Табиб Нурислам Гайфуллин: «Җенси авырулардан презерватив кына саклап бетерә алмый» | intertat.tatar

Табиб Нурислам Гайфуллин: «Җенси авырулардан презерватив кына саклап бетерә алмый»

Хәзер короновирус турында шулкадәр күп сөйлибез, башка төрле вирусларның, авыруларның булуын, алардан да сакланырга кирәк икәнен оныттык та бугай. Бүген Республика клиник тире-венерологик диспансерының бүлек мөдире, табиб-дерматовенеролог Нурислам Гайфуллин белән җенси авырулар турында сөйләштек.

Нурислам әфәнде, нинди авырулар җенси дип атала һәм аларның нинди төрләре була?

Бүген дөньяда җенси юл белән күчә торган утызлап авыру бар. Әмма төп инфекцияләр — гонорея, трихомониаз, сифилис, хламидиоз, гади герпес вирусы һәм сөял вирусы. Тагын микоплазма, уреаплазма, гарднерелла, кандидоз еш очрый. 

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бүген Россиядәге һәр унынчы кеше, балалар һәм өлкәннәрне дә исәпләгәндә, үзендә төрле җенси авырулар йөртә икән. Әлеге авырулар нигә шулай киң таралган соң?

Җенси юл белән күчә торган авыру очраклары, чыннан да, күп. Дөнья күләмендә һәр көнне миллионлап яңа очрак теркәлә. Хламидиоз, гонорея, сифилис һәм трихомониаз кебек җенси авырулар да елына 376 миллион очрак дип исәпләнә. Кеше папилломасы вирусы (аны тагын сөял вирусы дип тә атыйлар) китереп чыгарган инфекция 290 миллион хатын-кызда бар. 500 миллион кеше гади герпес китереп чыгарган гениталь герпесны үзендә йөртә. Һәм статистика күрсәтүе буенча, әлеге саннар елдан-ел арта гына бара.

Татарстанда җенси авырулар белән авыручылар күпме?

Безнең республика Россия үзәгендә, шуңа күрә анда барган вәзгыять бездә дә кабатлана. Мәсәлән, 1996-1998 елларда Россиядә сифилис белән авыручылар күп иде. Без, табиблар, бу чорны эпидемия формасында үтте дип әйтә алабыз. Соңрак ул бераз тынычланды, саннар аз булса да кими башлады. Аннан соң уреаплазмоз, микоплазмоз авырулары күтәрелде.

Хәзер Татарстанда, узган ел белән чагыштырганда, сифилис белән авыручылар саны артты. Аларның 80%ы Казанга һәм республика шәһәрләренә туры килә. Әмма авылларда да бу чир юк түгел. Гонорея белән авыру очракларының да артуы күренеп тора. Ә менә хламидиоз, герпес, сөял вирусы, трихомониаз очраклары аз булса да кими бара. Җенси авыруларның таралу сәбәбе — кешеләрнең гел күчештә булуы, миграциянең көчле баруы.

Сифилис авыруының билгеләре булса да, ул үзен белгертми. Әлеге чир булганда, кешенең җенси органнарына нык зыян килә.

Җенси авыруларның билгеләре нинди, аларны ничек белергә һәм күрергә мөмкин?

Гонорея, трихомониаз авыруларының билгеләре бар. Ә менә сифилис авыруының билгеләре булса да, ул үзен белгертми. Әлеге чир булганда, кешенең җенси органнарына нык зыян килә. Җәрәхәтләр тирән була, алар канамый, сызламый, авыртмый. Хәтта күләме белән зур булган очракта да. Кеше үзендә бу авыру барлыгын тоймый.

Чирнең беренче стадиясендә җәрәхәтләр барлыкка килә, беренче һәм икенче стадиядә лимфа төеннәре зурая, тәнгә бетчәләр чыга. Алар кычытмый, тән температурасы күтәрелми. Башка төрле бетчә дип уйлап, кеше башкача дәвалана, анализ бирми. Авыруны шушы вакытта күреп алып, дәвалый башласак, бу чирдән котылып була. Шуның өчен, алда әйтелгәнчә, вакытында медицина тикшеренүе узарга киңәш итәбез.

Нинди очракларда табибка күренергә? Нәрсәгә аеруча игътибарлы булырга кирәк?

Ир-атларда җенси органнардан бүленеп чыгулар булса, авыртса, сызланса, төрле бетчәләр булса, лимфа төеннәре зурайса, кичекмәстән уролог, хирург яки венерологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хатын-кызлар да, эче авыртса, тәнгә төрле бетчәләр чыкса, лимфа төеннәре кинәт үсә башласа, кичекмәстән гинекологка, дерматологка барырга кирәк.

Җенси авырулардан зарланып, гадәттә, табибка нинди стадиядә киләләр?

Безнең поликлиникаларда эшләүче табибларга җенси авырулар һәм тире авыруларыннан зарланып килүчеләр байтак. Мәсәлән, трихомониаз, гонорея тиз билгеләнә, чөнки алар кешене борчый һәм күзгә күренә торган чирләр. Шуңа күрә аларны дәвалау да вакытында башлана. Ә менә хламидиоз белән соң килүчеләр күп. Чөнки бу авыру яшерен, ул үзен белгертми.

Җенси мөнәсәбәт вакытында авыртулар, бүленеп чыгулар булмый. Шуңа кеше соң мөрәҗәгать итә һәм алга таба авыру катлаулана. Әйтик, ир-ат һәм хатын-кызларны кысырлыкка, буыннар сызлавына, ялкынсынуга китерергә мөмкин, простатит була ала. Сөял вирусының 16-18нче типлары хатын-кызның аналык муентыгында рак барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Әлбәттә, табибка иртә мөрәҗәгать итү чирне киметә.

Мин халыкка медицина тикшеренүен вакытында узарга киңәш итәр идем. Чөнки анда шактый гына анализлар тапшырыла. Арада сифилиска анализ бирергә мөмкинлек тә бар. Бу анализда сифилисның хәтта яшерен формалары да күренә. Аннан соң, поликлиникаларда бармактан кан анализы тапшыру мөмкинлеге бар. Анда да җенси авырулар барлыгы ачыклана ала. Йөкле хатын-кызларның ирләрен сифилиска ике тапкыр тикшерәләр. Әлеге чаралар җенси авыруларны вакытында билгеләргә ярдәм итә.

Җенси юл белән күчә торган авырулардан дәваланмасаң, алга таба нәрсә көтәргә? Үзбелдеклеләнеп, халык чаралары белән генә дәвалану мөмкинме?

Халык чаралары белән генә җенси авыруларны дәвалап бетереп булмый. Гадәттә, кеше берәр җирендә бетчә, сыткылар күрсә, тизрәк спирт, марганцовка, төрле мазьлар куллана. Ләкин күп очракта болар яхшыга китерми. Табибка күренергә кирәк. Интернеттан укып, табибка бармыйча, анда язылганнарга ышанып, үзбелдеклелегең белән дәвалану сәламәтләнүне кичектерә генә.

Кайсы җенси авырулардан бөтенләй терелеп булмый?

Сифилис, гонорея, хламидиоз, трихоманиаз авыруларыннан без 100% дәвалыйбыз. Ә менә вируслы инфекцияләрне — сөял вирусы, гепатит В, гади герпес вирусы, ВИЧны дәваласак та, киләчәктә очрамас һәм авырмас дип әйтә алмыйбыз. Җенси авырулар белән яңадан да авырырга мөмкин. Чөнки бу вируслар кеше организмында яши, ул аларны үзендә йөртә торган була. Кеше нормаль халәттә вакытта, иммун системасы көчле булганда алар калыкмый. Аз гына хәлсезләнүгә, вирус үзен белгертә башлый. 

Әлеге авырулардан ничек сакланырга? Презерватив кына саклап кала аламы?

Презерватив кына саклап бетерә алмый. Бер кеше белән генә тору, бер кеше белән генә җенси мөнәсәбәттә булу — иң нәтиҗәле саклану чарасы дип әйтер идем.

Презерватив кына саклап бетерә алмый. Бер кеше белән генә тору, бер кеше белән генә җенси мөнәсәбәттә булу — иң нәтиҗәле саклану чарасы.

Хәзер яшьләр җенси тормыш белән бик иртә яши башладылар. Мәсәлән, мин эшли башлаган чорда, моннан 40 ел элек бер хатын-кызга җенси авыру белән авырган 3-4 ир-ат туры килә иде. Хәзер дөньялар үзгәрде, егетләргә караганда хатын-кызлар күбрәк авырыйлар. Бүген җенси авырулы бер ир-атка 3-4 авыручы хатын-кыз туры килә. Шуңа күрә гепатит В га каршы прививка ясаткан кебек, сөял вирусына каршы вакцина прививкалар календаренә кертелергә мөмкин. Бу иң яхшы чара дип саныйм. Хәзер дөнья буенча 85 илдә 11 яшьтән алып 16 яшькәчә кызларга әлеге вируска каршы прививка мәҗбүри, календарь нигезендә ясала.

Очраклы рәвештә булган сексуаль контакттан соң беренче эш итеп нишләргә? Акчасы булмаган студентка, әйтик, бушка анализ бирү мөмкинлеге бармы? Аноним ярдәм каралганмы?

Иң беренче итеп, җенси контакттан соң юынырга кирәк. «Мирамистин» кебек чара ярдәмендә беренче ике сәгатьтә чистарынып алырга. Зарарланмасын өчен шушы ике сәгать кадерле. Шуннан соң инде шик бар икән, табибка барырга киңәш итәм.

Безнең оешмаларда бушка анализ бирү мөмкинлеге каралган. Теләгән вакытта килеп, аноним рәвештә анализлар бирергә, тикшеренергә дә була. Һич куркып утырасы түгел. Табиблар бервакытта да каршы килмәс. Алар сезнең дәвалану, терелү, сәламәтләндерү яклы.

Җенси булмаган юл белән күчә торган җенси авырулар да бар. Алар анадан балага, бала тапканда, кан алмаштырганда күчәргә мөмкин. 

Сифилис авырулы кешенең, гадәттә, авыз эчендә төрле бетчәләр була. Шул кешенең тәмәкесен яки иннеген кулланган очракта да авыру күчә ала. Әлбәттә, бу сирәк күренеш, шулай да сак булырга кирәк.

Бездә булмаган, читтән кергән җенси авырулар бармы?

Читтән, гадәттә, мигрантлар алып керә. Миграция үзәкләрендә алар барысы да тикшерү узалар. Арада сифилис, СПИД белән авыртучылар очраштыргалый. Әгәр ярдәм итә алсак, без аларны дәвалыйбыз. Булыша алмасак, кире җибәрәбез. Ә тропик илләрдә була торган җенси авыруларның бездә очраганы юк.

Гадәттә, авыл кешеләре венерик авырулар зур шәһәрләрдә күп була дип саный. Алкоголь, наркотик кулланучылар арасында киң таралган дип уйлый. Практикада карасак, җенси авырулар белән кемнәр күбрәк авырый? Арада укытучылар, табиб, югары уку йортлары педагоглары кебек интеллигенция арасыннан авыручылар бармы?

Авылларда, шәһәрләрдә дә җенси авырулар бар. Аларны һәркем йоктыра ала. Дөньядагы икътисадый, сәяси тормыш булган кебек, җенси тормыш та бар һәм аның авырулары да юк түгел.

Җенси авырулар белән авыручыларга коронавирустан вакцинация каралганмы?

Вакцинация ясала. Чөнки җенси авыруларны дәвалау озак вакыт алмый. Терелгәч тә ясарга мөмкин.

Үзенең авыруын белә торып, партнерына җенси авыру күчергән кешегә нәрсә яный?

Үзендә чир булуын белән торып кешегә йоктырган очракта, элегрәк җинаять кодексының 121нче маддәсе нигезендә ул кешене бер елга ирегеннән мәхрүм итәләр иде. Хәзер җинаять кодексы буенча штраф каралган. Әмма соңгы 10-15 ел эчендә аның кулланганын хәтерләмим. Чөнки медицина нык алга китте, җенси авыруларга каршы көчле препаратлар уйлап табылды. Алар киң кулланыла башлады, кеше җенси авырулардан тиз тереләләр.

Нурислам әфәнде, сезнең эш ничек оештырылган?

Бездә җенси авырулар һәм тире авырулары буенча хезмәт күрсәтү эше көчле алып барыла. Бүген Идел буе округында беренчелектә торабыз дип әйтсәм дә ялгышмам. Бездә диагностика көчле, килгән мигрантлар белән тыгыз эш алып барыла. Җенси авырулар белән кеше кайда, ничек зарарланырга мөмкин икәнен ачыклап, шунда профилактика чараларын үткәрәбез. Балалар һәм яшүсмерләр янына мәктәпләргә барып та җенси авырулар хакында аңлату эшләре алып барабыз.

Хәзер Казан үзәгендә дә авыруларны кабул итү берничә җирдә оештырыла. Бездә лабораторияләр көчле эшли. Тапшырган анализлар вакытында карала, дөрес тикшерелә. Нәтиҗәдә, табибларга эшләү җиңелрәк, анализ ярдәмендә дөрес дәвалау схемасы билгеләнә һәм бу тулысынча сәламәтләнүгә бер ышанычлы фактор булып тора.