Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лия Шәмсина+Артур Mauzer: иҗади парның ярәшү мизгелләре видеосы

Музыкант Артур Mauzer Sax: «Лиянең әти-әнисенә, әби-бабасына шундый кыз тәрбияләп үстерүләре һәм аны миңа ышанып тапшырулары өчен рәхмәт».

news_top_970_100
Лия Шәмсина+Артур Mauzer: иҗади парның ярәшү мизгелләре видеосы
Артур Маузерның инстаграм челтәреннән

Яшь җырчы Лия Шәмсинага саксофончы Артур Mauzer Sахның тәкъдим ясавы турында язган идек. Иҗади парның бәхетле фотолары бөтен социаль челтәрләрдә таралды. Яшьләрнең моңа кадәр сер итеп саклаган мөнәсәбәтләрен зур публикага игълан итүе күпләрдә кызыксыну уятты. Аларга иҗатташ һәм виртуаль дуслары күп санлы котлау сүзләрен җиткерделәр.

Артур үзенең инстабитендә, хисле сүзләр язып, әлеге истәлекле көннең видеосын урнаштырган. 

«Без Лия белән биш елга якын таныш. Аралашып, төрле чаралар вакытында очрашып тордык, бер үк сәхнәләрдә чыгыш ясадык. Әти-әниләребез күптәннән таныш. Әтиләребез кечкенәдән дус булганнар. 

Бер атна элек Лиянең әти-әнисеннән аның кулын сорадым. Алар хәер-фатиха бирде. Минем өчен бу әнием, якыннарым һәм сеңелләрем фикере кебек үк бик мөһим иде. Әтием дә минем булачак тормыш иптәшемнең гаиләсе белән якыннан таныш булуыбызны теләде. Ул һәрвакыт миңа булачак хатыным һәм гаиләмне тасвирлап күрсәтә иде. Бөтенесе дә ул уйлаганча килеп чыкты. Рәхмәт Аллаһы Тәгаләмә, рәхмәт Лиянең әти-әнисенә, әби-бабасына шундый кыз тәрбияләп үстерүләре һәм аны миңа ышанып тапшырулары өчен. Рәхмәт Лияма!» — дип язган ул. 

Артур Дубайда яшәп иҗат итә. Музыкант үзенең бер постында Дубайның карантинга ябылуын, үзенең озын ялларга туган якларына җыенуын хәбәр итеп: «Ике ай дәвамында Мәскәү, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә булачакмын. Шулай ук үземә булачак тормыш иптәшен табып, аны үзем белән Дубайга алып китәргә планлаштырам», — дип язган иде.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

С Лией знаком лично около 5и лет. Общались, пересекались на мероприятиях, выступали на одной сцене. Родители знакомы давно. Отцы дружили с юных лет. Даже обсуждали между собой, что возможно когда нибудь мы сойдемся. Неделю назад встретился с Родителями Лии, попросил её руки. Они дали разрешение. Для меня это было важно, так же как и мнение моей Мамы, моих родных, сестренок и близких. Конечно же и мнение Отца. Очень хотел чтобы семья моей будущей Жены, знала Папу (он всегда описывал мне так как представлял себе мою будущую Жену и её Семью). Все так и получилось. Спасибо Всевышнему?? Лия твоим Родителям, Бабушке, Дедушке за воспитание и доверие. Спасибо тебе @liya_shamsina P.S. Предложение сделал на ДР Мамы Лии. Еще раз с Днём Рождения @milya_shamsina #Предложение #ПредложениеРукиИСердца #MarriageProposal #ЛияШамсина #ArthurMauzer

Публикация от Arthur Mauzer Sax (Dubai)? (@arthurmauzer)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100