Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык күзәтү: җенси авырулар, «челтрәвикләр» белән көрәш, кош гриппы, Аксак Тимер

Бу атнаның иң кызыклы, иң укылышлы, иң шәп язмаларына күзәтү.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: җенси авырулар, «челтрәвикләр» белән көрәш, кош гриппы, Аксак Тимер

«Данир мәзәкләрен миндә тикшереп карый»

Юморист Данир Сабировның әнисе Флүзә апа:

Элекке ирем Исламбайның башка гаиләсе булса да, аның белән аралашып яшибез. Безнең балалар үстерү бик авыр вакытларга туры килде. Аеруча фатир мәсьәләсе белән интектек. Ничәмә-ничә ел тулай торакта яшәгәннән соң, Данир укып бетереп чыгып киткәндә генә фатир алу бәхетенә ирештек без. Әле анысын да ирем бюджет оешмасында эшләгәнгә күрә генә бирделәр. 

Үземне тормышта хатын-кыз буларак артык бәхетле булдым дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә балаларны да, иң беренче чиратта, хатын-кызларга карата матур мөнәсәбәттә булыгыз, хатыннарыгызны яратып кына торыгыз, аларга беркайчан да тавыш та күтәрмәгез дип тәрбияләдем. Хатын-кызга карата йомшак булсагыз, үзегезгә дә хөрмәт булыр, дидем. 

Данирның уңышлары белән горурланып яшим. Әмма мин аны шушы дәрәҗәдә популярлыкка ирешер дип күз алдына да китерә алмый идем. Гади тормышта да үскәч… Әмма ул үзе алдына планканы югары куйган булып чыкты. Данир сәхнәдә кыенлыклар булган бер чорда депрессиягә бирелеп алган иде. Мин инде үземә күрә тынычландырдым. Кеше бит бер эше барып чыкмаса, икенчесен таба, алай ук борчылма, дидем. Әмма ул сәхнәдән башка яши алмый. Шушы ирешкән уңышларыннан түбән төшәсе килми аның. Шуңа күрә ул һәрвакыт уйлануда һәм эзләнүдә. Бер концерт сезонын ябуга, халыкны икенче елга нәрсә белән шаккаттырырга икән дип уйланып йөри башлый.  

Сез киленнәрне ничек кабул иттегез? Алар белән араларыгыз әйбәтме?

Назыр 18 яшендә үк минем иптәш кызымның кызына өйләнде. Ә Данир Миләүшәгә хәтле әллә нинди «йолдызлы кызлар» белән дә йөргәләде (исемнәрен әйтмим инде). «Улым, безгә великийлар кирәк түгел, үзең сыман кыз тап», — дип әйттем. Миләүшәне алып кайтып күрсәтү белән үк бик ошаттым. «Әйдә, өйлән. Миләүшә менә дигән кыз, авызыңны ачып йөрсәң, коры калырсың», — дидем. 

Киленнәр икесе дә «әни» дип кенә торалар. Әле операция ясатып, хастаханәләрдә ятып чыктым. Әле берсе, әле икенчесе тәмле ашлар пешереп алып килделәр. Ярый балаларым бар, дим. Баласыз кешеләрне бик нык кызганам. Без бит барыбер картлык көнендә балалар кулына каласы. 

Данирның иҗатына бәя бирәсезме? 

Данир күп вакыт үзенең мәзәкләрен миндә тикшереп карый. Көләмме мин, юкмы, кабул итәмме, юкмы. Яшьләрчәрәк юморын да, минем яшьтәге аудитория аңлармы икән дип, миңа сөйләп күрсәтә. 

Азнакай якларына гастрольләр белән килгәч, алар төркеме белән миндә яши. Мин алар белән бөтен тирә-яктагы район концертларына ияреп барам. Бер концертны 30-40ар тапкыр карыйм. Әмма һәрберсе үзенчәлекле үткән сыман тоела. Вак-төяк җитешсезлекләргә игътибар итәсең. Алар турында Данирга әйтәм, тәнкыйтьлим дә инде кайвакыт. 

Мин гомерем буе гади булдым. Әмма бөтен кешеләргә карата да күңелем киң. Балаларымны бик яратам, һәммәсенең бу тормышта бәхетле булуын, җаннары теләгән эш белән шөгыльләнүләрен телим.

Артистларның әниләре сөйләгәннәрне тулырак сылтама буенча кереп укый аласыз.

«Җенси авырулардан презерватив кына саклап бетерә алмый»

Республика клиник тире-венерологик диспансерының бүлек мөдире, табиб-дерматовенеролог Нурислам Гайфуллин белән җенси авырулар турында сөйләштек.

Җенси авыруларның билгеләре нинди, аларны ничек белергә һәм күрергә мөмкин?

Гонорея, трихомониаз авыруларының билгеләре бар. Ә менә сифилис авыруының билгеләре булса да, ул үзен белгертми. Әлеге чир булганда, кешенең җенси органнарына нык зыян килә. Җәрәхәтләр тирән була, алар канамый, сызламый, авыртмый. Хәтта күләме белән зур булган очракта да. Кеше үзендә бу авыру барлыгын тоймый.

Чирнең беренче стадиясендә җәрәхәтләр барлыкка килә, беренче һәм икенче стадиядә лимфа төеннәре зурая, тәнгә бетчәләр чыга. Алар кычытмый, тән температурасы күтәрелми. Башка төрле бетчә дип уйлап, кеше башкача дәвалана, анализ бирми. Авыруны шушы вакытта күреп алып, дәвалый башласак, бу чирдән котылып була. Шуның өчен, алда әйтелгәнчә, вакытында медицина тикшеренүе узарга киңәш итәбез.

Кайсы җенси авырулардан бөтенләй терелеп булмый?

Сифилис, гонорея, хламидиоз, трихоманиаз авыруларыннан без 100% дәвалыйбыз. Ә менә вируслы инфекцияләрне — сөял вирусы, гепатит В, гади герпес вирусы, ВИЧны дәваласак та, киләчәктә очрамас һәм авырмас дип әйтә алмыйбыз. Җенси авырулар белән яңадан да авырырга мөмкин. Чөнки бу вируслар кеше организмында яши, ул аларны үзендә йөртә торган була. Кеше нормаль халәттә вакытта, иммун системасы көчле булганда алар калыкмый. Аз гына хәлсезләнүгә, вирус үзен белгертә башлый. 

Әлеге авырулардан ничек сакланырга? Презерватив кына саклап кала аламы?

Презерватив кына саклап бетерә алмый. Бер кеше белән генә тору, бер кеше белән генә җенси мөнәсәбәттә булу — иң нәтиҗәле саклану чарасы дип әйтер идем.

Хәзер яшьләр җенси тормыш белән бик иртә яши башладылар. Мәсәлән, мин эшли башлаган чорда, моннан 40 ел элек бер хатын-кызга җенси авыру белән авырган 3-4 ир-ат туры килә иде. Хәзер дөньялар үзгәрде, егетләргә караганда хатын-кызлар күбрәк авырыйлар. Бүген җенси авырулы бер ир-атка 3-4 авыручы хатын-кыз туры килә. Шуңа күрә гепатит В га каршы прививка ясаткан кебек, сөял вирусына каршы вакцина прививкалар календаренә кертелергә мөмкин. Бу иң яхшы чара дип саныйм. Хәзер дөнья буенча 85 илдә 11 яшьтән алып 16 яшькәчә кызларга әлеге вируска каршы прививка мәҗбүри, календарь нигезендә ясала.

Очраклы рәвештә булган сексуаль контакттан соң беренче эш итеп нишләргә? Акчасы булмаган студентка, әйтик, бушка анализ бирү мөмкинлеге бармы? Аноним ярдәм каралганмы?

Иң беренче итеп, җенси контакттан соң юынырга кирәк. «Мирамистин» кебек чара ярдәмендә беренче ике сәгатьтә чистарынып алырга. Зарарланмасын өчен шушы ике сәгать кадерле. Шуннан соң инде шик бар икән, табибка барырга киңәш итәм.

Безнең оешмаларда бушка анализ бирү мөмкинлеге каралган. Теләгән вакытта килеп, аноним рәвештә анализлар бирергә, тикшеренергә дә була. Һич куркып утырасы түгел. Табиблар бервакытта да каршы килмәс. Алар сезнең дәвалану, терелү, сәламәтләндерү яклы.

Җенси булмаган юл белән күчә торган җенси авырулар да бар. Алар анадан балага, бала тапканда, кан алмаштырганда күчәргә мөмкин. 

Сифилис авырулы кешенең, гадәттә, авыз эчендә төрле бетчәләр була. Шул кешенең тәмәкесен яки иннеген кулланган очракта да авыру күчә ала. Әлбәттә, бу сирәк күренеш, шулай да сак булырга кирәк.

Үзбәкстан Самарада хуҗа булмакчы: Аксак Тимергә һәйкәл кирәкме?

Үзбәкстан хакимиятенең Самара өлкәсе Кондырча җирлегендә Аксак Тимергә (Тамерлан, Амир Темур) һәйкәл куюга конкурс үткәрергә ниятләве хакында хәбәр итүе татар халкын аптырашта калдырды. Татарларның әби-бабалары яшәгән канкойгыч сугыш урынында йөз меңнән артык кешене суеп үтергән әмиргә һәйкәл кую гадел булырмы?

«Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы, «Сәед Кол Шәриф исемендәге Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен үстерү хәйрия вакфы» генераль директоры Габдеррәүф хәзрәт Забиров бу уңайдан фикерен белдерде.

Тарихтан белгәнебезчә, Аксак Тимер яулары татарның Алтын Урда дәүләте җимерелүенең төп сәбәпләренең берсе булып тора. Татар тарихчыларының барчасы да XIX гасырдан бирле Аксак Тимернең татар халкына китергән зыяны турында бихисап әсәрләр язды. Бу турыда Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаетдин Фәхретдин кебек бөек тарихчыларыбызның хезмәтләрендә укый аласыз.

Аксак Тимер ике тапкыр Багдадны басып ала. 1401 елда 90 мең мөселман кешесен үтерә. Һиндстандагы сәфәрендә 100 мең кешене тереләй үтерә. Госманлы дәүләтендә падишаһ балаларын котыртып, бер-берсе белән сугыштыра, дошманлаштыра, фетнә калдыра. Тимер — явыз җанвар. Ул Сарай шәһәрен бөтенләй юкка чыгара.

Шәһәрләрне яулап алгач, кешеләрне тереләй үтергәч, ул үле кешеләрнең баш сөякләреннән пирамидалар төзегән. Иң бөек пирамидада 70 меңнән артык баш сөяге була.

Кешелек тарихында мондый залимнең булганы юк. Шул кешегә әле һәйкәл куярга җыеналар… Шул кешедән үрнәк алып, вәхшилекләр эшләп, мөселман хатын-кызларны көчләп, кеше үтереп, шәһәрләрне җимереп йөрсеннәр, дип уйлыйлар микән? Оят түгелме? Намус бар микән аларда? Чиновникларга ялагайланудан туктарга вакыттыр инде… - Габдеррәүф хәзрәт Забиров.

Альберт Шакиров «челтрәвикләргә» каршы: «Дәүләтова рактан, Муллагалиева ковидтан дәвалый»

«Юлчы» тапшыруы алып баручысы, блогер Альберт Шакиров көрәш башлаган. Онкология, коронавирус кебек җитди чиләрне дәвалыйбыз дигән вәгъдәләр биреп, үзләренең челтәр бизнесына чакыручыларга каршы ул. Ул аларны «челтрәвикләр» дип атый.

Альберт Шакиров үзенең инстаграм аккаунтында «челтрәвикләрнең тартмалар иленә сәяхәте»нә комментарийлар куеп, аңлатып бара.

Безнең «челтрәвикләр» Новосибирск шәһәренә, зур җитештерү үзәгенә үзләренең продукцияләренең ничек итеп эшләнгәнен карарга киткән. Җитештерү дип әйтү, әлбәттә, монда дөрес түгел. Ничек итеп тартмага тутырганнарын, ничек итеп болгатканнарын карарга барганнар дисәк, дөресрәк булыр.

«Челтрәвикләрнең» йоласы буенча, менә шушындый гадәти тартмаларга тутыру линияләре дә зур, гадәттән тыш, беркайда булмаган әйбер итеп күрсәтелә. Товарны мактарга кирәк бит инде. Гәрчә Новосибирскига кадәр барып йөрмәсәләр дә булыр иде. Моның шикелле селкенә, эшләп тора һәм тартмалар тутыра торган әйберләрне күрү өчен. Мәсәлән, Биектау, Кайбыч районнарында бар, шәхсән үзем барып күргән урыннарны әйтәм инде. Кайсында сөт тутыралар, кайсында — каймак, май.

Бу экскурсияләрнең һәм туры эфирларның бер генә файдасы, мәгънәсе бар — хәзер бөтен кеше шушы җитештерү үзәге дигән сүзләрнең чынлыкта нәрсә икәнен күрә ала инде. Башлары эшләгәнрәк, куллары телефон тота белә торган, сөйли белгән кешеләр булса, бик матур, эчтәлекле итеп сөйләп күрсәткән булырлар иде. Ләкин кемнәр барган бит инде. Бик көчле, үзләре әйтмешли, «мощный» состав эшли анда. Берсен алып, берсен куя торган түгел.

Куеп барган такмазаларның мәгънәсе — монда фасовка бара, әзер чималны болгаткалап, тегеләй итеп, болай итеп тутыралар. Аннан соң матур тәтәйләр ябыштыралар да озаталар. Шуннан тиешле урыннарына кайтып җиткәч, челтрәвикләр яхшы бәяләр ябыштырып саталар. Челтрәвикләр үзләре дә яшерми.

Төп сүз — болгату монда. Чималны гына түгел, кеше башларын да, дөньясын да болгату. Мин уйлап чыгарган әйбер түгел, халыкта шундый әйтем бар: сай йөзгән кеше суны шәп болгата. Менә бу очракта бик туры килеп тора торган әйбер дип уйлыйм мин. Болганганнарын аңладык инде, чимал дигән өлешенә дә күз салырга тырышып карыйк әле. Складта ниләр бар икән?

Әлбәттә, бу капчыкны ачып күрсәтүчеләр, вакланган үләннәрнең каян килгәнен, ничек вакланганы турында сөйләүчеләр булмаячак. Кая инде ул?! Капчыкны ачып та нишлисең инде. Анда шул бер ак порошок. Безгә аның язуын да күрү бик җиткән: GPC.

Бу хәрефләр орлык эшкәртү корпорациясе дигән сүз. Алар кукуруз эшкәртү белән шөгыльләнәләр, җәмәгать. Кукуруздан җитештерелгән чимал төрле үзлекләргә ия, шуңа күрә әлеге корпорация кешеләргә генә түгел, хайваннарга да азык-төлек җитештерү белән шөгыльләнә. Эт-мәчеләргә ризык әзерләү дигәнне күз алдында тотарга була. Аларга да нинди дә булса консистенциягә җиткерергә кирәк ул әйберне. Иткә охшаган әйберне салгач, порошокларны болгаткач, аларны бергә кушып бетерергә кирәк. Менә шуның өчен кирәкле әйберләр! Корпорация булгач, боларны бөтен дөнья буенча эшли дип әйтергә дә була.

Малтрин дигән әйбердә гадәттән тыш нәрсә юк, җәмәгать. Хәзерге заман азык-төлек индустриясе шул якка бармыйча, кая барсын инде ул. Без генә авыл хуҗалыгы илендә, республикасында яшәп, авылга таянып, аннан натураль әйберләр алып ашап торгач, агропарк, ярминкә кебек урыннар булгач, бөтен җирдә дә аның шикелле натураль азыкка барып җитәрлек җай бар дигән сүз түгел бит әле ул.

Ярымфабрикатлар, порошоклар, тәмләткечләр һәм башкалардан эшләнгән, күпмедер дәрәҗәдә синтетик, дип әйтик инде. Мондый азык-төлек, әлбәттә, күпчелекне тәшкил итә, бигрәк тә чит илләрдә. Нишләтәсең, индустрия шул якка таба бара. Аны бит әле кайдадыр җитештереп бетерергә дә кирәк. Ярый бездә җир күп тә… Шуңа аптырарлык әйбер юк. Бер капчыкның эчтәлеген карап чыктык сезнең белән.

Башка капчыкларда да шундый ук чимал инде. Я ис, я төс өчен җавап бирә торган порошок. Менә шушы ингредиентларны күпләп, капчыклар белән алып кайталар, шуларны бик каты итеп тикшерәләр, аннары бик каты итеп болгаталар, матур тартмаларга тутырып, зур-зур бәяләр куеп тараталар. Гадәти чимал, анда бернинди артык гадәттән тыш әйбер юк. Ә менә аның тылсымлы үзлекләре, күзәнәкләр дәрәҗәсендә организмыгызны чистарта, әллә нинди Ходай кушмаган чирләрдән саклый дип әйтү инде анысы челтрәвикләрнең үз намусында, җәмәгать. Бу видеоларны күргәч, анысына ышанучылар табылмас та дип ышанасы килә.

Шушы урында кайбер артистларыбызга зур рәхмәт җиткереп, әлеге бушлай комедиядән елыйсы килә башлаганчы таралышыйк. Сүземне йомгаклап шуны гына әйтәсем килә, кадерле дуслар. Без һәр нәрсәгә шикләнеп карый торган заманда яшибез. Хәтта инештән, үз кулларыбыз белән тоткан балыкны да табага салыр алдыннан «на всякий случай» иснәп карыйбыз бит. Ә монда капчык белән кайткан порошок. Шуңа күрә иренмәгез, эзләнегез, укыгыз, шикләнегез», — ди журналист үзенең аккаунтында.

Җырчы Алсу Фазлыева — челтәрле бизнес белән актив шөгыльләнүчеләрнең берсе. Бу уңайдан аның фикерен дә сорадык.

Тискәре караш, шик белдереп язучылар элек тә булды. Без мондый әйбергә ияләшкән инде. Күп кеше белмичә сөйли. Кеше үзе кулланып карамыйча, аның карашы үзгәрмәячәк.

Җир йөзендә, Татарстан, Казанда да бик күп челтәрле бизнес компанияләре, араларында 30-40 ел буе эшли торганнары бар. Ни өчен безне тәнкыйтьли ул? Әлеге журналист һәм Азат — күрше авыл егетләре, алар бер мәктәптә укыганнар. Монда компаниянең бер катнашы да юк, дөресен генә әйткәндә. Бу — көнләшү, кешене күралмау. Ул пост, сторис саен безнең фото-видеоларны ала, чөнки көнләшә. Аның сәбәбе шунда гына. Нишләп башка компанияләр турында сөйләми соң?

Дәвалый дигән сүз дөрес түгел. Ракны һәм коронавирусны дәвалый торган даруны әле уйлап чыгармаганнар. Үз сүзен өстәп, арттырмасын. Ул булыша, ярдәм итә генә. Тизрәк аякка басарга, иммунитетны ныгытырга ярдәм итә. Без дәвалый дип әйтмибез.

Хәзерге заманда һәр артистның үзенең бизнесы бар. Җырлап кына акча эшләп булмый. Кемдер яулык сата, кемдер төзелеш кирәк-яраклары, берәүләр — тамада. Һәрберсенең өстәмә эше бар. Беркайда да артист булгач, сәхнәдә генә җырлап йөрергә тиеш дип язылмаган.

Минем ул компаниягә килеп эшли башлаганыма 3,5 ел була. Без бик күп кешеләргә эш бирәбез. Без салым түләп барабыз. Анда авыру балаларга ярдәм оештырылган. Бездән дә югарырак торучы лидерлар йөзәр мең акча күчерәләр шул фондка. Без Азат белән һәрберебез ай саен унар мең сум акча күчереп барабыз. Эшләгән кешегә, чабып барган атка таяк тыгарга тырышкан кешеләрне мин һич кенә дә аңламыйм. Мин моны шәхси күралмаулык белән генә аңлата алам, — диде Алсу Фазлыева.

«Абзарга чыгам да елыйм, чыгам да елыйм»

Тукай районы Калмаш авылындагы бытбылдык (перепел) асрап көн күргән фермер Эдуард Фролов хуҗалыгында кош гриппы табыла. 21 ноябрьдә 52 мең баш бытбылдык, 171 кг ит һәм 48 мең йомырка юк ителә. Республика Министрлар Кабинеты фәрманы буенча карантин игълан ителә һәм шушы торак пункт тирәсендәге барлык авылларда да кош-корт юкка чыгарылырга тиеш дигән карар чыга.

Бу хәлләрдән соң Калмаш, Югары Байлар, Яңа Бистәдәге бөтен кош-кортларны юк иттеләр. Хәзер ул өч авылның берсендә иртән әтәч тавышын да, тавыклар «кыткылдаганын» дә ишетеп булмый.

Яңа Бистәдә яшәүче Гөлнур апаның 31 тавыгын алып киткәннәр. Ул тавыклары турында елый-елый сөйләде.

Гел алар белән сөйләшеп йөрдем, чыккан саен миңа җавап бирәләр иде. Чыгам да елыйм, чыгам да елыйм. Урыннарын җыештырганда да йомыркалары әле монда иде, елый-елый аларны алып кердем. Ник алдан бер хәбәр бирмәделәр, мондый хәлне күргән юк. Чирләдем хәзер, йөри дә алмыйм, елаудан баш чыкмый, язылган язмыштыр. Мондый хәл адәм башына килмәсен, ярар, үзем исән булсам, тавыклар булыр, тик бүген бик авыр. Кичке якта килеп керделәр дә башыма суккан кебек булды. Тавыклар кычкыра-кычкыра минем белән саубуллашып чыгып китте, артларыннан карап калдым инде. Ничә ел элек сыерымны алып киткәннәр иде. Ярар, пенсия алам, йомырка сатып алырмын. Бик әрнедем, балам. Хайван булса да, кызганыч бит. Ел саен яңаны ала идем, суярга кызгандым.

Бер 200 сум булса да бирсәләр, бәхилләр идем, аны да үземә алмас идем. Язмыш шулайдыр инде, бәрәңгем дә күп иде быел, ризык та җитәрлек булды, азык та биреп торалар иде. Бар да булыр, бернишләп тә булмый. Алла теләсә, дүрт айдан соң тагын алып җибәрәм, — диде Гөлнур апа.

Татарстан Министрлар Кабинетының Терлекләрдәге йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Елена Ильина киләчәктә эшнең ничек оештырылуына ачыклык кертте.

Аның сүзләренчә, кош гриппы табылган хуҗалыктан барысы 52 мең кош юкка чыгарылган, шул исәптән ун мең бер тәүлеклек кошчыклар. Өч авыл халкыннан 1495 тавык, 1068 каз, 9 үрдәк һәм 7 цесарка алынган. «Компенсация, әлбәттә, булачак, акчалата түләүләр була», — диде ул. Бер кош башына күпме дигәндә, халыктан алынган вакытка кошның базардагы бәясе күпме булса, шулкадәр сум компенсация биреләчәк. «Хәзер түләүләр буенча чаралар өчен документларны әзерләү бара», — диде Елена Ильина.

Ул башка авылларда кош тотучыларга киңәшләр дә бирде.

Хәзер барлык кошларны да ябып куярга кирәк, урамга чыгарырга ярамый. Казлар, үрдәкләр суярлык дәрәҗәгә җиткән икән, аларны суярга кирәк. Йорт кошларын синантроп кошлардан — чыпчык, карга, чәүкә, күгәрчен, саесканнардан сакларга кирәк. Кошларның халәтен дә күзәтеп торырга кирәк. Кошларга грипп эләксә, алар үлә башлый. Шулай ук тынычсызланалар, борын тишекләреннән сыеклык чыга, кикрикләре зәңгәр төскә керә. Симптомнар булса, хәбәр итсеннәр. Инфекция лаборатор юл белән генә раслана, үзлектән диагноз кую дөрес түгел, — дип аңлатты Елена Ильина.

Драматург Мансур Гыйләҗев: «Мин мул тормышта, иркен яшәргә өйрәнгән»

Мансур, сине Искәндәр абыең белән чагыштырам: аны эш сәгатендә эшендә утыра торган бик җаваплы кеше дип беләбез, ә син ирекле кеше, дәүләт хезмәтендә утырганыңны белмим. Язмышның бер иркә баласы кебек. Ниндидер бер мажорик. Бәлки, чынлыкта алай да түгелдер…

Беренче мәртәбә ишетәм. Беренчедән, әби-бабайлар гел мул яшәде — без мул тормышка өйрәнгән. Без бит авыл интеллигенциясе — дин әһелләре, зыялылары нәселеннән. Хәзер авыл аристократиясе дигән бу классның бетүе зур фаҗига.

Кыскасы, шул — мин рәхәт яшәргә яратам. Кураж дигән нәрсәне яратам. Шул ук вакытта мин хуҗалыкны алып барам. Авылда йорт бар…

Реклама ролигында күрдем йортыңны. Мунчасы да бик шәп күренә.

Ул зур хезмәт…

Син элек хатын акчасына яшим дип сөйләргә ярата идең. Ул бакча-мунчалар барысы да хатын акчасына салынганмы?

Нинди хатын акчасы булсын инде?! Кураж гына иде бит ул. Бергәләшеп эшлибез.

Димәк, иркен яшәргә яратасың?

Дөресен генә әйткәндә, шулай. Сәламәт булып, теләгәнеңне ашап… хәер, хәзер инде тәмле ризыкларны ашарга ярамый. Баллы, кыздырылган, куырылган, борычлы ризыкларны үлеп яратам…

Синең иртәдән кичкә кадәр эш урынында утырып эшләгәнең булдымы?

Мин кеше белән эшли алмыйм. Институттан соң эшләп караганым булды. Өч ел! Чөнки институтны тәмамлагач кая җибәрәләр — шунда мәҗбүри рәвештә өч ел эшләргә тиеш идек. Мин проект институтында эшләдем. Эш урынында кушылган эшләрне эшләмичә, язып утыра идем.

Тагын бер сорау — синең матди байлыгыңның күпме өлеше иҗаттан килә? Ул сине ашатамы?

Ашатмый. Ихластан сөйләшик — бу бик җитди мәсьәлә. Мин иркен яшәргә яратуымны әйттем инде. Интегеп, кысылып, экономия ясап яши торган кеше түгелмен. Мин хәзер үземнең хезмәт хакымны әйтсәм… Синең андыйны беркайчан да ишеткәнең юк, ишетсәң гаҗәпләнерсең! Бүгенге көндә хезмәт хакым — минус 30 мең сум.

Сиңа хезмәт хакы каян килә соң?

Каяндыр килә инде. Гонорарлар, процентлар… Ләкин бик аз. Санап карасың — минус! Минем язучы тормышы өчен кирәк булган чыгымнарым керемнәремнән күп мәртәбә зуррак. Бер генә мисал китерәм. 15 октябрьдә «Нур» театры минем спектакльне Чаллыга алып килде. Мине чакырдылар. Мин анда таксига утырып барып җитәргә тиеш, үзем кунакханәгә урнашам, үзем ашыйм, үзем банкет-манкет оештырам, үзем фәлән, үзем төгән, чәчәкләр… күпме расход. Көн саен шулай! Телевидениегә чакыралар — бер тиен гонорар юк. Таксига утырасың да барасың!

Кыскасы, мин чын йөзеңне ача алмаячакмынмы?

Юк. Мин аны үзем дә белмим. Мин бик катлаулы кеше. Куражиться итеп утырганымны сизәсеңдер. Рәхәтләнеп ләззәтләнеп сөйләшәбез бит...

Интервьюның тулы вариантын сылтама буенча кереп укый аласыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100