Җырчыларның әниләре: «Балаларның төнге туры эфирларына кадәр карап барабыз» | intertat.tatar

Җырчыларның әниләре: «Балаларның төнге туры эфирларына кадәр карап барабыз»

Дөньядагы иң матур һәм җылы бәйрәмнәрнең берсе булган Әниләр көне уңаеннан «Интертат» хәбәрчесе татар эстрадасы артистларының әниләре белән аралашты. 

Сәхнәдә уңышларга ирешү өчен Аллаһы Тәгаләдән бирелгән моң белән беррәттән якыннарыңның сиңа ышануы һәм таяныч булуы да кирәк. Бүгенге көндә сәхнәдә үз исемнәрен булдырган җырчыларның да юлы әниләренең хәер-фатихасыннан башланып киткән. 

Балаларыңның акыллы булып үсүе, җәмгыятьтә үз урыннарын табуы бөтен әти-әнинең дә иң зур теләгедер. Бүген «Интертат» сөйләшкән әниләр дә балалары өчен куанып, алар белән горурланып гомер кичерә. 

Алсу Фазлыеваның әнисе Фәүзия ханым: «Алсуны әтисенең телевизордан күрәсе килде»

Алсу Фазлыеваның әнисе Фәүзия ханым тумышы белән Балтач районы Шоды авылыннан. Укып бетергәннән соң, Кунырга килеп, кибеткә сатучы булып эшкә урнаша. Шушы авылда үзенең булачак яры Фидәил белән таныша. Ире белән авылның үрнәк гаиләсе булып, озак еллар бергә гомер кичерәләр. 

Өйләнешкәч тә, Фидәилнең абыйлары белән, бер йортта ике килен булып яшәдек. Алсуыбыз да шунда дөньяга килде. Аңа сигез ай дигәндә, аерым йорт җиткереп, башка чыктык.

Ирем белән өч бала тәрбияләп үстердек. Әтиләре ерак юлга йөреп эшләгәч, өйдә бик сирәк була иде. Шуңа күрә балаларны карау күбесенчә үземнең өскә төште. Аларның тырыш булып, үз-үзләренә ышанып үсүләрен теләдем. Гаиләдә иң өлкәне булганга, Алсу эне-сеңелләрен тәрбияләргә бик булышты, йорт эшләрендә дә кул астына иртә керә башлады, — ди Фәүзия апа. 

Фәүзия апаның теләгәне тормышка ашкан — балалары эш сөючән, тырыш булып буйга җиткәннәр.

Алсуымның тырышлыгын гел әтисенә охшатам. Ирем гел эштә булды, кайтып ятып торуны да белмәде. Алсуда нәкъ әтисенең характерын күрәм. Бал корты кебек эшчән булганга балалар тәрбияләргә дә, иҗат белән шөгыльләнергә дә, бизнесына да җитешә.  

Алсу беркайчан да йөзебезгә кызыллык китермәде. Мәктәптә укыганда ук үз дигәненә ирешә торган, үҗәт бала булды. Арчада көллияттә, институтта да гел яхшы билгеләргә генә укыды. Студент вакытында параллель рәвештә татар гимназиясендә дә укытып йөрде.

Мәктәпкә җыр буенча төрле бәйгеләр үткәрелгәндә ел саен беренче урыннарны яулап, кабат ул бәйгеләрнең район этабында катнаша иде. Җырга тартылуы кечкенәдән күренде. Шуңа да һөнәрен музыка өлкәсе белән бәйләргә теләвен әйткәч, каршы килмәдек. Аеруча әтисенең Алсуны артист итеп күрәсе килде. «Без Алсуны киләчәктә телевизор экраннарыннан карарга тиеш», — диде ул. 

Балаларым өчесе дә Казанда яши. Бүгенге көндә алар — төп таянычым. Аеруча иремнең вафатыннан соң ялгыз калгач, гел аларның булышлыгы белән көн итәм. Эш графиклары тыгыз булу сәбәпле, еш кайтып йөри алмыйлар. Күбрәк балаларны карашырга үзем барам. Әтиләренең арабыздан кисәк китеп баруын бик авыр кичердем. Оныкларым, балаларым янәшәсендә азрак онытылып торам. 

Алсу белән Азат иртә өйләнешкән. Азатны таныштырырга алып кайткач, бераз йөреп торыгыз, соңрак өйләнешерсез дип әйтмәдегезме? 

Яшь иделәр инде, ул вакытта икесе дә укыйлар иде. Баштарак әзрәк борчылу булды. Әмма без Азатны беренче күрүдән үк яратып кабул иттек, балаларга ышандык. Алар кыенлыкларга бирешмичә, үз тырышлыклары белән күтәрелделәр. 

Алсу белән Азатның иҗатын күзәтеп барасызмы? Аларны шулай популяр булырлар дип уйлаган идегезме? 

Баштарак алай ук популяр булырлар дип уйламаган идем. Халык ярата аларны, Аллаһка шөкер. Алсу белән Азат тавышлары белән дә, тышкы кыяфәтләре белән дә охшаганнар. Икесе дә бер-берсен тулыландыралар. 

Балаларның һәр чыгышларын, клипларын карап барам. Ошамаган җырлар турында үзләренә әйтәм. Берәр җирдә чыгыш ясасалар, «Нигә шул җырыгызны башкармадыгыз, анысы матуррак бит», — дип сорыйм. Бер концертларын да калдырганым юк. Башка кешегә артист булсалар, минем өчен балаларым бит. «Ялгышмасалар ярар иде, чыгышлары уң чыкса ярар иде», — дип, эчтән генә борчылып утырам. 

Бизнеслары буенча һәр эфирларын карап барам. Хәтта төнге эфирларны да калдырганым юк. «Безгә әби дә кушылды, әле һаман йокламый икән. Әби, сәлам», — дип Азат минем кергәнне башкаларга да хәбәр итә әле.

Инстаграм сәхифәләрендә балаларга атап калдырылган начар комментарийларга да эчем поша. Әй ачу чыгып, берәр нәрсә язасым килә башлый, әмма кулым бармый», — дип сөйләде Фәүзия апа. 

Алсу кечкенә вакытта бик тиктормас кыз булган. Әнисе өйдән чыгып киткән саен, бер шуклык эшләп куйган. Аның белән булган берничә кызык хәл.

  • Берсендә әтисе белән печән өябез. Алсу өйдә калды. Кергәч ипи салырмын дип, камырны табаларга салып чыгып киткән идем. Керсәм, Алсу камырлар өстенә су салып, кайсын чиләккә тотып атып, камыр белән уйнаган. Ипи пешереп булмады. 
  • Кибеткә төшеп киттем. Кайтсам, Алсу корымга батып беткән, ике күзе генә ялтырап тора. Танырлык та түгел… Икенче тапкыр әтисе белән генә калган иде. Әтисе идәнгә ятып торган да, йокымсырап киткән. Ә Алсу озак уйлап тормаган, соскыч белән көл алып килеп, әтисенең өстенә бер соскыч көл сипкән. 
  • Сепарат аерттым да, чиләкләрне куярга дип, өй алдына чыгып киткән идем. Керүемә, бер кәстрүл сөт өстен идәнгә өстерәп төшереп, әйләндереп каплаган. 

Рифат Зариповның әнисе Рәмзия ханым: «Киленем Диләрә белән икебез генә белгән серләребез күп»

Рифат Зарипов Оренбург өлкәсе Северный районының Бакай авылыннан. Җырчының әти-әнисе Рәмзия апа белән Рифкать абый гомер буе туган авылларына тугры булып яшәгәннәр. Зариповлар гаиләсе өч егет тәрбияләп үстергән. Рифат Зарипов сөйләшүләре, мәзәкчән булулары белән коеп куйган әнисе икән. Рәмзия апа да җөмлә саен бер кызык сүз әйтеп куя, бик ачык күңелле, мөлаем ханым. 

Илдус, Илгиз, Рифат — бер-бер артлы өч малай алып кайттым. Ничек тәрбияләдегез дигәндә, без көне-төне эштә булдык. Вакытларын күбрәк әбиләре белән үткәрделәр алар. Минем әни безнең белән яши иде. Әби тәрбиясе алып үскән малайлар. Безнең тәрбия дә кергәндер инде шунда арага.  

Өч малаем да бик йомшак фигыльле, ярдәмчел. Безгә карата бик мәрхәмәтле инде алар. Башкаларга карата да шундый дип уйлыйм. 

Аерым Рифатка килгәндә, укыганда гел «бишле»гә генә өлгерде дип әйтә алмыйм. Бик бирелеп китмичә генә, уртача укыды. Алай шукланып, үземне директорларга чакыртып йөргәннәрен хәтерләмим. Кечкенәдән шук иде, бер дә сүзгә кесәгә кереп тормады. Мәктәпкә беренче сыйныфка кергәч, бер кызык хәлгә тарыган иде. Укытучылары боларга математика өйрәтә икән. Берничә көн дәвамында биш эчендә кушу-алуны өйрәнгәннәр. «Сез мине укырга дигән булып җибәрдегез, ә безнең апа бергә икене кушкач ничә икәнен дә белми. Инде ничә көн буе бездән шуны сорый», — дип, аптырап кайткан берсендә Рифат. Әй, рәхәтләнеп көлгән идек.

Музыкаль сәләте әтисе ягыннан бирелгәндер аңа. Әтисе баянда уйный, яшь вакытында бик матур итеп җырлый да иде. Рифат та кечкенәдән сәхнәдән төшмәде. 1 сыйныфта укыган вакытта тотынган иде ул чыгышлар ясарга, шуннан соң гел кайтып кермәде. Бөтен авыл, район чараларында җырлап йөри иде. 

Кечкенәдән үк «Мунча ташы”ндагы кызыкларны отып алып, шуларны кабатлап куялар иде. Илгиз абыйсы авыл яшьләре белән бер төркем оештырып җибәрде. Авыл халкын клубка җыеп, тамашалар күрсәтәләр иде.

Рифат Салават абыйсында белем алырга, Казанга китәргә хыялланып үсте. Бик хөрмәт итеп, аның бөтен кассеталарын җыеп, тыңлап, шуларны ятлап җырлап йөрде. Әнә шул балачак хыялы тормышка ашты инде аның хәзер.

Улларымның бердәм булганлыгына сөенеп яшим. Казанга киткәч, алар өч гаилә бөтенесе бер фатирда торып яттылар. Рифат өйләнде, олыларының балалары да бар иде. Шул вакытта киленнәрем дә бик зирәк, сабыр булган инде. Ничек итеп түзеп, аңлашып яши алганнар икән дип уйлыйм. Малайларым хәзер дә бик татулар, Аллаһка шөкер. Бүгенге көндә ике абыйсы да Рифатның үзе белән аның төркемендә эшләп йөриләр. 

Киленнәр белән мөнәсәбәтләрегез ничек, Рәмзия апа? 

Киленнәр белән мөнәсәбәтләрем бик яхшы. Кызларым булмагач, өчесе дә кызларым кебек миңа. Малайларга әйтми торган серләремне дә алар белән сөйләшеп торам. Аеруча Диләрә белән икебез генә белгән терминнарыбыз да бар. Без аралашканда Рифат күп нәрсәләрне аңламыйча да кала (көлә).

Бәйрәмнәрдә Рифатның нинди истәлекле бүләкләр биргәне бар үзегезгә?

Рифат узган ел залга бик матур шәмаил алып кайтып куйды. Кыйбатлы булгандыр инде, бик матур. Әй, яраттым шуны. Аннан Рифат ул гел акча белән ярдәм итә инде безгә. Кулыбызга бирми, кулга бирсә, без аны алмыйбыз. Кайткан саен шкатулкагамы, чынаяк астынамы яшереп, гел акча калдырып китә. Вакытлар узгач табып алабыз да: «Син, партизан, тагын акча калдыргансың», — дип шалтыратам инде мин аңа. Барысы да ярдәм итеп тора, Аллаһның рәхмәте яусын инде аларга безне зурлаганнары өчен. 

Рифатны шундый популяр җырчы дәрәҗәсенә ирешер дип уйлый идегезме? 

Мин аның уңышларга ирешәсенә ышана идем. Чөнки омтылышы, үҗәтлеге бар. Аннан Рифатның тормышта бөтен нәрсәсе дә яхшы булырга тиеш. Ул шундый кагыйдә буенча яши. Концертында да музыка, җырларыннан башлап, киемнәренә кадәр энәдән-җептән булырга тиеш. Мәктәптә укыганда да носкиеның сызыгына хәтле дөресләп, туп-туры итеп киеп китәр иде. Төгәллек яратуы кечкенәдән килә. 

Җырчы булу теләге дә көчле иде. Безнең якта аның ише сәхнәләргә чыгып йөргән кеше юк бит. Авыл халкы: «Рифат булдыра бит. Бөтен авыл белән җыелышып булса да Казанга җибәрик инде без моны», — дип көләләр иде үзеннән.

Рифатның Филармониядә беренче концертын биргәнен бүгенгедәй хәтерлим. Аннан да болайрак кайгырып тордым ул вакытта. Тавышы бетмәсен, аппаратурасы ватыла күрмәсен дип калтырап утырдым. Әле хәзерге концертларында да тамашачыга ошаса ярар иде, акчамны юкка әрәм иттем дип кайтып китә күрмәсеннәр иде дип борчылып утырам. 

Әмма барысына да үз тырышлыгы белән генә иреште дип әйтү дә дөрес булмас. Аллаһы Тәгалә ярдәм итмәгән булса, андый дәрәҗәләргә менеп җитә алмас иде. Сәнгать юлындагы урыны Аллаһы Тәгалә тарафыннан алдан язылып куелгандыр. 

Данир Сабировның әнисе Флүзә ханым: «Миләүшәгә өйлән, авызыңны ачып йөрмә, дидем»

Данир Сабировның әнисе Флүзә апа улының биографиясен инстаграм сәхифәсеннән укырга кушты. Шушы көннәрдә Данир Сабиров шәхси аккаунтында үзенең биографиясен сөйли башлады бит. Анда артистның әнисе Флүзә апаның да дөньяның ачысын-төчесен күп татуы, өч малайны аякка бастыруы яхшы тасвирланган.  

Флүзә апаның өч малае янына тагын бер бала килеп өстәлә әле. Вакытсыз гүр иясе булган сеңлесенең улын да үз баласыдай якын күреп тәрбияли ул.

 Ильзир дүртенче улым булды да куйды минем. Хәзерге вакытта без аның белән бергә яшибез, — дип башлады сүзен Флүзә апа. (Нәкъ шушы вакытта ишектән улларының әтисе Исламбай килеп керде) Әнә бишенче малаем килеп җитте, дип чын күңелдән көлеп җибәрде Флүзә апа. — Аягын авырттыргач, таяклар алып торган иде миннән. Шуларны кире китергән. Башка гаиләсе булса да, элекке ирем белән шулай аралашып яшибез, — ди Флүзә апа.  - Безнең балалар үстерү бик авыр вакытларга туры килде. Аеруча фатир мәсьәләсе белән интектек. Ничәмә-ничә ел тулай торакта яшәгәннән соң, Данир укып бетереп чыгып киткәндә генә фатир алу бәхетенә ирештек без. Әле анысын да ирем бюджет оешмасында эшләгәнгә күрә генә бирделәр. 

Үземне тормышта хатын-кыз буларак артык бәхетле булдым дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә балаларны да, иң беренче чиратта, хатын-кызларга карата матур мөнәсәбәттә булыгыз, хатыннарыгызны яратып кына торыгыз, аларга беркайчан да тавыш та күтәрмәгез дип тәрбияләдем. Хатын-кызга карата йомшак булсагыз, үзегезгә дә хөрмәт булыр, дидем. 

Данирга килгәндә, кечкенәдән артист булды инде ул. Музыка мәктәбенә баянга укыды, биюгә йөрде. Дөрес, баянны артык яратып бетермәде. Минем хакка гына укыды ул анда. Минем өчен, нигәдер, аның берәр уен коралында уйный белүе бик мөһим иде. Ә биюне артык җитди әйбер итеп күрми идем. «Эх, әни, шул вакытта вокалга биргән булсаң икән син мине», — ди ул миңа хәзер. 

Данирның уңышлары белән горурланып яшим. Әмма мин аны шушы дәрәҗәдә популярлыкка ирешер дип күз алдына да китерә алмый идем. Гади тормышта да үскәч… Әмма ул үзе алдына планканы югары куйган булып чыкты. Данир сәхнәдә кыенлыклар булган бер чорда депрессиягә бирелеп алган иде. Мин инде үземә күрә тынычландырдым. Кеше бит бер эше барып чыкмаса, икенчесен таба, алай ук борчылма, дидем. Әмма ул сәхнәдән башка яши алмый. Шушы ирешкән уңышларыннан түбән төшәсе килми аның. Шуңа күрә ул һәрвакыт уйлануда һәм эзләнүдә. Бер концерт сезонын ябуга, халыкны икенче елга нәрсә белән шаккаттырырга икән дип уйланып йөри башлый.  

Энесе Назыр да сәнгать юлында. Ул да матур җырлый. Абыйсы белән аның концертларына йөрде, банкетлар да оештыра. Шушы ике малаема әлеге сәләт минем әти-әниемнән күчкәндер. Алар да үз вакытында бик оста артистлар булган. 

Миңа бик еш кына олы малайларыңны сөйлисең, кечесен сөйләмисең, диләр. Данир белән Назырның аралары яшь ярым гына. Алар гел бергә үсте, мин аларга киемне дә бер төрлене ала идем. Ә кечкенәсе Данирдан 11 яшькә бәләкәй. Анысы Динарис исемле, армиядән кайтты быел. Шушы дүрт малаемнан (аның Ильзиры да минеке инде) бер Динарис кына армиягә барды. «Я за всех отдувался», — дип көлә хәзер. Динарисның сәнгатькә омтылышы юк, башка өлкәдә эшли. 

Сез киленнәрне ничек кабул иттегез? Алар белән араларыгыз әйбәтме?

Назыр 18 яшендә үк минем иптәш кызымның кызына өйләнде. Ә Данир Миләүшәгә хәтле әллә нинди «йолдызлы кызлар» белән дә йөргәләде (исемнәрен әйтмим инде). «Улым, безгә великийлар кирәк түгел, үзең сыман кыз тап», — дип әйттем. Миләүшәне алып кайтып күрсәтү белән үк бик ошаттым. «Әйдә, өйлән. Миләүшә менә дигән кыз, авызыңны ачып йөрсәң, коры калырсың», — дидем. 

Киленнәр икесе дә «әни» дип кенә торалар. Әле операция ясатып, хастаханәләрдә ятып чыктым. Әле берсе, әле икенчесе тәмле ашлар пешереп алып килделәр. Ярый балаларым бар, дим. Баласыз кешеләрне бик нык кызганам. Без бит барыбер картлык көнендә балалар кулына каласы. 

Данирның иҗатына бәя бирәсезме? 

Данир күп вакыт үзенең мәзәкләрен миндә тикшереп карый. Көләмме мин, юкмы, кабул итәмме, юкмы. Яшьләрчәрәк юморын да, минем яшьтәге аудитория аңлармы икән дип, миңа сөйләп күрсәтә. 

Азнакай якларына гастрольләр белән килгәч, алар төркеме белән миндә яши. Мин алар белән бөтен тирә-яктагы район концертларына ияреп барам. Бер концертны 30-40ар тапкыр карыйм. Әмма һәрберсе үзенчәлекле үткән сыман тоела. Вак-төяк җитешсезлекләргә игътибар итәсең. Алар турында Данирга әйтәм, тәнкыйтьлим дә инде кайвакыт. 

Мин үзем гомерем буе гади булдым. Әмма бөтен кешеләргә карата да күңелем киң. Балаларымны бик яратам, һәммәсенең бу тормышта бәхетле булуын, җаннары теләгән эш белән шөгыльләнүләрен телим.

Рузилә Бәдретдинованың әнисе Резеда ханым: «Кызымның Салават төркемендә эшләвенә бик куанам»

Рузилә Бәдретдинованың әнисе Резеда ханым Сарман районының Сарман авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ике бала тәрбияләп үстергән, Рузиләдән кала, 11 сыйныфта укучы тагын бер улы бар. 

Сез нинди әни, Резеда апа? 

Мин балаларга карата кырыс булырга тырышам, әмма булдырып җиткерә алмыйм. Мин әле сыйныф җитәкчесе дә. Укучыларым да миңа үз баларым кебек. Кайвакыт кырыс итеп эндәшәм дә, «Бу балаларга катырак бәрелдем бугай бит», — дип, тагын йомшарып бетәм. Хәзер генә үзгәреп булмас инде. 

Балаларыгызны ялгыз үстергәнсез. Рузиләне иркәләп утырырга вакытыгыз булмагандыр. 

Рузилә иркә бала булып үсмәде. Ул һәрвакыт үз эшендә булды. Мәктәптә гел бишлегә генә укыды, сәнгать мәктәбенә йөрде, төрле бәйгеләргә әзерләнеп, аларда катнашып, һәрвакыт нәрсә белән дә булса мәшгуль бала булды ул. Шул арада өй эшләренә дә ввакыт таба иде. Авыл җирендә торгач, бәрәңгесе, бакчасы бар дигәндәй. 

Кызым бик әйбәт укыды. Аның башка өлкәгә китәрлек мөмкинлекләре дә күп иде. Әмма сәхнәне яратты, үзе теләгәч, мин дә каршы килмәдем. Сайлаган һөнәре кешегә рәхәтлек китерергә тиеш, эшеңдә яратмыйча эшләү бик кыендыр ул. 

Җырчы булмаса, кайсы өлкәне сайлар иде? 

Укытучы булыр иде, бәлки. Ул әле болай да укытучы булырга мөмкин. Сайлаган уку йорты аңа андый мөмкинлек бирә. Ул мәктәптә укыганда ук «укытучы» булып эшләп кайта иде. Күршедәге бер гаиләнең оныгына үзе белгәннәрне өйрәтеп, аны музыка серләренә төшендерде.

Рузиләнең тавышы бик көчле. Ул моң кемнән күчкән?

Яшь чакта минем үземне иптәш кызлар «матур җырлыйсың» дип җырлаталар иде. Әтисе ягында да бар җырчылар. Ике яклап та бирелгән сәләттер ул. Бәлки, безне ачып кына бетермәгәннәрдер, өлкәннәрнең игътибары җитеп бетмәгәндер.

Кызыгызның иҗатын күзәтеп, киңәш-фикерләрегезне әйтәсезме?

Миңа хәтле энесе тәнкыйтьли әле аны. Аның җырларындагы төгәлсезлекләрен күбрәк ул күрә, ул әйтеп бирә апасына. 

Рузиләнең янәшәсендә нинди ир-ат күрәсегез килә?

Аның дәрәҗәсен әйтә алмыйм. Әмма Рузилә белән бер-берсен аңлашып яши торган кеше булуын теләр идем. Сәнгать өлкәсендә булуын да кабул итеп, усаллардан яклый алырлык кеше булсын иде. 

Кызыгыз иҗат юлында гел гаделсезлекләр белән дә очрашып тора…

Аның өчен бик борчылам. Аңа рухи терәк булырга тырышам. Ярар хәзер телефоннар бар инде, гел сөйләшеп, видеоэлемә аша да аралашып торабыз. 

Мин кызым белән һәрвакыт горурланып яшәдем. Ул, инде әйтүемчә, кечкенәдән төрле җирләрдә йөрде. Аның республикада булмаган районы калмагандыр. «Йолдызлык» фестивальләрендә җиңеп, Кырымнарга кадәр барып җитте. Акыллы да, талантлы да ул. Хәзер менә Салават Фәтхетдинов төркеме белән җырлап йөри башлады. Андый дәрәҗәле артистлар янәшәсендә эшләвенә бик куандым. Мин аның иҗатының үсештә булуын, үзе теләгән шушы юлында бары тик уңышларга гына ирешүен, халык ярата торган җырчыга әйләнүен теләр идем.