Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәләдә һәлак булган пилотның сыйныфташы: «Бик яхшы күңелле, аралашучан кеше иде»

«Интертат» Минзәләдә парашютчылар булган самолетта һәлак булучыларның якыннары белән аралашты.

news_top_970_100
Минзәләдә һәлак булган пилотның сыйныфташы: «Бик яхшы күңелле, аралашучан кеше иде»

Минзәләдә парашютчылар утырган самолет һәлакәткә очравын язган идек. Соңгы мәгълүматлар буенча, борттагы 22 кешенең унбише һәлак булган, 5 зыян күрүчене Чаллыга, берсен Республика клиник хастаханәсенә алып киләләр.

Һәлак булучылар арасында 61 яшьлек пилот Александр Зыков та бар. «Интертат» пилотның сыйныфташы Владислав белән аралашты.

«Бик яхшы, шат күңелле, аралашучан кеше иде. Мәктәп елларыннан соң аз аралаштык. Аэроклубка кадәр аның «Бигеш» аэропортында эшләгәнен беләм. Үзем дә 10 ел элек аэроклубта сакчы булып эшләдем.

Александрның әти-әниләрен беләм. Әбисе белән бабасы безнең белән бер урамда, безнең йортка каршы яшәделәр. Миңа, мәктәп елларыннан ук Александрны белгәч, аеруча кызганыч», — дип уртаклашты 61 яшьлек пилот Александр Зыковның классташы Владислав.

Зыковларның гаилә дусты Людмила Рәхимова-Сизова Александрның яратучан һәм ярдәмчел кеше булуын искә алды.

«Александрның әти-әнисен беләм. Саша аларны бик нык яратты. Гел ярдәм итеп торды. Тәрбияле, игелекле, эш сөючән булды. Кирәк чакта, ярдәм кулын сузарга әзер иде», — диде ул.

Фәнилә Асейнова бүген 14.00 сәгатьтә парашюттан сикерәсе булган.

«Башта без узган җомга көнне сикерәсе идек. Бүгенгә көндезге сәгать икегә күчерделәр. Бу коточкыч хәбәрне ишеткәч, башка: „Димәк, минем Аллаһы Тәгалә биргән вакытым җитмәгән әле…“ — дигән уй килде. Эчтә ниндидер бушлык… Парашюттан сикерү турында 15 ел хыялландым. Шулай хыял гына булып калыр да инде», — диде Фәнилә Асейнова.

Без моңа кадәр Минзәләдә парашюттан сикерү белән даими шөгыльләнгән Альберт Гыйззатов белән дә сөйләштек.

«Ике тапкыр сикергәнем булды. Икесен дә тандемда сикердем. Анда барып йөрүче күпләрне беләм. Беренче эш итеп, алар белән хәбәрләшеп чыктым. Алар бүген бармаган. Һәлак булучылар арасында минем инструкторым Сергей Кузенко да бар. Ул минем йөрәктә мәңгегә калачак. Мәңгелек очыш аңа…» — диде ул.

Самолет һәлакәткә очраган урында тикшерүчеләр һәм прокуратура эшли. L-410 самолеты һәлакәткә юлыгу урынына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100