Артур Mauzer белән Лия Шәмсинаның туй фотолары чыкты

Яшьләр никахта да, ЗАГСта да бик матур фотолар ясаган.

7 августта композитор Артур Mauzer белән җырчы Лия Шәмсинаның никахы булган иде. 11 августта кич белән алар туй фотоларын да инстаграмдагы сәхифәләренә куйган.

«Балаларыбыз, кадерлеләребез, бәхетле булыгыз», — дип яза әниләре.

Сәхифәдә никахтан фотолар куелган. Лия никах бүләген күрсәтә.

Аннан соң никахны рәсми теркәүдә төшерелгән фотолар да бар.

Инстачылар бертавыштан яшьләргә бәхет тели.