларак дәрәҗәлерәк итеп хис итәм. Чөнки федераль газета чыгарам, Россиянең кайсы төбәгенә барып чыксам да, минем укучыларым бар. Чит илгә барсам да, безне интернет аша укып баручы кешеләрне очратам. Газетабыз киң тарала.

«Татар дөньясы»н бушлай да таратасыз бугай?

Казанда гына бер мең данәсен бушлай таратабыз. Чөнки акчасын үзебез табабыз. Газета айга бер мәртәбә, 15 мең тираж белән чыга. Беренче көннән үк тотрыклы, артмый да, кимеми дә. Владивостоктан алып Калининградка кадәр, Үзбәкстан, Казахстанда да укыйлар. Бөтен милли-мәдәни мохтариятләргә бушлай почта аша җибәрәбез. Газетаны бастыруга киткән акчага караганда, аны таратуга киткән сумма күбрәк. Без булганда газета чыгачак.

Иганәчеләр ярдәм итәме?

Хәзер иганәчеләр белән газета чыгарып булмый. Бүген акчасы булган кеше чит илдә йорт алырга тырыша.

«Үзебезнең милләтче Үзәк комитетка әләкләп хат язды»

Сез «Казан утлары»нда Зәки Нуриның урынбасары булып эшләгән вакытта кызыклы очрак булган икән. Тиражыгыз «нормадан» артып китү сәбәпле, сезгә шелтә дә белдергәннәр. Шул турыда сөйләгез әле.

1982-83 еллар булырга тиеш бу. Ул вакытта милли матбугат чараларына, журналларга тираж буенча чикләү башта 50 мең дип куелган иде. Ничектер бик күтәрелгән елны без 100 меңгә рөхсәт алдык. Аны Мәскәүдә дәүләт комитетында карыйлар, контрольдә тоталар иде. Ул вакытта «безгә язылыгыз» дип районнарга йөрү юк, киресенчә, артып китмәсен дип куркыбрак тора идек. Ләкин барыбер 107 мең тираж җыйдык, шулкадәр кеше язылды. Бер-ике санны 107 мең белән чыгардык. Берзаман Мәскәүдән Зәки Нурига һәм миңа шелтә белдерделәр, «тиражны нормадан арттырып» җыйган өчен кисәтү ясадылар. Шелтәдән соң журнал тиражын 100 мең дип игълан иттек, ләкин чынлыкта ул күбрәк тираж белән, 110 мең тирәсе чыкты инде.

Шаккатмалы...

Ахыр чиктә, тираж арту турындагы мәгълүматны үзебезнең тирәдә йөргән кешеләр Үзәк Комитетка язып җибәргән булып чыктылар. Мәскәүдә бөтен архивларга керү мөмкинлеге ачылгач, аны Үзәк Комитетта эшләүче якын дус белән ачыкладым. Хәтта Казаннан килгән хатын да таптым. Ул кеше безнең милли хәрәкәттә соңгы елларга кадәр бик мөһим кеше булып йөрде әле.

Сорауны ябыйк шуның белән. Үзе генә аңласын, белмиләр дип уйламасын.

Рус әдәбиятында бүген нинди проблемалар бар? Мәскәү кешесе нәрсә укый?

Рус әдәбиятында да, татар әдәбиятындагы кебек үк, бераз масштаблар кечерәю күзәтелә. Хәзер әдәбият заманы түгел, язучы оешмаларының дәрәҗәсе шактый кимеде. Мәскәүдә язучылар берлеге таркалды, кырыкка бүленде. Үзара ыгы-зыгы бара. Яхшы язучылар бар, ләкин Распутин, Бондарев, Белов, Гамзатов кебек шәхесләр сирәгәйде. Интернет керү, меңгә якын телевизион канал булу моңа йогынты ясады.

Дөнья ачылды дип ваклану бара.

Китап чыгаруның да кадере бетте. Акчасы булган теләсә кем бүген китап, газета-журнал чыгара, документаль фильмнар төшерә ала.

Дөресен әйткәндә, нәфис фильмнарны да акчаң булса, рәхәтләнеп төшерергә мөмкин. Бер рус режиссеры «Сират күпере»нә сценарий әзерләп, күп серияле фильм төшерергә тәкъдим итте. Тик моның өчен Татарстаннан финанслау сорарга кирәк иде. Ләкин мин ул турыда кеше алдында сүз кузгатмадым, нәтиҗәсе булыр дип өметләнмәдем. Кузгаткан очракта аның үтәлүенә инанган булырга кирәк бит.

Татарча балалар әдәбиятын күзәтеп барасызмы? Үзегез дә яза идегез.

Балалар өчен 3-4 китабым бар. Шәүкәт Галиев, Хәкимҗан Халиков, Бари Рәхмәт, Роберт Миңнуллиннар көн дә туып тормый. Гел куян, песи, акбайлар турында гына укыйсы килми. Кабатлану көчле. Балалар өчен булгач, шулай булырга тиеш дип уйлыйлар. Йә Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк»енә, йә Тукайның маэмаена, йә «Бала белән күбәләк»кә ияреп язарга тырышалар. Шуның башка вариантларын чыгаралар. Ләкин әсәр бары тик үзеңнеке булырга тиеш, кемгәдер ияреп язылган әйбер беркайчан да уңыш казана алмый. Аның «ах» иткән укучылары булырга мөмкин, әмма ул башканы белмәгәнгә, бу әсәрнең тамырын аңламаганга гына укый аны.

Ияреп язулар татар әдәбиятына бик хас инде.

Коточкыч күп. Элек татар әдәбиятында андый әйбер юк иде. Хәзер эстрадада да, әдәбиятта да бар ул. Анжеланы Әминә дип куеп, сюжет төзелешен шундый ук итеп калдырып, чит ил әсәрләрен тәрҗемә итеп чыгучыларны да очратканым бар. Хәтта үзем нәшрият директоры булып эшләгән вакытта бер язучы геройларын, ситуациясен генә алыштырып, бер үк романын 2-3 тапкыр китереп бирде. Вакыйгалар, ыгы-зыгы шул ук калган. Бу инде кәсепчелек дип атала, әдәбият түгел.

Аннары, акча биреп яздыру бар хәзер. Андыйлар күп. Артыннан төртеп, «Мин синнән классик ясыйм, телисеңме?» – диләр дә, акча түләп ике профессионалны утыртып яздыралар. Татар әдәбиятында андый күренеш таралмаган әле, рус әдәбиятында шактый беләм. Хәтта менә «Татар-информ»дагы хәтле халыкны тезеп утыртып, бер кеше өчен яздырту очраклары бар. «Син бу бүлеген шул турыда язасың», «Син фәлән турында», «Уңышлы язасың икән, фәлән кадәр акча аласың», – дип яздыралар. Акча бүгенге көндә бөтен нәрсәне ясый.

Сөембикә - безнең милли героймы?

Әдәбиятта тагын ниләр борчый сезне?

Әдәбиятта тарихны боргалау-сыргалаулар борчый. Мине «Ак кәгазь нидән саргая?» әсәре өчен дә байтак ашадылар. Югыйсә, бөтенесе документаль нигездә язылган.

Бездә 2-3 кеше Сөембикә ханбикә турында зур әсәрләр язып чыкты һәм шуның белән дәрәҗә казандылар. Сөембикә нинди геройлык эшләгән? Өч-дүрт ханны алыштырып, Казанның иминлеген юкка чыгарган ханым ул. Аннан яхшы атларда, ханша булып киенеп, баласын утыртып, Мәскәүгә китеп барган. Касыймга киткәч тә хан хатыны булып яшәгән. Яратмаган дигән сүз бар, ә кем белә аны? Яшәгән бит. Теге дөньяга киткәч тә, теге хан аңа мавзолейлар ясап куйган. Кайсы татар хатынына шундый ихтирам-игътибар тәтегән?

Монда мавыгу көчле. Элегрәк Сөембикә манарадан сикергән дип әкиятләр сөйлиләр иде. Ул манарага аның бер катнашы юк. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан булсын, актарып карагыз томнарын, ул ханым турында хет бер җылы сүзләре бармы? Алар өчен юк ул. Алар тарихны безгә караганда яхшырак белгән. Ни өчен Ризаэтдин Фәхретдиннең мәшһүр татар шәхесләре турындагы «Асар» китабында да бу абыстаебыз телгә алынмый? Ул энциклопедик китап. Кеше аны символ итеп кабул иткән икән, яшәсен инде... Тик әдәбият чынбарлыктан алай контраст рәвештә аерылмаска тиеш.

Бу мәсьәләдә сезнең фикердәшләрегез бармы?

Бу турыда әйтүче кеше мин генә түгел, Төркиядә яшәүче Надир Дәүләт тә күптән язып чыкты. Аннары, без Иван Грозныйның Казанны алуын шундый зур вакыйга дип өйрәнәбез, ә аның гаскәрләренең 70 проценты татар булган. Татар янында мордва белән чуаш та була. Сөембикә ханбикә булганда Кремльдән үк Зөя күренеп тора, анда ел буе Казанны алу өчен кирмән төзелә. Илеңне сакларга телисең икән, анда барып кайтып, егетләр җибәреп булмыймыни? Казанда аның кайгысы булмаган. Ханнар арасында Сөембикәнең итәге өчен көрәш барган. Сөембикә – кенәз Йосыповлар нәселе кызы, алар рус дәүләтенә күпкә алданрак үтеп кергән, аларга хезмәт иткән шәхесләр.

Сөембикәгә Касыймда һәйкәл кую да Мәскәү рөхсәте белән башкарылды. Ярар, хыялда гына булса да геройларыбыз булсын инде...

Без тарлык белән яшибез. Милләт искиткеч зур, тарихы бай, ә мөмкинлекләр тар.

Русларда да тарихны боргалау көчле. Мәсәлән, Куликов кырындагы сугыш булуын исбат итә алган факт әле дә юк, ул уйлап чыгарылган әйбер.

Чынбарлыктан ерак китүебезгә башка мисаллар да бармы?

Чыңгыз Айтматовның әнисен күккә чөеп мактыйбыз. Минем өчен Чыңгыз Айтматов – иң зур язучы. Кызганыч, аны хәзер Мәскәү бемәмешкә салыша, әсәрләрен басмый. Ул татар милләтеннән булган әнисе белән генә үскән, әтисен үтергәннәр. Бервакыт ниндидер чарага барганда лифтта берничә татар язучысы белән төшеп киләбез, яныбызга Чыңгыз да керде. Безнең аны күтәреп алуыбызга, ах-вах килүебезгә каршы: «Мин кыргыз язучысы!» – дип елмаймыйча, катгый җавап биргән иде. Икенче юлы очрашкач, сөйләшеп утырганда: «Нишләп шул вакытта алай дип җавап бирдегез? Әсәрләрегездә дә татарлык турында сүз юк», - дип сорадым. «Бу хакта үзем дә уйланам. Тәрбиядә дә кимчелекләр булгандыр, үзем дә болытларда очып йөрдем», – дип җавап бирде ул.

Чыңгыз Айтматов соңыннан Казаннан китеп барган җиреннән мәрхүм булды, урыны җәннәттә булсын. Нәрсә булгандыр, ләкин ул татар язучысы булып йөрергә тиешле кеше булган. Әнисе җитәрлек дәрәҗәдә милли тәрбия бирмәгән. Югыйсә, сеңелләре татарча сөйләшә белә иде, ә Чыңгыз бер авыз да белмәде. Әнисе үз баласына «әни», «әти» дип әйтерлекне дә өйрәтмәгән. Әнисе затлы нәселдән, югыйсә.

Тарихтагы кайсы шәхесләрне, киресенчә, күтәрергә кирәк дип саныйсыз?

Без үзебезнең милләтнең чын геройларын күрсәтә белмибез, Тукай һәм Җәлил белән чикләнәбез. Дәрдмәнд, Габделҗаббар Кандалый да дөнья күләмендә популяр булырлык шәхесләр. Эшлисе эшләребез күп. Казан ханнары, Болгар дәүләтенең җимерелү сәбәпләре турында берәр әсәр язылганы бармы? Юк. Болгарга, Биләргә кадәр нәрсә булган? Ерак бабаларыбыз агач башыннан үрмәләп төшмәгәндер бит. Нурихан Фәттах «Сызгыра торган уклар»ны язды, ә башка әсәрләр күренми. Герой – дәүләтен, милләтен саклап кала алган кеше. Сөембикә кебек җимерелү дәверендә идарә иткән кеше герой була алмый.

«Мин Төркиядә үз кеше, ләкин барыбер Казандагы йортымны сагынам»

Ринат абый, бик шәп әйбер язам, дигән идегез бервакыт.

Әйе, шәп әйбер язам. Ләкин язылып бетмичә, алдан кычкыру дөрес булмас.

«Сират күпере»нең уңышын хәзер кабатлап буламы?

«Сират күпере» кебек әсәрләр бәлки язылмас та. Ләкин язылып беткән 2-3 повестем бар. Тик аларны Казанда бастыра алмам кебек. Бәйләнер урын юк, бер кеше белән дә булышмыйм. «Әйдә, бу төшен кыскартыйк», «Монысын йомшартыйк» дигән сүзләр ишетәсем килми. Шуңа күрә аларны татар телендә Мәскәүдә чыгарачакмын. Язылып беткән бер романым бар. Анысын бер үк вакытта татар, рус, кытай, инглиз, төрек телләрендә чыгарачакмын. Якын арада басылыр, чыкмыйча исемен әйтмим, алдан мактанасым килми.

Гел язып торам. Газетаны эшләп бетерәм, бер көн ял итәм дә, икенче көнне әсәремә утырам. Өстәлемдә башланган, бик тә чыгарасым килгән тагын бер әсәр ята. Аны иң элек «Казан утлары» журналына бирермен дип уйлыйм. Тик менә командировкаларга йөреп торам, җитешеп булмый әле...

Нинди командировкаларга йөрисез?

Иртәгә Сыктывкарга конференциягә, аннан өч көнгә Темниковка, яңадан Мәскәүгә, июль ахырында ике-өч айга Төркиягә... Менә шулай яшим. Хәрәкәттә – бәрәкәт.

Бүгенге татар язучыларына нәкъ дөнья күрү җитми, биографиянең булмавы тар кысаларга куып кертә.

Нишлисең бит, миңа шулай туры килде, Аллаһ ярдәм итте инде. Югары Советта эшләгәндә аена 2-3 илгә барырга туры килә иде. Халыкара язучылар берлегендә Сергей Михалковның беренче урынбасары булып эшләдем. Аның яше зур булу сәбәпле, читкә чыгып йөрергә яратмады, бөтен җиргә мине җибәрде. Анда дөнья әдәбиятлары белән элемтә өчен дә җаваплы булдым. Бер чит илләргә йөри башлагач, аның юллары да ачыла, чакыру күбәя. Төркия, Иран, Кытайда басылу аркасында Көнчыгыш илләрендә мин һәрвакыт көтеп алына торган кунакка әйләндем. Африка, Гарәп илләрендә дә... Дөньяда илләр бер-берсе белән тыгыз элемтәдә яши, шуңа да йөреп торып була.

Сәяхәтләрдән алып кайткан, язасы килеп йөргән багажыгыз күпме?

Бик күп. Кайсы татар язучысына 80нән артык чит илдә булырга туры килгәне бар? Мин Кушма Штатларга гына да 7-8 тапкыр булдым бит. Кайсы шәһәргә барып төшсәм дә, танышларым бар, татарлар яши. Тел белмим дигән проблеманы да тоймыйм, кайда да әкренләп кымтырыклап сөйләшеп китәм. Инглизчәм йомшак, французчам белән төрекчәм яхшырак.

Гаилә белән сәяхәт итәсезме?

Ял итәргә гаилә белән барабыз, эш буенча да күп йөрим. Гаилә дип, балалар хәзер минем белән бармый. Кечкенә кызым Зөләйхага да 24 яшь тула быел, үзе тормыш корырга җыена. Инде оныгым да өйләнде, тиздән «прадедушка» булып куюым да бар. «Әле ашыкмагыз, прадедушка ук буласым килми», - дим үзләренә.

Бөтенләйгә чит илгә китү теләге юкмы?

Мин Төркиядә үз кеше. Анда яшәргә бөтен мөмкинлегем бар. Ләкин барыбер Казандагы йортымда яшисем килә. Җәй көне ешрак монда булырга тырышам.

Ринат Мөхәммәдиев – танылган татар язучысы, 70ләп китап авторы, «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире», Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1993), СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1979 елдан).

Ринат Сафа улы 1948 елның 10 декабрендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1966 елда шул районның Түбән Ушмы унберьеллык мәктәбен, ә 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннан соң Казан телевидение студиясендә яшьләр-балалар тапшырулары редакторы булып эшли. 1973-1976 елларда Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Аспирантураны тәмамлагач, 1977 елның февраленнән Татарстан Язучылар союзы органы «Казан утлары» журналы редакциясенең әдәби тәнкыйть бүлегендә редактор булып эшли башлый. 1981 елның маеннан шул ук журналның баш редактор урынбасары була. 1979 елда Ринат Мөхәммәдиев филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

1989 һәм 1995 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе итеп сайлана. Бер үк вакытта 1990-1993 елларда Россия Югары Советына депутат булып сайлана, Россия Югары Советының Президиумы әгъзасы һәм Югары Советның Мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе булып эшли. 1995-2000 елларда Татарстан Республикасы халык депутаты вазифаларын башкара.

Ринат Мөхәммәдиев Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлегенең рәис урынбасары булып эшли, бүгенге көндә Мәскәүдә чыга торган «Татар дөньясы» («Татарский мир») дигән иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире вазифаларын башкара.

Соңгы елларда Мәскәү нәшриятларында Ринат Мөхәммәдиевнең татар телендә «Алланың кашка тәкәсе», «Кош булып очар идем», «Үз кешеләр», «Күзачкысыз буран», «Ак кәгазь нидән саргая?» дип исемләнгән романнары һәм сайланма җыентыклары дөнья күрде. 

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 7 июль 2022
    Исемсез
    Сөембикә турында нәкъ шулай уйлаучылар бик күп! Дөресе шул чөнки!!!
  • 6 июль 2022
    Исемсез
    Татар кешесен кем куала татарлыктан?.. Куарга мөмкин тик күңелең тарлыктан... Тар күңелле булмаган беркайчан да татар, Фикер төрлелеге белән халкым чәчәк атар...
  • 6 июль 2022
    Исемсез
    Куарга мөмкин тик күңел тарлыктан...
  • 6 июль 2022
    Исемсез
    Татар кешесен кем куар икән татарлыктан?..
  • 6 июль 2022
    Исемсез
    Сөембикә - татарның һәм Казанның символы, Казанның сакчысы, Чыңгызхан нәселеннән. Сөембикәгә хөрмәт күрсәтмәүчеләр, аның бөек нәселен дә хөрмәт итми димәк. Андыйларның Казаннан да, татарлыктан да куулулары мөмкин.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100