Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мансур Гыйләҗев: «Татар тартмый, аракы эчми, сөяркәсе дә була алмый. Мескен татар!..»

Мансур Гыйләҗев «Интертат»ка иҗаты һәм дөньяга карашы турында сөйләде.

news_top_970_100
Мансур Гыйләҗев: «Татар тартмый, аракы эчми, сөяркәсе дә була алмый. Мескен татар!..»
Салават Камалетдинов

Танылган драматург Мансур Гыйләҗев интервью өчен урынны «Безнең икенче туган йортыбыз», дип, Язучылар берлегендә билгеләде. Ркаил Зәйдулла безне кочак җәеп каршы алды. Дөрес, азактан әңгәмәгә колак салып, кайбер фикерләргә ризасызлыгын да белдерде, әмма анысы икенче мәсьәлә. Безнең эчтәлекле шәп әңгәмәдән көнләшә дип терттереп тә алдык әле. Шулай да бүген сүз Мансур Гыйләҗевка бирелә. Интервьюны азаккача укып чыгу сорала — иң бәхәсле өлеше азакта.

Мансур, син русча язасың, әмма моны бик күрсәтмәскә тырышасың. Сиңа татарча эшләү кыенракмы?

Миндә татарча язганда хата җибәрермен дигән шик бар. Урысча бер хатасыз дөрес язам. Татар телендә хата җибәрсәм, уңайсыз булачак. Шуңа язу мәсьәләсендә батырлык җитми. Гәрчә мин үземне татарча яхшы беләм дип саныйм.

Русча гына языйм дигән сайлау тормадымы?

Юк. Беренчедән, урыс дөньясын бик аңлап бетермим, миңа ул әлләни кызык та түгел. Аннары, кыяфәтем чын татарга туры килмәсә дә, үземне чын татар дип саныйм. Кайбер очракларда татар кебек тә түгелдер, бәлки, мәсәлән, агач утырту мәсьәләсендә. Миңа каршы килүчеләр дә, хәтта ишегалдында урман агачлары утыртканым өчен гаепләүчеләр дә бар. Ә җанымны биреп яратып эшли торган эшем — урман агачлары утырту һәм карап үстерү. Бәлки, бу минем дөньядагы иң зур вазифамдыр. Кешенең иң зур бәхете — хезмәт итү һәм аның нәтиҗәсен күрү. Ә агач утыртуның нәтиҗәсен күреп торам.

Аңлашылды. Пьеса язып нәтиҗәсен бик күрмисең, димәк.

Бик сирәк. Чөнки мин бик күп язам — елына дүрт пьеса.

Син аларның һәрберсен «Бичура», «Микулай» дәрәҗәсендә дип саныйсыңмы?

Мин һәр әсәремне язганда, гениаль әсәр була дигән ышану белән алынам. Шулай дип ышанмасаң, язып булмас иде. Кайберләре бик уңышлы булып чыкмый, ләкин алар миңа якын. Заказ белән бик сирәк язам. Акчасын алдан сөйләшеп язсаң, бөтенләй килеп чыкмый. Акча турында уйлап яза алмыйм.

«Сөннәтче бабай» әсәре буенча пьесаны Кариев театрыннан Ренат Әюпов заказы буларак яздың дип беләм.

«Сөннәтче бабай» заказ, ләкин мин аңа әзер идем, күптән уйлап йөрдем, төп идеям бар иде. Ренат Әюповның шул әсәргә алынуын белгәч, үз версиям барлыгын, ләззәтләнеп язачагымны әйттем. Бернинди килешүләр төземичә алындым.

Әмма синең версия куелмады. Куелмагач, сиңа түләнмәдеме?

Алар миңа компенсация формасында акча түләде. Бу гаҗәеп матур һәм дөрес күренеш. Автор эшләгән икән, аңа ниндидер акча түләнергә тиеш. Мин аларга нык рәхмәтле. Кариев театры үзен бик матур тотты.

Син әле ул әсәреңнең якты киләчәгенә ышанасыңмы? Берәр театрга тәкъдим иттеңме?

Беркая да тәкъдим итмәдем. Ул шәп әсәр һәм кайда да булса куелачак. Аның үз вакыты киләчәк.

Көтәсең инде алайса?

Әйе. 15 ел элек язылган бер комедиямне — «Көлмәгез, мин үләм» не — ике театр куйды. «Нур» театрында ул гаҗәеп уңыш белән бара.

Уңышын үзеңә килгән процент акчасына карап беләсеңме?

Әйе. Гонорарлары килә башлады, шөкер!

Пьеса язылгач, син аны бөтен театрларга таратасыңмы, әллә баштан ук конкрет бер театрны күздә тотып язасыңмы?

Бу иң авыр мәсьәлә. Әсәрне язганда ләззәтләнеп, бирелеп, образлар дөньясына чумып эшлисең, персонажлар белән яшисең… ә язып бетергәч аны кая куярга белмисең. Курку хисе туа. Мин пьесаларны актив таратмыйм. Бигрәк тә, соңгы вакытта. Куелыр ул берәр кайчан. Китап булып чыккач, кемдер укыр. Кайбер кешеләргә укырга тәкъдим итәм. Әмма әсәрләрем буенча продюсерлык эше алып бармыйм. Кайчан да булса куелыр әле әсәрләрем — ышанам. Аяз Гыйләҗев иҗаты белән могҗиза булды бит — бөтен театр ябырылып куя башлады. Аларга өстән кушмадылар, Аяз Гыйләҗевның чоры килеп җитте… Үзе үлгәч, күп еллар узгач…

Син үлгәч кенә танылуга ирешермен дип уйламыйсыңдыр ич?

Мин бернәрсәгә дә өметләнмим. Ләкин минем әсәрләремә игътибар булачак.

Үзең исән чагыңда булсын иде инде. 

Миңа барыбер. Чөнки барыбер акча түләнми, дәрәҗә артмый. Шуңа күрә ашкынып әсәрләремне кайдадыр куйдыртып-нитеп йөрмим. Куелу минем матди тормышыма бернинди файда китерә торган нәрсә түгел. Язмыш дигән нәрсә бар. Мәсәлән, минем беркайчан да, бернинди дә премия алганым юк, беркайчан да бер конкурста да җиңгәнем юк…

Туфан Миңнуллин исемендәге премияне алдың.

Әйе. Анда ниндидер сәяси моментлар булгандыр, миңа бирелергә тиеш булгандыр… Ул могҗиза булды. Бәләкәй булса да, могҗиза. Мин аның белән бик горурланам.

Конкурс дип «Яңа татар пьесасы» н күздә тотасыңмы?

Әйе. Җиңгәнем булмады. Бер тапкыр да! Пьесаларны гел бирәм һәм алар соңрак куела. «Көлмәгез, мин үләм» шорт битенә дә керә алмады, баштан ук читкә алып куйдылар.

Нигә алай?

Таныйлар минем пьесаларны. Жюрида мине яратмаган кешеләр бар.

Андый кешеләр күпме?

Бик күп. Тукай премиясенә кандидат булганда күрдем бит инде…

Алар Мансурны яратмыймы, Аяз Гыйләҗев малаенмы?

Аяз Гыйләҗевны яратмаган кешеләр дә бар. Мине дә. Мин бит аны бик яхшы сизәм. Әни әйтә инде аны: «Бичура» язылганнан соң сиңа Тукай премиясе бирелергә тиеш иде», ди. Йә «Баскетболист» язылганнан соң бирелергә тиеш иде. «Бибинур» фильмы чыкканнан соң…

Сорап йөрмәгәнсеңдер…

Мин бит теләнче түгел. Ничек инде сорап йөрмәгән?! Мин ике тапкыр тәкъдим ителдем. Башка беркайчан да гариза бирмәячәкмен.

Быел гариза бирмисең булып чыгамыни?

Беркайчан да ул уенда катнашмыйм. Анда шулкадәр мыскыл! Ул көлке минем өчен! Ул җитди түгел.

Аңлатыбрак сөйлә әле: мыскылы кайда?

Әлбәттә, мыскыл итү! Кешене кимсетү! Бер комиссия әгъзасы: «Мин белмим ул кешене», дигән. Мине белмәгәч, ничек инде ул анда комиссиядә утыра?! Димәк, аның бер мәтәбә дә театрга барганы юк! Димәк, аның бер татар фильмын күргәне юк! Мин шундый нәтиҗәгә киләм. Һәм шул кеше шунда утырып премияләрне билгели.

Мансур, ә нишләп син ул кешенең исемен әйтеп сөйләшмисең. Хәзер без анда утырган һәр кешедән шикләнергә тиеш булабыз.

Мин бүген аның исемен әйтсәм, иртәгә өемнән дә чыга алмаячакмын. Бу — татар дөньясы! Аның мине белмәве минем гаебем түгел бит. «Бичура» ны телевизордан ай саен күрсәтәләр — ач та кара! «Ахырзаман» куелгач, аны Муса Җәлил премиясенә тәкъдим иттеләр. Шамил Зиннурович мине чакырды да: «Мансур, үзеңне исемлеккә кертмә инде. Син бу премияне алырга лаек, ләкин син әле шулкадәр яшь», диде. Премияне Дамир Сираҗиев, Сергей Скоморохов, Рәшит Абдуллин, Зөлфирә Зарипова, Нариман Гарифуллин алды.

Син анда инсценировка авторы бит, әйеме?

Ул инсценировка түгел, чын мәгънәсендә пьеса иде. Чөнки мин Чыңгыз Айтматовтан бер диалог та алмадым. Анда барысы да мин язган диалоглар…

Шамил Зиннурович белән ризалаштыңмы?

Ризалаштым. Чөнки Шамил Зиннурович: «Син талантлы, синең әле бөтен премияләрең алда», диде. 35 ел бер көн кебек узды. Бер премия алганым, бер конкурста җиңгәнем юк. Бу язмыш инде.

Сиңа инде алтмыш…

Миңа мәктәптә алтын медаль бирелергә тиеш иде — 10 нчы класста укыганда авырып киттем дә, медаль эләкмәде. Институтта укыганда кызыл диплом бирелергә тиеш иде. Бер кабахәт кешенең ни сәбәпледер миңа шулкадәр нәфрәтле караш иде — шул бер «З» ле куеп, кызыл диплом ала алмадым. Менә шундый язмыш…

Язмышның мондый программасын җимерергә кирәктер…

Алтмыш яшьтә ничек җимерәсең?! Язмыштан бер яктан нәрсәдер эләкми икән, башка тарафтан нәрсәдер эләгә бит. Бәхет бит ул беркайчан да түгәрәк булмый. Кайсыдыр юнәлештә син уңышлы, кайсыдыр юнәлештә бик уңышлы… язмышка һәм уңышка аналитика белән карарга кирәк. Мин драма белән шөгыльләнәм: һәр язмыш — ул драма. Бәхет өчен бик зур бәя түләнә: яки син аны үзең түлисең, яки синең өчен әти-әниең, әби-бабаң түләгән, яки балаларың түләячәк. Мин ышанам — үз бәхетем һәм күпмедер өлеш балаларым бәхете өчен түләп барам.

Балаларыңа бурыч калдырмыйсың алайса?

Калдырмыйм. Алар бәхете өчен дә эчке кичерешләрем белән күпмедер түләрмен дип ышанам. Иң зур теләгем — балаларым һәм оныкларым исән-сау һәм озын гомерле булсыннар. Читкәрәк китеп әйтим — Аяз Гыйләҗев акыл иясе бит инде. Без әти белән зиратка кайта идек. Ул чардуганга таянып: «Минем балаларыма озын гомер теләп ятыгыз, картлар», дия иде. Бу иң изге сүзләр. Мин дә хәзер гел шул сүзләрне әйтәм. Зиратта гына түгел, фоторәсемнәрен күргәндә дә шуны әйтәм.

Мансур, сине Искәндәр абыең белән чагыштырам: аны эш сәгатендә эшендә утыра торган бик җаваплы кеше дип беләбез, ә син ирекле кеше, дәүләт хезмәтендә утырганыңны белмим. Язмышның бер иркә баласы кебек. Ниндидер бер мажорик. Бәлки, чынлыкта алай да түгелдер…

Беренче мәртәбә ишетәм. Беренчедән, әби-бабайлар гел мул яшәде — без мул тормышка өйрәнгән. Без бит авыл интеллигенциясе — дин әһелләре, зыялылары нәселеннән. Хәзер авыл аристократиясе дигән бу классның бетүе зур фаҗига.

Кыскасы, шул — мин рәхәт яшәргә яратам. Кураж дигән нәрсәне яратам. Шул ук вакытта мин хуҗалыкны алып барам. Авылда йорт бар…

Реклама ролигында күрдем йортыңны. Мунчасы да бик шәп күренә.

Ул зур хезмәт…

Син элек хатын акчасына яшим дип сөйләргә ярата идең. Ул бакча-мунчалар барысы да хатын акчасына салынганмы?

Нинди хатын акчасы булсын инде?! Кураж гына иде бит ул. Бергәләшеп эшлибез.

Димәк, иркен яшәргә яратасың?

Дөресен генә әйткәндә, шулай. Сәламәт булып, теләгәнеңне ашап… хәер, хәзер инде тәмле ризыкларны ашарга ярамый. Баллы, кыздырылган, куырылган, борычлы ризыкларны үлеп яратам…

Әмма аларны ашамыйча, геркулес боткасы ашап яшисең, шулаймы?

Юк инде, врачлар кушмаса да, кешечә ашыйм. Әти-әнигә рәхмәт — сәламәт итеп тудырганнар.

Синең иртәдән кичкә кадәр эш урынында утырып эшләгәнең булдымы?

Мин кеше белән эшли алмыйм. Институттан соң эшләп караганым булды. Өч ел! Чөнки институтны тәмамлагач кая җибәрәләр — шунда мәҗбүри рәвештә өч ел эшләргә тиеш идек. Мин проект институтында эшләдем. Эш урынында кушылган эшләрне эшләмичә, язып утыра идем.

Казанда проектлауда син катнашкан бина бармы?

Юк. Проектлар гына бар. Биналар юк.

Аннары ирекле тормышка киттеңме?

Әйе. Ләкин ирекле кеше иң ирексез кеше. Чөнки син үзеңне ныклы тәртиптә тотырга тиеш. Сине беркем язарга мәҗбүр итми. Монда коточкыч дисциплина кирәк.

Ә синдә ул бармы?

Бар, әлбәттә. Мине кешеләр кайда күрә? Театрда, фестивальдә, банкетта, бәйрәмдә… Кешеләр Мансур Гыйләҗев шулай яши дип уйлый. Алар бит минем өйдә компьютер артында яки бакчада ничек эшләгәнемне белми. Әни бервакыт минем бакчага килгәч: «Улым, мин бит синең болай эшчән икәнеңне белми идем», диде. Мин бит иртән 6да торам, төнге 11дә ятам, биш үзбәк кадәр эшлим.

Нәрсә эшлисең?

Бөтен җир эшен эшлим: казыйм, утыртам, ташыйм, тигезлим… Мин нык булган кеше. Бер кешенең дә беркайчан да минем эшләгәнемне күргәне юк.

Үзең өчен эшлисеңдер бит инде?

Җир минеке, урман — халыкка, ул һаваны чистарта. «Бөтен кеше минем кебек булса, дөньяда бер проблема булмас иде», дим мин. Бу сүзләрне афоризм итеп язмакчы идем дә, шикләндем, бөтен кеше үзе турында шулай уйлыйдыр ул.

Тагын бер сорау — синең матди байлыгыңның күпме өлеше иҗаттан килә? Ул сине ашатамы?

Ашатмый. Ихластан сөйләшик — бу бик җитди мәсьәлә. Мин иркен яшәргә яратуымны әйттем инде. Интегеп, кысылып, экономия ясап яши торган кеше түгелмен. Мин хәзер үземнең хезмәт хакымны әйтсәм… синең андыйны беркайчан да ишеткәнең юк, ишетсәң гаҗәпләнерсең! Бүгенге көндә хезмәт хакым — минус 30 мең сум.

Сиңа хезмәт хакы каян килә соң?

Каяндыр килә инде. Гонорарлар, процентлар… Ләкин бик аз. Санап карасың — минус! Минем язучы тормышы өчен кирәк булган чыгымнарым керемнәремнән күп мәртәбә зуррак. Бер генә мисал китерәм. 15 октябрьдә «Нур» театры минем спектакльне Чаллыга алып килде. Мине чакырдылар. Мин анда таксига утырып барып җитәргә тиеш, үзем кунакханәгә урнашам, үзем ашыйм, үзем банкет-манкет оештырам, үзем фәлән, үзем төгән, чәчәкләр… күпме расход. Көн саен шулай! Телевидениегә чакыралар — бер тиен гонорар юк. Таксига утырасың да барасың!

Автобуста йөреп кара: язучы бит син — халкың белән аралаш!

Аралаштылар ди, бөтен кешенең авызы-борыны томаланган. Дөресен генә әйткәндә, хәзер драматург иң кимсетелгән кеше. Берәр завод директоры хезмәткәрләренә 3 ай хезмәт хакы түләми икән, аны судка бирәләр. Ә без гонорарны өч ел көтәбез. Әле бит ул мескен генә гонорар. Без пьеса өчен уртача 100 мең сум алабыз. Ничек яшәргә ул акчага?! Әле бит язылган ун пьесаның берсе куела. Елына дүрт пьеса язам икән, аның дүртесе дә куелып, театрдан җыемнары да килсә, ничектер яшәп булыр иде. Ә безнең хәл көлке. Без инде инерция белән язабыз.

Ә Аяз абый заманында гаилә туйдыру өчен пьеса язган. Кыскасы, син иҗат белән акча эшләмисең. Нәрсә белән эшлисең?

Мин бит акыллы кеше. Күчемсез милек бар — шуннан әкрен генә килеп тора. Мин гаиләмне туйдыра алырлык көчле ир-ат…

Кайсы мәгънәдә «туйдырасың»?

Ике мәгънәдә дә туйдырамдыр. Мин бик бәйләнчек, бик таләпчән кеше. Мин пассионарий, мин бик төгәл кеше, пөхтә кеше. Перфекционист.

Син һәрчак ихлас сөйлисеңме? Болар барысы да хайпмы? Куражмы?

Барлык сөйләгәнем кураж.

Кыскасы, мин чын йөзеңне ача алмаячакмынмы?

Юк. Мин аны үзем дә белмим. Мин бик катлаулы кеше. Куражиться итеп утырганымны сизәсеңдер. Рәхәтләнеп ләззәтләнеп сөйләшәбез бит.

Иртәгә очрашсак, башка төрле сөйләргә мөмкинсеңме?

Нормаль бит инде. Кеше көн саен үзгәреп торырга тиеш. Мәсәлән, 25 яшемдә минем дөньядагы бөтен сорауларга җавабым бар иде. Мин әтиемә — Аяз Гыйләҗевка иҗатында киңәшләр бирергә дә җөрьәт итә идем. Нинди ахмак булганмын!

Ягъни, егет сүзе бер булыр дигән мәкаль хәзер актуаль түгелме?

Бу әкият! Сораулар гел бер төрле — җаваплар үзгәреп тора. Сократ үләр алдыннан «Бер нәрсә белмәгәнемне генә беләм», дигән. Минем хәзер белгән нәрсәләрем кими бара…

Дөнья үзгәрүдәнме?

Минем картаюдан. Акыл керүдән…

Керүдәнме? Чыга башлаудан да түгелме?

Керүдән. Акыл күбрәк кергән саен, азрак аңлый башлыйсың. Әкренләп заманнан артка кала башладым. Һәм мин моңа бик нык шатланам.

Нигә?

Чөнки хәзерге заман дөрес бармый. Бу ковид дигән чир безнең тормышыбызны нык үзгәртәчәк. Бәлки, ул элеккеге юнәлешләргә кайтып төшәр дип уйлыйм. Милли мәсьәләләрдә дә…

Мәсәлән…

Бер генә деталь китерәм. Соңгы елларда безнең милли хәзинәбез авылга нигезләнгән иде. Мәктәпләрне бетерделәр дә, авыл тормышы таркалды. Авыл бетә, урыслаша башлады. Пандемия афәте халыкны кире авылга кайтарачак. Чөнки шәһәр тормышы белән яшәү бик куркыныч булачак һәм кеше элеккеге тормышка кайта башлаячак.

Беләсеңме, бу чир нинди күренешне бетерәчәк? Интернетны! Интернет бетәчәк! Интернет сакланса, дөнья бетәчәк! 

Аңлат.

Интернетны бетерергә кирәк! Юкка чыгарырга! Кире элеккеге тормышка, традицион тәртипләребезгә кайтырга! Шул очракта гына халык исән калачак. Кемдер исән калачак… күрерсең!

Син моны хәзер сөйләшеп утырганда уйлап таптыңмы?

Юк, юк! Мин бу хакта нык уйланып йөрим…

Интернетның сиңа ни зыяны тиде соң?

Иң коточкыч нәрсә ул интернет. Миллион еллар дәвамында хәзерге кеше формалашкан, әйеме? Сау-сәламәт, матур, акыллы, зиһенле, эшчән балаларны интернет юкка чыгарып бара. Бала тормыш экранда бара дип уйлый. Табигатьтән бирелгән төп инстинктлар югала башлады: гаилә кору, бала табып нәселеңне дәвам итү… Бу, дөресен генә әйткәндә, ахырзаман күренеше.

Минем бер версия бар — мин аны читкә куя алмыйм — коронавирус, бәлки, интернет аша тараладыр. Аның ничек килеп чыкканын һәм бөтен илләрдә булуын беркем аңлата алмый. Бернинди вакцина аны җиңә алмый.

Бу синең эксклюзив версияме?

Әйе. Беркайдан укыганым да, ишеткәнем дә юк. Минем версия. Беләсеңме, бу чирне ничек җиңәргә мөмкин? Кара мунча белән. Кара мунча корымын сулагач, бернинди чир-инфекция керә алмый. Керәшеннәрдә, мариларда гел шундый мунча булган. Хәзер бу зәхмәт белән көрәшүгә тотылган акчаларның бер өлешенә кара мунчалар салсалар, кешеләр ләззәтләнеп дәваланыр иде.

Монысын да үзең уйлап таптыңмы?

Әйе. Аннары эзләп таптым — элек шулай дәваланулар булган.

Бу чир килеп чыккач әбием искә төште — кеше иманын югалткач бичура күренә һәм афәт белән кире иманына кайтара. Бу — минем өчен тормыш формуласы. Халык азынды бит. Дөньяны пычратып бетерделәр. Аны чистартырга, җыештырырга кирәк. Аның өчен иман кирәк. Минем «Сөннәтче бабай» пьесасы шуның турында иде.

Ягъни, аны аңламадылар.

Режиссер аңлады. Ләкин аны куярга иртәрәктер дип уйлады. Афәт таралганнан соң гына ул аңлаешлы булачак. Әлегә кешеләр аны аңларга әзер түгел…

Нигә кешеләр? Театрлар диген. Алар куярга тиеш ич кешегә барып җитсен өчен. Театрлар алдарак барырга тиеш.

…“Бичура» кебек. Заманында Фәрит Бикчәнтәев аңлаган иде — «Бичура» ны куйды. Ул аны иртәрәк куйган. Халык әзер түгел иде. Хәзер яшьләр видеоязмасын карап гаҗәеп спектакль диләр. Кат-кат карыйлар. Ә академия театрында куелганда халык йөрмәде. Шуңа аны тиз генә репертуардан төшерделәр.

Яңадан куелырга мөмкинме ул? Әллә Камил Камалов үзенең гаҗәеп таланты белән аны башка кеше уйный алмаслык итеп уйнап бетереп киттеме? Әлмәндәр кебек.

Юк инде. «Әлдермештән Әлмәндәр» не куярга кирәк. Ул безнең бренд. Анда чын татар мохите. Әлмәндәр — чын татар шәхесе, мари да, удмурт та, чуаш та, урыс та түгел. Безнең аны уйнарга омтылып торган артистыбыз Рамил Төхфәтуллин бар: Әлмәндәрне уйнау — аның хыялы. Рамил бик зур шәхес. Аның эчендә ике кеше бар: берсе депутат Рамил — мин анысына катнашмыйм, сәясәттән читтә торам; икенчесе артист Рамил. Шөкер, безнең татар дөньясында шундый зур артистыбыз бар.

Микулайны да уйный алыр иде.

Бу минем хыялым иде, әмма әсәр Камал театрына кереп китмәде бит.

Депутатлык дигәннән, сине нигә андый эшләр кызыксындырмый ул? Берлекне җитәкләргә дә омтылышың булмады.

Юк. Мин, беренчедән, кеше белән эшли алмыйм. Мин бик конфликтлы һәм әйттем бит инде, бик перфекционист. Мин бик үз фикерле, үз тәртибем бар.

Тәртип урнаштырыр идең.

Кешеләр каршы булыр иде. Кешеләр белән уртак тел табу бик кыен миңа. Мин үз бакчамда гына тәртип урнаштыра алам.

Зурмы бакчаң?

60 сутый җирем бар.

Киләчәктә татар театрының репертуарын ничек күз алдына китерәсең?

Татарлар кайда күмәкләшеп яши — шул турында язарга кирәк, минемчә. Илгиз Зәйниев иҗаты, әнә, тамашачыга юл тапты. Илгиз Зәйниев — аерым бер театр, аерым бер жанр. Мин дә язганда үз театрымны тудырам. Һәр драматург үзе режиссер кебек күзаллап яза. Тик минекеләр еш куелмый… Бәлки, мин театрны аңлап бетермәгәнмендер, бәлки, мине татар театры аңламагандыр… Хәзер инде мин үзем өчен язам. Чөнки, әйттем инде, ул минем тамагымны туйдырмый, премияләр бирми, дәрәҗә бирми.

Мәсәлән, Марсель Сәлимҗанов соңгы спектаклен минем пьеса буенча куйган иде. Нигә аның исемендәге премияне миңа бирмиләр? Чөнки минем турында ул болай да шәп яши дигән фикердә. Хәзер аңладым инде — мин үземә үзем премия!

Премия генә түгел, Мансур Гыйләҗев дигән бренд та бардыр инде?

Мин нинди бренд инде? Миңа мөнәсәбәтне күргәч, үземне шалапай кебек хис итәм. Җитди итеп сөйләшә башлыйк әле — иҗат кешесенә бит җитәкчеләр җитди карамый, көлеп, кимсетеп карыйлар. Иҗат өчен акча бирелми, дәрәҗә юк, тәнкыйтьләү һәм мыскыл итү генә бар. Бүгенге көндә кинематография үсешен авыл хуҗалыгы белән, республиканың сәяси тормышы белән тиңләргә кирәк, чөнки без дәүләти зур эш алып барабыз, шуңа җитәкчеләр үзләре безнең янга килергә тиеш. Әмма безгә йөрергә туры килә теләнеп.

30 ел йөрисез бит инде — туйдырмадымы?

Бу озакка сузыла алмаячак. Никита Михалковның даһи сүзләре бар: «Энтузиазм — ул тиз бозыла торган продукт». Татарның энтузиазмы тиз бозылмады әле — Советлар Союзы таркалганнан соң 30 елга җитте. Түземлек кайчан да булса бетәчәк. Ярый әле, татар кинематографиясенә, милләткә тугры кеше Илдар Ягъфәров бар. Әллә ул Мәскәүгә китә алмыймы? Рәхәтләнеп китә ала, аның тәҗрибәсе белән теләсә кайсы сериалга алалар.

Сине дә алалар сценарий язарга.

Мин дә алалар. Урыс-еврей дөньясында кайнап, урыска хезмәт итеп, майда йөзә торган тормышка чумабыз.

Ә нәрсә тота?

Беренчедән, тамырлар тота. Әти исеме бар. Әни бар — ул нәрсә әйтер. Читкәрәк китеп әйтәм инде — Тукай премиясе алалмаганга да әни борчылды. Минем аны борчырга хакым юк. Мин шуңа ышанып, кандидат булып, клоун кебек телевизордан чыгышлар ясап йөрдем.

Безнең бит нинди Илшат Рәхимбаебыз бар! «Микулай» фильмына акча бирмичә аны ничек мыскыл итәләр! Ул бит гениаль продюсер! Шәп режиссер! Хәзерге вакытта минем яраткан керәшеннәрне дөньяга чыгару өмете белән яши. Сухоруков кебек югары класслы актер килде бит шул кинода төшергә! Рәхимбайга акча бирелмәгән! Ул Мәскәүгә китә алмыймы?! Бер-ике елдан китеп барачак ул. Анда менә дигән студиягә эләгеп, еврейларга һәм әрмәннәргә эшләячәк. Алар бит гел татар талантларын чүпләп кенә торалар, татарның матур хатын-кызларын хатынлыкка алалар.

Черчилльның гениаль сүзләре бар: «Мәдәниятне сакламасак, без сугышта нәрсәне якларга җыенабыз соң?» ди. 

«Микулай» дигәннән, фильм төшәме инде ул?

Төшерелә. Ләкин керәшеннәр оешмасы белән аңлашылмаучылыклар килеп чыкты. Мәсәлән, әсәрдә Миркум дигән персонаж бар. Безнең Югары Багражда совхоз директоры Миркум иде — Меркурий исеменнән. Болар: «Керәшендә андый исем юк», дип бәйләнә. Әсәрдә кешене җирләгәч, керәшен хатыны җылап бара. «Урамда керәшен хатыны җыламый», диләр. Президентка зарланып хат язылган. Җыелышта миңа да нык эләкте. Зәй керәшене белән Питрәч керәшене нык аерыла икән. Ләкин алар икесе бер дөнья булырга тиеш.

«Исәнмесез!» фильмын да сүгәләр дип зарландың. Аңа кем тия?

«Исәнмесез!» өчен 50 миллион сум кирәк иде, без яхшысынмыйча, 30 миллион сорадык, безгә 10 миллион сум бирделәр. Төшердек. Яхшы кабул ителде, ләкин төрле сүзләр дә башланды. Янәсе, ничек инде татар фильмында аракы эчәләр. Моны бер генә кеше әйтмәде, җитәкчеләр дә әйтте, конгресста да «Күрсәтмибез», диделәр. Тагын бер фикер ишетелде — бу татарга каршы эшләнгән әсәр. Ничек инде татар эчми? Кинода бер исерек кеше юк. «Без аракы эчәр өчен түгел, туганнар, башка максат белән җыелабыз», дигән сүзләр әйтелә. Авыл саен кибет бар, аларда аракы сатыла. Кем эчә соң аны? Башка халык килеп эчәмени? Аракы сатылмаса, кибет хуҗалары дуракмыни лицензия сатып алырга? Имеш, төп фикер — «Исәнмесез» сүзенең килеп чыгышы дөрес түгел, аны бит миңа иң хөрмәтле шәхес — Миркасыйм Госманов әйткән иде.

Теге ярамый, бу ярамый — язучыга нәрсә турында гына язарга ярый соң?

Марсель Сәлимҗановның: «Татарда бөтен нәрсә бар — без тере милләт», дигәне бар. Без исән милләт! Бездә фахишәләр дә бар, бандалар да, коточкыч җинаятьләр дә кылына, кешеләр югала. Сөләйман хәзрәтне искә алыгыз — кайда ул? Аның югалуын язып кара хәзер! Булалмый андый хәл диячәкләр, полиция, дин, ФСБ каршы булачак. Тетрәндергеч хәлләрне язсак кына, безнең сәнгатебез кызык булачак. Ә бездә үзебездән үзебез курку хисе бар. Курыксак, безнең кинобыз булмаячак. Бер конфликтсыз фильм булмый. Яхшылык белән яхшылык конфликтка керә алмый, явызлык кирәк. Ләкин әсәрнең нигезенңз иман һәм кешелеклелек ятарга тиеш.

Бездә бернинди тема ярамый. Без генә гыйффәтле милләт! Ризван Хәмид белән «Курчак туе» н яздык. Гаяз Исхакый әсәре дип чыгармасак, аны беркайчан куйдыртмаслар иде. Татарда фахишә юк дип ташланачаклар иде. Казанда 13 фахешханә булган — рәхәтләнеп йөргәннәр байлар кызлар янына.

Американың символы булган иң көчле фильмнары — «Однажды в Америке», «Крестный отец» — бандалар турында. Бөтен кеше шуны карый, Америкага омтыла, киткәннәрнең берсе дә кире кайтмый. Ә бездә татар тәмәке тартмый, аракы эчми, сөяркәсе юк һәм була да алмый. Мескен татар! Күрдеңме, аның сөяркәсе дә була алмый. Безнең Хәбир Ибраһим белән язган пьесаны бер театрда куя башлаганнар иде, бер актриса сөяркәне уйнамыйм диде. Янәсе, кызы килеп караса, әнисе турында нәрсә уйлар. Ул актрисаны ничек профессионал итеп санарга була?!

Мансур, син башкалар иҗатын укыйсыңмы ул?

Әлмәт театрында «Оҗмах капкасы» куелгач бер җитәкче әйткән иде: «Мансур әтисе әсәрләрен беләме икән дип уйлый идем, хәзер аңладым — укый икән», диде. Танылган язучыбыз бервакыт бөтен кешегә автограф белән китабын өләшә, мин дә шул тирәдә йөрим — бирми. «Мансур, сиңа бирмим, чөнки син татарча укый белмисең», ди. Нишләп алай әйткәндер… Нишләп белмим? Гел шулай кимсетү? Бу вак фактлар бер система булып бәйләнә. Җитәкчеләрдән дә шундый караш.

Ничек инде укымыйм?! Мин әнигә киләм — ул бөтен әйберне укып бара — фильтр аша уздырып лаеклыларын миңа укырга бирә. Мин үземә бүләк ителгән автографлы китапларны укып чыгам. Рүзәл Мөхәммәтшин дустым ике китабын бүләк итте — укып чыктым, өченчесен бүләк итмәде — анысын укымадым. Миңа бер хатын-кыз бик ошый — шагыйрә Гөлүсә Батталова — китабын бүләк итмәде әле, көтәм. Бүләк итсә, укып чыгам.

Социаль челтәрләрдә утырмыйсың инде.

Юк, мин аларны дошман күрәм. Ул минем балаларымның сәламәтлеген бетерә торган әйбер.

Синең яшең бар бит инде — тагын балалар көтелмидер.

Без бик каты үрчибез. Матур, яхшы, акыллы кешеләр үрчергә тиеш… Без бүген әйбәт сөйләштекме?

Әйе.

Укырлармы икән?

Укыячаклар.

Бервакыт бер журналист әйтә: «Теләсә нәрсә сөйләгез — безне барыбер укымыйлар», ди.

Безне укырлар!

Мин интервьюларда Искәндәрне, Ркаил Зәйдулланы, Илдар Ягъфәровны, Фәрит Бикчәнтәевны мактыйм. Бу әңгәмәгә бөтенесенең исеме керде бит, әйеме? Димәк, бу интервьюда бер кимчелек тә юк.

Керде. Тагын бер сорауны бирәм дә, төгәлләрбез. Мансур, синең татар хатыннарының ирен үтергән кеше белән бер ятакка ятуы турында безнең бик ачуны китергән сүзләрең бар бит инде? Син аны тәгаен әйттеңме?

Матбугатта аны күпертеп чыгарганнар. Әмма ул сүзләремне кире алмыйм. Ул дөрес әйтелгән сүз. Шул сүзләрдән соң миңа бәйләнүчеләр күп булды. Бер-беребезгә бәйләнү безнең төп сыйфатларыбызның берсе һәм бу мине нык борчый. Шуңа күрә бу теманы күтәрер вакыт килеп җиткән иде.

Ягъни, ул сүзләрне уйлап-белеп әйттең?

Бу тарихи факт — татар авылларында ирләр юк ителгән, качырга өлгергәне качкан, хатын-кызлар көчләнгән. Рус сугышчылары Иван Грозный указы белән шул йортларда яши башлаган. Мин ул авылларны беләм. Чөнки аларның борынгы бабалары Иван Грозный сугышчылары, әниләре безнең татар хатыннары булган. Мин физиогномика белән шөгыльләнәм — андый авылларда кешеләр ямьсез, бер ягымлы йөз юк: нәфрәттә тудырылган баланың кыяфәте коточкыч була.

Казан яулап алынгач, Иван Грозный сугышчылары: «Яшәгез, татарлар!» дип итагатьле генә хатыннары янына өйләренә кире кайтып киткән дип уйлыйсызмы? Шулай булганмы? Иренең башын кискәч, нишләсен татар хатыны өен ташлап?..

Тагын бер кат әйбәтләп тәнкыйтьләрләр инде үзеңне, Мансур. Син аңа өйрәнгән. Фикерләрең кызыклы — уйдандыра, гәрчә, соңгысы белән килешәсе килмәсә дә.

Мин тарихны үземчә күрәм. Муса Җәлил юбилее көннәрендә бер яшь журналист шалтырата: «Муса Җәлил турында сөйләгән идегез, тагын сөйләгез әле», ди. Кайчан сөйләгән булуымны хәтерләмәсәм дә, «Ярар, килегез», дим. Килделәр, Муса Җәлил турында бер сәгать сөйләдем. Икенче көнне Җәлилчеләр темасы буенча «Таяну ноктасы» на чакырдылар. Килсәм, бөтенесе тарихчылар һәм мин. Шулар арасында мин дә фикер әйттем. Шунда гына аңладым: бу журналист мине Искәндәр белән бутаган. Әни мактады: «Синең фикерләрең иң кызыклысы һәм иң төгәле иде», ди.

Мансур, шәп интервью булды кебек. Татарча бер кимчелексез сөйләшәсең. Язылганны тапшырыр алдыннан укып чыгам диярсеңме икән инде?

Юк, Рузилә, укып тормыйм. Син шәп язасың — мин сиңа ышанам, матурым!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100