Ркаил Зәйдулла: «Сөембикә язмышын искә төшергәндә татар ирләре оялырга тиеш»
Язучы Ринат Мөхәммәдиев «Интертат»ка интервьюсында ханбикә Сөембикәне каһарманлаштыру белән килешмәвен әйткән иде. Язучы Ркаил Зәйдулланың 2018 елда Сөембикә хакында язган фикерләрен тәкъдим итәбез.
Сөембикә кем ул?
Берничә ел элек үткәрелгән “Имя России” дигән телевизион конкурста Александр Невский беренче урынны алган иде. Югыйсә аны кем хәтерли? Урысларның милли каһарманы буларак тарихта нинди эз калдырган? Урыс елъязмаларын укыганда ул югыйсә Бату ханның тугрылыклы яраны буларак кына күз алдына килә. Халык тарихи чыганакларны укымый. Александр кенәзне ул шул исемдәге кинофильм буенча хәтерли. Анда исә ул көнбатыш илбасарларын җиңүче буларак сурәтләнгән. Әлеге сугышта төп көчне татар җайдаклары тәшкил итүе турында, әлбәттә, фильмда сүз юк.
Һәр милләт тарихи мифларга мохтаҗ. Һәм гадәттә тарихи шәхес белән мифик каһарман арасында аерма шактый була.
Сөембикә исеме белән аталган опера сәхнәдә куелгач, әлеге шәхес хакында матбугат битләрендә күп язылды, халык арасында байтак сөйләнде. Асылда барысы да Сөембикәнең “назга сусаган хатын” буларак сурәтләнүенә ризасызлык белдерде. Назга сусау да гаеп түгел, билгеле. Ләкин Сөембикә бит шул сыйфаты белән тарихка кермәгән. Ул иң беренче нәүбәттә татар дәүләтчелегенә килгән фаҗиганың чагылышы буларак безнең аңда яши. Дәүләт бәйсезлеге өчен ахыргача көрәшкән, шул юлда корбан булган ханбикә безнең күңелләрдә милли азатлык символына әверелгән. Шуңа күрә әлеге дәүләт эшлеклесен шәхси тормышында гына бәхетсезлеккә юлыккан бер хатын итеп сурәтләү күпләрдә ризасызлык уята.
Тарихи шәхес буларак кем булган соң Сөембикә? Безгә килеп җиткән мәгълүматлардан аның сурәтен үк димим, чалымнарын ничек күзаллап була?
Нугай морзасы (соңрак Нугай Урдасының бие) Йосыфның кызы Сөембикәне 1533 елда Казан ханы Җангалигә кияүгә бирәләр. Алтын Урда ханы Тимер Котлыг нәселеннән Ханкирмәндә (Касыйм шәһәре) көн итүче Җангали Мәскәүнең тыкшынуы нәтиҗәсендә Казан тәхетенә менә. Өйләнешү дә Мәскәү рөхсәте белән була. Бу вакытта Сөембикә әле уналты-унҗиде яшьләрдәге кыз. Һичшиксез, биредә Зифа Кадыйрова романнарында сурәтләнгән мәхәббәтнең эзе дә юк, әлеге өйләнешү сәяси исәп-хисап нәтиҗәсе.
Сөембикәнең чибәрлеге өстенә бик акыллы һәм белемле булуы турында урыс елъязмаларында хәбәрләр калган. Әлбәттә, ул дәүләтенең чит илгә бәйле булуын теләмәгән, иренең дә Мәскәү сүзеннән чыкмавына гарьләнгән булса кирәк.
Җангали бәйсезлек тарафдарлары кулыннан үтерелгәннән соң, Гәрәйләр нәселеннән Сафа хан яңадан тәхетне яулап ала. Гаярь, һәрвакыт Казан йортының бәйсезлеген яклаган әлеге хан күпмедер вакыттан соң Сөембикәгә өйләнә. Һәм, әлбәттә, Мәскәүдән әлеге гамәленә рөхсәт сорап тормый. Ханнар без түгел, Сафа ханның аңарчы да хатыннары була, ләкин иң гаҗәбе, Сөембикә бераздан аның иң сөекле хатынына әверелә. Юкса, баш хатын булып шәригать буенча беренче никахланганы саналган. Бу хәлне алар арасындагы мәхәббәт белән генә аңлатып буладыр. Сафаның Сөембикәдән туган улы тәхет варисы булып калуы да, Казаннан сөрелгәндә бичара бикәнең ире каберендә кан егълавы да шул хакта сөйли.
Әдәби әсәрләрнең күбесендә – ә тамашага әйләнгәннәрендә бигрәк тә – мәхәббәт темасы үзәктә тора. Сәхнәнең үз кануннары. Әмма опера авторлары Сафа Гәрәй белән Сөембикә мәхәббәтен инкяр итеп (янәсе Сөембикәне тагын тәхеткә кияүгә биргәннәр), Сөембикә белән Кошчакның (урыс елъязмаларында Кощак, шуңа күрә аны татарчага Кошчак дип тәрҗемә итәләр. Әмма бу дөрес түгел, аның чын исеме Кузычак булган) гөнаһлы мәхәббәтен (дөресен әйткәндә, уйнашын) нигез итеп алган. Ләкин тарихи дөреслеккә туры киләме бу? Әлеге “мәхәббәт” турында хәбәр татарларга, мөселманнарга каршы искиткеч нәфрәт хисе белән сугарылган “Казанский летописец” әсреннән башка бер генә тарихи чыганакта да юк. Бу урында Михаил Худяковның әлеге мәсьәләгә карашын да искә төшереп китү урынлы булыр: “Казанский летописец” авторы бу вакыйгага “Кузычак угланның ханәш белән уйнаш мәхәббәте турында” дигән бүлек багышлаган. Ул анда Кузычак угланны Сөембикәнең сөяркәсе буларак сурәтли. Бу хәбәргә ышанмаска нигез бар, биредә тарихи фактны түгел, ә бетмәс-төкәнмәс фантазиягә ия булган авторның гадәти ялганын җиңел күрергә мөмкин. Сөембикәнең үз сөяркәсен хакимлек итәргә чакыруы гайре табигый хәл. Эш киресенчә булырга тиеш: Үтәмешне (Сөембикәнең улы – ред.) хан итеп нәкъ менә хан чирүе игълан иткән, һәм Кузычак хакимиятне Сөембикәгә тапшырган. Кырымнарны тәхеткә 1546 елда ук Сафа хан якынайта, һәм идарә һәмишә алар кулында кала.”
Шунысы да бар, сүз бит француз короле Ундүртенче Людовик сарае турында түгел, урта гасырлардагы мөселман дәүләтенең идарәсе турында бара. Әгәр зина гөнаһын сизсәләр, дин әһелләре, Сөембикә белән Кузычакның дошманнары тавыш кына түгел, шунда ук фетнә күтәрерләр иде. Һәм бу башка чыганакларда теркәлми калмас иде. Аннары Кузычакның чукынырга теләмичә үлемгә баруын искә төшерик. Зиначы мондый адымга бара аламы? Үзен чын мөселман дип санаган кеше генә иманы хакына башын кискәгә куя.
Сөембикә дә, аның таянычы булган Кузычак углан хөкүмәте дә Мәскәү белән тыныч яшәргә телиләр. Шул теләкне җиткерер өчен Бакшанда җитәкчелегендә илчеләр дә юллыйлар. Ләкин анда илчеләрне, кулга алып, төрмәгә ябып куялар. “Илчегә үлем юк” безгә генә изге сүз. Мәскәү сугышырга, Казан илен тулаем яулап алырга ашкына. Һәм, ниһаять, 1550 елның башында күп санлы гаскәр Казанны камап ала. Урыс елъязмалары буенча, көннәр кинәт җылынып киткәнгә (февраль аенда!) яу уңышсыз тәмамлана. Ләкин Шәрифинең (Кол Шәриф дип фаразлана) “Зафәрнамә”сендә дошман гаскәре Казан халкының батырларча каршы торуы сәбәпле кире кайтып китә. Әлеге каршы торуда Сөембикәнең дә роле зур була.
Бер елдан соң Мәскәү шымчылары Казанда фетнә куптара, Кузычак үз яугирләре белән гаиләсен, мал-мөлкәтен ташлап шәһәрдән качарга мәҗбүр була. Бу вакытта инде Казан ханлыгы камалышта, шуңа да бер кичүдә Кузычак та әсирлеккә төшә, аны Мәскәүдә җәзалап үтерәләр.
Казан үзенең котылгысыз фаҗигасына якынлаша. Биләр, морзалар ханбикәне илбасарларга биреп, аның белән әллә ничә көймәдә мал-мөлкәт җибәреп, Казанны саклап калырга тели. Әмма җаныңны сатып исән калудан ни мәгънә? Моны Явыз Иван бик яхшы аңлаган. Сөембикәне үзләренә тапшыруны һәр таләбендә шарт итеп куя ул. Үзенең кат-кат Казан өстенә килүенә дә Сөембикәне сәбәпче итеп, Йосыф бигә ул болай язган: “Сафа Гәрәй хан үлгәч тә, кызың кырымнар һәм казаннар белән берләшеп, безгә зур әшәкелекләр кылды. Менә шул әшәкелекләр өчен без үзебез Казан өстенә йөрдек. Үзебезнең Казан йортыбызны алыр өчен күп гаскәр җибәрдек.”
Сөембикәнең “әшәкелеген” ул (оригиналда “грубость”), әлбәттә, татар дәүләтенең бәйсезлеге өчен көрәшүдә күрә.
Казан ханлыгының дәүләт тоткан ирләре, Мәскәү таләбенә буйсынып, Сөембикә белән Үтәмеш сабыйны гына түгел, Кузычакның гаиләсен дә илбасарлар кулына тапшыра.
Сөембикәне улы белән Нугай йортына кайтару турында Йосыф би дә, башка нугай морзалары да Явыз Иваннан күп тапкырлар үтенәләр. Ләкин Иван бәхетсез ханбикәне ирексезләп Шаһгалигә кияүгә бирә: “Сезнең йолагыз буенча да ул аңа тиешле.” Янәсе, тол калган хатын мәрхүм иренең туганына кияүгә чыгарга тиеш. Татар йоласын яхшы белгән Иван, һәм аны үз файдасына бора белүдә дә аңа тиңнәр булмаган.
Шаһгалинең Сөембикәне җәберләп торуы турында хәбәрләр Нугай йортына да барып ирешә. Морзаларның Мәскәү кенәзе белән алышкан хатларында бу хакта шактый язылган. Иван, әлбәттә, ир белә хатынның тату торуы хакында тәкърарлый.
Урыслар Казанны алгач, Сөембикәнең манарадан ташлануы хакында риваятьне күпләр беләдер. Минемчә, бу легендада тарихи дөреслек бар. Сөембикә гарьлеккә, җәбер-золымга түзә алмыйча, Казанда түгел, Касыймда манарадан ташланмадымы икән? Шаһгали төрбәсендә ташына берни дә язылмаган кабер бар. Шәригать буенча, үз-үзенә кул салганнарны уртак каберлеккә җирләмиләр. Әмма затлы нәселдән булган ханбикәне каядыр читкә күмәргә дә Шаһгали, күрәсең, җөрьәт итмәгән. Шуңа күрә ташына дога да уймыйча, мәрхүмәнең исемен дә язмыйча гаилә төрбәсенә җирләгәннәрдер. Ләкин инде без моны тәгаен белә алмабыз. Касыймдагы төбәк тарихчылары әйтүенчә, әлеге төрбәдәге барлык сөякләрне узган гасырда ук Мәскәүгә алып киткәннәр, имеш. Һәм шунда аларның эзе югалган.
Сөембикәнең язмышы татарны беркайчан да битараф калдырмаган. «Сөембикә бәете»н генә хәтерлик: «Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем? Күңелем моңлы, күзем яшьле, үзем әсир, углым ятим». Шушы ук ачыргалану «Казанская история»дәге «Сөембикә еглавы»нда да чагылыш тапкан.
Ханбикәне озатканда елап калган гади халык Сөембикә һиҗрәтен нәкъ менә дәүләтчелекне югалтуга тиңләштергән.
Сөембикәнең якты сурәте гасырлар үтсә дә халык хәтерендә җуелмый. Сирәк шәхесләргә генә мондый өлеш тия. Безнең өчен Сөембикә инде символга әверелгән. Ул татар халкының олы фаҗигаләр кичереп тә исән калуын, үлемсезлеген гәүдәләндерә.
Сөембикә тоткынлыкка дучар ителә, ләкин буйсынмыйча, баш имичә намус белән дөньядан кичә.
Иң гаҗәбе, аның исемен каралтырга тырышучылар да үз арабызда табыла тора. Хәтерләсәгез, «Мирас» журналында озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән Әхмәт Сәхапов болай язып чыккан иде: «Милли дәүләтне юк итүдә Мәскәү патшалыгының бөек кенәзе Иван Грозный гаскәрләре генә түгел, бәлки, Касыйм ханы Шаһ Гали һәм аның хатыны Сөембикә ханбикә кул астындагы гаять көчле Татар Армиясе дә гаять зур роль уйнады. Гәрчә, безнең кайбер тарихчыларыбыз, бу реаль фактны «идеология пәрдәсе» белән каплап, аны башкача аңлатырга тырышсалар да (кайберәүләр фаҗигале язмыш кичергән Сөембикә ханбикәне хәтта Жанна д´ Арк дәрәҗәсенә тиңләргә омтылалар), хәзер инде кырыс чынбарлыкны мондый «чаралар»белән генә «төзәтеп, «ямап, «үзгәртеп» булмый» (№8, 2003ел). Әлеге журналда Сөембикәне Казанны алырга килүдә гаепләп «әдәби» әсәрләр дә дөнья күрде: Фирдәвес Зарифның «Урман, таулар шаһит» опусы (№10, 2002ел), Кави Латыйпның «поэмасы» (№10, 2003): «Сөембикә, элеккеге ханбикә, Шаһгали белән бергә, газиз Казанымызга яу белән килә икән».
Күптән түгел Фатих Сибгатуллинның «Татары и евреи» дигән китабы нәшер ителде. Сөембикәгә ул монда рәхәтләнеп урыс телендә яла яга: «Сююмбике была властолюбивой и своекорыстной женщиной. Жажда власти затмевала все. Зачем ей нужна была власть ( ?! – Р. З.), почему она после смерти мужа не уехала в Ногайскую Орду? (...) Почему ее не поддержал отец? Почему не поддержали иные ногайские татары?» кебек наив һәм риторик сораулардан соң нәтиҗә чыгарыла: «По-видимому, царица была достойна такого отношения к себе – многое свидетельствует о ее непорядочном поведении как мусульманской женщины».
Мөгаен, каһарман хатынның дошманы алдында тез чүкмәве, соңгы сәгатенәчә үз иманына тугры калуы мәсләксез, җил уңаена бөгелә торган ир-атларның эчен пошырадыр. Югыйсә, Сөембикә язмышын искә төшергәндә без, татар ирләре, гарьләнергә үк дип әйтмим, оялырга тиеш бит. Тик ояты качканнардан ни көтәсең?
Октябрь, 2018
“Сунар” китабыннан