news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Артур Mauzer хатыны Лия Шәмсина белән Дубайга күченгән

Яшьләр бал аенда ял итә, аннары эшли башларга җыеналар.

news_top
Артур Mauzer хатыны Лия Шәмсина белән Дубайга күченгән
Рамил Гали

Музыкант, саксофонда уйнаучы Артур Mauzer хатыны — җырчы Лия Шәмсина белән бергә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәренә күченгән. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Быел җәй Артур җырчы Лия Шәмсинага өйләнде.

«Дубайга кайттык, инде үзем генә түгел, хатыным белән. Билетлар кыйммәт, очканда да нюанслар күп булды, ләкин барысын да җиңдек. Кунакханәдә яшәргә җыенган идек, ләкин ошаганы булмады. Фатир арендаларга булдык. Әлегә вакытлыча тукталдык. Яхшы фатирлар һәм кунакханәләр бәясе йөз мең сумнан башлана. 

Дубайда 30 градус эссе, диңгез җылы, бәрхет чоры. Безнең бал ае, шуңа күрә ял итәбез әле. Тиздән эш көннәре башлана», — дип яза ул.

Видеода аларның яши торган фатиры, диңгез буйлары сурәтләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар